Шәхес
Татарстанның халык язучысы Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ турында 20 факт
1. Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның хәзерге Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Исән булса, бу көннәрдә аңа 90 яшь тулыр иде.
2. Балачагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграҗ исемле керәшен татарлары авылында уза. Алар яшәгән нигез бүген дә исән. Ике ел элек район җитәкчеләре әдип яшәгән йортны яңарттылар.
3. Иң беренче хикәясе аңа егерме яшь чакта басылып чыга. «Ян учагым, ян!» исемле лирик хикәя була ул.
4. Күп язуының бер сере – ул инде иртәнге биштә торып язарга утыра торган була. Һәм һәр көнне тоташтан дүрт-биш сәгать – иртәнге уннарга кадәр эшләгән. Гадәттә, шушы вакыт эчендә биш бит язган. «Үземә-үзем куйган шушы нормадан артыгын язу файдасыз, чөнки сүзнең көчен-авырлыгын югалтасың, уй чуала башлый», – дигән.
5. Язганнары арасыннан үзенә иң якын әсәре – «Яра» повесте була.
6. «Чын дусларым» дип ул Фәрваз Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Газиз Кашапов, Хәсән Сарьян, Фаил Шәфигуллин, Газиз Мөхәммәтшин, Шәриф Хөсәеновларны санаган.
7. Булачак хатыны Нәкыяне ул беренче тапкыр... кыз беренче класста укыган чагында күрә. Багражда унынычы класс булмагач, укырга Сарман мәктәбенә китә Аяз. Юл өстендә әби-бабайлары авылы – Югары Әхмәт кала. Кайтышлый-китешли, ул гел шунда туктала торган була. Нәкыянең апасы исә аларның төп йортында кияүдә – шулай итеп алар кода белән кодача булып чыгалар. Үзе тирәсендә бөтерелгән шушы кечкенә кызга ул берзаман: «Син минем тирәдә болай уралма, кайтам да сиңа өйләнәм», – дип әйткән була.
8. 1950 елның март аенда аны – Казан дәүләт университеты студентын, хикәяләре белән танылып килгән язучыны, «советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә» гаепләп, «Черек күл»гә алып китәләр. Алты елга хөкем итеп, Казакъстан далаларындагы Актас лагерена озаталар.
9. Нәкыясенә беренче хатын... төрмәдән юллый ул. Кыз бу вакыт унынчыны тәмамлап, мәктәптә укыта башлаган була. «Үзем дә сизмәстән сагынып сиңа тормышымны сөйли башладым. Ачуланма, сеңлем. Тормышның һәр минуты, һәр сәгате минем өчен кадерле. Әле дә яшьлегемнең иң кадерле елларын җилгә очырдым. Минем күңел катылыкка күнекте, хат язмасаң да бернинди үпкәм юк», – дип яза Аяз аңа. Озак кына шөбһәләнү-икеләнүләрдән соң, Нәкыя аңа җавап язарга була: егетнең нәсел-нәсәбен, ата-анасын белгән туганнары Гыйләҗевлар хакында бер яман сүз дә әйтә алмыйлар.
10. 1955 елның көзендә Аяз төрмәдән кайта. Авылына кереп, әти-әнисе белән күрешә, бер чынаяк чәй эчә дә, җәяүләп 30 чакрымдагы Әхмәт авылына юл тота – Нәкыя янына.
11. 1957 елда алар өйләнешәләр. Нәкыя бу вакыт университетның беренче курсында укый. Аязны исә кабат өченче курска алалар.
12. 1958 елда Аяз Гыйләҗевнең «Җиз кыңгырау», 1959 елда «Киек каз юлы» әсәрләре сәхнәгә менә. Үз тормышлары җиңел булмаса да, әдип алар өчен алган гонорарны: «Өй салыгыз!» – дип, әтиләренә җибәрә.
13. Нәкыя апаның әнисе 87 яшенә кадәр алар белән яшәп, хәер-догасын биреп калдыра. Кияве Аяз белән аның серләре бик килешә!
14. Нәкыя белән Аяз Гыйләҗевлар өч ир бала тәрбияләп үстерәләр: Искәндәрләре – галим, Мансурлары – драматург, Ришатлары – эшмәкәр.
15. Аяз Гыйләҗев гомер буе көндәлекләр алып бара.
16. Төрмәдән котылгач, бик аз гына вакыт ул «Азат хатын» журналы редакциясендә дә эшләп ала.
17. «Җомга көн, кич белән...» һәм «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары өчен А. Гыйләҗев 1983 елда Г. Тукай бүләгенә лаек була.
18. Әдипнең киң катлау укучыга иң билгеле әсәрләре: «Өч аршын җир», «Берәү», «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Яра», «Язгы кәрваннар», «Урталыкта», «Әтәч менгән читәнгә», «Балта кем кулында?», «Йәгез, бер дога», «Дүртәү», «Җомга көн, кич белән» һ.б.
19. 1993 елны Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы нигезендә аңа «Татарстанның халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә.
20. Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат була һәм шәһәрнең Яңа бистә зиратында җирләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк