Логотип
Шәхес

Кеше китә, җыры кала

Бу зыялы затларның кыйблалары бик тә охшаш икән бит: «Халыкка хезмәт итмәктә».

Ай янында якты йолдыз,
Таң атканчы бат инде.
Чит җирләрдә бик күп йөрдең,
Сагындырдың, кайт инде.


Ни хикмәт, йолдызлар да сүнә икән. Әмма без моны соңгарып, миллион елдан соң гына беләбез. Чөнки сүнгән йолдыз әле шул гомер галәмгә, җиргә яктылык тарата. 
Ә яктылыгы безгә барыбер килә.

Көндәлек эш-мәшәкать белән әвәрә килеп, Мөнирә Булатованың 97 яшькә җиткәнен дә белми-сизми калганбыз. Инде хушлашырга вакыт җитте, йолдыз сүнде. Аның яктысы безгә соңрак килеп ирешер. Шактый биек үрләр яулаган, инсафлы-матур тормыш юлы үткән олы талант, зур урыннар биләгән түрәләрдән үзе өчен бернинди өстенлекләр дәгъваламыйча, вакланмыйча картлыгын тыйнак кына кичереп, арабыздан китеп барды.

Ул йолдыз иде. Хәзер, бигрәк тә шоу-бизнеста, бу сүз урынлы-урынсыз күп кулланылганга, кадере китеп тора. Ә төптәнрәк уйлап карасаң, без барыбыз да йолдыз бит. Берәүләр үз гаиләсе күгендә, кемнәрдер эшендә, хезмәт урынында, берәүләр район, республика күләмендә, берәүләр галәм киңлегендә балкып ала. Йолдыз чире йоктырганнарга, үзен астероид итеп хис иткәннәргә сабырлык, түземлелек, тыйнаклыкка үзләре исән чагында әдәпле, легендар шәхесләрдән өйрәнәсе иде дә... Әле кайчан гына Мөнирә Булатова атлы зыялы шәхес янәшәбездә иде. Тагын бер очрашасы, мәш­һүр җырчы белән иркенләп сөйләшеп утырасы иде дигән уй хыялда калды. Шәхсән минем үземә, юбилей мөнәсәбәте илә интервью алу максаты белән дә, затлы-зыялы аксакалларыбыз җыелган мәҗ­лесләрдә урыннарыбыз бергә туры килеп тә, аның гаҗәеп тавышын ишетергә туры килде. Тик барыбер күңелдә үкенү калды: исән чагында чын кеше кадерен беләбезмени без?!

Сәбәп табарга була: вакыт җиткерә алмыйбыз. Бөтенебез дә дөнья куабыз. Әллә дөнья безне куамы?!
Йолдыз булып балкыган мәшһүр шәхесләр киткәндә, телисеңме-теләмисеңме: «Кем мин, кая барабыз? Бу юлның башы кайда да ахыры кая илтә?» дигән сораулар бимазалый икән.

Мөнирә Булатова, сүз дә юк, зур, якты талант иде. Ходай Тәгалә аңа соклангыч тавыш бүләк иткән, әмма сынауларын да мул әзерләгән. Хәер, сәләт, талантны болай гына бирсә, бәлки, кадере дә булмас иде.

Татар операсының Тугзак анасы дип аны юкка гына зурламаганнардыр! Ул үзе дә халык моңнарыннан яралган зат булгандыр. Безнең халык сагышын да көйгә салган, җырлап юанган, мәхәббәтен, шатлыгын да җыр белән белдергән. Җыр язмышы борын-борыннан халык язмышы белән аерылгысыз бәйләнеп-үрелеп бара икән. Милләтнең яшәеше, рухи үсеше, хәсрәте-шатлыгы, йөрәк сагышы – бар булмышы җырларда чагылыш таба. Әгәр бөтен бер халыкның моңын, яшәү рәвешен чагылдыра алса гына, телләрдән төшми торган җыр туадыр... 
Хәер, көе, сүзләре, башкаручысы бер-берсенә тәңгәл килгәндә генә җыр гомерле була.

Һаваларда очкан кошлар кебек
Ярсый-ярсый канат кагынып,
Дус-ишләрем, кайттым мин талпынып,
Газизләрем, сезне сагынып...


Хәтеремә бу җыр балачактан әнкәй җыры булып уелып калган. Әнкәй кайчак әкрен генә, сагышланып-моңланып, кайчак күтәренке рух белән шатланып та, әмма гел яратып җырлый торган иде бу җырны. Кәефенә карап яңгырашы гына төрлечәрәк була... Мөнирә Булатова башкаруында шул җырны тыңлаганда күзләремә яшь тулуы табигый: әнкәемне искә төшерә ул. 

«Сагыну»ның да җырбашчысы Мөнирә Булатова. Халкыбыз кайчанрак гашыйк булды икән аңа? Сугыш елларындамы? Юк, күпкә алданрак. Муса Җәлил шигыренә Заһид Хәбибуллин иҗат иткән, Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясе студенткасы, япь-яшь Мөнирә башкаруында Бөтенсоюз радиосыннан яңгыраган һәм 1938 елда патефон пластинкасында дөнья күргән бу җыр бәхетле язмышка ия дисәк, һич арттыру булмас. Муса Җәлил үзе йөреп яздырган шул тәлинкә сугышчылар өчен бик тә кадерле була! Иң каты бәрелешләр вакытында да аны югалтмый-ватмый сакларга тырышулары турында генерал Фатих Булатов истәлекләрен укып тетрәнгән идем. Ут яңгыры яуган сугыш кырында, ату тавышлары азга гына туктап торган кыска гына арада йөзләгән фронтовиклар патефон уйнатып, җыр тыңлап юаныч тапкан, сагыну сагышын җыр белән баса торган булган. «Жди меня» кебек үк популяр татар җыры да җиңүгә ышанычны ныгыткан, сугыш мәхшәренә бирешмәслек көч биргән. Йөрәкле ирләрне батырлыкка әйдәгән каһарман җыр булып тарихка кергән ул. Кушымтасын учак янына кырын яткан сугышчылар һәммәсе күтәреп алган:
Бик сагындым, дустым,
Бик сагындым сине, 
Әле дә ничек түзәм мин...


...Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелгәч, шагыйрь эзләреннән Сибгат Хәким Германиягә бара. Берлинда – Дуслык йортында немецлар патефон тәлинкәсеннән аңа «Сагыну»ны тыңлата. Читтә татарның җыры тагын да көчлерәк яңгырый, халык йөрәгенең илаһи көчен сөйли гүяки. 
«Җырның үзе кебек яшь, 
Җырның үзе кебек шат, 
Җырның үзе кебек озын гомерле Мөнирәгә» дигән автограф язып, җырчыга Сибгат Хәким бүләк иткән китап әле дә аларның китап киштәсендә торадыр.

«Җырның үзе кебек озын гомерле...» Нинди олы мәгънә сыйган шул җөмләгә.

Соңгы могиканнар – Нәкый Исәнбәт, Сәйфи Кудаш, Бакый Урманче, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Фәри­дә Кудашева һәм Мөнирә Булатова... Һәркайсы туксанның аргы ягына чыгып, йөзлекне ваклаганда фанидан бакыйга күченде. Милләтебезнең алтын баганалары саналырлык мәһабәт, олпат затларның шәхесен, иҗатын, тормышын күздән кичергәч, үзем өчен бер нәтиҗә ясадым: озын гомерлелекнең сере аларның тоткан кыйбласында түгелме соң?! Ә бу зыялы затларның кыйблалары охшаш, «халыкка хезмәт итмәктә».

Мөнирә Булатованың туган җире – Архангельск. Зыялы затлар – Гаяз Исхакый, Галимҗан Барудилар сөргенгә сөрелгән кырыс табигатьле як бу. Соловки лагереның ачылы-төчеле «мәктәбе»н Бакый Урманче да уза. Соңрак алар очрашып, дуслашалар да. Бакый ага 1947 елда Алма-Атага гастрольгә килгәндә, «тотып алып», Мөнирә Булатованың портретын яза, тик скульптурада мәшһүр җырчының сынын мәңгеләштерү нияте тормышка ашмый, вакыт җитми кала. Бу ике гаҗәеп шәхес чыдамлыкка кырыс табигатьле якта яшәүче халыктан өйрәндеме икән әллә?!

Закир Бикбулатов 1912 елда, туган-үскән җирләрен ташлап, хатыны Шәфикамал, кызы Мәрьям белән Архангельскига килеп төпләнә. Шул елны аларның Суфия, ә 1914 елның 19 маенда Мөнирә атлы кызлары дөньяга килә. Архангельск мәчете янындагы яңача укытыла торган татар җәдид мәктәбе, абыстайдан алган дин сабаклары кызлар күңеленә гомерлеккә уелып кала. Мөнирәнең хәтер шәп, бүтәннәр тырыша-тырмаша хәреф ятлаганда ул инде Коръән сүрәләрен шартлатып укый. 3 нче сыйныфта – уку елы ахырында мәчеттә Коръән уку буенча имтихан үтә. Имтиханны әти-әниләр дә (аста – ирләр, өске катта – хатын-кызлар) күзәтеп-карап тора. Коръәннең кайсы битен ачсалар, шунысын Мөнирәнең бер ялгышсыз көйләп укый алуына әтисе бигрәк тә шатлана, мактауларга өстәп аңа тәм-том салынган тартма да бүләк итә. Ләкин кызга бәхетле, тигез тормышта озак иркәләнергә насыйп булмый. Газиз Айдарский оештырган татар драма театры түгәрәгенең иң актив «артисты», җырчы һәм гармунчы Закир Бикбулатов вакытсыз дөнья куя. Шәфикамал апа кулында биш бала кала. Мөнирәгә бу чакта – 11, Мәрьям апаларына – 15, энекәшләре Госманга өч яшь, ә Шамил әле күкрәк баласы гына.

Калфаклар чигә, затлы күлмәкләр тегә торган оста куллы Шәфикамал апа балаларының һәркайсын белемле, һөнәрле итәргә тырыша. Ул, күрәсең, лидер сыйфатларына да ия булгандыр. Ире үлгәч, туган якларына – Чуашстанның Козловка районы Кармыш авылына кайтып урнашкач, монда беренче оешкан колхозның рәисе итеп сайлап куялар аны.  
 
1926 елда Казанда татар балалары өчен интернат ачылу хәбәре Кармышка да килеп ирешә. Казаннан 60 чакрым ераклыктагы Янгильде мәктәбенең 4 нче сыйныфын тәмамлаган Мөнирәне шунда җибәрергә ниятлиләр. Элек «Казан» санаторие урнашкан бик матур урында, 600 бала тәрбияләнә торган берничә приютны берләштергән Балалар шәһәрчегендә укый башлый ул. Рус телен өйрәнә, үзешчән театр спектакльләрендә катнашырга да вакыт таба.

Җидеелык мәктәпне тәмамлагач, укытучылары музыкаль белем алырга киңәш итсә дә – әллә җырчы булырына ышанып бетми, бәлки, әнисенең тормышны бик авырлык белән өстерәвен белгәнгәдер – Вахитов исемендәге комбинатта кара эшче булып эшли башлый Мөнирә. Кичләрен техникумга йөгерә, химик белгечлеге ала. Тырыш кыз шәм цехы мастеры, киез-фетр басу фабрикасында химик-лаборант дәрәҗәсенә күтәрелә. 
Очраклылык аның язмышын бөтенләй икенче борылышка кертеп җибәрә. Хәер, очраклылыкмы икән! 

1934 елда ул үзе Көнчыгыш музыка техникумын эзләп таба, производстводан аерылмыйча, кичке бүлектә укып, музыкаль белем алырга тели. Шул елларда Мәскәүдә татар опера студиясе ачу өчен әзерлек эшләре башлана. Мәскәү консерваториясе профессорлары, Казанга килеп, булачак студиягә студентлар сайлый. Булатованың ягымлы, бәрхеттәй йомшак тавышына күпләр соклана. Комиссия җитәкчесе Н. Г. Райскийның да игътибарын җәлеп итә ул. Берәү булса, Мәскәүгә чакыруны бәхет санар иде, ә кыз икеләнә. әле яңа гына уч тутырып акча ала, әнисенә ярдәм итә башлады ич.

Энекәшләрен күтәрешәсе бар. әнисен ничек ташлап китәсең? Бергә җиңелрәк булмасмы дип Казанга күченеп килгән әнисенең дә кызын читкә чыгарып җибәрәсе килми. Музыка укытучысы Ксения Апухтина ана янына барып: «Профессор сезнең кызыгызга зур киләчәк юрый. Тавышын тылсымлы тавыш дип бик тә югары бәяләде. Укуына каршы килмәгез, зинһар!» –  дип озак кына үгетли торгач, Шәфикамал апаның күнми хәле булмый.

Мәскәүдә уку еллары, остазлары, күренекле шәхесләр, сәнгать дөньясында ясаган беренче адымнар булачак артистка күңелендә мәңге онытылмаслык тирән эз калдыра. Шул чорда башкалада яшәгән шагыйрьләр – Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Фәйзи, җырчылар, композиторлар белән якыннан танышу, аралашулар балачактан күңеленә тынгы бирмәгән иҗат ялкынын көчәйтеп җибәрә. Шул чакта бөреләнгән дуслык хисләре гаять озын гомерле була. Бу чор, чыннан да, татарның сәнгать дөньясына яңа сулыш өргән гаҗәп бәрәкәтле-уңдырышлы еллар бит. Милли сәнгатебез күгендә озак еллар балкып нур сибәчәк олы талантлар – Галия Кайбицкая, Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутовлар шул студиядә белем ала, зур хыяллар, якты өметләр белән сәнгать дөньясына аяк баса. 

Әмма Мәскәү чоры да сөенечләрдән генә тормый. Яшь Мөнирәне тетрәнүләр дә читләп үтми. Беренче тапкыр сәхнәгә чыккан кызга сәхнәдән курку дигән хис үтә таныш: үзенә сынап караган йөзләгән пар күзләрдән оялып көчкә җырлап бетергәнен, «Котылсам, бүтән сәхнәгә аяк та басмас идем», дип ант иткәнен озак вакытлар хәтерли ул. «Сагыну»ны җырлап бетереп җиңел суларга өлгерми, алкышлар залны тетрәтә, пәрдә артында бөрешеп басып торган кызны этеп-төртеп кабат яктылык сирпелгән сәхнәгә – тамашачыга баш ияргә чыгаралар. 

Әнисенә ярдәм итәргә, энекәшләрен аякка бастырырга кирәк. Шул уй тынгы бирми аңа. 13 яшьлек энесе Шамилне 1938 елда Мәскәүгә китертә Мөнирә һәм хәрби музыкантлар әзерли торган интернат-мәктәпкә урнаштыра. Флейтачы булырга хыялланган, музыкага сәләтле малай нибары ярты ел укырга өлгерә. Яңа елга әзерләнгәндә кәгазь уенчыклар белән бизәлгән чыршыга ут каба. Балалар янгыннан котылу хакында уйламый, музыка коралларын чыгарып калырга тырыша. Шамил­нең үкенечле үлеме – аның төзәлмәслек йөрәк ярасы, әмма соңгысы түгел. Сугыш вакытындагы фаҗигаләр, 1943 елда Мөнирәнең беренче никахыннан туган ун айлык улы Илдарны, күп тә үтми Бикбулатовларның бердәнбер ир туганы булып калган Госманны югалту ачысы да өстәлә моңа. Госман үзе теләп фронтка китә, хәрби очучы була. Куркусыз каһарман йөрәкле очучыны ике мәртәбә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр. Батыр сугышчының мәгънәсез очраклылык аркасында һәлак булуы бигрәк тә аяныч. Тәҗрибәсез, яшь очучы аэродромнан самолеты белән һавага күтәрелә һәм... хәрби задание үтәп кайтып килүче Госман Бик­булатов самолетының койрыгын кыеп төшерә. 

Мөнирә Булатова ачы сагышын эш белән басарга тырыша, концерт бригадасы белән фронтка китә. Алгы сызыктагы сугышчыларга 77 концерт бирәләр. Салкында катып-өшеп йөрүләр эзсез үтми, билгеле. Ул тавышы өзелер чиккә җитеп авырый. Фидакарь йөрәкле җырчыга үз гомерендә берничә мәртәбә тавышын югалту куркынычы яный. әле дә ярый, бәхеткә, шундый авыр чакларында, талантлы татар кызын чын йөрәктән яраткан, хөрмәт иткән, ярдәм кулын сузарга әзер торган дуслары, якыннары янәшәсендә була. 

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре Гүзәл Сәйфуллина артистканың иҗатын, тормыш юлын шактый киң яктырткан «Сәхнә бәхете» дигән әдәби-документаль әсәр язып бастырган иде. Автограф язып, ул китапны Мөни­рә ханым миңа да бүләк итте. Мәскәү, Баку, Ташкент, Сәмәрканд, Сталинабад, Алма-Ата кебек шәһәрләрдә гастрольләрдә йөргәндә гаиләсенә – әнисе, Суфия апасы, кызы Даниягә атап үзе һәм Сергей Николаевич исемен­нән хатлар язган. Бик тә ягымлы, җылы итеп татар телендә язылган ул хатларда җырчының чыгышларын, татар җырын бөтен дөньяда яратып, сокланып, туп-тулы залларда алкышларга күмеп тыңлаулары турындагы хәбәрләр белән беррәттән, Мөнирә ханымның үтенече игътибарымны аеруча җәлеп итте: «әнекәем, Дания русча әйбәт кенә сөйләшә башлаган иде, инде зинһар аны телдән яздырмагыз, өйдә татарча гына сөйләшә күрегез», дип үтенә ул.

Ире Сергей Николаевич Вейзе – кызы Даниянең әтисе алты ел дәвамында аның продюсеры, гастроль концертларын оештыручы була. Аерылышсалар да, Вейзе Мәскәүгә кайтып киткәч тә, алар арасындагы якты дуслык хисләре суынмый: хатлар язышып, киңәшләшеп, бер-берсенә ярдәмләшеп яши алар. Данияләре бик матур җырласа да, әнисе эзеннән китми, Мәскәү һәм Казан ВУЗларында философия, эстетика укыта.  

Мөнирә Булатова – Мәскәү консерваториясе, филармония залларында танылган, атаклы җырчылар, композиторлар, әйтик, Поль Робсон, Рөстәм Яхиннар белән концертлар биргән җырчы. Рөстәм Яхин белән дуслык-лары искиткеч мул җимешле: «Оныта алмыйм», «Дулкыннар», «Китмә, сандугач», «Киек казлар», «Кем белер кадереңне»... Җыр гына түгел, һәркайсы тулы бер спектакль ич! «Эзләдем, бәгърем, сине» (Сәйяр Хәбибул­лин көе, Ә. Ерикәй шигыре), «Кәккүк» (Җ. Фәйзи – Ә. Фәйзи), халык җырлары «Рәйхан», «Уракчы кыз» – татар җыр сәнгатенең йөзек кашлары – кабатланмас, соклангыч тавышлы җырчы башкаруында милләттәшләребез йөрәгенә кереп калды.

Яңа ачылган театрда 1939 елның 17 июнендә «Качкын» (әхмәт Фәйзи либреттосы, консерватория тәмамлаучы яшь композитор Нәҗип җиһановның дип-лом эше) сәхнәгә куела. Мөнирә Булатова Бикә партиясен башкара. Мәгърур кыяфәтле, татар хатын-кызларында сирәк очрый торган түбән тембрлы, көчле, мецце-сопрано тавышына ия җырчы «Кармен»да (Ж. Бизе) – Кармен, «Пики дамасы»нда (П. Чайковский) – Княгиня, беренче татар операларыннан саналган «Самат»та (Х. Вәлиуллин) – Разия, «Наемщик»та (С. Сәйдәшев) – Бикә һәм Гөлбикә, «Башмагым» (Җәүдәт Фәйзи) музыкаль комедиясендә – Җиһан карчык...

Хәер, опера театры сәхнәсендә төрле елларда ул җырлаган-уйнаган рольләрне барлый-саный башласак... тиз генә очына чыга алуыбыз икеле. Рус һәм чит ил операларында да, милли хәзинәләребез саналырлык, татар классиклары әсәрләрендә дә искиткеч осталык белән уйнавын, кырыктан артык сәхнә әсәрендә җыр­лап, бер-берсен кабатламый торган катлаулы рольләр иҗат итүен әйтеп китү дә күпне сөйли. Ә шулай да ул безнең хәтергә «Алтынчәч»тәге Тугзак – туган иле-җире, нәсел-нәсәбе өчен утлар йотып, милләте изге санаган идеалларга тугрылыклы калуны намус эше санаган, туруны Җик-Мәргәнне эзләп табып, халкын азатлык көрәшенә күтәрергә сәләтле изге ана роле белән кереп калмадымы икән? Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсында Хәят партиясен башкаруы да символик мәгънәгә ия. Моабит төрмәсендә башы өзелсә дә рухын бер дошман да сындыра алмаган патриот шагыйрь белән якын дуслар булуы көч биргәндер, мөгаен: эпизодик роль саналган Хәятне дә ул олы мәгънәгә ия халык кызы дәрәҗәсенә күтәрә.




Мөнирә Булатова Татарстанның (1950) һәм РСФСРның халык артисткасы (1957) исемнәренә лаек була. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Опера һәм балет театры директоры булып эшли.
Казан шәһәр Советы депутаты булып сайлана, хезмәт­тәшләренә фатирлар юллап йөри, Актерлар йортын яңартуга зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар