Логотип
Шәхес

Сәлимә Әминова хуҗасыз эт-песиләр өчен «тере почмак» ачарга йөргән... 

Шундый легенда яши: балерина берничек тә җирнеке түгел. Ул – илаһи бер көч. Ул – оча, ул – канатлы, ул – җип-җиңел. Талгын җилгә ияреп, ак болытларгача күтәрелү һәм күздән дә югалу аңа берни түгел...

Шундый легенда яши: балерина берничек тә җирнеке түгел. Ул – илаһи бер көч. Ул – оча, ул – канатлы, ул – җип-җиңел. Талгын җилгә ияреп, ак болытларгача күтәрелү һәм күздән дә югалу аңа берни түгел... 

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры Сәлимә Әминова янына барганда, мин шул мифны искә төшерәм. 

«Эол тыны белән өретелеп очкан мамык кебек...» Бу юллар инде «Евгений Онегин»нан. Пушкин үз чоры балеринасын шулай тасвирлый. Мин дә балетмейстер Сәлимәне грек мифологиясендәге җил алласы Эол тыны белән йолдызларга, буй җитмәс биеклеккә очырыр идем... Балалар белән аерым бер иҗат коллективы оештырырга хыялланучы, джаз-балет дигәндә, ике дә уйлап тормыйча Мәскәүгә үк чыгып чабучы, шәһәрдә туып та, җәйләрен уздыра торган ерак башкорт авылын сагынучы, гөлләр, зур тәрәзәләр яратучы, иртән – репетицияләргә, кичен театрга ашыгучы тиктормас Сәлимәне күз алдына китерә аласызмы? Иң элек татар балаларының Кырымдагы «Сөембикә варислары» фестивале аша искә төшерәм аны. Хореография училищесы малайлары белән «Казан шәкертләре» дигән заманча стэп-бию – чечетканы әзерләп, шаккатырып та күрсәткән иде соң!.. Юк, алай гына да түгел!.. Юлда поездда да, Ялтада да, фестивальдә дә шәкертләре Айтҗан, Нурбәк, Антон өчен җитәкче генә түгел – «әни» булган Сәлимә (станцияләрдә персик-черешнялар алып, шул малайлар вагонына йөгерә – сыйларга! Дискотекада аларның ничек килештереп кызлар белән биюен сөйли – Э.З.)... 

«Биюче», «Җанкисәккәем», «Казан егетләре»... Бу спектакльләр –Сәлимәнеке. Юк, балетмейстер Сәлимә Әминованы тамашачы күрми дә. Әмма аның сыгылмалылыгы, нәфислеге, хәрәкәтләре – һәммәсе кичерешләр, характер, бию булып, артистлар тудырган образларда гәүдәләнә. Ә «Эзләдем, бәгърем, сине»дә ул беренче тапкыр сәхнәдә бии. 

 

– Сәлимә, бер серне чишмәссеңме? Йөзләгән кызлар, малайларны бию мәктәбенә сайлап алганда, иң беренче нәрсәгә игътибар итәләр? 

– Белүемчә, фигура – пропорциональ, аяклар – төз, муен озын булуга карыйлар. 

– Хәзер аңлашыла инде бию дөньясына ничек килеп эләгүең... (Зифа гәүдәле шул Сәлимә! – Э.З. ) 

– Әнидән сорадым мин. Бию мәктәбенә алып бар, дип. Бөтен хыялым – бию иде! 6 яшемдә беренче тапкыр бию түгәрәгенә килүем истә... Мәктәптән соң Башкортостанның Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбленә бик эләгәсем килгән иде дә – алмадылар. Буең озын, диделәр. 

– ?!.. 

– Минем буй – метр да җитмеш! Ә халык биюләре өчен эталон 1 м 60 см икән. Көт бераз, бәлки, киләчәктә синдәй яшьләр килер, хәзергә эстрадада эшли аласын, диләр. Ә минем көтәсем килми – вакыт уза бит! Казанга килдем. Хореография буенча китәсем килә иде. Ләкин институтка керә алмадым: баллар җитмәде. Уфага кире әйләнеп кайтулар, Пионерлар йортында бию түгәрәге алып барулар, кабат Казанга килү... 

Аннары инде мәдәният институты чоры. 

– Һәм 5 елдан соң инде, диплом тоттырып, сине театрга балетмейстер итеп җибәрәләр. Шулаймы? 

– О! Ю-ук! Алай түгел шул әле… Мин Уфага кайтып китәсе, аспирантурада укуымны дәвам итәсе кеше идем бит. Төп эшем – биюләр кую булыр, театрга балетмейстер итеп чакырырлар дип башыма да китермәдем! 4 нче курста практиканы... кафедрада узарга: режиссура факультеты студентларына дәрес бирергә тәкъдим иттеләр. Ә студентларым – Марсель Сәлимҗанов җыйган театр курсы булып чыкты! Язмыштыр, режиссер Фәрит Бикчәнтәев белән шунда таныштым. Театрга беренче булып ул чакырды. Шулай 1992 нче елда 5 нче курста укыганда, мин Г. Камал исемендәге театрда эшли башладым. Диплом спектаклем «Зөләйха »ны шунда әзерләдем. Берәр ел эшләрмен дә өйгә кайтып китәрмен дип йөри-йөри, калдым шулай Казанда. 

– Сине нәрсәсе белән яулый алды соң ул театр, Сәлимә? 

– Монда бар да ничектер башкача... Фәрит Бикчәнтәевнең Мәскәүдән укып кайтуы... Спектакльләрне яңача куя башлавы... Актерларга, һичшиксез, пластика кирәк дигән таләп кую... (Голливуд йолдызларының күбесе кино- 

карьераны балет мәктәбеннән башлаган!) Театр егетләрендә биюгә үзенчә мөнәсәбәт барлыкка килү... Монда Илдусны очратуым... (Г. Камал театры артисты, атаклы биюче Илдус Габдрахманов – Сәлимәнең ире. –Э.З.) Кыскасы, һәммәсе, һәммәсе, һәммәсе. Болар бер дулкын иде! 

– Синең иҗатта театрның, режиссерның, артистларның – һәркайсының үз урыны бар. 

– Сеңелем Айгөл белән миңа әти-әнидән дә күп сыйфатлар күчкән! Әнием Светлана – укытучы, соңрак мәгариф системасында җитәкче эшләрдә булды. Ә бит ул 2 ел музыка училищесында да укыган әле! Әтием Салават – очучы, кечерәк бер аэропортның начальнигы иде. Минем өчен ул һәрвакыт каяндыр очып, безне сагынып кайтучы. Яшь чагында шәп биегән, диләр. Тавышы матур, музыкаль. Хәзер дә әйбәт җырлый, аеруча халык җырларын... Ә сез минем исемгә игътибар итмәдегезме? Әти куйган исем! «Сәлимәкәй» дигән борынгы башкорт җырыннан алган. 

– Мәктәптә укучы Сәлимә исемле кыз нинди булды икән? 

– Мәктәптәге Сәлимәме?! Минме?! О-о! (Кинәт шук-шаян халәткә кереп.) Хулиганның хулиганы! Гел юк-бар уйлап чыгарып, укытучыларның авыртмаган башларына тимер тарак була идем. Берчак шулай урамда йөргән хуҗасыз эт-песиләрне җыеп, үзенчә тере почмак ачарга булдык. Тик кая урнаштырырга? Киттек иптәш кызларым белән төрле инстанцияләргә. Башта милициягә бардык. Гозеребезне аңлатып караган идек тә – көлделәр генә. Юк бездә буш бүлмә, диләр. Шуннан төзелеш идарәсенә барып чыктык. СМУ начальнигына кердек. Ул тыңлап торды да, бәлки, мәктәбегез булышыр, ди. Директорга шалтыратты. 

Бу «тере почмак»ның артында укучылары Әминова Сәлимә торганын белгәч, телефон чыбыгының теге башында нинди кыяфәткә кергәннәрен чамалыйсыздыр. Шулай да урын тәкъдим иттеләр – мәктәп подвалыннан! Этләрне ничек подвалга ябасың – ризалашмадык. 

– Ә өегездә эт йә мәчеләр бар идеме соң? 

– Булмаган кая?! Әти белән әни ничек түзде икән?! Өйгә йә песи баласы, йә диңгез күсесе, йә көчек күтәреп кайтам. Бүләк иттеләр, дип, әллә нинди ялганнар уйлап чыгарам. 

– Балачакта син кызыккан тагын ниләр бар иде? 

– Попугай һәм роликлы коньки алырга кызыгуым истә. ...Берничә ел элек Испаниягә баргач, ник үзеңә берәр нәрсә алмыйсың, дип аптыратты дусларым. Биюләр өчен кастаньетлар, тарак, испан курчагы һәм испан музыкасы кассеталары миңа бик җиткән иде. 

– Сәлимә, әгәр дә кинода роль тәкъдим итсәләр... 

– Золушканы уйнар идем! 

– Дискотекаларга мөнәсәбәтең? 

– Шәп! Modern Talking, Юрий Антонов җырларына 5 әр сәгать рәттән таңгача биегән чаклар булды. 

– Тиздән бәйрәм. Нәрсә бүләк итүләрен теләр идең үзеңә? 

– (Көлеп җибәрә.) Берәү миңа бүләккә... аю тиресе дә җибәргән иде хәтта. Юк, берүк... (Җитдиләнеп.) Чәчәкләр йә кечкенә бер уенчык! 

         – Килештек! Ул чагында бездән – чәчәкләр! Театрда күрешкәнгә кадәр! 

 

P. S. Сәлимә Әминова белән 2002 елда менә шулайрак сөйләшеп утырган идек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар