Логотип
Пар алма

​Йошка

Гид булып эшләү дәверемдә очрашкан-танышкан туристлар арасыннан күңелемдә Йошка атлы француз хатыны кебек тирән эз калдырганы булмагандыр. Мин аны хәзер дә бик еш искә алам, беренче тапкыр очрашкан ямьле июнь кичен әледән-әле хәтеремдә яңартам.
Ул көнне мин туристларымны каршыларга дип Пулково аэропортына килгән идем. Исемнәр язылган табличкамны тоткан хәлдә, янәшәмнән өзлексез ташкын булып агылучы пассажирларны күздән кичереп торам шулай. Менә араларыннан яшь кенә блондинка аерылып чыкты да туп-туры миңа таба юнәлде. «Бонжур, бу — без», — диде үзе, килә-килешкә бөтен йөзен балкытып. Ул арада яныбызга мәһабәт буйлы ир-ат та килеп басты. Монысы блондинканың ире икән, исеме — Патрис. Танышып алгач, машинага утырып кунакханәгә юл тоттык. Юлда барганда хатын үз исеменә аңлатма биреп алды: «Әти-әнием миңа Иоланта дигән исем кушкан, әмма ул миңа ошамый. үзебездә барысы да Йошка дип йөртәләр, син дә шулай дәшәрсең, ярыймы».

Кунакханәдә боларның Петербургта үткәрәсе көннәренең программасы хакында киңәшеп алдык. Баксаң, Йошка белән Патрис шәһәр күрергә килгән гади туристлар гына да түгел икән әле. әңгәмәбезнең башында ук Йошка: «Петербургның искиткеч гүзәл шәһәр икәнлеген дә, биредә хисапсыз күп музейлар, театрлар барлыгын да беләбез. Сихри ак төннәрегезгә дә сокланырга өлгерербез, бу юлы исә безне шәһәргә бөтенләй башка сәбәп китерде», — дип кисәтеп куйды һәм сәяхәтләренең максатын бик тәфсилләп аңлатып та бирде.
Аның мәрхүм әтисе 1903 елда Россиянең көньягында дөньяга килгән рус кешесе булган. Исеме — Петр Михайлович Борейша.

Петр 1916 елда Севастопольдә Диңгез училищесына укырга керә. Беренче курстан соң, укуын дәвам итү өчен кадетны Петербургтагы хәрби-диңгез училищесына җибәрәләр. Аннары — дөньяның астын өскә китергән 1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары. Петрның әти-әнисенә туган илне ташлап китүдән гайре чара калмый, уллары да аларга ияреп, Франциягә килеп эләгә. һәм инде биредә ул Француз республикасының диңгез офицерына әйләнә. Соңрак Петр француз кызы Жаклин белән гаилә кора. Аларның өч кызлары һәм бер ир балалары туа.

Гомере буе чит-ят җирләрдә яшәсә дә, Йошканың әтисе Россияне беркайчан да исеннән чыгармый, кайчан да булса ата-баба туфрагына әйләнеп кайтып, тагын үз ватаныма хезмәт итәрмен, дип хыяллана. 1984 елда ул якты дөньядан китеп бара. җәсәде Канн шәһәрендәге рус христиан зиратына күмелә. Петр Борейша, үлем түшәгендә ятканда, төпчек кызы Иолантадан Петер-бургка барып, үзе укыган, гомеренең бәхетле ике елын үткәргән диңгез мәктәбен эзләп табуын үтенә. һәм менә Йошка, әтисенең васыятен үтәү өчен, ире белән юлга кузгала.

Иң беренче эш итеп, безгә Петр Борейшаның кайсы училищеда укыганлыгын ачыкларга кирәк иде. Училищеның кайда урнашканлыгына ишарә итүче бердәнбер деталь шул: Петрның йокы бүлмәсенең тәрәзәләре Нева елгасына караган һәм алар аша Кышкы сарай күренеп торган.

Йошкага Нева яр буенда өч диңгез училищесы барлыгын, аларның өчесенең дә тәрәзәләреннән элеккеге патша резиденциясе күренеп торуын аңлатам. Инде эш планы төзибез: безгә һәр училищеның җитәкчеләре белән очрашырга һәм Петр Борейша укыган курсның фотосурәтен күрсәтергә (ул гаилә альбомында сакланган), шул елларга караган кадетлар составы хакында архив мәгълүматлары табарга кирәк булачак.

Икенче көнне иртүк Дзержинский исемендәге хәрби-диңгез училищесына юл тоттык. Училищеның музей директоры белән әңгәмә корып, 1916—1917 елларда бу уку йортының әле булмаганлыгын ачыкладык — ул 1925 елда гына төзелгән икән. Аннары Нахимов диңгез училищесына юнәлдек. Монысына 1944 елда гына нигез салынганлыгы ачыкланды. Чиратта — лейтенант Шмидт урамындагы Петр Великий училищесы. Биредәге музей директоры белән очрашып-сөйләшкәч, Петр Борейшаның нәкъ менә шушы училищеда укыганлыгына бернинди шик калмады. Озын коридорлар буйлап узганда Петрның йокы бүлмәсе бәлки шушында булгандыр дип, ашханәне, уку классын күздән кичердек. (Уку йортының кайбер өлешләре Октябрь инкыйлабыннан соң үзгәртеп төзелгән.) Тәрәзәләрдән Кышкы сарайны күреп алуга, тәмам каушаган-дулкынланган Йошка: «Әти дә шушы урында басып торган, ул да шушыларны күргән бит!» — дип калтыранып елап җибәрде. Кунаклар музейга үзләре белән алып килгән бик тә кадерле һәм истәлекле ядкарьләрен — училище кадетларының 1916 елда төшкән фотосурәтләрен (алар арасында Петр Борейша да бар) бүләк иттеләр.

...Бер елдан соң Йошка белән Патрис Петербургка янә әйләнеп килде. Сихри ак төннәр, шәһәр читендәге зиннәтле патша резиденцияләре, музейлар, теплоходта сәяхәт кылулар — кыскасы, атнаның үткәне сизелми дә калды. Соңгы көнне без училище музеена сугылдык. Йошка бүләк итеп биргән фотосурәт стендка урнаштырылган, астына әтисенең исем-фамилиясе язылган иде. Йошка шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Безне училищеның тәрбия эшләре буенча башлык урынбасары, I ранг капитаны Николай Александрович Рыжих каршы алды. Кунаклар аның белән училищеда бик тә мөһим бер чараны оештыру хакында киңәштеләр. Эш шунда ки, Йошкага бер елдан 50 яшь туласы, һәм ул шушы юбилеен әлеге училищеда үзенең гаиләсе, дуслары, курсантлар, укытучылар өчен әти-әнисе истәлегенә бәйрәм кичәсе оештырып билгеләп үтәргә тели икән. Карап-йөреп чыкканнан соң, Йошка Революция исемен йөртүче, мәрмәр колонналар белән бизәлгән зур бию залын сайлады. 1916-1917 елларда биредә ашханә эшләгән. Юбилее уңаеннан икенче кичәне Фонтанка елгасы яр буенда урнашкан Державин музей-сараенда үткәрергә киңәштеләр. Бәйрәм мәҗлесе өчен Зур парад залы сайланды. Кичәне оештыру һәм кунакларга хезмәт күрсәтү вазифалары атаклы француз фирмасы «Потель и Шабо»га тапшырылды.

...Менә 2004 елның сентябрь ае килеп тә җитте. Аэропортта Франция кунакларын көтеп торам. Иң элек кояштай балкып Йошка пәйда булды. Ул үзенең 90 яшендәге көяз-төз гәүдәле әнисе, ике кыз туганы һәм абыйсы белән таныштырды. Алар юбилей тантаналарына барлыгы 28 кеше булып килгәннәр иде. Кунаклар шәһәрнең яхшы отельләреннән саналучы «Астория»-дә тукталдылар. Икенче көнне иртүк Петербургның тарихи урыннары, архитектура истәлекләре белән танышырга чыгып киттек. Йошка белән Патристан кала, барысының да шәһәрне беренче күрүе 
икән — биредәге гүзәллеккә исләре китте.

Беренче юбилей кичәсе көне килеп җитте. холлга җыелган кунакларның  кара-ак костюмнардан булуын күргәч, мин бер мәлгә аптырабрак калдым. Соңрак Йошка аңлатып бирде: ул аларга бәйрәм рухына туры китереп, тантаналы-рәсми кыяфәттә киенергә кушкан икән. Автобуска утырып, парадный ишеге турысына киләбез. Баскычта безне хәрби-парад формасы кигән курсантлар каршы ала. Таныш капитаныбыз Рыжихка ияреп, Петр Великий исемендәге училищеның Диңгез корпусы башлыгы, контр-адмирал Олег Дмитриевич Демьянченко янына юнәләбез. Контр-адмирал, кыска гына тәбрикләү сүзләреннән соң, Йошканың әнисенә — Россия диңгез офицеры хатынына мөрәҗәгать итә. Кичәнең ахырында Йошка, әтисе хөрмәтенә, диңгез корпусындагы чиркәүне төзекләндерү өчен матди ярдәм күрсәтергә теләвен белдерә һәм конверт тапшыра. Аннары музейга кереп, училище тарихына багышланган экспози­цияне карыйбыз. Петр Борейша фотографиясе каршында тукталабыз, аның оныгы, рус телендә, нәкъ шушы кичә өчен әзерләнгән шигырен укый. Барыбызның да күңелләр йомшара, күзләрдән яшь бәреп чыга. Зур парад залында безне училище курсантларыннан төзелгән оркестр, мул итеп корылган табыннар, укытучылар һәм чыгарылыш курсы курсантлары, ягъни Балтыйк флоты офицерлары каршы ала. Котлаулар, тостлар, рәхмәт сүзләре. Кичәнең почетлы кунагы, танылган язучы, хәрби-диңгез офицеры Виктор Конецкийның тол хатыны Йошканың әнисенә «Россиянең диңгез офицеры хатыны» дигән истәлек медале тапшыра.

Икенче кичә Державинның утар-йортында узды. Бәйрәм мәҗлесе алдыннан, элеккеге хәленә китерелгән интерьерны тамаша кылдык, танылган рус шагыйренең тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Хуҗаның зәвыгына яраклаштырып төзелгән әлеге утар-йорт XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр урталарында башкаладагы мәдәни үзәкләрнең берсе саналган һәм кунакчыллыгы белән бөтен Петербургта дан тоткан. Мәгърифәтле рус җәмгыятенең алдынгы вәкилләре — Карам­зин, Крылов, Гнедич, Аксаков, Фон­визин; композиторлардан Бортнян­ский һәм Козловский, рәссамнардан Левицкий һәм Боровиковскийлар һ. б. өчен иҗади аралашу урыны да булган ул. Державин дусларыннан борынгы бер бабасының XV гасырда Алтын Урдадан Мәскәү кенәзе Василий Темныйга хезмәткә күчкән һәм бөек кенәз тарафыннан чукындырылып, христиан дине алган татар кешесе — Ибраһим морза булганлыгын да яшермәгән. Музейда иске кулъязмалар, XVIII—XIX гасырларда басылган сирәк китаплар һәм журналлар, шул исәптән «Собеседник любителей русского слова» журналының беренче чыгарылышын ачып җибәрүче атаклы әсәр — «Бик күптәннән Мәскәүгә күченеп тә, үз эшләре белән Санкт-Петербургта яшәүче кайсыдыр бер татар морзасының зирәктән дә зирәк кыргыз-кайсак патша кызы Фелинага язган мәдхиясе» бар. Мәдхия императрица Ека­терина II гә багышланган. Патшабикә моңа каршы, «Кыргыз патша кызыннан морза Державинга» дип адреслап, шагыйрьгә бриллиантлар сибелгән алтын табакерка җибәргән.

Экскурсиядән соң чәчәкләр белән бәйрәмчә бизәлгән кунак бүлмәсенә уздык. Биредә бай итеп сервизланган табыннар корылган иде. Бәллүр люстраларның балкышы төрле төстәге нурлар булып күпсанлы көзгеләрдә чагылып ала да паркет ялтыравыгы белән уйный. Кунак бүлмәсендәге ап-ак мәрмәр диварлар, нәфис сары колонналар — болар барысы бергә мәҗлескә аерым бер купшы тантаналылык төсмере биреп тора иде.

Йошка нәкъ шушы кичә өчен француз кутюрьесыннан тектереп алган искиткеч матур, купшы күлмәк кигән, чәчен киеменә туры китереп ясаткан. Кунакларның берсе, шаяртып, аны «императрицабыз» дип йөрде. Бу бәйрәмдә Йошка шулкадәр дәртләнеп, очынып-канатланып йөрде ки, аның ашкынулы шат кыяфәтенә, чаялыгына сокланмый һич мөмкин түгел иде. Әйтерсең, шушы бер кичтә ул гомеренең тулы бер чорын яшәп калырга тели иде кебек.

Кунаклар икенче көнне кайтып китәргә тиеш иде. Җыелышып аэропортка килдек. Китүче төркемнең паспортларын тикшереп бетергәннәр генә иде, Йошка, кинәт башкалардан аерылып, минем яныма килде. Күңелләрне түзеп булмаслык сагыш биләгән — без кочаклашып, елап җибәрдек. Аерылышканда Йошка: «Беләсеңме, бу көннәрдә минем өчен иң зур бүләк — синең йөзеңдәге елмаю булды бит», — диде. Минем ирем ул вакытта авыр хәлдә сырхауханәдә ята, һәм Йошка бу хакта белә иде.

Ике ай үткәч, фатирымда телефон шылтырады: «Яңа ел белән! Син нәрсә, елыйсың мәллә?» Мин, күз яшьләремне йота-йота, берничә көн элек кенә иремне җирләвемне әйттем. Йошка, мине бүлдереп, иң мөһимен әйтә алмый калудан курыккандай, тиз-тиз сөйләргә тотынды: «Мин синең хәлеңне аңлыйм. Шуңа күрә юатырга тырышмыйм да. Карале, сиңа хәзер ул шәһәрдән китеп торырга кирәк. әйдә, кызыңны ал да безгә кил. Бездә көннәр инде җылы. Кояш, диңгез... Ике атнадан мин сезгә авиабилетлар җибәрермен. Икәү, рәхәтләнеп, туйганчы сөйләшербез аннары. Теге бәйрәмдә төшерелгән шундый шәп фотолар бар, аларны карарбыз. Онытма: язмышны үзгәртеп булмый. җаныңны кыйнап яшәмә, диюем...»

Бер атнадан соң ул янә шылтыратты. үзен тыныч тотарга тырышса да, тавышы киеренке, ничектер хәвефле сыман тоелды. «Сәфәрегезне кичектереп торырга туры килә. Мин тикшеренү өчен ашыгыч рәвештә сырхауханәгә керәм. Хәлләр җитди. әмма сөйләшү үз көчендә кала, сез миңа киләчәксез».

Шуннан соң озак кына ара хәбәр-хәтер булмады. Язган хатларыма да җавап килмәде. Ике ел узгач кына Йошканың әнисеннән хат килеп төште. Күкрәгенә катлаулы операция ясаткан Йошкага, өстәп, бик җитди инфекцион авыру кичерергә туры килгән. Озак вакытлар үлем белән тартышып ятканнан соң хәле арулану ягына бара ди. әмма беркем белән дә аралаша алмый икән әле...

Хатны укып чыктым да уйга калдым. Кеше гомере диген... Ә бит, уйлап карасаң, беребез дә алда ни көткәнне белеп яшәмибез. Шуңа да гомернең һәр мизгелен могҗизага  тиңләп һәм Ходайның рәхмәтенә өметләнеп яшәргә кирәктер ул, чөнки язмышыбыз бер Ходай кулында бит...


фото 1
Йошка һәм I ранг капитаны Н. Рыжих.

фото 2
Петр Великий исемендәге хәрби-диңгез училищесының башлыгы — контр-адмирал О. Демьянченко кунакларны кабул итә.

фото 3 
Йошка һәм Патрис 
Г. Державин музеенда.

«Сөембикә» журналы, № 1, 2008.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар