Ул беренче иде

21-24 октябрьдә Казан (Идел буе) Федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында «Төрки телләрнең диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше» дигән темага Халыкара тюркологик конференция узды. Ул Казан университетының профессоры, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Диләрә Гариф кызы ТУМАШЕВАның (1926-2006) якты истәлегенә багышланган иде.
«Әлеге конференция күренекле галимәбезнең мирасын барлап, телләрне өйрәнүдә бәрәкәтле яңа ысуллар эзләп, филологик, гуманитар фәннәр үсешенә яңа сулыш өрүен һәм бу җаваплы өлкәдә галимнәргә, тел укытучыларына зур этәргеч булуын телим», — дигән иде форумны ачканда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева. Иншалла, шулай булыр да. Мәскәү, Төмән, Башкортстан, Кытай, Төркия, башка бик күп төбәкләрдән килгән галимнәр һәм белгечләр тема буенча төрле секцияләргә бүленеп эшләде, «Түгәрәк өстәл»дә исә «Туган телгә өйрәтүнең хәзерге торышы һәм киләчәге» турында фикер алыштылар. Чыгышлар вакытында истәлекләр дә күп яңгырады. Чөнки Диләрә ханым фәндә генә түгел, кешеләр күңелендә дә тирән эз калдырган шәхес.
Диләрә апа... Диләрә Гарифовна! Ул безнең укытучыбыз иде. Остаз, хөрмәтле, затлы ханым. Аны бөтен кеше ярата иде, дисәм... дөреслеккә чак кына хилафлык килер сыман: сокланучы, яратучысы бихисап булган кебек, ихтимал, арада көнләшүчесе дә очрамый калмас, чөнки ул күз өстендәге каш кебек һәрдаим игътибар үзәгендә булды. Хәер: «Бөтен кешегә охшарга... ипигә ягып ашый торган атланмаймы әллә мин?» — дияр иде, мөгаен, ул үзе дә. Безгә, дарелфөнүн ишекләрен кыяр-кыймас кына ачып кергән, юньле кием, ризыкка туймаган кыз-кыркынга ул беркайчан да буй җитмәс йолдыз, затлылык-зыялылык эталоны булып тоелса гаҗәпме?! Юк-бар йомыш белән аның янына барып сүз кушарга да кыймыйсың, олы галимне биниһая зурлау да, шүрләү дә җитәрлек бездә. Горур, таләпчән һәм кырыс иде шикелле ул. Хәер, соңрак, «Сөембикә» журналында эшли башлагач, берничә мәртәбә Остаз белән очрашып, әңгәмәләр корып утырырга насыйп булды, һәм мин аның кешелекле, кече күңелле, хисле, башкаларның эчке халәтен бик тә нечкә тоемлый торган сизгер җанлы, гади искиткеч Кеше булуына кат-кат инандым.
Һәрьяктан үрнәк — өлге иде ул безгә: матурлыгы, затлы кыяфәте, үз-үзен тотышы, кием-салымы, киенү-сөйләшү рәвеше, атлап йөрүләренә кадәр студентлардан димим, хәтта мөгаллимнәребездән дә аерылып тора.
Сиксән яшенә кадәр хезмәтеннән ямь һәм тәм табып, якты, бәрәкәтле тормыш сукмагын горур башын югары тотып үткән Диләрә апаның кызы Ләйсән әнисе юлын лаеклы дәвам итә, ә улы Айдар экономика фәнен үз, якын иткән. Казан (Идел буе) Федераль университеты профессоры Ләйсән Равил кызы Абдулхакова-Тумашеваның: «Әти белән әни безне үзләренә тиң күреп, сөеп-яратып үстерде. Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче, Рөстәм Яхин кебек шәхесләр бездә еш кунак була, әни Шопен көйләрен уйный иде...» – дип, җылы итеп искә алды.
56 ел бергә гомер иткән ире, Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган режиссер, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Тумашев олы галимә Диләрә ханымга гомер буе терәк, таяныч булды. Равил ага янә бер мәртәбә – бу юлы бөтен халык алдында сөя, ярата белгән йөрәкнең мәхәббәт хисенә мәңге тугрылыклы булуын раслап: «Диләрәмнең рәсемен күкрәк кесәмдә йөртәм, кабинетта да, йокы, аш бүлмә-сендә дә, кая керсәм – шунда, елмаеп, Ул – аның сурәте каршы ала. Тик, аяныч, үзен генә кайтарып булмый, – диде дә: – «Сөембикә» журналында, 2009 елның 7 нче санында, Диләрәм хакында уй-хисләрем, истәлекләрем белән уртаклашкан идем, шуннан да матуррак итеп әйтә алмамдыр. Теләгән кешеләр «Сөембикә»не табып укый ала», – дип тә өстәде. Ә халык, аягүрә басып, баш иеп, Олы Мәхәббәтне алкышлады.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
21 сентябрь 2023 - 13:19Без имениДөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
19 сентябрь 2023 - 15:39Без имениАлайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.