Логотип
Пар алма

Ирегез үз-үзен дөрес бәялиме? 

Үзен башкалардан өстен куйган йә ким санаган ир белән яшәү гаиләгә дә, аның янындагы хатын-кызга да йогынты ясамый калмый. Ирегезнең үз-үзен бәяләве (самооценка) дөрес микән?


Моны кайбер билгеләр буенча ачыкларга мөмкин, ди психологлар. Үзен башкалардан өстен куйган йә ким санаган ир белән яшәү гаиләгә дә, аның янындагы хатын-кызга да йогынты ясамый калмый. Ирегезнең үз-үзен бәяләве (самооценка) дөрес микән? Игътибар итегез әле. Үз-үзен дөрес бәяләүче, адекват ир менә шундый була икән:

Төрле дәрәҗәдәге, төрле статустагы кешеләргә бертөрле хөрмәт белән карый. 
Мәсәлән, үзен дөрес бәяли белми торган ирләр еш кына җитәкчелек алдында баш иеп, җитәкчесе югында гайбәтен сөйләп, аны ук гаепләүчән була. Тагын бер билге – хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәткәрләргә булган мөнәсәбәте. Официантларга, идән юучыларга, администраторларга карата үзен ничек тотуына игътибар итегез. Башкалар исәбенә үз бәясен күтәрергә омтылмаса, бөтен кешегә дә хөрмәт белән карарга тиеш. 

Карарларны үзе кабул итә.
Үзен түбән бәяләүче ирләр дуслары һәм коллегалары нәрсә уйлар дип борчыла. Шуңа карап, фикере дә тиз үзгәрүчән була. Үз-үзенә ышанган, нык холыклы ирләрне кеше сүзе борчымый. Башкалар нәрсә әйтсә дә, ул үз фикерендә калачак. Ул үзенең дөреслегендә шикләнми.

Эмоцияләрен яшерми.
Үзен дөрес бәяләүче ирләр хисләреннән, эмоцияләреннән читенсенми. Ул үзен дә, башкаларны да ничек бар, шулай кабул итә. Ярдәмчел була, якыннарының кимчелекләрен кичерә, аларны җиңәргә ярдәм итә. Истерикага бирелү турында сүз бармый. Тиз кыза торган, юк-барга да ачуы килеп йөргән кеше эгоист була. Андый ир белән яшәгәндә сезнең мәнфәгатьләргә урын калмаячак. 

Үз эше белән мавыга, хобби булдыра.  
Күңеле кушканча эшләүче, хыялын тормышка ашыручы кеше башкаларга караганда үзе белән дә, тормыш белән дә ныграк канәгать була. Тәм табып, мавыгып эшләгәндә кеше үзенә ныграк ышана башлый, үзенең абруен тоя.

Үз-үзен адекват кабул итә.
Үз-үзенә дөрес бәя биргән ирләр үзләрен яхшы белә. Көчле һәм көчсез якларын аңлый, кабул итә. Җитешсез яклары булса, моңа чамалы үзирония белән карый,  хәтта үзеннән ихлас көлә белә. Идеаль булмаудан курыкмый ул. 

Хатын-кызның карьерадагы уңышларына уңай карый.
Андый ирләр хатынын һөнәри реализациядән чикләми. Киресенчә, гел үсендереп, канатландырып торачак, акылына сокланачак. «Өйдә утыр, мин тапкан акчага канәгать бул», – дип чикләмәячәк. Моны үз-үзенә ышанган ир генә булдыра. 

Йорт эшләрен эшләүдән баш тартмый.
Көнкүреш һәм гаилә эшләрендә катнашуы ирнең шулай ук «дөрес кеше» булуын аңлата. Идән юса да, ашарга пешерсә дә, бала караса да үзен кимсетәм дип санамый ул. Өйдәге эш бик күп вакыт һәм көч таләп иткәнен аңлый, хатынына булышырга тырыша. 

Теләкләре турында ачык әйтә.
Ирегез үз фикерен ачык әйтә белсә, бөтен кеше дә канәгать булырлык карарлар кабул итсә, димәк, ул үзен дөрес бәяли. Андыйлар өстәлгә сугып үз сүзен якламас, ләкин башкалар әйткәнгә дә күнмәс. 
Ирегез кайбер пунктларга туры килмәсә дә, борчылмагыз. Еш кына зирәклек яшь белән килә бит! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар