Логотип
Пар алма

Тормышны сөйсәң чын итеп...

Агачларның толымнарын җил тарый. Сары яфрак өемнәрен тузгытып, бар дөньяга хуҗа булып ул йөри. Көз инде бу, көз...  Ел фасыллары алышынган, моңлы күңелләрне уйландыра-сагышландыра торган  моңсу чак.

Укытучым, остазым Резеда апа өстәлгә нәни вазага салып бер уч җиләк куя. Җәйләр төсе — сусыл, татлы кура җиләге, гүя агачтан түгел, рәссам картинасыннан өзелеп төшкән. Арада өч-дүрт бөртек каен җиләге дә күренә. Бакча тутырып үскәндә җиләккә берәүнең дә әлләни исе китми, кышның салкын сулышы бөркелгәндә  тансык, ят ризык кебек күңелне ымсындыра.
— Зөфәр кураларны бәйләгәндә тапкан да, сиңа көзләрдән бүләк бу дип, үзе авыз да итми саклап алып кайткан. Ник кабып кына куймадың инде, дим. Синнән башка тамактан үтәмени ул, ди... Насыйп ризык теш сындырып керер, диләр, син киләсе булгангадыр, суыткычка куеп торган идем. Әйдә, авыз итик.

Ул гел элеккечә, бер тамчы үзгәрмәгән. Кырык еллап элгәре, әнкәсе Хәбирә апа, туганнары белән Фрунзе урамында бәләкәй-иске генә үз йортларында яшәгәндә үк башта курс эшләре, аннан диплом җитәкчем булган Резеда Кадыйровналарга еш барып йөри идем, ә алар, әйтерсең, ачлы-туклы студент халкының тамагын кайгыртуны бурычлары санап, һәр килүемдә кыстап табынга утырта, хәзинәдә барын өстәлгә куя иде. Хәер, мин генәме, аш-сулы, кунакчыл йорт бусагасын атлап кергән һәркем Хәбирә абыстайның бәлеш-гөбәдиясен, токмачлы ашын авыз итми китә алмый, җибәрмиләр. Абыстайның: «Аштан олы түгелсеңдер...» дигән сүзе җитә. Хәбирә апа туксан бер яшен тутырып, ул-кызларына ризалыгын-бәхиллеген биреп мәңгелек йортына күченгән. Алар яшәгән өй күптән юк. Язмыш диген, миңа утыз елдан артык шул аймакта яшәү насыйп булды. үткән-сүткәндә җылы истәлек калдырган нигезләренә рәхмәт укып үтә идем. Икмәк хакы бик олы шул.

Резеда ханым әүвәлгечә ачык йөзле, якты чырайлы. Кияү пилмәнедәй вак, җыйнак пилмәннән хуш исле бу күтәрелә, үзе өзми-куймый хәл-әхвәлемне сораштыра. Мин сөйлим. Югыйсә, киресенчә булырга тиеш, мин — журналист остаз белән әңгәмә корырга дип килдем. Бу серне янәшәсендә тыйнак кына елмаеп басып торган Зөфәр әфәнде белә дә, мин беләм.  Хәер, сер дисәң хәтере калыр… 

Яз башларында Галимҗан Ибраһимов юбилее уңаеннан безне — бер төркем журналистларны күренекле язучы исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына галимнәр белән очрашуга чакырганнар иде. Тәнәфестә Зөфәр Рәмиевтән Резеда апаның кәеф-сафаларын сорашып тордым: «Сәлам әйтегез, мин бит аны бик яратам,» — дидем. «Үзем дә бик яратам шул мин аны,» — диде ул җавабында. «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре...» рубрикасына язсагыз, шәп булыр иде!» — дип тәкъдим итәргә ашыктым. Акыллы атын мактар, дигән сүз яшьтән канга сеңгәнгә, татар ирләре зурдан кубып, кыз-хатынга мәдхия яудырырга кыенсынамы: «Карале, син каләмле кеше, үзең язсаң шәбрәк булыр иде,» — дип Зөфәр Зәйниевич салпы якка салам кыс­тырып җибәргәч, «Ханым һәм әфәнде»гә язма кулайрак дигән  фикер ныгыды.

Заманында минем Тәүфыйгым белән бергә кичке мәктәптә укып, заводта эшләп йөргән Зөфәр, хәзер инде әдәбиятчы-текстолог буларак танылган галим, филология фәннәре док­торы булса да, минем өчен мәрхүм иремнең яшьлек дусты: үз, якын. Ә Резеда Кадыйровна университетка кергәндә үк бездән кабул итү имтиханнары алды,  группабыз җитәкчесе иде. Кешелекле, кече күңелле, шәкертләренә дә, коллегаларына да хәерхаһ, изге ниятле гаҗәеп зат икәнлеген яхшы белсәм дә, кирәк чакта бик таләпчән һәм кырыс-коры холык­лы була алуы да истә, бәлки шуңадыр, арадагы күзгә күренми торган киртәне тоеп, укытучы-остаз белән шәкерт арасында сакланырга тиешле араны тотарга тырышам. 

Бердәнбер, сөекле кызлары Халидәнең юл һәлакәтенә юлыкканын ишетеп җаным өзгәләнгән иде, әмма кайгы уртаклашып шылтыратырга җөрьәт итмәдем. Мәгънәсезлекме бу? Резеда апаның җан җәрәхәтен кабат яңартудан куркудыр, мөгаен. Менә хәзер ни йомыш белән йөрүемне әйтә алмый тилмереп утырам. Ул гаять тыйнак кеше. Газета-журнал очерклары герое булырга беркайчан да атлыгып тормады. Әмма укытучылар укытучысы, галим һәм гали зат, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева белән укучыларыбызны таныштырырга форсаты чыгып тора: бу көннәрдә аңа җитмеш биш яшь тула.  Яшем бар инде дип, тик утырмый ул, һаман шәкертләре арасында, ялкынланып университетта лекцияләр укый, аспирантлар белән эшли, өзлексез фәнни эш белән шөгыльләнә, арада ачышка тиң булганнары да бар. Шундый галим ханым хакында юбилее уңаеннан бер җылы сүз әйтми калу гөнаһ булыр иде. Зөфәр әфәнде белән матур итеп корган гаиләләре дә укучыларыбыз өчен бер дигән үрнәк ләбаса!

...Алар соң табыштылар. Хәер, бәхет сәгатенең кем өчен кайчан сугасын берәү дә алдан белми. Казан педагогия училищесында белем  алганнан соң туган авылы — Яшел Үзән районының Кече Шырдан, аннан Биектау  районындагы Мүлмә һәм Казан  мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыткан, читтән торып университет тәмамлаган, Мәскәү дәүләт университетында аспирантура узган яшь галимә без — унҗиде-унсигездәге яшь-җилбәзәк өчен олы кеше булып күренсә, гаҗәпме?! 1962 елдан башлап ул Казан дәүләт университетында татар әдәбияты тарихын укыта, аның  Шәрык (гарәп, фарсы), Европа, рус, украин, төрки әдәбиятлар белән багланышларын  өйрәнә. Без — бәхетле буын, дип авыз тутырып әйтә алабыз, хөрмәтле остазларыбыз — Мөхәммәт Мәһдиев, Резеда Ганиева, Вахит Хаков, Альберт Фәтхи  — нәкъ менә шул чорда университетта педагогик эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Алардагы кайнап торган дәрт-дәрман, ялкынлы энергия, тормышка, әдәбиятка мәхәббәт безнең күңелләргә дә  күчте, безгә дә йокты.

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, бу язмам ханым һәм әфәнде хакында лабаса. Аларны Тукай үзе таныштыра-табыштыра. Тынгысыз-эзләнүчән, тырыш-үҗәт Резеда Ганиева Мәскәү профессоры Мәдинә Искәндәровна Богданова җитәкчелегендә Тукай иҗатындагы көлү эстетик категориясенең үзенчәлекләрен өйрәнеп шагыйрьнең сатирасы  турында диссертация яза. Аны яклагач, үзе канат чыгарган, көч-куәт биргән университетта көлү тудыру теориясен укыта. Белемгә сусаган Зөфәр Рәмиев исә остаз-укытучысының дәртләнеп, артистларча бирелеп шигырь укуына битараф кала димени?! Чын йөрәктән гашыйк була ул аңа. Хәер, яшь галимәгә гашыйклар аз булмагандыр. Әмма һәр гашыйкка Резеда туташ сәлам бирмәгәндер. Горур иде ул. Горур һәм чибәр. Ә тыйнак, төпле аспирант егет аның йөрәгенә юл таба. Бәлки, язмышларының бик тә охшаш булуы якыйнайткандыр. Икесе дә сугыш ятимнәре... Резеданың әтисе Габделкадыйр Ганиев дүрт баласын, сөекле Хәбирәсен калдырып, сугыш башлануга фронтка китә, 1941 елның 17 сентябрендә Ленинградны саклаганда батырларча һәлак була. Кара мөһерле кәгазьне авылда беренче булып алар ала. Олы кыз Резеда унбер яшьтә, туганнары Тәлгать, Тәскирә, Фоат берсеннән-берсе ваграк. Егерме тугыз яшьлек Хәбирә апа ат, сыер җигеп җир сөрә, көн-төн кырда, өйгә кайтып керми. Үксез каенанасы да аңа сыена, карт әнкәсе дә — җәмгысы җиде тамак. Бәрәңгене дә берәмләп санап пешерә торган еллар бит бу. Ал-ял белми авыр эштә интеккән тол хатын озакламый каты авырый башлый, икенче группа инвалид була. Ә яшәргә кирәк. Тормыш арбасына бик иртә җигелә Резеда. Әле ярый сыерлары бар, сакларга, ашатырга кирәк аны: энеләре-сеңлесе малга азык юнәтү мәшәкатендә, ә апа кеше катык-сөт сатарга Казанга йөри (акчасы налог түләүгә китә). Авыл яныннан гына уза торган поезддан сикереп-тәгәрәп төшеп калулары, сабыйның сөт саткан акчасына кызыгып адәм актыкларының пычак белән куркытуы, җанга яра ясавы — берсе дә онытылмый. Хәтәр хәлләр дә уза. Ул бит «Каюм баба» дәвамчысы, атаклы Каюм Насыйри якташы, Кече Шырдан кызы, бирешергә ярамый аңа, үсәргә, җиңәргә тиеш ул. Әтисенең «балаларны  укыт, Хәбирә!» дигән сүзе бар ич! 

Зөфәрләр дә дүрт ятим, сугыш башында ук фронтка киткән әткәләре 1942 елда Мәскәү янында һәлак була. Хәбирә апаның яшьтәше Фәхрелбанат та толлар җилкәсенә төшкән бөтен авырлыкны сыкранмыйча күтәрә, тормыш йөген сөйри, балаларын укытырга тырыша. Алгарак китеп әйтик, бу ике ананың алдагы язмышлары да охшаш: икесе дә туксанны узып, кадер-хөрмәт, тәрбия күреп яшәгәннәр. Яшьләй күргән газаплары өчен Ходай Тәгалә аларны игелекле, мәрхәмәтле балалар белән бүләкләгән.

Мәхәббәт бернигә карамый, үзеннән алты яшькә яшьрәк Зөфәр Рәмиев белән чәчләре чәчкә бәйләнә Резеда апаның. Яшь аермасы сәбәпчеме,  баштарак сынап караучылар күп була аларга: яшәп китә алырлармы-юкмы, янәсе. Ә Рәмиевләр дус-дошманны сөендереп, ипле-матур гаилә кора: уллары, кызлары әти-әнисенә кайгы-мәшәкать күрсәтми, акыллы, төп­ле булып үсә: Булат яшьтән үк физика белән мавыга, Халидә әнисенең таянычы, ярдәмчесе, киңәшчесе була.  

Докторлык диссертациясендә Резеда Кадыйровна урта гасырлардагы Шәрык ренессансын һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының әт-Тәүхид (Алланың берлеген һәм барлыгын тану) фәлсәфәсенә корылган эстетик нигезләрен, аның платончылык (гарәпчә — ишракъ, татарча — нур) фәлсәфәсе белән бәйләнешләрен тикшерә. Рудаки, Нәсими, Җәми, Руми, Фазули, Низами, Нәвои... Исемнәре җырлап тора, иҗатлары Шәрык ренессансының асылын тәшкил итә. Студентларга лекцияләрен остазыбыз шулкадәр хисләнеп, дулкынланып сөйли ки, үзеңне шул заманның затлы сарайларында шигырь тәмен тоеп ләззәтләнгән-исергән аксөяк итеп тоя башлыйсың. Сөйләү куәсен, артистлык сәләтен Ходай мул итеп биргән аңа. Татар шигьрияте тамырларының әнә шул олуг затларга тоташуын безгә мөгаллимәбез шулай төшендерде. Шигьрияткә мәхәббәт хисе — әле һаман сүнми, күңелләрдә дөрли икән, без Хатип Госман, Мостафа Ногман, Мөхәммәт Мәһдиев, Резеда Ганиева атлы остазларыбызга бурычлы. «Резеда  Кадыйровна иксез-чиксез әдәбият диңгезенең юнәлешләр һәм агымнар «картасы» янына җитәкләп алып килүче, татар әдәбиятын Көнбатыш һәм Көнчыгыш сәнгате, Шәрык һәм Гареп фәлсәфәсе янәшәсенә куеп карарга юл күрсәтүче ул!» — аның фәндәге эшчәнлегенә шәкертләре югары бәя бирә.

Дөрес, шундый бәхетле затларның да тормыш юлы  сикәлтәсез, шоп-шома гына бармый. «Дөнья буаз» дия иде әнкәсе. Юкка әйтмәгән икән.
— Нәселебездә гел шәһидләр, аптырап та куям, ни өчен шулкадәр сынау? Бабай гражданнар сугышы елларында аклар кулыннан шәһид киткән. әтине сугыш алды, энем юл һәлакәтендә вафат. Инде Халидәм... карынындагы сабые белән, үткән елның 7 октябрендә юл һәлакәтенә очрап, ике сәгать эчендә юк булдылар, ир бала туасы иде, —  ди һәм җавабын да үзе юрый. — Беркайчан, беркемне рәнҗеткән кешеләр түгел бит, изгеләр, димәк. Төшләремә ак күгәрченнәр булып керәләр. — Күзендә яше кипкән  инде,  ул  ела­мый. — Тәрәзә төбендә гөлләрем күп иде, сагышларымны-сагынуларымны җиткереп торсыннар дип, зиратка барган саен Халидәмә илтә торгач, берсе дә калмады. Матәм елы уздык. Башта Зөфәрне сакладым, ул бераз тернәкләнеп күзен ачуга үзем аудым. Лена Таҗиевага рәхмәтлемен, аның ярдәме белән Коръәннең гарәпчәсен укырга өйрәнгән идем, кызыма багышлап Коръән чыктым, шул коткарды. Балалар янына Төркиягә барып кайттык, анда күп галимнәр белән очраштык. Тезелешеп утыралар да кычкырып, мәкам белән Коръән аятьләрен укыйлар. Күңелне тынычландыра. 

Төркиядә дуслары күп галимәнең. «Төрксой» кысаларында үткән фәнни конференциядә чыгышын тыңлаган коллегаларының: «Сез XXI гасыр кешесе!» — диюләре канатландырган иде.
— Дингә фанатикларча кереп китү дә хәвефле, билгеле бер вакытта туктый белергә дә кирәктер. Уйларның очына чыгарлык түгел. Балалар ата-ана кушканча, алар фикере белән генә яшәми бит. Халидәбез безнең юлны сайлаган, рус филологиясе бүлеген тәмамлаган иде. Профессор, фән докторы дигән яңгыравыклы исемнәргә ия булсак та, гомер буе аз акчага, милләткә хезмәт итү хакына куанып яшәдек. Ярлы тормышка куану заманы үтте, чөнки дөнья нык үзгәрде. Халидә бер фирмага эшкә керде, акчасы да булды, фатир да сатып алды, үзем кебек, олыгаеп кына чын мәхәббәт тапты. Зур, чиста, илаһи мәхәббәт иде. һәм барысы бер мизгелдә челпәрәмә килде. Кодагый татар гимназиясе директоры булган ханым. Кияү төпле, әйбәт егет. Аңа да бик читен, ул теш табибы, авариядән соң корсетларын яңа салды. Ай-вайларга карамый дөнья. 

Зөфәр әфәнде Резеда ханымны күңелсез уйлардан арындырырга теләгәндәй, сүзне уен-көлкегә борырга тырыша.
— Суыткычны ачып берәр нәрсә эзли башласа, күпме гомер үткәнен абайламый, — дип Резеда апаның «кимчелеген» таба. — Сыр эзлиме, эремчекме, белмәссең, озак­лап карап тора — күрми. Минем эч поша, боз ката бит анда, дим. 
— Мин әкрен шул. Ташбака кебек. Ә Зөфәр җил-җил килеп, кызу-кызу эшләргә ярата. Ул көйгәләк. Бакчада әллә никадәр эш эшләп кайта.
— Баштагы елларны икәү йөрергә чыгабыз да мин китәм кызуланып, ник  Резеда җавап кайтармый дип борылып карасам, артта, әллә кайда калган. Комачау инде ан­дый холык та. Тора-бара җайлашасың, бер-береңә ияләшәсең. Әле эштәгеләр, шаяртып, машина алырга уйла­мыйсыңмы, дигән булалар.

Урамнар болай да мыж, машина белән мин килеп тыгылсам, башлар бәладән чыкмас, димен.

Зөфәр Рәмиев бөтен гомерен текстологиягә, борынгы басмаларны өйрәнүгә багышлаган, үткән гасыр әдипләренең мирасын халыкка кайтаруга күп көч куйган, Г. Ибраһимов исемендәге  Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары булган галим. Бүгенге көндә текстология бүлегендә баш фәнни хезмәткәр: Г. Тукайга, иҗатына багышланган зур энциклопедик сүзлек төзиләр. Г. Исхакыйның унбиш томлыгын әзерләп чыгару хыял булып калмас дип ышана. Ул докторлык диссертациясе яклаган көнне киленнәре — Булатның хәләле Илсөяр Рәмиева да «Әдәбиятта Сөембикә образы» дигән темага кандидатлык диссертациясен уңышлы яклады. Рус, татар, төрек әдәбиятларында, төрле дәверләргә караган әсәрләрдә Сөембикә образын төп өч юнәлештә, антик әдәбият белән параллельләр үткәреп өйрәнә Илсөяр. Әлбәттә, яшь галимәнең саллы һәм гаять кирәкле, мөһим хезмәтендә каенанасы — Резеда ханым йогынтысы аз түгел. Мөнәсәбәтләр ихлас, дустанә.
— Илсөяр киендерә мине, ни кирәк, дип кенә тора, — ди Резеда ханым. Өстендәге япон стилендәге чигүле атлас костюмга ымлап өсти: «Әни, бу урамга кия торган костюм түгел, аспирантларың килгәндә өйдә генә киярсең, яме», — дип, мине кайгырта. Үзем берни алмыйм... 
— Төркиядә утыз тугыз кибеткә кереп аяк киеме эзләдең... — Зөфәр уен сүзен дә чын итеп кабул итә Резеда апа.
— Шуңа ук тулдымы икән? — дип куя.
— Махсус санадым, тулды утыз тугызга. Илсөяр дә йөртте, мин дә...
— Һәм аяк киеме тапмый кайттым. Казанга кайткач, юри генә биш адымдагы Мәскәү базарына чыгып карасам, җаның ни тели, шундые бар икән. Кибеттә йөргән кешемени мин, башта Халидә киендерде, инде Илсөяр...
— Резеданың тагын бер кимчелеген әйтим әле, дөньяда кәгазь беткәндәй, гел вак-вак кәгазьләргә язарга ярата. Кулъязмаларын компьютерда миңа җыясы, кайсын кая кыс­тырасы, дип баш ватып утырам. Хәер, әле тагын берсен онытып торам икән, мин берәр нәрсә сөйли башласам, сүз җебен эләктереп ала да үзе сөйли башлый. «Тукта!» дигән сүзне  бер дә яратмый. 

Сизеп торам, әфәндем «Кулымдагы йөзегем» хакында уйлый, ә Резеда апа көлә. Юктан кызык табып көлә белү үзе бер һөнәр бит ул. Зөфәр дә бирешми:
— Биш яшькә кадәр телем ачылмаган, ә бер ачылгач, бертуктамый сөйләргә тотынганмын. Ифрат күп сөйләшүемнең сере шул гына, гаҗәпләнмә, — дип куя. 
— Зөфәр эчеп йөрмәде, тәмәке тартмады, тавыш-гауга чыгарып ямьсезләнмәде. Тыныч-тату яшәдек, шөкер итәрлек, — дип нәтиҗә ясый Резеда Кадыйровна. — Тик Халидә генә бер дә истән чыкмый... Кочаклашабыз да елашабыз. Авыр чакта кайгылы башыңны иңенә куеп елардай якының булу да ярый.

Резеда ханым җыйнак кына бүлмәләрен күрсәтеп йөри. 
— Шулай тыйнак яшәдек, гомер генә тиз узды, сизелмәде дә. Эзәрлекләнгән заман да бар иде. Түздек, узды. Осталыкны камилләштерү, фән кыясына үз исемеңне сырлау кирәкле шәй. Ә дан-дәрәҗәгә беркайчан да исем китмәде. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән исем бирелгәнен дә иртәгесен газетадан укып кына белдем. Мактаулы исемнәр дип өтәләнеп йөргән кешеләрне аңламыйм. Койрыгына күзлекләр тезгән маймыл кебек үз-үзеңә шаккатып утырсаң гына инде. Бар да кала, дөнья — фани. Фәкать кеше булып калуың кыйбат. Җир тормышы — тоташ сынау. «Кайтыгыз!» дисәк, Булатлар кайтып та килер, шәт, Ләйләгә тугыз яшь, укый. Алиягә әле алты гына. Анда тормыш бүтән. Булат физик, институтта укыта, Илсөяр — университетта. Төрекчә чикләвек ваткандай гына сөйләшәләр... — ди дә беренче кат күргәндәй дивардагы чәчәк сурәтенә текәлеп тора. — Бу — Халидә бүлмәсе... иде. Зөфәрнең абыйсының кызы Илсөяр яши хәзер монда. Ул әле авылда. Ялда.
— Безнең нәсел, әниләр ягы тоташ репрессияләнгән. Кулак дип сөрелгәннәр, баксаң, тырыш, булдыклылар булган. Кешеләргә игелек кылу изге эш дип инанган буын, — ди Зөфәр дә җитдиләнеп.
Резеда Кадыйровна горурланып докторлык, кандидатлык диссертацияләре яклаган галимнәр — күпсанлы шәкертләре хакында сөйли. Профессор Альбина Сәяпова, Чулпан Зарипова, Рәйсә Мусабәкова, Алсу Кәримова, Рифә Харрасова, Луиза Янсуар... Исемнәре билгеле хатын-кызлар... Сизеп торам, һәркайсын үзгә, аерым бер ярату белән ярата ул. Бәлки шуңадыр, аның үзен дә яраталар. Зөфәр әфәнде әйтмешли, бик яраталар. 

Баксаң, көзнең ачы җилләре дә вакыты җиткәч бер тына. Көзнең үз куанычлары, ә гомер көзе өлгерү, җимеш бирү, үткәннәрне барлау чоры. Резеда Ганиева-Рәмиева кебек сыналырга килеп тә, сынмаган шәхесләргә сокланмый мөмкин түгел.

«Сөембикә», № 11, 2007.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар