Логотип
Шәхес

«Күкрәгемнән кошлар очырам...» 

Мостай Кәрим... Кемдер аны шагыйрь, драматург, публицист ди, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты икәнен хәтерли. Ә минем өчен ул беренче чиратта кадерле кайнатам иде... 

Мостай Кәрим... Кемдер аны шагыйрь, драматург, публицист ди, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты икәнен хәтерли. Ә минем өчен ул беренче чиратта кадерле кайнатам иде... 

* * *
Мостай Кәримнең улы, булачак ирем Илгиз белән без Мәскәүдә таныштык. Минем студент чак. Артист булырга хыялланган бер төркем яшьләр Татар филармониясеннән юллама белән Мәскәүгә Эстрада сәнгатенең Бөтенроссия иҗат остаханәсенә ике еллык курсларга укырга килгән идек. Илгиз инде Мәскәү дәүләт университетын тәмамлап, «Литературная Россия» газетасында  эшләп йөри. Мин аның шундый зур язучының улы икәнен әле белмим. Мәскәү кадәр Мәскәүдә татар егете белән танышуыма гына шатланам: Илгиз белән кая гына барсак та гел татарча сөйләшеп йөрибез. Бервакыт ул миңа күрсәтергә дип үзләренең гаилә фотоальбомын алып килде. Фотосурәтләрне карый башлагач, таныш йөз чагылып киткән кебек булды. «Кара әле, синең әтиең Мостай Кәримгә охшаган икән», – дим. Үзем эчемнән генә: «Олы кеше бит инде, ә үзе бала-чага кебек костюмына значок тагып куйган», – дип уйлап алдым. Авыл баласы аның күкрәгендә РСФСР депутаты значогы икәнлеген каян белсен инде?! Илгиз шунда ук альбомны кулымнан алып куйды. Берни дә аңлатмады. Мин аның кем улы икәнлеген ярты елдан соң гына белдем.

* * *
Безнең әле өйләнешкән генә вакытлар. Илгиз әтисе – киләчәктә «әткәй» дип эндәшәчәк кешем белән безне бер ел элек үк таныштырган булса да, кайнатам мине яхшы белгәндер дип уйламыйм. Әмма шуңа карамастан, Уфада узган безнең туй мәҗлесендә Мостай Кәрим: «Минем турыда соңгы китапны Нәзифә язачак», – диде... Хәзер дә гаҗәпләнәм, нигә шулай дип әйтте икән? Мин бит ул вакытта артист булырга хыялланып, Мәскәүнең эстрада остаханәсенә белем эстәргә килгән бер авыл баласы гына идем. Әле бер юл язганым да, язарга уйлаганым да юк... 
Бу гаиләгә килен булып төшкәнемә инде 49 ел. Быел тормыш иптәшем Илгиз дә безне калдырып бакыйлыкка күчте... Әтисенең 100 еллыгын бәйрәм итәргә насыйп булмады аңа... Мостай Кәримнең барлык прозасын рус теленә тәрҗемә иткән югары дәрәҗәдәге профессионал тәрҗемәче иде Илгиз. Әтисенең әсәрләре буенча берничә пьесага инсценировканы да заманында ул әзерләде. Ләкин язмам бу хакта түгел. Сүз уңаеннан гына искә алуым. 

* * *
Хәзер санап утырам, без Илгиз белән өйләнешкәндә әткәйгә бары тик 50 яшь кенә булган икән. Әле «Озын-озак балачак» та язылмаган, «Җәяүле Мәхмүт» тә планда гына, «Прометей» да юк, «Диктаторга ат бирегез!» дигән фарс та дөнья күрмәгән... «Гомер мизгелләре» исә, бәлки, планда да булмагандыр... «Ярлыкау» да... Болар барысы да һәм тагын бик күп әсәрләре мин инде бу гаиләгә килеп кушылгач, минем күз алдында иҗат ителде. Без Илгиз белән 1970 елда өйләнешкән идек. Әткәй 2005 елда гүр иясе булды. Төп-төгәл 35 ел без Мостай Кәрим белән бер гаилә әгъзалары булдык. Шуңа күрә аның турындагы җылы хатирәләрем белән бүлешергә хакым бардыр дип уйлыйм... Күңелләр бер дулкында иде безнең. «Илгиз – ул язучы малае, ә без синең белән авыл балалары», – ди торган иде әткәй. 

 

  Гаилә белән җыелган чакларның берсе. Фотода: мин ирем Илгиз һәм кайнатам Мостай Кәрим белән.
 

* * *
Җитмешенче, сиксәненче еллар – Мостай Кәрим иҗатында иң югары күтәрелеш чоры дип әйтергә нигез бар. СССРның барлык театрларында диярлек аның әсәрләре куела, сайланма әсәрләре басыла, яңа китаплары дөнья күрә... Язганнары русчага, башка чит телләргә тәрҗемә ителә. Ул әле РСФСР Язучылар берлеге секретаре дә, 20 ел дәвамында депутат та булып торган кеше. Шуңа күрә ул Мәскәүдә бик еш була торган иде. Бәлки, Уфага караганда Мәскәүдә күбрәк яшәгән вакытлары да булгандыр әле... Ул кунакханәдә, йә булмаса язучыларның махсус йортында туктала иде. Вакыты булганда безгә кунакка килә – еш очрашабыз. Кышларын язучыларның иҗат йортында – Малеевкада яки Переделкинода эшли. Аның әле генә язылган әсәрләрен, шигырьләрен иң беренче булып тыңлау бәхете безгә тия иде. Яңа шигырьләрен тыңлаганнан соң нинди фикерләр әйткән булганмындыр, берсен дә хәтерләмим. Фикерләрем булгандыр инде, булмаган түгелдер. Ә бәлки: «Әткәй, чәйне яңартыйммы?» – дип кенә сорый алганмындыр... Ничек кенә булмасын, ул безгә бик якын кеше иде. Аның: «Нәзифә безнең гаиләгә генә кермәде, күңел түрләребезгә дә кереп утырды», – дигән сүзләрен ишеткәч, үземне килен итеп кенә түгел, тулы хокуклы гаилә әгъзасы итеп тоя идем. 

* * *
Илгиз белән Уфага кайткан чагыбыз иде. Әткәй безгә: «Ничек дип атарга да белмим, яңа гына язылып беткән бу әсәремә исем табышыгыз әле!» – диде. «Озын-озак балачак» дип исемләнәчәк әсәренә исем эзләргә тотындык... Һәркем үз фикерен әйтә, ләкин ул барысын да кире кага тора. Күп эзли торгач, әсәргә исемне барыбер әткәй үзе бирде дияргә була, ләкин анда Илгизнең дә өлеше бар. Башта әткәй: «Күпер» дип атасак ничек булыр, балачактан олы чакка күпер, минемчә, эчтәлеккә туры килә кебек», – диде. Ләкин әнкәйгә ул исем ошамады. Тагын эзләргә тотындык... Күптөрле атамаларны кире какканнан соң, әткәй: «Әгәр дә «Озын балачак» дисәк ничек булыр?» – дип сорады. Шул чакта Илгиз: «Әгәр дә «Озын-озак балачак» дип атасак, яхшырак булыр сыман», – дигәч, барысы да аның белән килеште. Әткәйгә дә бу исем ошады. Рус теленә дә бу әсәрне минем ирем, Илгиз тәрҗемә итте.

* * *
Әткәй җөмләдәге һәрбер сүзгә сак, аның һәрберсенә кадерләп карый иде. Артык та булмасын, ким дә булмасын. Тәрҗемә әзер булганнан соң алар Илгиз белән һәр җөмләне кабат тикшереп чыгалар иде. Җөмләнең язылышы гына түгел, яңгырашы да кызыксындыра иде аларны. Бер сүз өчен дә озаклап бәхәсләшәләр... 
Бервакыт шулай икәүләп эшләп утыралар. Мин төшке аш әзерлим. Без икенче катта тора идек. Чүп түгәргә дип кенә чыктым да, артымнан ишегем шап итеп ябылды. Үзем белән ачкычны исә алмаган идем. Ишектә кыңгырауны шалтыратам, шакыйм, аптырагач тибә башладым. Ишетмиләр! Башка бернәрсәдә гамьнәре юк – бәхәсләшәләр, тәрҗемә тикшерәләр бит! Ишеккә типкән тавышны ишеткәч, әткәй: «Нәзифә ит тапый, бифштекс кыздырырга ниятли, ахры», – дип әйтә икән... Урамга чыгып, тәрәзә астына басып, тәрәз пыяласына нәрсәдер атканнан соң гына тегеләрнең игътибарын җәлеп итә алдым. Ниһаять миңа ишекне ачтылар. Аннан соң бик озак көлештек, әлбәттә! Бигрәк тә бифштекстан! Котлет пешерә идем ул көнне. Аш-суымны яратып ашый иде әткәй. «Кеше хатыннары колбаса кискәнче, Нәзифәнең пилмәне пешеп чыга!» – ди торган иде.

 

* * *
Үземнең кыска гына бу истәлегемдә бер автограф турында тулырак язасым килә. Кайнатай минем үземә генә атап, автограф белән әллә ни күп китап бүләк итмәде. Казанда татарча басылган бер шигырльәр китабына шундый матур сүзләр язып биргән иде дә, ләкин бер танышым ул китапны «тотып карыйм гына» дип алды да, кире кайтармады. Ә менә кечкенә китаплар сериясендә чыккан «Россиян мин» дигән китапны миңа бүләк иткәндә ул болай дип язган иде: «Татар россиянкасына, минем киленемә». 1997 елда иҗат ителгән бер шигырен, кулдан язып, түбәндәге сүзләр белән бүләк итте: «Нәзифә өчен үзем күчердем. Әткәң Кәрим. 7.02.1997 ел». «Әткәң Кәрим» дигән сүзләре Мостай Кәрим дип языла торган кул тамгасы рәвешендә куелган иде. 
Әтәч тавышлары тынды –
Сәгать ничәдә икән?
Без эчәчәк шәрабларны
Кемнәр эчәләр икән?

Җирдә давыл күтәрелде –
Сәгать ничәләр икән?
Без кичәчәк дәрьяларны
Кемнәр кичәләр икән?

Күктә йолдызлар болара –
Сәгать ничәләр икән?
Бу дөньядан икенчегә
Нигә күчәләр икән?

Бу шигырьне укыганнан соң нигәдер минем аңа җавап язасым килде. Юл саен сорау билгесе куелган шигырь, әлбәттә, җавап көтә сыман тоелды.
(Әткәй шигыренә җавап)
Сәгать нәрсә, таң аткандыр –
Әтәчләр тынды инде.
Таң аттырып шәраб эчкән
Кичәләр калды инде.

Дәрьялар күптән кичелгән,
Давыллар тынганы юк.
Безнең өлеш – безгә төште,
Сәгатен белгәнем юк.

Бу дөньядан икенчегә
Күчәләр бүген, элек –
Анда сәгать сорамыйлар
Вакыт анда – мәңгелек.

Ләкин мин үзем язган бу шигырьне әткәйгә ул чакта күрсәтергә оялдым. Хәзер инде әлеге вакыйгаларга 22 ел вакыт узган. Алар истәлек булып калган. Әткәй үзе кул куйган кәгазь битен һаман да кадерләп саклыйм. Бераз саргайган, буяулары уңган булса да, укып була. 
Вак мәшәкать, ыгы-зыгы тәмам,
Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә бүген таңнан алып,
Күкрәгемнән кошлар очырам.

Әткәйнең бу шигырен дә, бүтәннәрен дә башка күзлектән карап укыган чак бүген... 
Без аның белән һәрвакытта да татарча сөйләштек. Гаиләдә дә татар телендә аралаша идек. «Мостай Кәрим татармы, әллә башкортмы?» – дигән еш бирелә торган сорауга ул: «Минем ана телем – татар теле, рухи телем – башкорт теле. Шуңа күрәдер минем өчен бу ике телнең икесе дә кадерле!» – ди торган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар