Логотип
Шәхес

​Ошбу җиһанда мәртәбә

Чибәрләр күп ул дөньяда. Ләкин син чибәрсең дип кенә, «ошбу җиһанда бирелми һич мәртәбә». Алсу Гай­нуллинага табигый матурлык белән төрелгән таланты мәр­тәбәле, ягъни дәрәҗәле исемнәрне байтак китерде. Ул Татарстанның һәм Россиянең халык артисты. А. Сол­женицын, М. Неелова белән бер исемлектә Россия Дәүләт премиясе лауреаты дигән исемгә лаек булды. Татарстан Президенты Мин­тимер Шәрип улы Шәймиев кулыннан «Фидакарь хезмәт өчен» медале алуына шаһит булдык. Инде менә Алсу Гайнуллинаның «Намус һәм абруй» номинациясендә бүләк­ләнер яше дә җиткән икән. Япь-яшь бит әле ул, алсу алма кебек. Үзе дә әнә: «Иртә­рәк кебек тоела», – дип әйтеп куйды чәчәкләрен күкрә­генә кысканда. Иртәрәк диме?! Жюри бел­гәндер инде. Югыйсә, «41 нең арбалы хатыннары» спектаклендәге Сөя­ксез Гайшәсен, чыннан да, узган театр сезонындагы иң истә калырлык хатын-кыз роле дип тә бәяләп булган булыр иде. Хәер, премия бит инде «Гөлҗамал»дагы, «Курчак туе»ндагы академик кимәлдә затлы уйналган затсыз хатыннар образлары белән тамашачыны тетрән­дергән өчен дә...


Үзе чибәр, үзе сөйкемле

Алсу Гайнуллина хакында, Такташка ияреп, мондый сокланулы сүзләрне артистканың утыз елдан ашкан сәхнә гомерендә һәм Камал театры өчен дә тамашачы белән шыгрым тулы заллар дәвере булып тарихка кереп калган чорда бик күп ишетергә туры кил­гәндер. Шуны­сы кадерле: татар тамашачысы артыннан Мәскәү тамашачысы да кабатлады ул сүзләрне. «Театральная жизнь» журналының (1993, № 7) тышлыгында Алсу Гайнул­лина­ның портреты төшерелгән санындагы мәкаләсендә театр тәнкыйтьчесе Б. Поюровский аның килеш-кил­бәтен сурәтләп: «Блок өслүбендәге чибәр! – дип бәяли дә: – Бер кешедә зифа буй-сын, нәфис йөз, матур күзләр, аккош канатыдай сыгылмалы куллар һәм сихри тавыш бергә ничек җыйнал­гандыр», – дип куя.

Уза гомер. Мин Алсуымны башка тамашачы, башка театр тәнкыйтьчеләре белән беррәттән, һәр уңышына сөенеп, аның хакында ишетелгәләп алган күләгәле сүзләргә көе­неп күзәтәм. Әле генә мин аны «минем Алсуым» дип атадым. Алсуны «үзләштерү» өчен бәлә­кәй генә сәбәбе дә бар. Мин, универ­ситетның соңгы курс студенты, 1969 елның көзендә Г. Ибраһимов исемендәге 89 нчы мәктәпкә педагогик практика үтәргә килгән идем. Миңа 9 «Б» сыйныфын беркеттеләр. Мин дүрт ай үсмерләрнең сыйныф җитәкчесе дә, әдәбият укытучысы да булып алдым. Минем белән тагын тугыз курсташым килгән иде. Алар да өлкән сыйныфларны сайлады. Шу­лай итеп, яшьлеккә яшьлек кушылды. Мин Кәшифә Тумашева курсларына йөргән ике сабакташымны: шагыйрьләр Нур Әхмәдиев белән Илдус Гыйләҗевны «минекеләр» белән спектакль куярга күндердем. Дәрестә Галиәсгар Камал иҗатын үтәбез. Димәк, уйнар өчен дә «Беренче театр» пьесасы сайланды. Сыйныфның лидер кызлары тиз арада Факиһә белән Гафифәне үзлә­ренә алып та куйды. «Мин дә уйныйм, мин дә уйныйм!» – дип, уртадагы икенче партада сабырсызланып утырган кызга (башка вакытта тыны да чыкмый торган, үтә дә тыйнак кыз бит, югыйсә!) Биби роле калды. Бик шәп итеп уйнады ул аны. Кайчагында «театр орлыгы» шул вакытта күңеленә урнашып калгандыр дип тә уйлап куям.
 
Алсуның каһарманнары бик нәзакәтле дә, бик ямьсез дә була алалар. Тормышның үзе кебек үк. 

Бибидән соң Алсу Гайнуллина йөзләгән рольләр уйнады, гаять оста режиссерлар мәктәбен үтте. Иҗади осталыгын хәтта Америкадагы, Финляндиядәге милләттәшләребезгә барып та күрсәтеп кайта алды. Барлык төп рольләр аныкы иде. Тамашачының бер өлеше театрга аны күрер өчен йөрде һәм кинәт...
Хәер, мин белгәндәге 15 яшьлек кыз белән хәзер каршымда утырган танылган артистка арасындагы гомер сәхифәләрен без иркенләп барлый алабыз.


«Иркәнең дә иркәсе идем»

Алсу, күрәсең, үзе хакында язарга җыенган һәр каләм әһеленә үзен бик иркә бала, иркә хатын, иркә артистка итеп тәкъдим итә белгәндер. Һәрхәлдә, язмаларда мондый эпитетлар бик еш очрый. Һәм ул бала ча­гына кайтып, хатирәләрнең беренче битен ачуга ук миңа да шулай диде: «Иркәнең дә иркәсе идем». 

Ә мин исә дүрт абыйга һәм дүрт апага сеңел булып туган тугызынчы бала­ның, авыл кызының иркәлеге дә авылдагыча булгандыр дип уйлыйм. Миңнеруй апа: «Тор-тордан хәбәр килгән!» – дип уятканда тугызынчы баласын йоклатып калдырмагандыр.

Гомумән, бу гаиләдә берәүгә дә, хәтта әниләренә дә иркәләнергә яра­маган. Чөнки ул башта утызмеңчеләрнең берсе сыйфатында Апастан Чүпрәлегә күчеп килгән бөтен район кешеләренә үрнәк булырга тиешле райбашкарма рәисе хатыны, коммунист хатыны, аннары бишәр метр биеклектәге кукурузлар үстереп, түшен орден-медальләр белән тутырган колхоз рәисе хатыны. Һәм аның иркәләнергә генә түгел, бала чактан бер дип бел­гән Алласына табынырга, биш вакыт намазын укырга да хакы юк. Ураза вакытларында, ул иртәнге сәхәргә торганда, өйнең бөтен тәрәзәләре томалана. Алай-болай, көтү куарга чыккан хатыннар күреп, шикләнә калмасыннар өчен, Миңнеруй апа капка төбенә чыгып, көнбагыш ашаган кебек кыланып тора. Алсуның артистлыгы менә кайдан ук!
– Апа-абыйлар үсеп, Казанга китә башлагач, 1962 елда без дә алар артыннан күчеп килдек. Савиново бистәсендә яшәдек. Шундагы өйнең бусагасын атлап керүгә, әни беренче эш итеп намазлыгын җәеп, беркем­нән яшермичә, коммунист әтинең исеменә тап төшерү­дән курыкмыйча, иркенләп намаз укыды. Әллә аның намазына әти каршы булган дисезме? «Карчыгым, минем өчен дә укы инде. Мине дә догадан калдырма», – ди торган булган ул.

Сугышка 1941 елда китеп, 1946 елда гына кайткан әтинең дин белән мөнәсәбәте анык булгандыр. Әй сабыр да кеше иде инде ул. Әтием Галиәсгар сугышка киткәндә тумый калган баласы: «мин сезнең әтиегез», дип кайтып кергән кешене җитәкләп: «син минем әти түгел», – дип, Кара Борнаш авылыннан озатып җибәргән чагында да сабыр кала белгән ул. 

Әни гомер буе бала тәрбияләү белән мәшгуль булды. Тугыз бала бит! Аның педагоглык осталыгына бүген хәйран калам. Әйтик, өйдә берәр әйбер югала. Тугызның берсе алган инде. Әни орышмый, тузынмый, ипләп кенә: «Табыйк әле, балалар, шул әйберне. Табыйк әле. Йә, кайсыгыз алдан табар микән?» – дигән булып сөйләнә. Табыла, әлбәттә. «Кешенең гаебен битенә орырга ярамый», – ди торган иде әни. Мәхәббәт белән яшәгән әти-әни янында без дә кешеләрне яратып үстек. Безнең өйдә гел бәрәкәт бар иде, муллык бар иде. Иртән мин һәр көнне тәмле ризык исенә уяна идем. Әни ни пешер­сә, шуны яратып ашадык. Әни өйдә булмаганда әти безгә фронтта йөргәндә өйрәнгән ят ризыклар ашата торган иде. 
– Миңа исемне дә әти кушкан. 1954 елның февраль азагында Чүпрәле район бала тудыру йортында дүрт хатын бала тапкан. Тәрәзә аша әни сорый икән: «Галиәсгар, кызның исемен ничек кушабыз?» – дип. Палатада дүрт кыз бала туу турында әти дә хәбәрдар. Фәрманы, җитәкчеләрчә, катгый: «Дүртесенә дә Алсу кушыгыз!» Шулай итәләр дә. Алсуларның берсен беләсездер дә әле. Балалар ансамбльләре оештырып йөрде ул – Алсу Гарифул­лина. Хәзер Буада яши бугай.

– Әти-әниең, абый-апаларың Апасныкылар бит. Ә синең үзеңне кайдан диябез?
– Чүпрәледән мин. Шунда туганмын. Мишәр кызы булып телем ачылган. Холкым мишәр кызыныкы булып калыпланган.

– Алай икән. Чүпрәле кызындагы чаялык, Апас кызындагы ягымлылык бергә кушылган икән. Шул кыз аннары 19 яшендә кияүгә чыгып, Казан килене булып куйган. Иркә баладан иркә хатын роленә күчү кыен булгандыр.
– Театр училищесын тәмамлап йөргәндә чыгып куйдым шул кияүгә. Илдар мине күрде дә яратты. Мин каршы тора алмадым. Кайна­намны да бик яраттым. Ул минем артистка булуымны аңлады. Чыннан да, иркәлә­де, кадерләде. «Мама, мин бернәрсә дә пешерә белмим бит», – дигәнемә елмаеп кына куяр иде. Дөньядан бик иртә китте. Әле дә сагынам үзен. Хәзер инде минем әти белән әнием дә дөньяда юк. Быел икесенә дә 100 яшь тулыр иде. Әнием минем туган көнемдә вафат булды. Үзебез олыгайган көндә дә бала булып каласы килә икән. 

55 яшем тулган көннәрдә улым Искәндәрне өйләндереп, инде үзем кайнана булдым. Онык сөябез хәзер.

– Менә бу, ичмасам, яңалык. Димәк, Камал театры күрке булып җитешкән артист улыгыз Искәндәр күңелен яуларлык чибәр табылган. Сер булмаса, кем ул?
– Сер итеп тоткан идек. Хәзер инде дөнья белсә дә ярый. Киленебез Айгөл дә артистка булачак. Театрда кайбер рольләре бар инде. Туфан Миңнуллиннар белән туганлаштык. Туфан абыйның энесе Альберт Миңнуллин кызына өйләнде Искәндәр. Бәхетле генә була күрсеннәр. Илдар белән минем шатлык зур бу җәһәттән.


Гомерлеккә...

Сәхнә кешеләре арасында шундый сүз бар: янәсе, артистлык ул профессия түгел, бәлки диагноз. Алсу Гайнуллинаның шушы чирне «йоктырганына» утыз елдан артык дидек. Бу чирнең хасияте нинди соң? Алдыма артистканың төрле елларда, төрле рольләрдә уйнаганда төшкән фотоларын сибеп салдым да шушы сорауга җавап эзләп карадым. 17 яшеннән сәхнәгә аяк баскан кыз бала ни рәвешле үз табигатен җит­меш төрле бабка үзгәртә ала икән соң? Менә Алсуның беренче роле. «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз» 

(А. Гыйләҗев) спектаклендә Шәф­кать туташы ул. Рәсемдә – сугыш барган кырда ялгыз үскән ак ромашка кебек садә кыз. Хәтерлим мин аны бу рольдә. Бу минем Алсуыммы соң дип, гаҗәпләнеп караганым истә. Менә бу рәсемдә басынкылык һәм күндәмлек үрнәге, гаилә тоткынлыгыннан чыгу юлын су ташкынында тапкан Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми». Г. Ибраһимов.). «Ташкын­нар»дагы (Т. Гыйззәт) Гөлчирә инде чибәр йөзен көнгә ачарга батырчылык иткән яшь һәм кыю хатын. Карап туйгысыз чибәр инде үзе, каһәр! Ә сез Сәрбине хәтерлисезме? («Качаклар». Н. Исәнбәт.) Чүлмәктән иреккә чыгарылган гыйфрит кебек дуамал, чая Сәрби Алсу Гайнуллина иде бит ул! Әй аның ул сәхнә бетереп йөрүләре, сандык өстенә сикереп менеп биюләре! Ул анда Сәрбине генә түгел, Октябрь инкыйлабы туздырып ташлаган дөньяның үзен уйнады. «Әлдермештән Әлмән­дәр»дәге (Т. Миңнул­лин) ай нуры кебек моңлы, нәфис Йөзембикә. «Сөяркә»дәге (Т. Миңнуллин) уйчан һәм акыллы, ярсу дәртен сабырлык кысасына куалап керт­кән Әнисә. 

«Өч аршын җир» (А. Гыйләҗев) спектаклен­дәге эчке ихтыяры белән көчле, бөтен татар хатын-кызларын берүзе гәүдәләндерә алган соклангыч Шәмсегаян. Әй ул Шәмсегаян! Әхлакый бурычны бөтен нәрсәдән дә өстен күреп, соңгы сулышын иренең авылдашлары алдындагы гөнаһын җую өчен сарыф иткән көчле һәм авыру хатын.

Болары барысы да татар дөнья-сыннан уйналган рольләр. Ә бит әле рус һәм дөнья классикасы саналган спек­такльләрдә уйналган никадәрле кабатланмас рольләр бар. 1993 елда Мәскәү каласында узган бенефисында ул бер кичәдә дистәләгән спектакльдән өзекләр уйнап, азау ярган тәнкыйтьчеләрнең ушын алган иде. Сәхнәгә учактан атылган очкын кебек чәчрәп чыккан Беатриче. Өзде­реп җырлавы һәм галибанә бер карашы белән дөнья дилбегәсе безнең кулда дип ирәеп йљргән калын кесәле ир-атларны үз артыннан Идел аръягына алып китәргә сәләтле Лариса («Бирнәсез кыз». А. Островский.)!

«Илгизәр + Вера» спектаклендә Алсу Гайнуллина туйга килгән кызмача ханым Нинаны уйный. Күңелсез генә барган туй табынын кинәт Нинаның ораны айнытып җибәрә: «Горько!» Бу яшьләрне үбешергә чакырып өндәү түгел, бәлки буыннан-буынга килгән йолаларның бозылуына әрнеп, яшәеше-безнең ялгыш сукмактан китүенә борчылып кычкыру: «Горько!»

Якынгарак кайтыйк. Монысы «Кара чикмән» (Г. Хугаев) спектаклендәге хәйләкәр төлке Биртәтә роле. Алсу аны бик яратып уйный. Югыйсә, үзенә хәйләкәрлек, юма­кайлык бөтенләй дә хас түгел бит инде аның. Әмма сәхнәдәге Биртәтә тамашачы игътибарын магнит кебек үзенә җәлеп итә торган гаять матур уйналган, кабатланмас образ булып истә кала. Татар театрының бүгенге көн репертуарындагы иң көчле әсәр саналган бу спектакльнең уңышында Алсуның да роле зур.

Алсуның каһарманнары бик нәзакәтле дә, бик ямьсез дә була алалар. Тормышның үзе кебек үк. Иң мөһиме актрисаның адәм балаларына хас булган күңел һәм хис тибрәлешләрен тапшырырга сәләтле булуында. Сәхнәдә йөзләрчә рольләр уйнаган ул. Әмма мин аның һаман уйналмаган рольләре калды дип саныйм. Бу аның гаебе түгел. Татар театры репертуарына Бернард Шоу, Ибсен, Шекспир кебек авторларның әсәрләре аз сайлап алынуда театрдан да бигрәк, без – тамашачы да гаепле бит. Тәрҗемә әсәре куела башлаган саен сукранабыз. 
 
«Бер кешедә зифа буй-сын, нәфис йөз, матур күзләр, аккош канатыдай сыгылмалы куллар һәм сихри тавыш бергә ничек җыйналгандыр...»

Болар хакында һәм, гомумән, сәхнәгә килү юлы хакында үзеннән сөйләтик.

– Артистка булырга хыялланмадым мин. Ә менә телевидение дикторы буласым килгән иде. Мәктәптәге рус теле укытучым да мине диктор итеп күрде. Чөнки шигырьләрне матур укый идем. Артист буласым килмәсә дә, Урицкий исемендәге клубта эшләп торган халык театрына йөрдем. Шунда мине Рәшидә Җиһаншина күреп алды да училищега чакырды. Җиңел сәнәгать техникумына керәм дә, матур әйберләр ясый торган дизайнер булам дип йөргәндә, бөтен ниятләрем чәлпә­рәмә килде дә куйды. Рәшидә Җиһаншина үзе чакыргач, Камал театрына имтиханга бардым инде мин. Имтихан соңында Рәшидә ханым, затлы тун япкандай бер хәрәкәт белән, иңнәремә артист язмышын йөкләде дә куйды.

Өйгә йөгереп кайттым: «Мине театр училищесына алдылар!» Әти ризасыз гына: «Әй, артистка!» – дип куйды. Әни: «Нишләп инде баланың кәефен төшерәсең?» – дип аңа каршы төште. Аның болай дияргә нигезе бар иде. Олы апам Кафия биеп йөргән. Аңа сәхнә кешесе булырга әни рөхсәт итмәгән. Әнис абыем матур җырлый иде. Аңа да берәр юньлерәк эш табарга киңәш ителгән. Шулай итеп минем – иркә баланың юлын кисәргә базмадылар бәгырькәйләрем. Икесе дә минем данга ирешкәнемне күрделәр. «Әни, теләп тор!» – дип китә торган идем кичен театрга. «Дөньялык өчен дип теләрмен, кызым», – дип кала торган иде.

– Һәр шәкертнең остазы, һәр артистның режиссеры һәм әле һәр режиссерның үз артисты – Галатеясы була.
– Остазым да, режиссерым да Марсель Сәлимҗанов. Мин аның шәкерте дә, артисты да идем. Ул мине театр училищесында да үзе укытты. Камал театрына да алып килде. Миңа нинди роль яраклы икәнен дә ул уйлады. Мин беркайчан да рольләр даулап йөрмәдем. Бирелгән рольне режиссер ничек киңәш итә, шулай уйнарга тырыштым. Хәтта мин үзем уйлый да белми идем бугай ул чагында. Бервакытны мин кулыма мәшһүр Станислав­ский китабын алдым. Аны җентекләп укып чыктым һәм артистның режиссер кулында пластилин гына булмаска тиешлеген аңладым. Әнә шулай, акыл эстәп репетициягә килгәннән соң, Алсу булудан туктап уйнап карарга тырыштым. Залда утырган режиссер Марсель Сәлимҗанов уенымны кабул итми генә бит: «Бу син түгел, Алсу», – ди. Ничек кенә акыллы итеп уйнап карасам да: «Миңа Алсуны бир!» – дип ярсый. Минем мөстәкыйльлегем әнә шулай тәмамланды. Мин, гому­мән, режиссер ихтыярына тулысынча бирелеп уйный торган артист. Марсель Сәлимҗанов ни теләгәнен белә һәм аңа ихтыярый юл белән ирешә торган шәхес иде. Мин башка режиссерлар белән дә эшләп карадым. Дамир Сираҗиевның алымнары ошый иде миңа. Фәрит Бикчәнтәев бик ипле, интеллигент режиссер. Ул артист шәхесен бик хөрмәт итә. Тәкъдимнәрен артист уенына гаять нечкәлек белән кертә белә.

– Режиссер Марсель Сәлимҗанов белән артистка Алсу Гайнуллина мөнәсәбәтләре аерым мөнәсәбәтләр иде бугай.
– Шәхсән минем белән генә түгел, минем бөтен гаиләм белән аерым мөнәсәбәтләр иде аның. Без ике гаилә кунакка йөрешеп яшәдек, бергәләп табигатьтә ял итәргә чыга идек. Улым Искәндәрне дә ул бик якын итте. Аның артист булып китүенә йогынтысы зур булды. Илдар белән дә фикерләре килешә торган иде. Безнең арада җылы мөнәсәбәтләр бар дип тә сөйләгән­нәрдер. Сәнгать дөньясында, дөрес-рәге, сәхнә кешелә­ренә карата имеш-мимешләр куерту бар хәл инде ул. Берәүгә дә үпкәләмим. Марсель Сәлимҗановның: «Һәр сезонны быел Алсу Гайнуллина нинди роль уйнар икән инде дип уйлап башлыйм», – дип әйтүе хак. Минем өчен бик борчыла торган иде инде. Мин җырга бик оста түгел. Кайвакыт сәхнәдә җырларга да туры килә.

– «Бирнәсез кыз» спектаклендәге Лариса Огудало­ваның чегән җырын оныта торган түгел.
– Менә шуннан... Марсель абый әйтә бервакыт: «Алсу, син сәхнәдә җырларга җыенуга аркама тир бәреп чыга минем», – ди.

– Синең өчен сәхнә артында көенергә бит әле, сәхнә хикмәтләрен шулай ук яхшы белгән ирең – зур артист Илдар Хәйруллин да бар.
– Илдар – минем гомерлек таянычым. Ул бик белемле кеше. Бик күп укый. Аннары байтак спектакльләрдә без аның белән партнерлар да булдык.

– Алсу + Илдар = спектакль булган тамашалар арасында иң аерымланып торганы «Сөяркә».  Ә бит әле Гөлчирә белән Мирзахан («Ташкыннар»), Сәрвәр белән Исмәгыйль («Сүнгән йолдызлар»), Лариса белән Карандышев («Бирнәсез кыз») бар. Бу тандемда кем әйдәп бара?
– Илдар миннән дүрт яшькә олырак. Ләкин ул күпкә җитлеккәнрәк. Мин иремне артист буларак хөрмәт итәм. Ул бик яхшы партнер. Сәхнәдә чагында ничек уйнадым икән дип, мин аның күзенә карыйм. Гомумән, партнерлардан уңдым мин. Бөек артистлар Ринат Таҗетдинов, Шәүкәт Бик-тимеров, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев минем партнерларым булдылар. 

– Алар барысы да сиңа җиңелчә генә гашыйк та булмадылар микән әле?
– Артистлар арасында була торган хәл. Яхшы кеше яхшыны күрә, начар кеше яхшыдан да начарын таба инде ул. Мин үзем кешеләргә бик ышанучан, бик хисле кеше. Премьераны уйнап бетергәч, елый торган идем. Гаять катлаулы холык-фигыльләрне уйнарга туры килде бит. Ике-өч ай гына әзерлек җитми иде кебек. Бөтенесе, әйбәт тә әйбәт, ди. Котлыйлар. Ә мин елыйм. Үземнән ризасызлыктан елыйм. Мин бит холкым белән һич тә Сәрби түгел, Шәмсегаян!

– Төп рольләрдә уйнаган артисткага хәтерендә бик күп текст тотарга туры киләдер.
– Артист хезмәтенең иң авыр ягы роль ятлау түгел. Көн саен уйнап торганда образдан образга күчү авыр. Мин үзем образларны интуиция белән ачам. Марсель абый белән эшләве рәхәт иде. Минем интуициягә аның осталыгы кушылгач, чыннан да матур образлар туа торган иде. Ул бәйнә-бәйнә аңлата иде. Тотып алып уйныйсы гына кала. Марсель Хәким улы мизансценаларны озак еллар таркалмаслык итеп куя белә иде.

– Алсу, сәхнә гомереңдә бер дә җиңелүләр татырга туры килмәгәндер дисәм, ихтимал, ялгышмамдыр.
– Әлбәттә, ялгышасыз. Безнең театрда бервакыт «Антоний һәм Клеопатра» дигән спектакль барды. Аны рус яшьләр театры режиссеры Цейтлин куйган иде. Бу спектакльгә күп көч салынды. Әмма ул барыбер уңышсыз килеп чыкты. Без бер-беребезне аңлый алмадык. Артистлар җыелышкан саен һаман тәкрарлыйлар: «Төшерегез ул Клеопатраны репертуардан!»
Сәхнәдә чагында ничек уйнадым икән дип мин аның күзенә карыйм. 

Мин Клеопатра сүзен ишетүгә сеңәм дә бетәм. Антоний дигәнен әйтеп тә тормыйлар бит. Клеопатра диләр. Марсель абый хәлемне аңлаган икән. Бервакыт узып барышлый гына минем яннан җөмлә ташлап үтте бу (аның шулай җитди сүзне дә узып барышлый гына әйтә торган гадәте бар иде): «Картайма. Клеопатраны үзем куям мин». Әти кебек иде инде мәрхүм. Кызым, дип кенә дәшә торган иде.

– Алсу, син япь-яшь килеш тәмам остарып җиткән щепкинчылар арасына килеп кердең. Аз уйнадым дип зарлана алмыйсың. Ләкин безнең сине күбрәк уйнатасыбыз килә. Синең уеныңнан һич туймадык.
– Юк, юк. Аз уйнамадым. Мин сәхнә язмышыма рәхмәтле, һәр кешегә бирелгән энергия запасы бар. 50 яшемә кадәр бик күп эшләдем. Уйныйсым килеп тә уйнамаган рольләрем калмады. Саф, чиста, зирәк татар хатынын уйнармын дигән теләгем бар иде. Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Яра» спектаклендә Зөләйханы уйнаганнан соң ул теләгем дә канәгатьләндерелде. Фуат Халитов, Габдулла Шамуков кебек мэтрлар белән сәхнә тотканнан соң да канәгать калмасаң, Ходай ки­чермәс.

– Олы сүзне телгә алуыбыз юкка түгел икәнен дә беләм. Синең һәр гамәлеңне Алла сүзе белән башлаганыңа, һәр иртәне намазлык җәйгәнеңә сөенәм. Сине һәрчак өшкереп, яман күзләрдән араларга тырышкан әниеңә ияреп мин дә «күз тимәсен», диям.  2010 ел көзендә, ниһаять, Алсу үз хыялын гына түгел, бәлки әнисе хыялын да чынга ашырып, олуг хаҗ сәфәренә барып кайтты. Тәэсир­ләре зурдан: «Хаҗ гамәленә батырлыгы җит­мәгән кеше үзен бик зур бәхеттән мәхрүм итә икән. Чистарыну, шул мохиттә булып кайту кеше җа­нын әшәкелек­тән арындыра торган сөзгеч кебек. Минем сәфәрем өчен акчаны гаиләбез белән җыйдык. Юлдашларым арасында инде дүртенче мәртәбә хаҗ сәфәрен ниятләгән Гөлзадә Сафиуллина да бар иде. Ул миңа терәк булды. 

– Хәзер синең рольләрең аз инде. Буш вакытың күптер. 
– Буш вакыт җитәрлек. Улым Искәндәр тәкъдиме белән китап күп укыйм. Заманында татар язучыларының китапларын аз укыганмын. Хәзер шул бушлыкны тутырам. Аяз Гыйләҗевны, Зөлфәт Хәкимне яратып укыйм. Урман уртасында, Мишә елгасы буенда өебез бар. Күп вакытым шунда үтә. Агачлар белән серләшәм, гөмбәләрне үбәм – җидешәр сәгать урманда йөрим.


Халыкара театр көнендә, сәнгать әһелләре өчен беренче мәртәбә «Тантана» премияләре бирелде. Берничә номинациядә бүләкләнүчеләр арасында безнең кавем вәкилләре дә байтак. Менә алар – «Тантана» лауреатлары:
 «Дебют» номинациясендә Эльмира Яһудина (Әлмәт драма театры), Кристина Андреева (Опера һәм балет театры);
 Икенче пландагы хатын-кыз ролен шәп уйнаган өчен – Люция Хәми­това (Камал театры);
 Иң яхшы актерлар ансамбле номинациясендә – «41 нең арбалы хатыннары» спектаклендә уйнаган Алсу Каюмова, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Миләүшә Шәйхетдинова, Илсөя Төхфәтуллина, Гөлчәчәк Хәмә­динурова, Гүзәл Шакирова;
 «Иң шәп уйналган хатын-кыз роле» номинациясендә Исламия Мәхмүтова (Тинчурин театры);
 «Намус һәм абруй» номинация­сендә Венера Нигъмәтуллина (Минзәлә театры), Нина Калаганова (Казан Яшь тамашачы театры), Алсу Гайнуллина (Камал театры).


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар