Логотип
Шәхес

ГОМЕРЛӘРНЕ ҮЛМӘС ҖЫР ИТӘЕК...

27 июль 2017 ел... Бу көнне радио, телевизордагы тапшырулар, интернет чыганаклар җан тетрәткеч хәбәр сөйләде: «...яраткан җырчыбыз ХӘНИЯ ФӘРХИ вафат...» Ышанасы да, бу хәбәрне кабул итәсе дә килмәде ул көннәрдә!

27 июль 2017 ел... Бу көнне радио, телевизордагы тапшырулар, интернет чыганаклар җан тетрәткеч хәбәр сөйләде: «...яраткан җырчыбыз ХӘНИЯ ФӘРХИ вафат...» Ышанасы да, бу хәбәрне кабул итәсе дә килмәде ул көннәрдә! 


Инде өч ел узса да, Хәния Фәрхинең безнең арада юклыгын күңел кабул итми. Аны әле һаман зур сәхнәләр, яраткан тамашачысы сагына. Бүген иртәдән үк социаль челтәрләрдә иҗатташ дуслары, якыннары җырчыны искә ала, аның белән бәйле матур хатирәләрне искә төшерә. 
Хәния Фәрхинең соңгы минутларында аның янында сеңлесе Фирүзә ханым Ибәтуллина була. 
Фирүзә ханым сөйләгәннәрдән: «Алдагы көнне күңелем ярсыган ат сыман иде, үземне кая куярга белмәдем. Илшатымнан, безне Хәния апа белән Казанга җибәрүен сорадым, балаларга мәктәпкә әйберләр дә аласы бар иде. Апага әйткәч, бергә барабыз дип, шатлыктан икәү еладык. «Алтыным, минем дә сезне алып китәсем килгән иде, кияүдән генә уңайсызландым», ди. Елаштык-елаштык та, телефонны куеп йокларга яттык. Бер уйласаң, нигә еларга кирәк инде ул вакытта?! Күңел сизгән күрәсең... Иртәнге сигез тулганда телефон шалтырый. 
– Апа, йоклыйк инде азрак, соңрак китәрбез, – дим. Җәй көне йокы тәмле бит, соң ятыла. 
– Юк, апаем, – ди. – Юлга чыгабыз бит, әйдә, мунча кереп, матур итеп чыгыйк әле, – ди.
Иртәнге чәйне дә эчмичә мунча яктым. Апа тагы шалтырата:
– Апай, төшеп ал инде безне! – ди.
– Инәй менәме соң, инәй менсә генә төшеп алам, – дип шаярам. Инәйнең менәсе килми, минсез генә мунча керегез инде, ди. Хәния апаны озатып калырсың дип, аны да үзебезгә килергә күндердем. Менделәр болар. Апа сабый бала кебек мунча керде, шәһәргә кайтам, чистарынырга кирәк дия-дия әйбәтләп юынды. Баскан токмач белән аш пешерде. Аның ул көнне матурлап сөйләп утырулары! Өйдә Илшатым, балаларым, инәй бар иде. Без киткәч, Илшат ашасын дип, икенче аш пешереп куйды. Телефоны да туктап тормый, тегесе, монысы шалтырата. Интервю алырга теләп, Казаннан бер журналист кыз да шалтыратты. Соңрак, ул кызның истәлекләре матбугат битләрендә дә чыкты әле... Ул аңа, телефоннан интервью бирмим, Казаныма кайткач күрешербез, диде.  Шуннан җизни алып биргән машина белән апаны алып китәргә җырчы егете – Фидаиль кайтты. Ул да мунчалар кереп чыкты. Илшатымны эшкә озатып калдык. Туган авылымның каен җиләге дип, җиләк алып катырган иде. Шуны да инәйләрнең суыткычыннан кереп алырбыз, дип юлга кузгалдык. Өйдән чыгып киткәнче мин юлга кыяр, ипи, йомырка пешереп алмакчы булам. «Апай, бер ни дә алмыйсың, юл буе кафелар, берәрсенә кереп ашарбыз», – ди. Барган саен безне шулай сыйлый иде ул. Әнкәйләр йортына килеп җиттек. Хәле булмагандыр инде, өйгә кермәде. Өй каршында иске генә эскәмия (сәке) бар иде, шунда утырып торды. Әнкәй белән без кереп җиләкне алып чыктык, яңадан шул сәкегә утырып юл догаларын укыдык. Апа бер бархатцы чәчәген өзеп алды да: «Инәй, кара әле, бер чәчәгеңне урладым», дип шаярды. Гәбделхәй ярата дип, бакчадан берничә төп сарымсак алды. Башка вакытта апа киткәндә дәррәү килеп елаша торган идек. Ә ул көнне беребез дә еламады, көлешә-көлешә машинага утырдык. Аллаһның, елыйсы көннәрегез алда, дип әйтүе булгандыр инде... Киттек. Юлда барганда апа Фидаильдән  кондиционерын сүндерүне сорады. Туңам, дигәч мин кофтамны салып бирдем.  Фидаиль заправкага керде. Ул төшеп киткәч, «кара, җүнсез малай, япмаган кондиционерын, һаман салкын», дип шаяртып алды. Өшегәндер инде ул, каннары йөрмәгәндер... Запаравкадан чыгып, ике йөз метр тирәсе генә киттек, алдагы утыргычта сөйләшеп барган Хәния апаның башы төшеп китте. Мин арттан көзгедән карап, сөйләшеп барам бит инде. Күңелдә Казанга барабыз дигән шатлык хисе... «Фидаиль, тукта, җаныем, тукта, Хәния апага начар!» –  дип үрсәләнеп кычкырырга тотындым. Тиз генә машинадан төшеп, аның яктагы ишеген ачтым. Үзем ярдәм сорап кычкырам, Галия кызыма ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга куштым. Үзем машиналарны туктатмакчы булам. Фидаиль әйтә, үзебезнең машина бар бит, үзем илтәм, ди. Минем фикерләр таралгандыр инде ул чакта. Апа шунда башын күтәрде дә: «Җидәттегез инде шул больницагыз белән, кая мендәр бирегез әле, Казаныма йоклап кына кайтыйм, әле», – ди. Мендәр бирдем, җайлап утырттым. Тәтешлегә килеп кердек. Ике ашыгыч ярдәм машинасы каршыга очрады. Носилкага җайлап кына төшеп ятты. Шул вакытта миңа тутырып карап куюын әле дә тоям... Миндә һаман истерика, туганнарны күп югалттык бит инде, ни буласын күңелем сизгәндер. Ул миңа дәшкән,  «апай, алтыным», дип кулларымны кыскан, ә мин берсен дә хәтерләмим... Носилкадан өстәлгә алып салуларын, апаның хәлсезлеген күреп калдым. Апаны алып кереп киттеләр. Мин ишекне бәрәм дә апа янына керәм, бәрәм дә керәм, мине чыгарып җибәрәләр. Берзаман апаны алып кереп киткән кабинеттан үзләре берәм-берәм чыга башладылар... Мин кергәндә өстенә япканнар иде инде... Фидаиль бәгырем стенаны төя. Ул инде Казанда булса коткарырлар иде, дип уйлагандыр... Башта тромб дигәннәр иде, аннары «обширный инфаркт» дигән язуы килде...»  
Җир җиләге, каен җиләге дә күптән пеште инде. Арабызда Хәния  апа Фәрхи генә юк. 
Гомерләрне үлмәс җыр итәек,
Үкенмәслек итеп китәек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу нинди телдэ язылган, укып карадым, лэкин берни анламадым, Хэния Фэрхинен концерты на яратып йордем, калдырмадым, урыны ожмах турлэрендэ булсын, доньялыкта белеп белми кылган гонахларын ярлыка Раббым гизэм ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур язма.

      • аватар Без имени

        0

        0

        БИК эйбэт язылган. Татар телендэ язылган.

        Хәзер укыйлар