Логотип
Шәхес

Сагынабыз Сара апаны, җырларын сагынабыз... 

Бүген композитор Сара апа Садыйкованың туган көне.

 

Бүген композитор Сара апа Садыйкованың туган көне. Берсеннән-берсе матур җырлары сагындырып искә төшә. «Казан кичләре», «Җидегән чишмә», «Беренче мәхәббәт», «Актаныш таңнары», «Кайтам инде», «Оныта алмасам нишләрмен?»... Ул иҗат иткән 350 гә якын җырны саный башласаң!.. Һәркайсы үзенчә матур, кадерле. 

Сара апа белән иҗади дуслыкта булган җырчыларның хатирәләре аша яраткан композиторыбызны кабат искә төшерик, сагыныйк әле. 

Миңгол Галиев: 

–Консерваториягә керү имтиханнары тапшырганда ук пианинода миңа Сара апа уйнаган иде. Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры»нда Басыйр җыры иде ул. Көен Җәүдәт Фәйзи язган. 

Районнарга, авылларга юлга чыгасы булса, бер дә карышмый торган ике кеше – ул да булса Фасил Әхмәтов һәм Сара Садыйкова булыр иде. Бервакыт бик салкын бер көнне Буа районындагы бер авылда ягылмаган клубта чыгыш ясарга туры килде. «Сара апа, әллә киенгән килеш кенә чыгасызмы сәхнәгә?» – дидем. Ул кискен төстә баш тартты: «Юк, сәхнә ул – изге урын, анда матур булып чыгарга кирәк!» – диде. 

 

Зөһрә Сәхәбиева: 

–«Җидегән чишмә» җыры (Гомәр Бәширов сүзләре) күңелләребезне гомерлеккә бер-беребезгә беркетеп куйды. Үз кызы Әлфия апа белән тиң итеп, кызы кебек итеп яратты ул мине.Соңгы елларда күрше генә йортларда яшәсәк тә, бер-беребезгә открыткалар да сала идек. Сара апа мине һәрвакыт «бәләкәй сандугачым» дип йөртте. 

 

Мирсәет Сөнгатуллин: 

–Сара апа белән радиокомитетта танышып киттек. Мин анда бер халык җырын яздырырга дип барган идем. Шунда ул: «Энекәш, тавышың бик үзенчәлекле икән. Минем дә берәр җырымны җырлы әле», – дип, үзенә кунакка чакырды, адресын бирде. Сара апа минем «Беренче мәхәббәт»не( Әхмәт Рәшит сүзләре) җырлавымны аеруча яратты. Бик кунакчыл кеше иде. Мин килгәндә һәрвакыт матур киенгән, парикларын кигән, иреннәрен буяган булыр. Тиз генә төче коймак пешереп алыр. «Ач килеш җырлап булмый ул», – дияр. Аннары гына пианино янына барып утырыр. 

 

Шамил Әхмәтҗанов: 

–Яшь чагымда «Спартак» аяк киемнәре фабрикасына караган Горький исемендәге клубка, Сара Садыйкова җитәкләгәнхорга йөрдем. Күпләр арасыннан Сара апа мине башта ук аралап, сайлап алды. Киң күңелле, кирәк чакта кырыс та холыклы, бик үзенчәлекле апа иде ул. Өенә дә еш чакыра иде. Берәр җыр язса: «Ничек чыккан, ошыймы сиңа, юкмы?» – дип фикеремне сорый иде. Мин аның «Казан кичләре» җырын (Х.Туфан сүзләре) беренче булып җырладым. Ул татар студентларының чын мәгънәсендә гимнына әверелеп китте. 

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар