Легендар журналист, публицист һәм язучы, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, чирек гасыр гомерен КПСС Үзәк Комитеты газетасы «Советская Россия»нең Татарстандагы үз хәбәрчесе булган Марсель Зарипов арабыздан киткәнгә дә ел булды...
Казанның «Ярдәм» мәчетендә аны искә алу мәҗлесе үткәрелде... Якыннары, туганнары, язучылар, журналистлар, умартачылар (ул умартачы да, балыкчы да, бакчачы да иде) – 40 лап кеше килгән иде анда. Һәркайсының күңелендә Марсель абый турында якты истәлекләр саклана.
Мин үзем өчен Марсель абый турында әллә никадәр яңалык ачып утырдым.
Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» («Итель-река течет») романын да, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять»ен дә («Завещание»), Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар» романын да («С ношей гору не обходят»), Гариф Ахуновның «Артышлы тау буенда» («За горой Артыш») әсәрен дә Марсель Зарипов рус теленә тәрҗемә иткән!
Вакыйф Нуруллин кызык истәлек сөйли. Бу хәлләр Мәскәүдә була. Берчак СССР Язучылары съездында нишләптер автономияле республика вәкилләренә, шул исәптән, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахуновка да сүз бирмәгәннәр. Моның өчен борчылган Гариф абый Марсель Зариповка, үзәк газеталарга тиз генә Татарстанның казанышлары, әдәбият-сәнгать өлкәсендәге уңышлары турында язасы иде, дип куя. Инде шактый соң икән. Собкор Зарипов: «Тынычлап йокла, материал булыр!» – дип кенә әйтә. Тиз генә яза да, Вакыйф Нуруллинны да үзенә ияртеп, «Литературная Россия» газетасының стенографисткасы фатирына чыгып китә. Икенче көнне иртән газетада Гариф Ахунов исеме астында республикабыз тормышы турында саллы мәкалә дөнья күрә! Гариф Ахунов үз күзләренә үзе ышанмый!
Татарстан Язучылар берлегенең бүгенге рәисе Данил Салиховны Марсель Зарипов белән иҗат кына түгел, умартачылык та берләштергән икән! Ул кызыклы истәлекләре белән уртаклаша...
Умартачыларның – үз сүзләре... (Умартачылык, кортлар карау, балның мең төрле шифасы турында Марсель абый язган китап турында да әйтми калмыйлар.)
Озак еллар «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире булып эшләгән Мөнир Әһлиуллин Татарстан Журналистлар берлеге уздыра торган «Бәллүр каләм» конкурсы турында әйтеп уза да: «Ел саен берәр ветеран журналистка җиңел автомобиль бүләк итә башлауларына Марсель абый гына «гаепле», – ди. – Рөстәм Миңнехановка заманында ул сиздерә инде шушы теләкне. «Журналистларга машина бүләк итә аласызмы, Рөстәм Нургалиевич? Югыйсә йә чәй сервизы, йә урын-җир комплекты белән генә бәялиләр безнең халыкның хезмәтен», – дип әйтеп ташлый. Президент берсүзсез риза була...»
Марсель Зариповның хатыны Саяра апа, улы Илдар, килене Гөлсинә әнә шундый истәлекләрне барлап, «Он в нашем сердце...» («Ул безнең йөрәктә...») дигән җыентык әзерләп чыгаралар. Анда журналистлар Римзил Вәлиев, Умар Богдалов, Александр Ожегов, София Гарифуллина, Илдар Закиров һәм башкаларның журналистика мэтры турындагы язмалары, хатынының, улының, оныкларының җылы хатирәләре урын алган. Узган ел Россия матбугаты көнендә мин дә Марсель абыйны искә алып бер хатирә язган идем, ул да кереп киткән җыентыкка...
«Аны беркем дә алыштыра алмый... Ул һаман янәшәдә сыман...» – дип язган улы Илдар.
«Ул миңа һәрчак «кызым» дип эндәште... Ул берәүгә дә үпкәләмәде, аның үзенә дә һич үпкәләп булмый иде... Ул кешеләрне ярата иде...» – дип искә ала килене Гөлсинә.
«Марсель, синең истәлеккә
Утырттык миләш агачын.
Онытылмыйсың, һаман истә
Кояш нурыдай карашың...»
Монысы – Саяра апаның шигырьгә салган сагынулары...
Әйе, онытылмый. Сагындыра, юксындыра...
Комментарий юк