Төркиядән кайгылы хәбәр килде: драматург Кайа Фатма Музаффер вафат булган...
Төркиядән кайгылы хәбәр килде: драматург Кайа Фатма Музаффер вафат булган...
Безгә бик тә якын кеше иде ул.
Ә аңа без – татар халкы бик якын иде.
«Казан мәликәсе Сөембикә» дигән әсәр язсын да, ничек инде безне үз, якын итмәсен ди?!
Төркиядә яшәүче бу язучы ханымны ул вакытта редакциябездә эшләүче Саимә апа Ибраһимова эзләп тапкан иде. «Сөембикә» журналының юбилее алдыннан ул Сөембикә-ханбикәгә кагылышлы булган барлык әдәби, тарихи, документаль әсәрләрне тупларга кереште. Һәм менә безнең Сөембикәбезне зурлап әдәби әсәр иҗат иткән шундый язучы ханым барлыгын ачыклады.
Ике арада хатлар йөри башлады. 1999 ел әле бу.
Безгә, әлбәттә, аның ни өчен бу темага алынуы бик кызык иде.
«Асылда, мин сезләрне (татарларны – Г.С.) бала вакытымнан ук беләм. Һичберегезнең йөзен күрмәгәнем хәлдә, сез бала вакытымнан ук йөрәгем түрендә урын алдыгыз, ул чакларда ук уемда булдыгыз. Чөнки беренче укытучым, яшь һәм гүзәл Гәүһәр ханым тумышы белән Казаннан булып, озак еллар безләрне андагы хәлләр белән таныштырып, аңлатып килде. Ул аңлаткан-сөйләгән һәрнәрсәдә тирән сагыш була, әрнү була иде», – дип язды Саймә апага беренче хатында ук Музаффер Кайа.
Шулай итеп, татар тарихы белән ул балачактан ук кызыксына, гомере буе аны өйрәнә һәм 1967 елда (үзебездә әле телгә дә алырга ярамаган бер вакытта) «Казан мәликәсе Сөембикә» дигән драма әсәре яза. 1968 елда «Төрек культура җәмгыяте» игълан иткән конкурста катнашып, беренче урынны ала.
Аның кыз фамилиясе – Татарович. (Очраклы бер туры килү түгел бит инде бу, әйеме?!)
Хатында Сөембикә-ханбикә турында «бөек, көчле рухлы, мөхтәрәм хатын» дип язды ул.
Кайа Фатма Музаффер – безнең редакциянең иң зур бүләгенә – «Сөембикә беләзеге»нә ия булды. Бу бүләкне алучылар арасында башка чит милләт вәкилләре юк, ул – берүзе.
Бу көмеш беләзекне Саимә апа аңа Истанбул шәһәренә барып тапшырды.
Ә аннан Кайа Фатма Музаффер үзе Казанга килде.
Без ул көннәрне яхшы хәтерлибез әле.
Сөембикә йөргән туфракка аяк басу дип кабул итте ул Татарстанга килүен. «Әйтерсең, еллар буе күрешмәгән туганнарым һәм Ватаным белән очрашам», – диде.
Без мөхтәрәм кунагыбызга Казанның иң матур урыннарын күрсәттек, изге Болгар җиренә алып бардык, Тукай-Кырлайга–Кушлавычка алып кайттык, татар авылында, татар гаиләсендә кунак иттек.
Музаффер ханым Бөтендөнья татар конгрессының II корылтаенда кунак буларак катнашты.
Аны озаткач, якын туганыбыздан аерылган кебек моңсуланып калган идек.
Бүген дә бик моңсу...
Авыр туфрагы җиңел булсын аның...
P. S. Саимә апа Ибраһимова «Казан мәликәсе Сөембикә» драмасын төрекчәдән татарчага тәрҗемә итте. «Сөембикә ханбикә» дигән җыентыкка ул әсәрдән дә бер өзек керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк