Логотип
Матур булыйк

Хатын-кызлар өчен фолий кислотасының файдасы

Яхшы кәеф булсын өчен, табигый матурлыкны саклау өчен, туачак бала сәламәтлеге өчен... хатын-кызларга фолий кислотасы кирәк.

Кальций һәм С витаминының файдасын бөтен кеше белә, ә менә фолий кислотасы һәм аның организмга тәэсире күпләргә таныш түгел. Бөтенроссия тикшеренүе нәтиҗәләре буенча, 61% хатын-кыз, мәсәлән,  туачак баланың нерв системасы формалашуда фолий кислотасының нинди роль уйнаганын белми икән, ә 20% ы, гомумән, бу витаминның организм өчен ник кирәгеннән хәбәрдар түгел. Ни өчен безнең организм фолатларга мохтаҗ соң? 

Нәрсә ул фолий кислотасы
Ул суда эри торган витамин, В9 витамины буларак та билгеле. Бер рацион белән генә тәүлеклек норманы үтәү катлаулы, килограммлап җиләк-җимеш, чи яшелчә ашарга кирәк. Термик эшкәртү вакытында 99% фолий кислотасы юкка чыга. В9 витаминын башка В группасы, шулай ук С һәм РР витаминнары белән бергә куллансаң, эффекты көчлерәк була. Нәкъ менә шуның өчен составында витаминлы минераль комплекслар булган фолий кислотасы файдалырак. Ләкин теләсә кайсы препаратны кулланганчы, иң элек табиб белән киңәшергә кирәк.

Физик яктан сәламәт булыр өчен
Фолий кислотасы кан йөреше һәм иммун системаларны сәламәт тотар өчен кирәк. Ул күзәнәкләр үсешендә һәм бүленеп чыгышында, аминокислоталар, нуклеин кислоталары синтезында (глицин, метионин) катнаша. В9 җитмәү онкологик авырулар (аналык муены, үпкәләр, үңәчтә яман шешләр, меланома), инфарктлар, инсультлар, ашказаны-эчәк авырулары һәм интоксикация  барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.

Туачак бала сәламәтлеге өчен
Якын арада балага узуны планлаштырган хатын-кызлар өчен фолий кислотасы икеләтә кирәк. Яралгының нерв трубкасы, ягъни баланың арка һәм баш мие формалашу йөклелекнең дүртенче атнасына инде төгәлләнә. Ә кайбер хатын-кызлар әле бу вакытка үзләренең авырлы икәнен дә белмәскә мөмкин. Бу этапта фолий кислотасы җитмәү нерв трубкасы дефектлары үсүгә китерә, ул исә тумыштан йөрәк зәгыйфьлегенә сәбәп була. Болардан тыш, булачак әни кеше организмында фолий кислотасы тиешле күләмдә булмаса, плацент формалашканда һәм ДНК тапшырганда, аномалияләр һәм тайпылышлар килеп чыгу ихтималы бар.

Психиатрик авырулар профилактикасы өчен
Гомумән, В9 – бик мөһим витамин. Ул булачак әниләр өчен генә зарур түгел, психиатрик тайпылышларны кисәтү өчен дә бик файдалы. Чөнки ул күзәнәкләр нәкъ менә яңару тизлеге белән дә бәйләнгән, ул исә әлеге элемент җитмәгән очракта мөмкин түгел. 2008 елда А. Миллер тикшеренүләре күрсәткәнчә, депрессия белән авыручыларның өчтән береннән күбрәге фолатлар кытлыгын кичерә. Шизофрения, Альцгеймер авыруы, интеллектуаль функцияләрнең начараюы организмда фолий кислотасы җитмәү белән бәйле. 

Табигый матурлыкны саклау өчен
Фолий кислотасы, организмда яңа күзәнәкләр ясалышына җаваплы буларак, тиренең сәламәт төсен, чәчләрнең үсүен һәм ныгуын, аларның структурасы  тәэмин итә.

Яхшы кәеф өчен
Фолий кислотасын шатлык витамины дип тә йөртәләр. Метионин аксымында матдәләр алмашын тәэмин итеп, ул норадреналин һәм серотонин эшләп чыгуга китерә. Алар баш миенә һәм нерв системасына уңай йогынты ясыйлар, хәвеф-куркуларны киметәләр, стрессларны җиңәргә булышалар.

Фолий кислотасы кайсы продуктларда бар  
Рационга В9 витамины күбрәк булган продуктлар өстисегез килсә, менә бу ризыкларны сайлагыз:

  • яшел салат,
  • шпинат,
  • петрушка,
  • чикләвек (аеруча миндаль, фундук, кешью, арахис, Әстерхан чикләвеге, фисташка),
  • кәбестә,
  • чөгендер,
  • борчак,
  • фасоль,
  • кыяр,
  • кишер,
  • кабак,
  • кыяклы ашлыклар;
  • банан,
  • әфлисун,
  • өрек,
  • ит – сыер, сарык, тавык итләре,
  • бавыр
  • йомырка
  • сыр
  • эремчек, сөт
  • балык – тунец һәм лосось. 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар