Логотип
Шәхес

«Бар күңелләр нурланадыр...»

Казан кызы Дания театрдан бигрәк биюгә мөкиббән иде. Алар авылдагыча — үз йортлары белән яшәделәр. Кичләрен күрше-күлән капка төбенә — бүрәнәгә тезелешеп утырып дөнья хәлләре хакында гәп куерта. Шул тирәдә уралган бала-чаганы җырлаталар, биетәләр. Күбәләктәй җиңел гәүдәле Данияне  оста биюче дип үсендерәләр. Ә кыз табиб булырга кызыга: әнисе авырый, дәва табасы иде! Тик хыялы чынга ашмады. Бишенче сыйныфта гына укый иде, сентябрь башында дәрестән чакырып чыгардылар. Йөгереп өйгә кайтса, әнкәсе телдән калган. Күзен мөлдерәтеп, унөч яшьлек төпчегенә  тилмереп бер карады да, башын читкә борды. Терекөмеш бөртегедәй  ике  тамчы яше тәгәрәп төште.

Әтиләре  Нургаяз абзый гомере буе заводта эшләгән карусыз-тыйнак, чын эш кешесе, җиде балалы ишле гаиләне карау-тәрбияләү хуҗабикә — әниләре җилкәсендә  булды. Әнисез йорт ятим, дөньяның нуры әни икән! Югыйсә, киленнәре Роза да, туганнары да мәрхәмәтле аңа. әнисе тавыкларга җим сибеп йөргән кетәклеккә керә, бәрәңге бакчасына чыгып карый. Күңел китек, бар җирдә моңсу сагыш… Буразнага ятып елый. Бу халәттән аны  сәнгать коткарды. Бию түгәрәгенә язылды. Элеккечә очып-очынып биеми, хәрәкәтләре салмак. Кайгы чигенгәндәй булды. җиденче сыйныфтан соң  ул  медицина училищесына имтихан тотып карады, конкурстан узмады. Хәер, моңа артык исе китмәде. Биюче булам дигән хыялы бар ич. Сигезенче класс­тан соң театр училищесына килде. «Икенче елга, үсеп кил, яме», — диде аңа Празат Исәнбәт.

Әле икенче курста гына укып йөргән Данияне пәһлевандай олпат гәүдәле Ширияздан Сарымсаков күрсә дә имтихан вакытында гына күреп калгандыр. Курс җитәкчесе дә, шефы да түгел иде ул аларның. Зифа, сыгылмалы буй-сынлы биюче кызны режиссерның үткен күзе бүтәннәрдән аерып алган. Мостай Кәрим трагедиясе буенча «Ай тотылган төндә» спектаклендә башта Зөбәрҗәт ролен тәкъдим итә ул аңа.  Тыйнак-моңсу Даниянең уенын күзәткәч: «Мин сине Шәфәкъ ролендә күрәм», — ди. Яшь студент икенче, өченче составта репетициядә катнашса да, премьерада уйнау ихтималы юк диярлек. әмма театр уен бит ул. Премьерада Шәфәкъне унсигез яшьлек Дания уйный! Иртәгесен ул дөньяга танылды! Күп тапкырлар кабатланган бу гыйбарә нәкъ менә Дания  Нуруллина хакында икән ич! Мәхәббәтнең илаһилыгына инанган садә-саф күңелле героен ул  шундый ихласлык белән, бирелеп  уйный ки,  бүреләр улап торган япан  кырда да ул югалмас, хәтта ерткыч җанварлар  да аны аяр сыман. Хатын-кыз җанының  зурлыгын-олылыгын яшь артист җете бизәкләр белән сурәтли.  Артистның үзенә  генә хас табигый ихласлыгы, самими, нечкә хисле күңеленең  яктылыгы Шәфәкъне дә, ул иҗат иткән башка образларны да нурлы-якты буяулар белән  өртә. Шуңа күрә дә алар ышандыру көченә ия.

«Әнине югалту ачысы йөрәктә бит. Уйнавым да, елавым да шуңа чын, табигый чыккандыр», — дип искә ала ул беренче уңышлы  эшен. Хәер, танылган режиссерның  Дания туташтагы хатын-кыз мөлаемлыгын, самимилеген күреп алуы гаҗәп түгел. Сыгылмалы, уйнак һәр хәрәкәтеннән эчке моң сирпелеп торган Шәфәкъ  образы аңа сәхнәгә юл ача.
Төркемнәрендәге кызлардан фәкать аны гына укуын тәмамлагач, академия театрына эшкә билгелиләр.

Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» (Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте нигезендә эшләнгән) спектаклен сәхнәгә яшь режиссер Марсель Сәлимҗанов куя. Айсылу ролен театрның яшь артисты Дания Ну­руллина уйный. Гөнаһсыз яшь йөрәк­ләрнең кичерешләрен Д. Нуруллина һәм Р.Таҗетдинов  үтемле, җаннарны тетрәндерерлек итеп сурәтлиләр. Бу спектакль Марсель Сәлимҗанов­ны да, талантлы яшь артистларны да тамашачыга таныта. Иң кадерле, күңеленә якын рольләрнең берсе — Айсылу исемен Дания  ханым, үзенең кызы тугач, аңа да куша хәтта.

Театрда рольне ялварып сорап алып та, көчемнән килми дип, баш тартып та булмый. әгәр режиссер сине рольдә күрә икән — тырыш! Тырышып та булдыра алмыйсың икән, син театр кешесе түгел, аңа яраксыз. 

1968 елны А. Островскийның «Соңгы корбан» әсәрен Мәскәүдәге Кече (Малый) театр режиссеры М. Новохижин  сәхнәләштерә. Тере һәм чибәр хатын Юлия Тугина — Шәхсәнәм Әсфәндиярова — «камалларча» әйтсәк, «Ша­ха». Ташкентта балет студиясендә укыган, артистлар гаиләсендә үскән нәзакәтле, затлы-зыялы, бераз һавалы Шәхсәнәм апа аксөякләрне аеруча килештереп, күтәренке рух белән уйный. Аның Юлиясе нәкъ тормыштагыча — күзләреннән бәхет ташый, дөньясын онытып көлә. Тавышы тартылган кыл шикелле йомшак, тирән. Мәхәббәтен саклап калу хакына Прибытковка (Ф. Халитов) акча сорап килгәндә ул бөтенләй бүтән. Аңа оят, һәр сүзен газап белән көчкә сөзеп чыгара. Дания аның уенына сокланып туялмый. Шулай сәхнәдә яшәсәң икән ул! Уйга кергән, алга килә, ди. Театр Мәскәүгә гастрольгә җыена. Башкалада күрсәтеләсе әсәрләрне махсус комиссия карый, ошаса — юл ачык. Гастрольгә барасы «Соңгы корбан»да Юлия Ту­гинаны яшь артист уйнарга тиеш, диләр тәнкыйтьчеләр. Бу рольгә Данияне раслыйлар. Еларга да, көләргә дә белми, аптырап кала кыз. Бер караганда, мондый роль — һәркемнең хыялы, ә икенче яктан… Берәүне нәүмиз итеп. Төн йокламыйча ул роль ятлый. Хәер, сәхнәдәге Тугинага сокланып репетицияләрдә утырганда ук ятлап бетергән. Ул тәвәккәлләп, моң­су Әсфән­диярова янына килә. Акланып ни әйтсен? Зирәк ханым: «Бу — театр! Без — артистлар! Син  дә уйнарсың!» — ди аңа. Әйтерсең, канат куя. Даниянең уенын күзәтә, табышларын күреп, мактый-үсендерә. Килешмәгән якларын төзәтә. Аның киңәшләре кызны  илһамландыра. Шаха — шаһинәгә тиң Шәхсәнәм Әсфәндиярова — гаҗәеп ихлас, театрда уенын-чынын кушып мәзәк итеп сөйлиләр аны. Чишмә кебек саф күңелле, олы талант белән аралашу Даниянең дә күңел офыкларын киңәйтә. Галимә Ибраһи­мова, Фатыйма Ильская, Ибраһим Гафуров, Вера Минкина, Шәүкәт Бик­тимеров кебек олы шәхесләр дә кешелекле булып хәтерендә саклана аның.                   

...«Мәхәббәтем килде сиздермичә», ди шагыйрь. Әйе, иртәме-соңмы, артистмы син, гади эшчеме, адәм баласына Ходай бүләк иткән татлы һәм ләззәтле хис — мәхәббәт килә. Даниягә дә килә Мәхәббәт. Сөйкемле, ягымлы, күрер күзгә  бик шәп егет Фәрит — драматург Риза Ишморат улы сурәтендә… Кыз баланың назга сусаган йөрәген эретә, әсир итә. «Миңа кияүгә чыгасың да театрдан китәсең», — дигән катгый сүзенә дә каршы килә алмый хәтта. әлбәттә, театр халкын, Марсель Сәлимҗановны да аның  бу адымы  аптырашта калдыра: «Киткәнче уйла, ялгышмыйсыңмы…» — дип тә карый аңа режиссер. «Шундый рольләр уйнаганнан соң…» — дип дуслары да аптырый.

Ишле гаиләдә үскән Дания  түгәрәк табыннарны, әнисенең аларны кыстап сыйлауларын, гаилә җылысын сагына икән бит.   
Әтнә ягында — кияүнең туган йортында каенанасы Фатыйма ханым  да ярата аны. Айсылуы тугач, Дания радиокомитетта оператор эшен дәвам итә. Радиодан концертлар — Зифа Басыйрова, Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов җырларын тыңлап үскән кыз  микрофонга тиз ияләнә. Олы шәхесләр — Заһит Хәбибуллин, Исмай Шәм­сетдинов, Рөстәм Яхин белән очрашулар күңеленә мәңгелеккә уелып кала. Әминә Шаһиәхмәтова, Госман әхмәтҗа­нов, Мидхәт Миншин, Фәләх Насыйров, Тәүфикъ Сәгыйтов, Җәүдәт Дәрзаман аңа һәрдаим ярдәм кулын суза. «Яшьлек радиодулкынында» тапшыруын алып бара. Тик күңелгә нидер җитми. 

Бала күтәргән Даниягә урамда Рәшидә Җиһаншина очрый. Хәл-әхвәлен сораштыра башлауга күзеннән яше тама. Рәшидә апа аны аңлый: «Син театр кешесе. Кире кайтырга тиешсең. Марсель белән бүген үк сөйләшәм», — ди. Сүз белән калмый, Даниягә ярдәм кулын суза ул: Айсылуны балалар бакчасына урнаштыра, театр тулай торагы — Сәйдәш яшәгән флигельдән аларга бүлмә бирәләр. Театр шундый могҗиза инде, аңа мәхәббәтең төшсә — мәңгелек! Икенче көнне үк кызын күтәреп Дания театрга килә. «Зәңгәр  шәл»нең репетициясе. Сәлимҗанов: «Сәхнәгә!» — дип боеруга кемдер Айсылуын кулыннан ала — очып сәхнәгә менеп тә китә. Күмәк күренештә кызлар бии! Йөзә генә Дания! Биеп рәхәтләнә. Биюче булуы яңа рольләргә дә юл ача. «Фатыйма Сабри»да ул берьюлы ике роль башкара, әмма халык хәтеренә тирәнрәк уелып калганы биюче кыз образы була. 

Мәхәббәт гөле иртәрәк сулу эзсез үтми, җан әрнегән чаклар  була ул. Әмма сәхнәнең  шундый тылсымы бар, үзе дәвалый! Шәхси тормышың сәхнә артында кала, геройларың язмышы, алар мәшәкате белән янып яшисең. Тормыш ямен эштән таба белгәннәр өчен бу аз түгел. 

Җаны әрнегәндә әнисенең үгет-нәсыйхәтләрен искә төшерә. Сабыр булырга өнди: «Хәтер калдырырлык сүз әйтүдән саклан», — дия ул гүяки. Кырык ел театрда эшләп берәү белән дә үпкәләшми, сүзгә килми, дустанә мөнәсәбәттә яшәү якты күңелле кешеләргә генә хас асыл сыйфат. Ә Дания менә шундый асыл зат ул!

Радиокомитет журналистлары белән дуслыклары — гомерлек. Тигез, матур, ипле-тыныч тавыш белән шигырь, хикәя укучы Дания Нуруллинаны кайларда гына белмиләр икән? Ачык дикция, матур тавышы өчен ул укытучысы Асия Хәйруллинага рәхмәтле. «Хәер, тавышны саклау үзеңнән тора. Тәмәке тартсаң, эчсәң, тавыш карлыга», — ди ул. Һәр кичне спектакль алдыннан тамашачыларны сәламләүче ягымлы тавыш иясе Дания Нуруллина икәнен, шәт, күпләр беләдер.   

Тамашачы күңеленә уелып калган кызыклы образлары күп аның. Нечкә күңелле, психологик кичерешләрне сурәтләүче аерым детальләргә аеруча игътибарлы режиссер — Празат Исәнбәт сәхнәгә куйган, егерме еллап сәхнәдән төшми уйналган «Кичер мине, әнкәй!»дә (Батулла пьесасы) ул — Дилфүзә. 

— Тискәре тип итеп бирелсә дә, мин аны кешелеген тәмам югалткан күке-әни  итеп кабул итмим. Дөрес, җилбәзәк ул. Әмма беркатлы. җиңел уйлый. Улын чүплеккә ташлап калдырмаган бит ул, апасына калдырган. «Апа, аңла, минем балам бит ул! Мин тудырдым бит аны!» — дип үзенекен исбатлавы кызык та, ә  чынлыкта бу шулай бит. Малайны ул тапкан. Бала ничек үскән, апасы күпме көч, наз, җылы, тәрбия  биргән аңа, ул кадәресе әлләни кызыксындырмый аны. Әйе, лотереяга машина откан малае аңа хәзер бик тә кирәк. Бала күңелен күрү өчен күчтәнәчкә уенчык машина алып кайткан бит ул аңа. Празат абыйның табышы иде бусы. Ике-өч яшьлек малайлар уйный торган бәләкәй уенчыкны тәгәрәтәм, халык рәхәтләнеп көлә. Бер­катлы­лыгыннан, үҗәтлегеннән көлә тамашачы. Ләкин уйнар өчен кызыклы бу образ. Шуңа яратамдыр аны, — дип артистка Дилфүзәсен яклый.

«Гөргери кияүләре»ндә кыюсыз улын яклап яуга ташланырга әзер керәшен хатыны Гөрпинәне дә көлкеле, якты буяулар белән тәвәккәл ана итеп сурәтли. «Шулай булды шул» (Туфан Миңнуллин)  спектаклендәге героинясы — гомер буе  ире сүзеннән чыгарга базмаган, адашкан кызын аклау-яклауны максат иткән ана. «Образ өчен бизәк-буяулар эзләгәндә күзәтүчән булу шарт. Кырыс ир хатыны иренә, уллары-киленнәренә дә ярарга тырыша. Күрше-күлән алдында да сер бирәсе килми. Ярарга теләве көлкегә дә калдыра. Моны ничек күрсәтергә, дип уйлый торгач, кызыклы деталь табылды.

Туй  күренешендә киленнәре: «Киенеп чык», дигәч, муенсалар асып, үкчәле туфли киеп чыга. Йон оекбаш белән галошка өйрәнгән аяклары аны тыңламый, кылтырый. Образны — тыштан ялтырый, эчтән калтырый торган хатынны ачуда ачкыч бу. «Зәңгәр шәл»дә Ишан хатынын — явыз абыстайны уйнарга кирәк. «Зур гәүдәле, үзен вальяжно тота торган бер җырчыны күз алдыңа китер, сәхнәгә шундый өч абыстай кадәр булып чык!» — ди Марсель абый. Шулай эшләдем дә. Ә икенче бер образ — аңгырарак хатын. Танышыма: «Син бит авыл кешесе, авылыгызда бу образга охшаш берәрсе юкмы?» — дим. 

«Бар, — ди ханым. — Кеше сөйләп бетергәч, ямьсез итеп, кычкырып көлеп җибәрә». Бу детальне режиссер да ошатты».
«Банкрот»та сәхнә караңгылангач, икенче каттан егылып та төшә Дания. Ут яна, ә ул аңгы-миңге, сүзләрен һич исенә төшерә алмый. Аның халәтен аңлап алган  Сираҗи бай — Равил Шәрәфиев: «Бу хатыным элек тә аңгырарак ие, егылып, тәмам беткән. Бар чыгып кына кит!» — дип аны авыр хәлдән коткару җаен таба. Шунысы бәхәссез, ямьсез образны да сөйкемле күрсәтә белә Дания Нуруллина. «Һиҗрәт»тә­ге (Н. Исәнбәт) Саниясен искә тө­ше­регез: йөзе, күзләре, килеш-килбәте — уенчак кыяфәте ничә төскә керә?!

«Алты кызга бер кияү» спектаклендә  ялгыз олыгаеп килә торган Хәдичә ул. Эштәге бердәнбер ир-ат бухгалтерны (И. Әхмәтҗанов) өчпочмак, пәрәмәч белән сыйлавында гына түгел, бәлки хезмәттәшен  авыр хәлгә куярдай мәзәк-уеннардан тыела белүендә дә яраткан кешесен жәлләве чагыла. Яшьлегендә саф, гүзәл, сылу татар кызларын уйнаган Даниябез кырык ике  ел буе чын Татар Гүзәле дигән исемне лаеклы йөртә. һич арттырусыз аны Сөембикәбез дибез икән, моның да сере бар. 

1991 елда «Азат хатын» журналы исемен алыштырды. Дөресрәге, әүвәлге исеменә кайтты — яңадан «Сөембикә» булды. Шул уңайдан журналны тәкъдир итү кичәсе уздырырга уйладык. Ханбикәне сәхнәдә гәүдәләндерерлек артистка  эзли башладык. Ни гаҗәп, дүрт-биш кеше беравыздан Дания ханым исемен атады. «Сөембикә» бәетен шундый матур, үзәкләрне өзәрлек моң белән укыды ул, нәкъ менә аны сайлавыбызга сөенеп туялмадык. Баксаң, бу вакыйгага да шактый гомер узган инде. Халкыбызның фаҗигале һәм данлы-шанлы язмышын гәүдәләндерерлек, «Сөембикә образында күрәм» диярлек артистның әле дә Дания ханым булуы күңелне җылыта.   

Президентыбыз Минтимер Шәймиев  аңа юллаган Рәхмәт хатында: «үзегезгә генә хас булган гүзәл иҗатыгыз Татарстан Республикасында мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә лаеклы өлеш  кертә. Чын халыкчан милли актриса, сәхнә остасы буларак, Сез зур абруй казандыгыз. Гаҗәеп киң иҗат мәйданыгыз сокландыра, күпкырлы образларыгыз тирәнлеге белән тетрәндерә» дигән юллар бар. Танылган  артист иҗатын дәүләтебез дә лаеклы бәяли дигән сүз бит бу.

Татарстанның халык артисты Дания Нуруллинаның тәхәллүсе — сәхнә псев­донимы — Дания Нурлы. Кыскартылган исемнәрне бигүк өнәп бетермәсәм дә, мин дә аны Нурлы диюдән баш тарта алмыйм. Бөек Тукаебыз Сәхиб­җамал Волжскаяга: «Бар күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина…» дип мәдхия җырлаган. Сәхнәне күңел нуры, җан җылысы белән кояштай нурландыручы сирәк артистлар арасында баш рольләргә генә түгел, ә бәлки эпизодик рольләргә дә җан өреп, кабатланмас образлар тудыру сәләтенә ия Дания Нуруллина да бар. Ә мондый сәләт  һәркемгә дә бирелмәгән ул.

«Сөембикә», № 3, 2007.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар