Логотип
Шәхес

ГӘРӘЙ РӘХИМГӘ – 80!

Күренекле татар шагыйре, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй РӘХИМгә бүген – 80 яшь!

 

 

Күренекле татар шагыйре, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй РӘХИМгә бүген – 80 яшь! Шагыйрьне олуг юбилее белән котлыйбыз! Иҗаты белән һәрвакыт укучыларын сөендереп торсын! Сәламәт булсын! Һәр көненнән илһам алып яшәсен!

Һәрчак шаян сүзле, ихлас, гади, киң күңелле Гәрәй Рәхим турында иҗатташ дуслары әллә никадәр кызыклы истәлекләр, йөремсәк мәзәкләр сөйләргә ярата. Әйдәгез, Марсель Галиев язганнары белән сез дә танышыгыз.

 

Аңлашу

Гәрәй Рәхим белән Мөдәррис Әгъләм урам чатында очрашалар. «О-оо, сине күрмәгәнгә...», «О-оо, туган, бер ел узгандыр...» – дип, бер-берсен күрми торуларына эчтән сөенеп, тыштан сагынган булып кыланышалар.

– Кайларда йөрисең югалып? – ди Гәрәй Рәхим.

– «Шәһри Казан»га эшкә кердем бит, малай, – ди Мөдәррис.

– Бәрәч, мин дә шунда эшлим бит, – ди Гәрәй.

– Шулаймыни, ишетмәгән идем әле, кайчаннан эшли башладың? – ди Мөдәррис.

– Бер ел була инде, – ди Гәрәй Рәхим.

– Менә кызык, минем дә эшкә кергәнгә байтак булды инде, – ди Мөдәррис, – нишләп бер дә күренмисең соң син?

– Өйләнеп йөрдем әле соңгы арада, яшь хатынга, – ди Гәрәй.

– Мин дә яңа гына өйләндем бит, вакытлыча, – ди Мөдәррис Әгъләм.

– Син кайсы бүлектә эшлисең? – ди Гәрәй.

– Әдәбият-сәнгать бүлегендә, – ди Мөдәррис.

– Бәрәч, мин шул бүлекнең мөдире бит! Нишләп сине бер дә очратканым юк икән?..

– Син төшкә кадәр генә киләсең мәллә? Шулайдыр. Мин бит кичке якта эшлим. Шимбә, якшәмбедән кала, дүшәмбе белән сишәмбене санамаганда, җомга көнне ял итәм.

– Нишләп алай? – ди Гәрәй.

– Синең бер дә гарәп илләрендә булганың юкмыни? Хәзер теләсә нинди урам этен хаҗга алып баралар. Анда мөселманнар кинәнеп ял итәләр, – ди Мөдәррис.

Шулчак битенә кунган черкине куарга дип, Гәрәй кулын күтәрә, чукынырга, ахры, моның исәбе дип уйлап өлгергән Мөдәррис: – Онытып торам икән, мөселман түгел бит әле син, безнең янда гына Гәрәй, Казанны чыгып китүгә Гөргөригә әйләнәсең бит... Христианнарга эшләргә дә эшләргә, туган, – дип, башын Мәккә ягына кыйшайтып китеп бара. Гәрәй аны кычкырып туктатырга тели:

– Мин бүлек мөдире. Син миңа буйсынырга тиеш! Бүген үк эштә бул!

Мөдәррис, борылып карамыйча, сүзен җилкә аша гына тәмәке төтене белән бергә бөрки:

– Мин буйсынырдай бәндә җирдә тумаган әле!

 

Икесе бер уйда

Бер районда халык каршында чыгышлар ясап йөргәндә, Гәрәй Рәхим белән Марсель Галиевне бер фатирга урнаштырганнар. Өй әллә ни зур булмау сәбәпле, чоланга урынны икесенә бергә җәйгәннәр. Тар ятакта, борсаланып, төн чыкканнан соң, мондыйрак сөйләшү булган.

Гәрәй Рәхим:

– Сиңа комачаулыйм дип, төне буе йоклый алмадым.

Марсель Галиев:

– Мине дә шулай, Гәрәй комачаулый дип күзгә йокы кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар