Логотип
Пар алма

​Хатыннарыбыз рухландырсын!

Раил САДРИЕВ, Буа дәүләт драма театры директоры, режиссер, конферансье;
өйләнгән; улы бар; гаилә стажы– 28 ел.


Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә..
Йөзенә, бигрәк тә күзенә. Рәссам (буш вакытларда картиналар иҗат итәм), иҗат кешесе буларак, ямьсез йөзләр булмый, дип саныйм, ә менә нурлы күзләр сирәгрәк очрый. Андый хатын-кызга сүз катасы килә, тавышы, сүзе дә ошаса, эчке дөньясы кызыксындыра. Булачак хатыным Эльмирада да шул нур җәлеп итте. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
Мин хыянәттән гайре барысын да гафу итеп була, дип уйлый идем. Озак еллар балабыз булмады безнең. Тикшерелмәгән табиб калмагандыр. Икегез дә сау-сәламәт, диләр, ә тансык сабый һаман юк... Мин инде килешә дә башлаган идем бугай. Тик хатыным әни булу теләге шулкадәр зур иде ки, ниһаять, безгә дә Ходай шундый бәхетне бирде. Шуннан соң минем тормыш кыйммәтләрем үзгәрде: ана булган хатынның бөтен  тискәре сыйфатларын  гафу итәргә мөмкин.

Ә нәрсә өчен Сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
Ирне санга санамаган, битараф хатынны. Мондый кеше белән яшәү мөмкин түгел. Ирне ир иткән дә хатын, хур иткәне дә...

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
Ир-ат. Әйе, без өйдә – ир, эштә – ат. Ат кебек эшләп кайтканыңны пөхтә җыештырылган өйдә тәмле ашлар белән көтеп алучы илһамландыручың булса гына, ир булып була.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
Минем әти белән әни (мәрхүмә) гомер буе бер-берсенә «дус» дип эндәштеләр. Бик тату пар иде алар. Әни өчен әти бердәнбер дус та, сердәш тә булды. Ә әтинең, районда эшләгән җитәкченең, аралашу даирәсе киңрәк булганга, дуслары күбрәк иде, билгеле, әмма сердәше шулай ук әни булды кебек. Йокларга яткач та озак вакыт сөйләшеп ятулары хәтердә. Ир белән хатын арасында андый якынлык сирәк очрыйдыр ул. 
Үз гаиләмә килгәндә, без – ир белән хатын.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
Хәтерләмичә?! 1988 елны Толымбайда Яңа ел каршылагач, Эльмираны Буага озата киттем. Җәяүләп. Төнге юл... Тулган ай... Бөтен дөнья көмеш нурда коена... Мәхәббәттән баш әйләнгән! Суыкны да сизмибез. Урманга җитәрәк япан кырда: «Чык миңа кияүгә», – дидем. Риза булды. 8 километр җәяү илтеп куйдым. Очраша башлавыбызга ике айлап вакыт үткән иде. Май аенда өйләнештек. 21 яшь иде безгә.

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр, шулаймы? 
Моны Зигмунд Фрейд әллә кайчан исбатлаган бит инде! Булачак хатынымда әнидәге турылыкны, тугрылыкны, ирне санлау кебек сыйфатларны күрмәсәм, өйләнмәгән булыр идем. Ә идеаль вариант – хатын-кыз һава кебек булырга тиеш: ул үзе күренми, әмма аннан башка яшәү мөмкин түгел. Тик моны яши-яши генә аңлыйсың.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
Төрле гаилә модельләре бар бит. Кайбер ирләр авторитар әниләр тәрбиясеннән туп-туры шундый ук хатыннар кулына күчә. Алар башканы белми, аларга шулай уңайлы. Хатын-кыз таба, хатын-кыз дөнья арбасын тарта. Ә болар ияреп баручылар, кушканны гына эшләп йөрүчеләр. Мин «подкаблучник» түгел. Берара хатыным күбрәк хезмәт хакы ала иде – совет акчасы белән 190 сум. Ә үземне ир итеп хис итү өчен миңа бөтен яклап өстен булу мөһим, мал табуда – аеруча. Шуңа күрә ул чор минем өчен акчаны тагын да күбрәк эшләргә, хатынны «узарга» стимул булды. Ә гомумән алганда, акыллы хатын диван изүдән башканы белмәгән ир-атны да миллионер булырга рухландыра белә. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
Уңай карыйм. Хислерәк кеше тизрәк белдерә мәхәббәтен. Безне кем ярата, без шуны яратабыз, диләр бит. Ничек кенә карасак та, хатын-кыз үзенә ошаган ир-атка симпатиясен беренче булып белдерә. Минем дә шулай. Эльмираның, сүз башлап: «Сезнең тавышыгыз Высоцкийныкына охшаган», – дип әйтүе минем өчен гашыйклыкка «яшел ут» булды. Яратуыңны яшереп, үзе сизсен, дип йөрү заманалары артта калды. Бүгенге яшәешнең темплары бик югары, җәмгыятьтәге процесслар тизләште – соңга калуың бар. Ә замана яшьләре бу нисбәттән бөтенләй баш ватмый. Моны җиткән егет әтисе буларак әйтәм. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә, дип саныйсыз?
Кыяфәт, буй-сын, үз-үзенә ышанганлык, дәрәҗә.

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?  
Эчке дөньяма игътибар көтәм. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
Бер мәзәк. Диварда игълан: «Өйләнергә телим. Чибәрләрнең бимазаламавын сорыйм. Тарта алмыйм». Чибәрләрне үз яныңда тоту өчен акча кирәк, көчле һәм акыллы хатын-кыз янында үзеңнең ахмаклыгың ачыграк күренә, дип курка ир-атның байтагы. Юк, мин курыкмыйм. Хатын-кызның чибәрлеге дә, көчлелеге дә безне, ирләрне, яхшырак эшләргә, күбрәк белергә, үз өстеңдә эшләргә дәртләндерә. 

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән, төшенчә бар. Алар, Сезнеңчә, бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? 
Кояш белән Ай кебек, дөньяга поляр караш. Ир-ат чынбарлыкны объектив кабул итә, хатын-кыз – хисләр аша. Логикасы да шуннан килеп чыга: хатын-кыз тоемлауларына карап нәтиҗә чыгара, шуңа үзе генә ышанып калмый, сине дә ышандырырга тырыша. Килешмәсәң, үпкәли.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Михалков әйткәнчә, һәр хатын – Ходай биргән бүләк – бөтен кимчелекләре һәм уңай сыйфатлары белән, ә минеке – укытучы да әле. Ә мин – мәңгелек укучы. Ходай миңа зур сабак бирергә ниятләгән бугай – укытучылар белән чорнаган: әти-әни укытучылар, туганнар, инде хатын да... Ә укытучылар – аерым категория кешеләр: тәнкыйтьләргә яраталар, үзләрен тәнкыйтьли башласаң, син тәнкыйтьне күтәрә белмисең, диләр. Канатланып, хыялларны тормышка ашырам дип йөргәндә, тәнкыйть ишеткәч, сөмсерең коела, эшкә дәрт сүнә. Без, ирләргә, хатыннарыбызның рухландыручы булуы бик мөһим шул.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
Сугар идем, – булды кызган чаклар,
Сугып кына кеше үзгәрми.
Тоз-борычлап берне әйтер идем – 
Сүз ярасы китми, төзәлми.
Инде тагын нишләргә соң, диеп,
Аранымы әллә өзәргә? –
Галәм киңлегеннән дәшә акыл:
Яшим икән – кирәк түзәргә!


Шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең бу шигырь юлларына күп ир-атлар ярсуы сыйгандыр. Тик хаклыгыңны исбатлаудан мәгънә юк, хатын-кыз барыбер үз сүзен бирми. Вакыты белән хәйләгә күчәргә туры килә: ризалашкан булам, ләкин үземчә эшлим. Бүтән планетадан булган хатын-кыз янында ир-ат безнең хөкүмәт кебек булырга тиеш: хаталарны танымаска, вәгъдә иткәнне эшләмәскә. Ә чынлап әйткәндә, юл куймый мөмкин түгел: бүген ул хаталана, иртәгә мин хаксыз. Шулай булмаса, гаиләне саклап булмый. 28 ел яшәгәннән соң мин аерылышуның 8 ел яшәгәнгә караганда тизрәк булырга мөмкинлеген аңладым. Сират күперен кичкән кебек бик авыр вакытларым булды, хатыным аларга түзде, терәгем булды. Шундый сынаулардан соң мөнәсәбәтләр цементлангандыр, дип уйлый идем. Ә хәзер юк кына аңлашылмаучанлыкларның да кайтарып булмастай нәтиҗәгә китерүен аңлый барам. Ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәте, күпме генә яшәсәң дә, бертуктаусыз хезмәт сорый. 

Тормышта төрле этаплар була. Без бүген Эльмира белән шуларның чираттагысын кичерәбез – улыбыз урта мәктәпне тәмамлагач, хатын да Казанга күченде: синең гастрольдән кайтуыңны кайда көтсәм дә бер түгелме, өчебез өч тарафта яшәгәнче, ичмасам бала белән бергә булырбыз, ди. Минем дә эшем башкала белән бәйле. Шулай итеп өч йортка яшәп яткан көннәр: Буада, Казанда, туган авылым Толымбайдагы йортыбызга да кайтып киләбез.
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора... 

Әйткәнемчә, хатын – укытучы кеше, мәктәп эше тавык чүпләп бетерә алмаслык. Шулай да кайткан төшемә тәмле ризыклар пешереп куярга тырыша. Пешмәсә дә трагедия ясамыйм, кафега барам – үз кафеларыма – анда һәрчак тәмле ризык көтә. Үзем генә булсам да, ачтан үлмәячәкмен – тиз генә тамак ялгарлык нәрсә өлгертеп ашыйм. Аннары, зирәк хатын ашарга кайткан ирен беркайчан ач чыгарып җибәрми – «кара көнгә» дип туңдыргычында катырган пилмәне булса да тора инде аның. 

Инде менә вакыты булып та диванда кырын ятса... андыйны кичерә алмыйм – «тозлысы» да булачак, «борычлысы» да. Гомумән, эшсезләрне яратмыйм. Төш вакытында черем итеп алучыларны да аңламыйм. Үзем барлык максатларымны тормышка ашырырга вакыт җиткерә алмаганга, аны ничек шулай бушка әрәм итәргә мөмкинлегенә аптырыйм! Бәлки, сәламәтлек өчен кирәктер дә...

- Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
Башта бездә дә булгалады ул хәлләр. Мөмкинлек булганда, көтәсең. Түземлек төкәнгәч, калдырып китә идем. Биш ел эчендә өйрәнде тагын – минуты белән чыгып баса. 

- Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  
- Ошамаган бүләк дип... бар инде алары да. Тик һәр бүләкнең, почмакта тузан җыеп ятса да, үз урыны. Бүләккә карап, аның бирүчесен искә төшерәсең, шул көн вакыйгаларын. Шуның белән кадерле дә бүләк. Өйдә урын тапмасам, эшкә алып барып куям. Барлык шкаф киштәләрем сувенир-бүләкләр белән тулган.

«Сөембикә», № 3, 2016.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызык язма! Без беребез дэ белмэгэн Раил турында бу. Чын Раил менэ монысыдыр, могаен.

    Хәзер укыйлар