Логотип
Пар алма

​Без чибәрлеккә гашыйк!

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.    


Айдар САДЫЙКОВ, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, «Миллениум» радиосы алып баручысы, ВИП-тамада. 
өйләнгән; өч бала атасы.


Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Теләсә кайсы ир-ат иң элек хатын-кызның буй-сынына игътибар итәдер дип уйлыйм: күкрәкләренә, аякларына... Оча тирәсе киң икән, димәк, ир-атка бу бер хәбәр – мондый хатын-кыз дөньяга сау-сәламәт бала китерәчәк. Дулкынланып торган озын чәчләргә шулай ук күз төшә: андыйлар һәрвакыт башкалардан аерылып тора. Толымнарын җилгә таратып та җибәрсәме?!. Гүя ул сиңа: «Матурым, миңа кара! Күр, нинди чибәрмен! Сине бары тик мин генә бәхетле итә алам, туачак балаларыңның әнисе мин булырга тиеш!» – ди. Ир-ат иң элек хатын-кызның эчке дөньясына, рухи байлыгына гашыйк була диючеләргә ышанмагыз. Акылдан бигрәк яшьлек, матурлык, ташып торган сәламәтлек кирәк ир-атка. Бу – табигать кануны!

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Бөтен нәрсә өчен дә гафу итәргә була аны: машинаны бәрдергәнен дә, ашы тозлырак булганын да... Әмма нидер укыганда бүлдерсәләр яратмыйм менә! 

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Хыянәт! Якын кешесенең үзенә хыянәт итүен ишетүдән дә авыр хәбәр юктыр ир-атка. Бәхетем – мин моны кичермәдем. Чын фаҗигагә әйләнер, мин-минлегемә шактый нык тәэсир итәр иде бу хәл.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм аңа өйдә комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Һәркем өчен аның җәмгыятьтә тоткан урыны, башкаларга ни дәрәҗәдә кирәк булуы бик мөһимдер. Бу уңайдан минем үземә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән аның җәмәгате арасындагы мөнәсәбәтләрне күзәтү бик кызык. Әйе, ул – лидер. Сәкинә ханым күп вакыт аның күләгәсендә кала. Әмма рәсми булмаган чараларда Минтимер ага һәрвакыт иң элек сүзне хатынына тапшыра. Үз-үзен тотышы, күз карашы, хәрәкәтләре белән ул аны ни дәрәҗәдә хөрмәт иткәнен гел күрсәтеп, сиздереп тора – бу Минтимер аганы тагын бер баскычка югары күтәрә. 
Хатыны эшләргә, ниндидер уңышларга ирешергә омтыла икән, ире аңа, һичшиксез, ярдәм итәргә бурычлы. Кызганычка каршы, тормышта еш кына моның киресен очратасың. «Шундый-шундый хыялым бар иде, ул эшкә тотынырга ирем рөхсәт итмәде», – дип зарланган хатын-кызларны ишеткәндә, шаккатам: хәләлебезгә бу тормышта үз урынын табарга без, ир-атлар да ярдәм итмәсә, тагын кемгә таянырга кала аңа?! Мин үземнекен белемен күтәрергә Мәскәүгә дә җибәрдем, фоторәссамнар курсына да йөрттем. Машина йөртергә дә ул миннән алданрак өйрәнде.      

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Ничек дус кына булсын, ул бит – саклаучы фәрештәң! Янымда шундый кеше барлыгы өчен язмышыма гел рәхмәтлемен, чөнки беләм, ул мине теләсә нинди хәлемдә дә ташламаячак – бер тиенсез калсам да, авырып урынга егылсам да. Хатыным – һәрнәрсәдә иң беренче киңәшчем. Мәкалә язсам – тыныш билгеләрен булса да карап чыгуын сорыйм. Аннан башка аватарка өчен фоторәсем дә сайламыйм. Мин – экстраверт. Күңелемдә туган уй-фикерләрне, хисләрне үземдә тыеп тора алмыйм: ул тыңласа да, тыңламаса да, миңа сөйләү, бушану кирәк. Хәер, ишетә бугай, мин сөйләгәндә башын кагып куйгалый анысы.

Туйлар, юбилейлар күп үткәрәм бит, күрәм: башка ир-атлар да миннән әллә ни аерылмый. Зур-зур генераль директорлар, министрлар юбилейларын ничек уздыруны иң элек хатыннары белән киңәшләшә. Туйларда да шул ук хәл. Бәйрәмнең 90 процентын – кәләшләр, калганын кияүләр һәм әти-әниләр оештыра. Сорауларны, гадәттә, гел кәләшләр яудыра: «Ә нинди бәйгеләр оештырасыз? Костюмыгыз нинди төстә булачак? Ә күзенең төсе, минем чәчәк бәйләмем белән туры килсен өчен, кияүгә нинди бутоньерка сайларга?» Кияү егете бу вакытта баш кагып кына утыра...

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Башта кыска гына бер риваять. Аксакал янына яшь кенә егет килә: «Бер кызны очраттым, гашыйк булдым... Сездән киңәш сорарга теләгән идем: өйләнимме икән аңа?» Аксакал уйлап та тормыйча җавап бирә: «Юк, өйләнмә!» «Нигә алай дип әйтәсез?» – дип аптырый егет. «Сорап торганга күрә!» – дип сүзен тәмамлый ил агасы... 

...Мин аны инде иртүк эшкә озата бара идем. Ул күздән югалып биш минут үтүгә шалтырата башлыйм: тавышын булса да ишетәсем килә. Кичке сәгать биштә эш сәгате бетә: мин кабат аны ишек төбендә каршы алам. Бар да булды безнең: чәчәкләр дә, конфетлар да, көнләшүләр дә... Ничекләр итеп көнләштем мин! Акылдан шашам дип торам! 

Берсендә аны көтеп тукталышта ике сәгать басып тордым! Ул чакта туңуларым! Азрак җылыныйм дип, урам җыештыручыга әллә никадәр кар көрәштем – ә ул юк та юк! Соңыннан ачыкланды – эштән ул көнне иртәрәк кайтып киткән икән. Гашыйк булганда, яратканда организм допамин дигән матдә эшләп чыгара: андый чакта, яратканы кешесен күрмичә кеше тынычланмый, диләр. Минем белән дә шулай булды. Бәхеткә каршы, безнең хисләр уртак иде, «кавышабыз» дигән теләк икебездә берьюлы туды. Ә кайда таныштык дип уйлыйсыз? Әлбәттә, туйда инде! Ул кәләшнең дус кызы иде, ә мин, гадәттәгечә, алып баручы. Бер күрүдән дә гашыйк булырга мөмкин икән... Мин шунда, туйда, барлык кунаклар алдында аңа Пушкинның бер шигырен сөйләдем. Әйтергә теләгәннәремнең һәммәсе шул шигъри юлларга сыйган иде. Миңа ул чакта – 43, аңа – 20 яшь... Ул көннән соң дүрт ел узды инде менә. Улыбыз Арслан үсә. Мин тагын кызыбыз, аннан тагын бер улыбыз тууын телим. Калганын – киләчәк күрсәтер. Хәзерге көндә бик бәхетлемен. Әкияттә яшим! 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Әлбәттә, шулай. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинның ике кызының да туен мин алып бардым. Мәҗлес барышында бу фикерне ул да берничә тапкыр кабатлап: «Җәннәт – аналарның аяк астында» – дигән иде.

Абый белән мине әни ялгыз үстерде. Әтисез калганда миңа җиде генә яшь иде. Шуңа күрә әни минем өчен кадерле дип кенә әйтү дә аз... Бәндә хаталардан хали түгел – аның кайбер нәрсәләрдә ялгышуын күрсәм, үзем хәтта тәнкыйтьләсәм дә, әнидән берәүгә дә ялгыш та кыек сүз әйттерәсем килми. Андый хәл булса чыгырымнан чыгам! Кайчак ир-атларга әниләренә берсүзсез буйсыну кыенлык та тудыра. Әни «тозагыннан» котылып, хатыным белән икебезгә генә кагылган сорауларны үзебез генә чишә башлау, яшермим, миңа да җиңел булмады. Акыллы, эшлекле һәм... шактый хәйләкәр кеше ул безнең әни. 

Күптән түгел бер туйны алып бардым менә. Бер ай да үтмәде, яшь килен елап шалтырата: «Кайнанам улын гел миңа каршы котырта. Ирем – зомби кебек: көн саен әнисе янына бара, ул нәрсә куша, шуны гына эшли...» – ди. Сер түгел бит, әйе, әти-әниләр, бигрәк тә, әниләр, балаларын гел үз кубызларында гына биетергә тели. «Мин сине таптым... Үстердем... Бөтен тормышымны сиңа багышладым. Ә син?» – диләр. Бу халәттән, бу бәйлелелектән ничек тә котылырга кирәк. Циалковский: «Жир – Кешелекнең бишеге», – дигән бит әле, ана куены да безнең өчен бишек инде ул, әмма гомер буе бәллүдә ята алмыйсың. Әти-әниеңне күпме генә яратсаң да, үзеңдә көч табып, бу җепне өзәргә, үз фикерең белән яшәргә кирәк. Сиңа бит хатының белән көн итәсе – аны рәнҗетергә ирек куярга ярамый. 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Беренче хатынымның миннән күбрәк акча эшләгән чаклары бар иде. Бик күпкә! Үртәлә идем... «Нигә болай? 25 яшьлек көче ташып торган ир-ат бит мин!» – дия идем.  Аннан менә, бәхеткә каршы, иҗатка кереп киттем. Һәм барысы да үзгәрде!

Гашыйк булуын хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
– Бер танышым кулындагы фоторәсемне күрсәтә: «Карале, сыйныфташымның баласы быел инде мәктәпкә керә икән... Ә миңа 30 яшь, әле балам түгел, ирем дә юк!» – ди. Аннан искә төшерә башлады: «Мине ошатып йөргән егет тә бар иде бит. Ул да миңа ошый иде... Тик горур идем шул. Дискотекада аның ягына күз дә салмаска тырыша идем. Юк, горур түгел, җүләр булганмын мин!» Һәрнәрсәнең үз вакыты шул, бик озак сайлансаң, көтеп кенә утырсаң ялгыз калуың да бар. Кызлар беренче адымны үзләре дә ясый белергә тиеш. Минем үземә дә беренче хатыным мәхәббәтен башлап үзе аңлаткан иде. Горурлык булды ул минем өчен! 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Теләсә кайсы хатын-кыз иң элек ир-атның матурлыгын, яшьлеген күрәдер: озын буен, киң җилкәләрен, сәламәтлеген... Әтиләренә охшаса, балалары да шундый булачак бит аның! Аннан аңа терәк, таяныч кирәк, димәк, ул аягында нык басып торган ир-атны сайлаячак. Нәфес галәмәте түгел бу: булачак әни кеше туачак балалары турында гына кайгырта: аларны бит ашатасы-эчертәсе, киендерәсе, укытасы бар...

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез?
– Кыя кебек дивар артында ир-атның шактый нечкә күңеле яшеренүен күрсен иде алар. Саксыз кагылсаң, аны бик тиз яраларга мөмкин икәнен аңласыннар иде. Мактау сүзләрен кызганмасыннар иде. Хәтта ул хаклы булмаганда да, учакка май өстәмичә, ирнең тынычлануын көтсеннәр, аннары гына үз фикерләрен әйтсеннәр иде. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
– Чибәр кызлар белән танышудан беркайчан да курыкмадым. Якыннан аралашып китәбез икән – бик әйбәт, кире борсалар да, бернәрсә югалтмыйм... Шуңа күрә хатыным яшь тә, чибәр дә минем! 

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
– Без аналитик акылга ия, фикер йөртүебез – колачлырак, ә хатын-кызда интуиция көчле, алар безнең уйга да кермәгән нәрсәләр хакында төпченергә сәләтле. Шактый зур урын биләгән җитәкчеләр өчен төрле чаралар үткәргәч,  нинди карарлар һәм аларны ничек кабул иткәннәрен күрергә туры килә.

Мәсәлән, Илшат Шәех улы Фәрдиев, кызын кияүгә биргәндә, туй белән бәйле төп сорауларны үзе хәл итте. Кызы һәм кияве Шамилнең теләкләрен искә алып, билгеле.

Минем клиентлар арасында миллиардерлар, «Форбс» журналы әгъзалары да бар. Эшкуарлар, сәясәтчеләр, министрлар... Алар аш-су мәсьәләсендә дә шактый хәбәрдар, хәтта үзләреннән югарырак җитәкчеләрнең нәрсәне күбрәк яратуын (яки яратып бетермәвен дә) белә. Артистларны да таный. Шуңа күрә юбилейлар әзерләгәндә төп сүзне алар үзләре әйтә. Әмма түрдәге өстәлгә куелачак чәчәк бәйләменә заказны һәрвакыт хатыннары бирә! 

 Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да инде. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Берсендә туй барганда кемдер, шаяртырга уйлап, кәләшне урлады. Туйларда була торган гадәти күренеш инде бу. Кунакларга кызык, ә бу кияү – чыгырыннан чыкты. Өстәлләрне әйләндереп каплый башлады: «Ул килеп урынына утырмыйча, туйны дәвам итмибез!» – ди. Качкан җиреннән йөгереп чыкты кәләшебез. Гомерлек сабак алгандыр ул бу көнне. Иренә әйтмичә, беркая  аяк та атламас... 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы икәнегезне исбатларга тырышып карыйсызмы, әллә инде юл куясызмы? 
– Тыныч юл белән хәл итеп булмаган проблема юк ул. Зур-зур дәүләтләрнең дә сәясәтчеләре уртак тел таба. Ә гаилә шул ук дәүләт инде ул... Мин – юл куя белә торган кеше. Әмма арага боз салкынлыгы керә, сине кеше буларак хөрмәт итми, күрми башлыйлар икән, юлларның аерылуы хәерлегә генәдер. Мондый вакытта дөньяга карашлар да, без үзебез дә үзгәрәбез. Һәм бу үзгәрешне никадәр тизрәк сизеп аласың, аңлыйсың, шулкадәр әйбәтрәк. Аннан инде бөтен ихтыяр көчеңне туплап: «Аерым яшәү синең өчен дә, минем өчен дә дөресрәк булыр», – дип әйтү кирәк...

Без, татар ирләре, күп вакыт үзебезне дөньяның кендеге дип саныйбыз шул. Без – хуҗа, шулай булгач, нишләсәк тә, үзебезне ничек тотсак та килешә, янәсе! Мәҗлестән соң, юбилейны оештыруда ярдәм иткәне өчен бер җитәкченең хатынына рәхмәт әйтә башлагач, ул мине шунда ук туктатты: «Хатын-кызны  мактарга ярамый!» Тагын бер очрак истә. Банкеттан соң, юбилярның хатынына рәхмәтләремне җиткердем. Бәйрәм иренең исендә калсын өчен бик тырышты ул. Икенче көнне шул ханым миңа шалтырата: «Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт сезгә! Күңелем булды... Ирем белән 30 ел яшибез – аның мине бер тапкыр да мактаганы юк...» – ди.
 
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым, дип, диванда кырын ятып тора. 
– Улыбызга ике яшь кенә әле. Бәләкәй бала белән каян эләксен ул диванда ятып торулар?! Тәгәрмәчкә эләккән тиен сыман мондый вакытта хатын-кыз... Ә инде ятып тора икән, димәк, чынлап та, бик арган яки авырып киткән. «Роллар гына китертик», – дип мин аңа үзем үк тәкъдим итәчәкмен.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. 
– Ялгыш фикер бу. Минем хатыным, мәсәлән, күпкә алданрак җыенып куя. Ә мин каһвә эчәм, интернеттан яңалыклар карыйм, тагын каһвә пешерәм, аннан кабат интернет... Юк, хатын-кызлар безгә караганда бу мәсьәләдә төгәлрәк, оешканрак дип уйлыйм. Минем үземне юлга, гомумән, кечкенә баланы җыендыргандай әзерләргә кирәк: ашау-эчүне кайгыртырга, күлмәгемне үтүкләргә...

Хатын-кызлар еш кына бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. 
– Иң ошаган бүләк? Швейцар сәгатедер, мөгаен. Шактый кыйммәт иде ул. Аны алганда биргән купонга без әле Мисырга сәяхәт тә откан идек. Еш кына мин үземә нинди бүләк кирәген алдан ук әйтеп куям. Гадәттә, сәнгать буенча берәр затлы китап була ул: яхшы кәгазьдә басылган, рәсемнәр белән бизәлгән, аз тираж белән чыккан... Антиквар әйберләрне дә бик яратам. Әмма иң яхшы бүләк – үз кулы белән эшләгәне: теккән, бәйләгән әйберләр – оекбаш, шарф... Көн дә кирәк булган бүләкләр дә ошый миңа – күлмәк, футболка, свитер... Ир-атка хатын-кызның иң зур бүләге исә – балалар! Минем алар өчәү! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар