Хөрмәтле Габдулла ядкаре

Кешелек, кеше үзенең кеше икәнлеген аңлаганнан башлап, үзе турындагы мәгълүматны киләчәккә җиткерергә теләгән. Дөньяның төрле кыйтгаларында мәгарәләрдә, тау куышларындагы сюжетлы рәсемнәр, рун, уйгур язулары һәм бозау тиреләренә, папирус кәгазьләренә язылган китаплар турында без мәктәп елларындагы тарих дәресләреннән беләбез.
Гасырларны гасыр алыштырган, дөньяда бер-бер артлы дәүләтләр һәм һәр халыкның үз әлифбасы барлыкка килгән. Һәр дәүләтнең исә үз елъязмачылары булган. Шулай итеп, заманалар узгач, дөнья дәүләтләренең, халыкларының тарихы язылган. Ә бит, чынында, һәр ил, халык тарихының асылында кеше язмышы, кеше тарихы ята!
Узган ел Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез Рөстәм Һашим улы Максудов миңа әтисенең архивын бүләк иткән иде. Һашим — Әхмәдһади Максудиның улы. Ә Әхмәдһади (Һади) Максуди исә XX йөз башында татар милләтенең «иң-иң»нәренең беренче унлыгына кергән шәхес. Тик бу юлы сүзебез аның турында булмас, хөрмәтле исемен дә бер китапка нисбәтле телгә алып узарбыз. Җөмләдән: һади Максуди «контрреволюцион оешма оештырып, советларга каршы эш алып бару»да гаепләнеп, 1933 елда кулга алынганнан соң (ул 1936 елга кадәр Кировта сөргендә була, 1937—1938 елларда кабат кулга алынып төрмәдә утыра), гаиләсе — хатыны Зәйнәп, кызлары Фатыйма-Галия, Шәфыйка, Бәһрамия аның искиткеч бай китапханәсен ничек кенә булса да саклап калу ниятеннән бик күп китапларын Ташкент, Оренбург муллаларына, Уфа диния нәзарәтенә җибәргәннәр, танышларына куеп торганнар, Шәфыйка Ростов-на-Дону шәһәренә, улы Һашим исә Мәскәүгә (алар шунда яшәгәннәр) алып киткәннәр.
Мәскәүдән сөйрәп диярлек алып кайткан иләмсез зур һәм авыр сумкамны бүлмә идәненә бушаткан мәлдән мин Һади Максуди һәм аның замандашлары яшәгән чорга килеп кергәнемне сизми дә калдым, XX гасыр башына кайттым...
Менә Һади Максудиның гасыр башында чыккан дәреслекләре, аңа бүләк ителгән китаплар, фотосурәтләр, төрле эш кәгазьләре, 1819 елда басылган «Чынгызнамә», 1833 елда университет нәшриятында чыккан татар теле сүзлеге, 1893 елда мөфти М. Солтановның хаҗ сәфәреннән кайткач, Дибирдеевларга бүләк иткәнлеге язылган искиткеч матур басылган Коръән һ. б. Шулар арасында куе зәңгәр тышка төпләнгән 463 битле калын китап.
Бу — Тукайның үлеменә бер ел тулуга нисбәтле нәшер ителгән «Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре» (Г. Тукайның Җамал Вәлиди тарафыннан беренче мәртәбә язылган тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында бер сәхифә). Нәшире — «Мәгариф» китапханәсе, Казан, «Мәгариф» матбагасы, 1914 ел.
Китапның беренче битендә «матбугат галәменә беренче тапкыр чыккан рәсеме» дип, яшь, матур, таза егетнең — Габдулла Тукайның түбәтәй киеп, галстук тагып төшкән сурәте, икенче битендә — «Исемдә» шигыренең кулъязмасы бирелгән. Китап ике бүлектән — тәрҗемәи хәле һәм шигырьләре хакындагы сәхифәләрдән, тәрҗемәи хәле исә өч — «Сабыйлык чоры», «Тукаев Уральскида», «Тукаев Казанда» дигән бүлекләрдән тора. Җ. Вәлиди үзенең кереш сүзендә шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен язганда аның дусты, артист Габдулла Кариевның «Мәктәп» журналында чыккан хатирәләреннән, Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллинның үзенә язган хатларыннан файдаланганын әйткән. «Тәрҗемәи хәле» бүлегендә алты фото бирелгән. Болар (фотолар барысы да кыш көне алынган): «Габдулла әфәнде Тукаевның туган авылы Кушлавычның гомуми күренеше», «Яңа Кырлай авылында Габдулла әфәнде Тукаевның җиде яшеннән остабикәгә килеп укып йөргән йорт» (такта түбәле, биш тәрәзәле, уртада болдырлы, ике ишекле), «Яңа Кырлайда Габдулла әфәнде Тукаевның сабак укыган мәктәбе белән остазы Фәтхерахман хәзрәт мәчете» (такта түбәле, буйга дүрт тәрәзәле йорт һәм бер манаралы, буй якта җиде тәрәзәле мәчет) һ. б. Фотолардагы йортларга, авыл мәктәбенә һәм авыл уртасында калку урында балкып утырган мәчетенә карап Казан артында таза хәлле һәм белемгә омтылган халык яшәгәнлеген әйтергә була.
Китапның «Икенче кисем» дигән бүлегенә шагыйрьнең вакытлы матбугатта чыккан һәм китапларында басылган шигырьләре кертелгән һәм алар биш өлешкә бүленеп бирелгән. Шигырьләр «җитди шигырьләр» һәм «Балалар кисеме»ннән тора. «Җитди шигырьләр» бүлеге «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигыре белән ачылган, «Балалар кисеме» бүлеге исә бисмилла белән башланган, анда «Ана догасы», «Туган тел», «Мияубикә», «Су анасы», «Безнең гаилә», «Сак белән Сок бәете», «Карлыгач» һ. б. шигырьләре кертелгән һәм аларга рәсемнәр бирелгән. «Икенче кисем»гә Г. Тукайның кереш сүзе белән китапларында чыккан «Исемдә калганнар», «Халык моңнары», «Халык әдәбияты», «Милли моңнар»ы кергән.
«Тукаев турында матбугат» дигән бүлектә: «Тукаев татар тарихында мәңге онытылмаслык исем!», «Ул халкымызның, гасырымызның рухын тәхсим итәчәк үлмәслек вә парлак шигырьләре белән әдәбият тарихыбызга керде», «Телемезнең кадере күтәрелгән саен Тукаев күтәрелә барачак, милли аңымыз, милли хисемез арткан саен Тукаев аңлана барачактыр» дигән юллар бар.
Китапның соңгы битен ябам. Әхмәтһади Максуди кулында булган, аның җәмәгате Зәйнәп, балалары укыган һәм чоланнарда, чардакларда, сарайларда яшерелеп сакланып, Октябрь революциясен, 20 нче еллардан башлап Советлар тарафыннан алып барылган сыйнфый чистартулар (Һ. Максудиның кияве Кадыйр Ходжаев «чаяновчылыкта» гаепләнеп хөкем ителгән һәм лагерьда үлгән), дәһшәтле шәхес культы чорларын узып бүгенгегә — бөек шагыйребезнең 120 еллыгына килеп җитә алган, алар өчен дә, безнең өчен дә кыйммәтле һәм кадерле «Габдулла әфәнде Тукаев мәҗмугаи әсәре» минем өстәлемдә ята.
Ниһаять, тарихи чылбыр тоташты:
Г. Тукай белән Һ. Максуди арасында, ачы телле, «туры» Тукайның әледән-әле Һади һәм Садри Максудиларга, аларның «Йолдыз» газетасына карата матбугатта төртмәле шигырьләрен чыгаргалап торуына да карамастан, дустанә мөнәсәбәт булган. (Тукай «Болгар» номерларында яшәгән, «Йолдыз» газетасының редакциясе дә шунда булган. Тукайның әлеге газетада утызлап шигыре басылган. Кызы Бәһрамиянең әйтүенчә, Һ. Максуди еш кына Г. Тукай яшәгән бүлмә өчен айлык хакын түләгән.)
Бер гасырга якын вакыт узгач, ничәмә-ничә куллар аша, авыр, куркыныч елларны уздырып, XXI гасыр башында кулыма килеп кергән шушы кадерле китап миңа никадәр яңа мәгълүмат бирде, инде белгәннәрем кадәресен яңадан аңымда уятты һәм яңача уйландырып, үзләренә яңа күзлектән каратты. Шуңа күрә Кеше, Милләт язмышларыннан гыйбарәт булган тарихыбызның бер кадерле кисәген — «Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре» китабы биргән мәгълүмат һәм тудырган хиссиятне мин «Сөембикә» укучылары белән уртаклашырга булдым. «Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре» китабы тарихы Кеше, Милләт язмышларыннан да торган тарихыбызның бер өлеше ул.
«Сөембикә» журналы, 2006, №4.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.