Логотип
Матур булыйк

Ун яман гадәттән арын

- Иренне ялама. 
Гел ялап торганда, ирендәге май катламы тәмам “ашалып” бетә. Нәтиҗәдә, ирен яргалана, җыерчыклана, кипшерә һәм тупаслана. Ә бит тора-бара шулай ямьсезләнгән иренне бернинди иннектә каплый алмас.

- Ертык оек кимә. 
Акча саклап яисә жәлләп, хәтта чалбар астыннан да ертык оек кияргә ярамый. Кем белгән, иртәдән кичкә кадәр сезгә кайда гына булырга туры килмәс. Мәсәлән, һич көтмәгәндә табибка күренергә туры килсә, бик кы­ен хәлдә калуыгыз ихтимал бит.
    
- Акча эзләмә. 
Матур сын-гәүдә һәм йөрешне гел аска карап (кем әйтмешли, акча янчы­гы эзләп) йөреп, бик тиз бозарга мөмкин. Гомер­леккә бөкрәеп калуыңда бик ихтимал.

- Телевизор карап йоклама, хәзерге телевизорларны зарарсыз дип, никадәр генә сөйләсәләр дә, аның электромагнитлы нурла­нышында озаклап утырырга ярамаганлыгын һәркем белә. Ә телевизор каршында йокла­ганда, кеше ул нурланыштан бөтенләй саклан­мый — телевизорны “йоклатучы дару” итмәгез.

- Гөл йөзәк киеп йөрмә. 
Билгеле булганча, кулда безнең эчке органнарга тәэсир итүче бик күп актив нокталар бар. һәм аларга кирәк чак­та вакытлы йогынты ясау гына файдалы, даими кысып тору тискәре нәтиҗә бирәчәк. Шунлыктан көндез йөзекне берьюлы берничә бармакка кияргә, ә төнлә салып куярга киңәш ителә.

- Телевизор каршында ашама.
Ашарга мөмкин, әлбәттә, әмма фигура бозы­лачак. Чөнки яраткан сериал карап, чаманы белми ашый башлавыгыз ихтимал. Һәм сездә экрандагы күңелсез хәлләрне күптин-күп тат­лы ризыклар ашап “йоту” теләге дә туарга мөмкин.

- Биек мендәрдә йоклама. 
Биек мендәрдә йоклау организмга бернинди зыян китерми дип уйлап, бик ялгышасыз. Безнең умыртка, төнлә дә туп-туры торышта булырга тиеш. Әгәр аңа мондый ял булмаса, еллар уз­ган саен ул сезгә остеохондроз һәм сколиоз белән җавап кайтарачак. Ә би­ек мендәрнең икенче “бүләге” өстәмә ияк булыр.

- Ятып укыма.  
Уңай, әмма бик зарарлы гадәт. Ятып укудан күз һәм бит формасы бозыла. Нәтиҗәдә, бер кирәкмәс икенче ияк ясала, муен остеохондрозы барлыкка килә.


- Сул кулга сәгать кимә. Дөрес, сәгатьләрнең күбесе сул кулга кию өчен яраклы итеп чыгарыла. Ә менә галимнәр фикеренчә, сул кул белән йөрәк арасында бик зур бәйләнеш бар икән, һәм сәгать каешының сул кул беләзеген даими кысып торуы йөрәк-кан тамырлары кысылуга китерә. Кыскасы, сәгать беләзекне кысып тормаска тиеш яисә сәгатьне уң кулга киегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар