Логотип
Пар алма

Карашың сихерле, сөйкемле...

Җәүдәт СӨЛӘЙМАН, шагыйрь һәм галим, техник фәннәр докторы, профессор, «Сәләт» проекты җитәкчесе; 
өйләнгән;
гаилә стажы — 34 ел.
ике бала атасы.

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән?
Сүзне аларга бирик. 


Иң элек хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Күз карашына!

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Син «ә» дигәндә «җә» дип тормавын. 

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Авыр сорау: әмма җавабы гади – алдавын.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы ­алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗаби­кәләр. Сиңа аның кайсы якынрак?
– Минем өчен ул бер зат – минем хатыным. Дөрес, икегә дә бүлеп карый алам, әмма андый берьяклы хатын белән озак тора алмас идем. 

Ир кеше өчен хатыны аңа дус та була аламы?
– Һичшиксез!

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганны хәтерлисезме? 
– Кайчан, кайда, ничек, нинди шартларда, нинди сүзләр белән булуына кадәр хәтерлим.

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр...
– Мин дә шул фикердә.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар...
– Хатынына ярдәм итәргә.

Гашыйк булуын башлап хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Бик үк хупламыйм. Башта егеттән әйттерергә кирәк дип саныйм.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
– Егәрлек.

Хатын-кызлардан үзегез игътибар көтәсезме?
– Ир-егеткә хас сыйфатларыма.

Ир-ат артык чибәр һәм көчле хатын-кыздан курка. 
– Бәлки кемнедер куркытадыр, әмма бу миңа карата әйтелгән сүз түгел.

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. 
– Мантыйк дигәндә, ул берүктер инде, әмма, хатын-кыз, минемчә, күбрәк мантыйк белән түгел, хис белән яши, шуңа да кайчакларда мантыйгы чуалгалыйдыр.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Мин дә ир-ат белән хатын-кыз икесе ике планетадан дип беләм – үзара аңлаша алмау еш килеп чыгып тормас иде... Әмма ник шулай килеп чыкканын аңламыйм дип әйтә алмыйм. Ул күп очракта җенескә түгел, холыкка бәйле. Шулай ук ир белән хатын өчен берсенең – авылда, икенчесенең шәһәр мохитендә үсүе дә гаилә тормышында үзен нык сиздереп торучы фактор дип күрәм. Хатын-кыз белән эш бүлешү дигәндә бу аеруча сизелә. Әйтик, савыт-саба юуу, өйне җыештыру кебек эшләр, миңа, авыл малаена, ераграк гамәлләр. Венера моны хәзергәчә аңламый. Мин аның чисталык-пөхтәлеккә табынуын аңлый алмаган кебек. Мин, мәсәлән, оекларның диван янында, салган җирдә ятуларын җайлы саныйм. Дөрес, моның белән ул беркадәр инде килеште кебек. Әмма эш бүлмәмдә, аның күзлегеннән караганда, тәртип гел юк. Моның, ахыры, минем яктан һәрвакыт күк күкрәтүләр белән бетәсен белсә дә, ул нигәдер анда вакыт-вакыт барыбер үзенчә тәртип урнаштырып чыга. «Тәртипсезлекнең дә үз тәртибе була», – дигән кагыйдә аның планетасында күрәсең, гомумән, юк бугай.  

Хаклы икәнеңне яхшы беләсең, әмма хатыныңның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишләргә? 
– Бүген, 34 ел бергә яшәгәннән соң, күбрәк юл куямдыр. Элегрәк төрлечә булды, хатынның туксанына үз туксанымны кушып булышкан чаклар да бар иде. Туксанга туксан каршы чыкмаганда бу куркыныч түгел, үтә дә китә. Ә тора-бара, башта килешеп, аннары бераздан үзеңнекен исбатларга тырышканда җилләр йомшаграк булуын аңлап эш итәсең. 

Ир кеше ачыгып, арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым, дип, диванда кырын ятып тора. 
– Бу безнең гаилә өчен табигый түгел. Әмма фаразлап карасак, мин кафега чыгып китү яки пиццага заказ бирү вариантын сайлар идем. Хәер, ни дәрәҗәдә ачыккан булуыма карап инде, чөнки үзем дә йомырка тәбәсе генә кыздыра беләм.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан...
– Бу мәсьәләдә безнең гаиләдә хәлләр киресенчә: Венера әллә кайчан әзер була, мине көтә, ә мин ахырга кадәр нәрсәдер эшлим, язам-укыйм...  Алдан барып куярга яратмыйм, хәтта аэропортка да.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. 
– Минем беркайчан да бүләк алганда ул күзлектән караганым юк. Нәрсә бирсәләр дә ошый.


«Сөембикә», № 6, 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар