Логотип
Шәхес

​Тукайдан хатлар

Учак сүнеп, тимер калачак...

«...Эчем, тышым Ишми вә игъванына злоба белән тулды. Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, яланаяк чыгып йө­ге­­рәчәкмен. Күз алдым караңгыланды...»
1911 ел...

Сәгыйть Рәмиевкә язган хаттан.

I
Килә хәбәр... Тетрәндереп килә...
Иж-Бубины тар-мар иткәннәр.
...Зыя Камалидай зыялылар
Этап белән киткән икәннәр.
Бу тетрәнү ярты гомереңне
Алып китә инде барыбер.

Бәргәләнә шагыйрь...
Алай гына
Кемдә дә ул була... арыныр.

Кушлавычта тәүге аваз салып
(Бизмәннәрдә үлчәсәк әгәр)
Аны гына кичермәгәнме ул
Апуш чактан Тукайга кадәр!

...Үз дигәнчә бара халык һаман, 
Үз дигәнчә бара кешелек. 
Казан өязендә кыссаң аны, 
Ул Җаектан чыга бүселеп.

Бәреп чыга башкорт даласыннан, 
Себерелеп чыга Себердән – 
Сындырам дип тоткан Столыпин 
Тотып кала бары сеңердән.
Син сөрәсең аны мәсләгеннән, 
Ә ул урап бөтен җир шарын, 
Бер гасыр да узмый, кире кайта 
Эзләп тамырын, эзләп туфрагын. 

Нишләтергә мөмкин бу халыкны 
Җылаганда хәтта җырласа? 
Ул барыбер кайта сөргеннәрдән, 
Җырда кайта – ни дә булмаса.

Самодержавие, бетерәм, дип, 
Утка сала барсын, 
Яндыра.
Материя бетә, кала, имеш, 
Күктә очып йөргән җан гына.

Күперләрне яга чигенмәскә 
Һәм үзенә юлны яндыра. 
Бөтенесен яга, кала, имеш, 
Җир ашларга көлле кан гына. 
Ничә гасыр буе кара төтен 
Күтәрелә һәрбер тарафтан... 
Ак каурыйлар очып кала барыбер 
Иске китап дигән канаттан.

Ул яндыра, мәңгелеккә ясый 
Үзе өчен иркен дөньяны. 
Ул яндыра, һәм үзе дә сизми: 
Янган утка сала руданы.

Янган утта ул көчәя генә, 
Хыяллана, имеш, сындыра. 
...Тукай булып ул Җаекта яна, 
Бишенче Ел көтеп тын гына.

Ул хәзергә әзерләнә генә, 
Хәзрәти Мотыйгулланы 
Тыңлап дәрес ала, 
Шигърияттә
Кузгатырга төрки дөньяны.
Дөрләп учак яна, ул да яна, 
Гомере буе шулай яначак. 
Революция дулкынында 
Учак сүнеп, 
Тимер калачак, 
Калачак!

II
«...җәберләренең җәрәхәте җәннә­те га-денгә керсәм дә йөрәгемнән кит­мәс».
30 июнь, 1903 сәнәи миладия. 
Апасы Саҗидәгә  язган хаттан.

Кайсы гына яктан килсәләр дә, 
Кай шивәдән, кайсы төбәктән... 
Фикерләрен әйтә алырлыклар 
Зыялылар белән беррәттән.

Кай арада гына өйрәнәләр, 
Кемнән генә үрнәк алалар? 
Казан урамнарын бер әйләнгәч,
Койрыкларын сыртка салалар.

Ә сабыйга туган теле өчен 
Дәреслекне кемнәр әзерләр? 
Погон бирер җылы урын булса – 
Алла булырга да хәзерләр.

Билгеле бит кычкырасылары 
Койрык каткач кына бәкегә, 
Алла булса, артык ерак йөрми 
Пәйгамбәрлек галәмәте дә.
Чын халәтен күрсәтүдән куркып, 
Яшеренә, гүя, томана, – 
Яшеренә фиркаләргә кереп, 
Фирка аша – олугъ Думага. 
Мещаннары такта ярыгыннан 
Курка-курка гына тын ала.

Бер төркеме дингә яшеренгән, 
Бар мәкерен төреп чалмага: 
Ныгытмага кереп поскан сыман, 
Мөхәммәткә поскан, аллага.

Үрмәлиләр мыдыр-мыдыр килеп 
Мөнбәренә кеше җанының, 
Саранча күк тоташ үрмәлиләр 
Гөлләренә милләт багының.

Нәкъ Коръәндә язган күренештәй, 
Афәт булып килгән бу кавем 
Уңдырышлы җирне бетерәчәк, 
Көтеп торсаң ашап киткәнен.

Һәркем әкәм-төкәм.
һәркайсының
Йомранныкыдай оясы...
Бар әле ул күпме битлекләрне
Сыдырасы,
Ачып куясы!

Һәм Габдулла, төрки дөньясында 
Шаккатырып һәммә тарафны, 
Мәдрәсәләрдә нәкъ үзләре 
Ничә еллар биргән сабакны 
Искә төшерәчәк... 
Үзләренчә
Сыек чыбык белән ярачак. 
Казан стенасын икенче кат 
Шартлатачак әле, алачак. 
Алачак!

III
«...Гаилә хакында минем фикерем коры гына: Әгәр кече яшьтән фәлән­не... сүз-истигьмаль итеп, рәфый­каңнең синдәге хакын бөтенләй үк тәләф итмәгән булсаң, син аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә шәрмәндәи гыял булмасын өчен, иң азында ел тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең булса, һәр­кемгә өйләнү тиеш...»
1910, 4 декабрь, 
Казаннан авылга. 
Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хаттан. 

«...Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю хакында бернәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам». 
23 июнь, 1908 ел.
Фатих Әмирханга язган хаттан.

Ә хәзергә барысы яшеренгән, 
Барысы яшеренгән... 
Замана
Үзе шуны сорый.
Мәхәббәтең
Яшеренми икән – талана. 
Каралама килеш рәнҗеп карый 
Сөю-хакның язылып беткәне – 
Янәшәдә һаулап көтеп ята 
Печән базарының этләре.

Яшермәсәң изге хисләреңне, 
Күрә алмый калсаң бер чара, 
Татар кызын эштән чыгаргандай, 
Алар аны эштән чыгара.

Җибәрәсең пәрәнҗәгә каплап 
Якты уйларыңны дөньяга: 
Чиләгенә күрә капкачы бар – 
Сыгынасың ялган имзага.

Үксез ятимлекне аңламаган 
Ана назын тойган Киләчәк 
Тукай хатын-кызны яратмаган 
Дигән ялган уйга киләчәк.

Уйлап чыгарырга мөмкин моны 
Шакшыланып беткән бер надан... 
Ул алардан өстен, 
Тик үзеннән – 
Табигатьтән өстен булмаган.

...Булган саен чишмә тирәнерәк, 
Булган саен суы сафырак, 
Үзеннән зур күләгәсен сала 
Өзелеп төшкән һәрбер яфырак. 
Ятим үскән сабый чакларында 
Төшеп калган кара күләгә: 
Чишмәдәй саф, тирән күңелендә 
Шушы яфрак булып тирбәлә.

Сабый чакларында Кырлайда ук 
Ишетелгән «үксез баланы», 
Авыз-борыннары канга баткач, 
Искә алыр Печән базары.

Ул Шәрифә карчык тупсасы да, 
Тими калган ана назы да, – 
Ятимлек ул хәтер дәфтәренә 
Йөрәк каны белән языла.

Шагыйрь аны гомер дәвамында 
Тик кәгазьгә генә төшерә. 
Ятимлек – ул үзе ярты гомер 
Табигатьтән шагыйрь кешегә.

«Хөр мәмләкәт, хөр Русия» – хәтта 
Балачагын искә төшерә. 
...Яңа гасыр башы. 
Кыныдагы
Хәнҗәр әле Тукай шигыре. 
Нурлы йөзен бер ачачак әле 
Пәрәнҗәле Тукай шигыре.
Ул балкып та, ул сагышланып та 
Килер заманнарга барачак. 
Һәрбер заман аның үз хәленчә 
Пәрәнҗәсен йолкып алачак. 
Алачак!

IV
«Мин әле кая барам?»
23 июнь, 1908 ел.
Фатих Әмирханга язган хаттан.

Хасталанып «Болгар» номерында 
Гади хатын язган чагында 
Уйламагандыр да заманнарның 
Болай үзгәрәсе хакында.

Уйламагандыр да халыкларның 
Кышкы сарайларны аласын. 
«Тәфтиләү»не җырлап Җәлилләрнең 
Гильотиналарга барасын.

Уйламагандыр да... 
Ә ул менә,
Әверелеп халык җанына, 
Кирәк чакта алгы сафка басты 
Ил сагына, 
Ватан сагына.

Татар егетләре Европага 
Азат дөнья илтә барды бит: 
Биштәрендә Тукай томы булса, 
Күкрәк кесәсендә – партбилет.

Калаларга урам булып керде, 
Исем булды сарай-йортларга, 
Юл күрсәтте халык дөньясына 
Дәвам булып барырлыкларга.

Алда торган яңа гасырда да 
Ул эталон булып калачак. 
Җырларыбыз белән – безнең белән 
Бездән соң да бергә барачак. 
Барачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар