Логотип
Шәхес

Өмет нуры — «Бибинур»

Якын көннәрдә телевидениегә «Бибинур» фильмы чыгарга тиеш. (http://www.syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=1256) Аны төшерү тарихы, фильмда катнашкан артистлар белән кызыклы әңгәмәләр, кадр артында калган вакыйгалар 2010 елда «Сөембикә» журналында басылып чыккан иде.  Укучыларыбызга кызыклы булыр, дип, без ул язманы сайтыбызда кабаттан бастырырга булдык.
Дөнья күзендә татарның рухи зурлыгын чагылдыра алган «Бибинур» фильмының халыкара фестивальдә җиңүе – узып баручы елның бер вакыйгасы булды.

 Аяз Гыйләҗевнең 80 нче еллар башы татар әдәбиятында  вакыйга буларак кабул ителгән «Җомга көн кич белән» повесте тормыш мәшәкатенә күмелеп, ак-караны күрмичә дөнья  куган халыкны тукталып бер уйланырга, тирә-ягыбызга каранырга, янәшәдә генә яшәп яткан «бибинурларга» икенче күз белән карарга мәҗбүр иткән иде. Әлеге әсәр буенча төшерелгән телевизион фильм әсәрнең халык арасында тагын да киңрәк таралуына этәргеч булды. Кыскасы, Бибинур образы татар укучысы, татар тамашачысы  күңеленә кереп урнашты. Минем аңымда ул образ – Әбиләр чуагы: үзәк өзгеч сагышлы да, сокландыргыч якты да, мәңгелек фәлсәфәсенә тәңгәл тирән дә. Әлеге әсәр буенча Петербург режиссеры Юрий Фетинг төшергән тулы метражлы нәфиc фильм, әлбәттә, татар дөньясында зур кызыксыну уятты.   

Әле үткән елны ук «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивалендә кунак буларак кына катнашкан «Бибинур» фильмы, һичшиксез, киләсе фестивальнең конкурс программасына керергә тиешлеге турында фикер туган иде. Ләкин аның берьюлы шулкадәр уңышка ирешәчәген берәү дә гоманлый алмагандыр. Фестивальдә катнашкан иң яхшы фильм буларак Гран-при яулавы өстенә, төп героиняны уйнаган Фирдәвес Әхтәмованың «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә беренче урынны алуы, соңыннан Казакъстанда Евразия халыкара кино фестивалендә «Кино сәнгатендә яңа исем» номинациясендә яшь Бибинурны уйнаган Резидә Һадиуллинаның җиңү яулавы, фильмның Германиядә үткән Халыкара фестивальдә катнашуы... болар барысы да режиссерның, иҗат төркеменең һәм, гомумән, фильмны тудыруда хезмәте кергән бөтен коллективның куйган максатларына ирешүләрен – тамашачыны уята алырлык кино төшерүләрен раслый.

 

Бибинур

Режиссерның Бибинур роленә нәкъ менә Фирдәвес Әхтәмованы чакыруы  фильмның зур уңышы дип бәяләргә кирәк. Чөнки Фирдәвес апаның үз шәхесе белән тудырган роле арасында рухи уртаклык гаять зур. Әхтәмованы актриса буларак бөтенләй белмәгән, сәхнәдә бер тапкыр да күрмәгән режиссер, фотографиясен күреп кенә кастингка чакыра... төп рольне тапшыра. Әле монда да карышып маташа Фирдәвес апа. «Юрий Фетингның өстәлендә Карл Фуксның «Казанские татары» китабын күргәч тә, бу кеше татар милләте белән тирәннән кызыксына икән, яхшы фильм төшерә алыр, дип уйладым. Ә сөйләшә башлагач, иң беренче: «Мин повестьны да яхшы беләм, сценарийны да укып чыктым, мин бу рольгә тышкы кыяфәтем белән туры килмим», – дидем. Чөнки мин героиняларны уйнап күнеккән актриса түгел, Бибинур тышкы кыяфәте белән дә матур булырга тиеш кебек тоелды миңа. «Сез анысын миңа калдырыгыз», – диде режиссер. Мин шулай да аңа берничә актрисаны тәкъдим итеп карадым.

Рольгә раслаганда үзе урынына икенче актрисаларны тәкъдим итү... үзе үк «бибинурлык»ның бер чагылышы бит инде. Моннан соң режиссер нәкъ менә эзләгәненә тап булуына тагын бер кат инангандыр, мөгаен. Шуңа күрә киноны төшергән вакытта актрисаның үзенә кисәтү ясый алуын да табигый кабул иткәндер режиссер. Телетапшыруларда режиссерларның эш процессында рупор аша гел кычкырып, әле актерларны, әле эшчеләрне ачуланып торганын күрсәтәләр, мин мондый халәттә эшли алмас идем дип уйлаганым бар иде, шуны күздә тотып, Фирдәвес ападан да: «Эш барышында режиссер кычкырамы соң?» – дип сорадым. «Миңа алай кычкырмады, ә менә бер техник хезмәткәргә бәйләнде генә бит. Мин түзмәдем, янына барып шыпырт кына әйттем: «Юрий Николаевич, сез чын мәгънәсендә интеллигент, якты күңелле кеше, болай эшләү сезгә хас түгел, кешене рәнҗетерсез, кычкырмагыз аңа, җайлап кына аңлатыгыз», – дидем. Билгеле, аңа карап ул кычкырудан туктамады, ләкин алай ук нык бәрелмәде инде...»  

...Мин әңгәмә барышында гел Фирдәвес апа белән аның героинясы Бибинур арасында параллельләр үткәреп утырам: аларның эчке һәм тышкы тәңгәллеге шулкадәр тирән, мин вакыт-вакыт үземне чынлап та Бибинур белән сөйләшеп утыргандай хис итәм. Фирдәвес апа үзе: «Бибинур кебек булып булмый, нинди генә әйбәт кеше дә тормышта барыбер конфликтка керми кала алмый», – дип сөйләсә дә, үзенең гамәлләре, дөньяны кабул итүе, хәтта язмыш биргән сынаулары белән дә ул героинясына бик якын. Ялгызлык... ул үзе дә шул хакта сөйли: әтисен сугыш ала, бик яшьтән әнидән кала – әнисе 42 яшендә дөнья куя, көттереп кенә табылган яры – ире дә иртә бакыйлыкка күчә, бердәнбер кызы да бүген үзеннән еракта – Миланда яши... «Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» повесте әле китап булып чыкканчы ук, «Казан утлары»ннан укып, мин Бибинурны бөтен җаным белән тойган-кичергән идем. Хәзер инде мин аны тулысынча аңлыйм: аның ире Габдуллаҗанның таш һәйкәлгә уеп язылган исеме белән сөйләшеп йөрүләрен дә, алма бакчасында  ирен янәшә тоеп, гел үзалдына сөйләнеп йөрүләрен дә... Ул бит бигрәк ялгыз. Минем әле театрым бар. Мин теләсә кайчан бирегә килә, хезмәттәшләрем белән аралаша алам. Бибинурның андый барыр җире юк. Мине кызым да үзе янына чакыра. Ә мин анда китә алмыйм, минем дөньям монда, миңа яшәү өчен шушы үзебезнең һава кирәк...»
Аның тормыш фәлсәфәсе дә Бибинурныкы: «Беркайчан да үз-үземә  каршы килеп, күңелем кушмаганны эшләмәдем. Аллаһы Тәгалә: нәрсәне дә булса үзгәртә алсаң – тырыш, үзгәртә алмасаң – сабырлык белән үткәр, дигән... Сабыйлар хакына үзеннән күпкә олы тол иргә кияүгә чыгып, ялгызы шул балаларны аякка бастырып, картлык көнендә ялгызлык сынауларын берәүгә дә рәнҗемичә сабырлык белән кичә алган Бибинур да шулай дияр иде.

Күп еллар элек тамашачы күңеленә Биби образы (Г. Камал, «Беренче театр») белән килеп кергән актрисаның, инде театрдан киткәч, кинода Бибинур булып кайтуында да гаҗәп бер мәгънә бар төсле.
Бибинурның төп сыйфаты – кешеләрне ничек бар, шулай кабул итеп, аларның һәр гамәлен аңларга һәм акларга тырышу Фирдәвес апага да хас. Шул сыйфаты белән ул минем күңелемдә торган бер каршылыкны да юып ташлады. Һәм миңа бу язманың алдагы бүлеген язу, чынлап та, җиңел булды. Чөнки минем яшь Бибинурны уйнаган Резидә турында яратып, бары тик яратып кына язасым килгән иде...


Яшь Бибинур

Кем ул? Кайдан – Казаннанмы, Петербургтанмы? Актрисамы?.. Фильмны караган тамашачыда андый сорауларның тууы табигый. Ә чынлыкта Резидә Һадиуллина  актриса түгел, алай гынамы, ул сәнгатькә мөнәсәбәтле уку йортында да укымый: Казан федераль университетының икътисад факультеты студенткасы ул. Ә бу фильмга эләгүе... очраклылык микән, язмыш микән, анысын вакыт күрсәтер. Миңа язмыштыр кебек тоела. Балачактан ук Резидәнең күңелендә актерлыкка тартылу яши икән, бу юкка гына түгел. Мәктәптә укыганда ук режиссер Анна Анатольевна Попова белән очрашуын да очраклылык кына дип әйтеп булмыйдыр. Әлегә кадәр Резидә актерлык профессиясен сайламаган икән, бу аның язмышыннан качып азаплануы гына. Әти-әнисенең эчке теләгенә каршы килмәс өчен, үз максатына урау юллардан бара ул... Беркайчан да сүз белән әйтмәсәләр дә, әти-әнисенең аны үз яннарыннан читкә җибәрәселәре килмәвен сизеп тора Резидә. Гаиләдә өченче – төпчек бала икән. Тик төпчекләр дә зур үсә шул, аларны да юллар ата-ана йортыннан алып китә...

«Бибинур» фильмына да остазы (Резидә аны нәкъ шулай дип атый) Анна Попова чакыра аны. Резидә, эшләрем күп, дип баш тарта. Күпмедер вакыттан соң кабат шылтыраталар: «Яшь Бибинур роленә кеше таба алмыйбыз, зинһар килеп кара, режиссер сине күрергә тиеш», – ди Анна Анатольевна. Бу вакытта инде төп рольгә Фирдәвес Әхтәмова расланган була. Резидәнең фоторәсемен күргәч, режиссер: «Юк. Юк, бу турыда сүз дә булуы мөмкин түгел, алар бөтенләй охшамаганнар», – дип кырт кисә. Шулай да режиссерны Резидәнең уйнаганын карарга күндерәләр. «Ул миңа сценарийдан бер өзек бирде. Бик катлаулы сәхнә иде, мин берникадәр өйрәнеп, режиссерга уйнап күрсәттем, – ди Резидә. – Аннан бик озак шылтыратуларын көттем. Бер ай чамасы вакыт үткәч, рольгә раслануымны әйтеп шылтыраттылар. Мин анда да әле үземнең кая эләккәнемне аңлап бетермәдем. Беренче көнне фильмга төшкәннән соң гына, үз өстемә нинди җаваплылык алганымны аңладым. Юрий Николаевичның янына барырга да курка идем, ул шундый җитди, озын буйлы, көчле энергетикалы кеше. Ялгышлык җибәреп, аның өметен өзәрмен дә, «Юк, булмый, без башка Бибинур эзлибез», дип әйтер кебек тоелды. Ул бит Александр Абдулов, Чулпан Хаматова кебек кино йолдызлары белән эшләгән режиссер. Тик аның белән аралаша башлагач, беренче карашка гаять кырыс тоелган кыяфәт артында үтә ягымлы, яхшы күңелле кешене күрәсең. Ул миңа карата бик лояль булды, кечкенә балага караган кебек сак карады».

Резидә үзе дә һәр күренешне режиссер таләп иткәнчә төгәл итеп башкара. «Сәхнә тәҗрибәсе кинога төшкәндә комачаулый икән, син үзең дә сизмәстән уйный башлыйсың, ә анда бик чын, табигый булырга кирәк. Бу яктан режиссерга Резидә белән эшләү җиңелрәк булды», – ди Фирдәвес апа. Әлегә актерлык белеме булмаса да, Резидәнең беркадәр театр тәҗрибәсе дә бар, кинода да төшеп караган. Альберт Шакировның «Бабай» фильмында  кечкенә генә роле була аның. Ә Анна Попова белән ике кешедән генә торган «Уют» үзешчән театры оештырып, төрле фестивальләрдә катнашканнар, Кемерово, Мурманск, Мәскәү калаларыннан призлар алып кайтканнар.

Резидәнең Мәскәүгә китәргә, ГИТИСка керергә теләве аңлашыла. Аннан мине, мөгаен, Голливуд үзенә тартыр, ди. Инглиз мәктәбен тәмамлаган, инглиз телен су урынына эчкән кыз Америкага китеп эшләү өчен бернинди дә киртәләр күрми, хәтта анда җиңелрәк булыр дип уйлый. «Россия кинематографыннан аермалы буларак, анда актерларга җиңелрәк карыйлар, – ди ул, – кешенең табигый таланты бар икән, аның махсус белеме дә, регалияләре дә мөһим түгел». Ул яктан Юрий Фетингны да шундый режиссер дип әйтеп буладыр, аның өчен иң мөһиме – типаж, «Бибинур» фильмында да актерлык профессиясенә бөтенләй мөнәсәбәте булмаган кешеләр шактый.

«Режиссер татарча аңламаганга күрә, текстны русча да, татарча да ятларга туры килде, репетиция вакытында русча, камералар кабынгач, татарча сөйли идек. Татар телен бик яхшы белмәгәч, миңа шактый катлаулы булды, күп сүзләрне аңлап бетермәдем, миңа барысы да булыштылар: Илгиз Зәйни дә, Фирдәвес апа да. Фильмны тавышка салганда Инсаф Абдулла бик ярдәм итте.

Фирдәвес апа белән без, гомумән, бик якынайдык, ул миңа үзенең тормышы, Мәскәүдә укыган чаклары турында, ире, кызы турында күп сөйләде. Чынлап та күңел кардәшлеген тойдым мин аңарда. Охшаш якларыбыз күп: без икебез дә стрессларга каршы тора ала торган кешеләр, актер өчен бу бик мөһим. Иң беренче, билгеле, безне Аллага ышану, динле булу якынайта».
 
Фильмда тамырларыбыздан аерылуның фаҗигасенә Бибинурның эчке дөньясы каршы куела.

«Ә героиняң – Бибинур белән үзеңдә уртак сыйфатлар таптыңмы?» – дигән соравыма Резидә: «Бибинур бит ул бераз «авышканрак», минем турында берәү дә алай дип әйтә алмас», – дигәч, мин аптырап калам. «Балаларны ярату һәм кешеләр белән яхшы мөнәсәбәт саклый белү – безнең холыктагы охшашлык шул гынадыр. Өч бала өстенә үзеңнән күпкә олы иргә килү... мин андый адымга бара алмас идем. Тик Бибинурның холкын белгәч, мин аны аңлый алам. Ул артык ачык, артык беркатлы. Аның шулкадәр әйбәт була алуы кешеләргә аңлашылмый да. Мин андый түгел, миңа Бибинурга әйләнергә туры килде». Һәм ул, чынлап та, фильмда Бибинурга әйләнә ала. «Перспектива» 32 нче Халыкара Мәскәү кинофестивалендә тәнкыйтьчеләр юкка гына: «Режиссерлар, продюсерлар, кастинг буенча белгечләр, игътибар итегез, «яшь Бибинур» Александр Довженко мактавына лаек», – димәгәннәрдер.

Минем алдымда максатчан, белемле, тырыш ХХI гасыр кызы утыра. Әйе, ул инде дөньяны киңрәк итеп тоя. Аның өчен киңлектә киртәләр юк. Ул чит телләрне туган теленә караганда яхшырак белә, ул теләсә кая китеп яши алачагына ышана. Безнең кебек туган җиренә генә берекмәгән, хыял офыклары киңрәк аның. Бу сыйфатлары мине сокландыра да, сагайта да. Яшь Бибинурны уйнаган самими кызны минем тирәнрәк итеп тә күрәсем килә. Минем уемча, ул үзенең героинясына «авышканрак» сәер зат итеп карарга да, Бибинурның киемнәрендә үзен уңайсыз хис итәргә дә тиеш түгел кебек... Ә аның ул киемнәрне салып атасы килә... Күңелемдә туган бу кытыршылыкны соңыннан Фирдәвес апаның бер җөмләсе юып алды. «Резеда шулкадәр чиста, саф кыз бала, – диде ул, – режиссер нәкъ менә шул сафлыгын тоеп, әлеге рольгә аны раслагандыр дип уйлыйм». Мин уйга калдым. Әйе, чынлап та, ул бит миңа тоймаганын да «тойдым» дип сөйләп утыра алыр иде. Тик ул шулкадәр ихлас, чын, табигый, шуңа күрә ул әңгәмәдәше ишетергә теләгән сүзләрне түгел, күңелендәген генә сөйли. Бибинур белән уртаклыгы нәкъ менә шунда бит инде аның! Ихласлыкта. Моны ул әле үзе дә аңлап бетерми бугай.


Дөньяны ни коткарыр?

«Бибинур»ны беренче профессиональ татар киносы дип әйтергә мөмкиндер.
Дөрес, моңа кадәр дә татарча фильмнар төшерелде. Илдар Ягъфәров, Салават Юзеев, Рамил Төхфәтуллиннар шактый уңышлы, уйландырырлык кинолар төшерделәр. Нурания Җамалиның «Өч аяклы ат» (Айдар Хәлим әсәре) фильмы «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивалендә катнашты. Тик бу фильмнар барысы да беренче сак адымнар. Әле аяк астындагы җир дә тотрыксыз, ягъни тиешле база юк, ә тотрыксыз җирдә ныклы адымнар ясап булмый.

«Бибинур»ны Петербург киностудиясе төшергәнгә күрә, сәнгать даирәсендәге кайбер кешеләрдән, ул татар киносы түгел, дигәнрәк фикерләр дә ишетелде. Тик бу фикер белән килешәсе килми, «Бибинур» ул глобаль киңлектә – бүгенге яшәеш белән мәңгелек кыйммәтләр конфликтында татар тормышын, милләтнең эчке хасиятен күрсәтә алган фильм. Фильмны караганнан соң булган бер фикер алышуда «Бибинур»ның сценарий авторларының берсе Мансур Гыйләҗев режиссер белән ике арада килеп туган фикер каршылыклары турында әйтеп үтте. Бу аңлашыла. Без белгән, без яраткан әсәр сюжетыннан шактый нык аерыла фильм. Төп материалны белмәгән тамашачы, әлбәттә, аны ничек бар шулай гына кабул итә, әсәрне хәтердән диярлек белгән укучы исә башта үзеннән-үзе таныш сюжет сызыкларын эзләп азаплана. Тик бу фильмда Бибинурның көзге илаһи мәхәббәте дә, игез сыңары Зөһрәбану белән ике арадагы гаҗәеп нечкә якынлык һәм сискәндергеч тышкы каршылык та юк.

Мансур Гыйләҗевкә, билгеле, нигез материалны бик тирән тойган һәм үзе аркылы үткәргән кеше буларак (Аяз Гыйләҗевнең улы буларак та) әсәрдәге төп идея якын, кадерле. Аның әсәрдәге төп сюжеттан ерагаясы килми. Заманында әлеге әсәр буенча спектакль куярга дип үзенә мөрәҗәгать иткәч, театрыбызның легендар режиссеры Марсель Сәлимҗанов: «Мин Бибинурның бу мәхәббәтен акларлык сәбәпне сәхнәдән дәлилләп күрсәтә алмыйм», – дип, баш тарта. Автор тарафыннан бик нечкә һәм бик тирән психологик кичереш буларак тасвирланган бу Яратуны бөтен тулылыгында – эчке конфликтта сәхнәдә дә, экранда да биреп бетереп булмыйдыр мөгаен.

Фильмның режиссеры һәм сценарий авторларының берсе булган Юрий Фетинг бөтенләй башка юлдан китә: заман китереп тудырган проблемага – глобальләшү шартларында тамырларыбыздан, җирдән аерылуның фаҗигасенә Бибинурның эчке дөньясын каршы куеп гаять тирән конфликт тудыра. Милләтләрнең һәм, гомумән, кешелек дөньясының киләчәге турында тирән уйга сала. (Бүген илдә барган сәяси шартларда бу шулкадәр актуаль ки, ул ягын аның режиссер үзе дә уйлап бетермәгәндер.) Татар карчыгының рухи дөньясы аша яшәешебезгә бәя биреп, ул «дөньяны матурлык коткарыр» дигән мәгълүм гыйбарәне тирәнәйтеп, дөньяны рухи чисталык һәм әхлак коткарыр, дигән нәтиҗәгә китерә. Фильмның яшь егетнең азан әйтүе белән тәмамлануының киләчәккә өмет калдыра...

Фильмның әле киң даирә тамашачыга барып җиткәне юк. Тиздән аны кинотеатрларда да, телеэкраннар аша да карый алырбыз дип өметләнәсе килә.



Бибинур. Безнең татар укучысы өчен бу образ Бәшировның Нәфисәсе, Әпсәләмовның Гөлшаһидәсе, Еникинең Акъәбие кебек якын, үз, кадерле.


 Актерлык өлешенә тигән бәхетен — татар киносында теләсә кайсы актриса хыялланырлык шундый рольнең үзенә насыйп булуын да Фирдәвес апа Алланың рәхмәте дип кабул итә. «Аны Аллаһы Тәгалә минем юлыма чыгарып куйды. Ул минем иҗатыма гына бәйле түгел, мин инде ахирәткә карый башлаган кеше. Ә бу рольнең мин дәрәҗәсен дә, әҗерен дә күрдем», — ди. Язганыбызча, әлеге хезмәте өчен алган гонорар акчасына ул күптәнге хыялын тормышка ашырган — Хаҗ сәфәренә барып кайткан.



 Резидә: «Әлегә кадәр минем өчен тормышта нәрсә мөһимрәк икәнлеген төгәл генә белмим, бер караганда, миңа гадәти генә эш кирәк кебек, икенче яктан, иҗатка да биреләсе килә», — дисә дә, аның хыялларының актерлык профессиясе белән бәйле икәнлеге бәхәссез.







 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар