Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Рубрикабызның кунаклары – шагыйрә Гөлүсә ШАҺБАН һәм аның кызы АЛИСӘ.
Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Бәлки, безнең геройларыбыз тәҗрибәсе дә сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәр. Рубрикабызның кунаклары – шагыйрә Гөлүсә ШАҺБАН һәм аның кызы АЛИСӘ.
Алисә, кечкенә чагыңда Кыш бабайга ышана идеңме?
– Әйе, ышана идем. Әле сигезенче сыйныфларда гына Кыш бабайның юклыгын чамалый башладым. Мантыйк буенча, бүләкне әти-әни әзерләгәнне аңладым. Кыш бабай «бүләк иткән» иң зур бүләгем – ачылмалы телефон. Авылда урамга алып чыгып, күрше малайлары алдында да мактандым. Хәзер дә искә төшереп көлешәләр. «Без белгән идек инде әти-әниең бүләге икәнен, сиңа әйтмәдек кенә», – диләр. Мине могҗизаларга ышандырып үстергәннәре өчен әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Балаларга бик кирәк ул. Үскәч, болай да дөнья мәшәкатьләренә чумасың. Шуңа күрә балачактан ләззәт алырга мөмкинлек бирергә кирәк дип саныйм. Ә балачакны әкиятләр, могҗизаларга ышану яшәтә.
Ә үсмерлек чорында могҗизага ышануны нәрсә алыштыра?
– Төрле кызыксынулар, шөгыльләр барлыкка килә башлый дип уйлыйм. Һәр үсмернең үз кызыксынуы бардыр, мөгаен. Кемдер компьютер уеннары белән мавыга, кемдер – спортта, кемдер китаплар укый, ә мин менә тортлар пешерә башладым. Бу шөгылем барлыкка килү дә юкка гына түгел. Бала-чага тортка, бигрәк тә матур итеп бизәлгәненә мөкиббән бит. Торт алар өчен һәрвакыт бәйрәм, ә бәйрәм ул – серлелек. Менә шул бәйрәм рухын тормышымда дәвам итәсем килгәндер, мөгаен. Торт пешерүнең процессы кызык, тынычландыра ул. Мин аны эшкә дә санамыйм. Кызыксынуым хәзер инде хоббига әйләнде. Профессиональ кондитерлардан курслар сатып алып, бу өлкәдә белемемне камилләштерәм. Хоббием акча китерә инде хәзер.
Димәк, син хәзер әти-әниеңнән кесә чыгымнары өчен акча сорамыйсың?
– 14 яшьтә беренче акчамны эшләдем. Әмма мин аны туздырырга түгел, җыярга яратам. Дөрес, бәйрәмнәрдә әти-әниемә бүләкләр алып, аларны куандырырга тырышам. Әнидән акча сорамагач та рәхәт. Үсә башлагач, һаман акча сорап йөрү оялта бит инде. Бу хоббием миндә күпмедер күләмдә мөстәкыйльлек, үземә ышаныч булдырды.
Син – гаиләдә бер генә бала. Берүзеңә күңелсез түгелме?
– Кечкенә вакытта күңелсез булгандыр, әти-әнидән сеңелкәш, энекәш алып кайтыгыз дип һаман сорый идем. «Ярар, кибеттән сатып алып кайтырбыз», – диләр иде. Хәзер ялгызлык тоймыйм. Туганнан туганнарым күп, дусларым бар. Аралашып яшибез. Әни белән без бик якын. Дуслар, егетләр белән аңлашылмаучылыклар туса, гел әнидән киңәш сорыйм. Миңа әби дә киңәшләр бирә. Авылга кайткач, гел тормышка өйрәтеп йөри. Мин аны тыңларга бик яратам. Әбинең яраткан сүзе бар: «Укыганнан сорама, яшәгәннән сора».
Син үзеңне әти кызы дип әйтә аласыңмы?
– Әйе, әйтә алам. Әти белән безнең холыклар да охшаш. Беренче сыйныфтан башлап әти миңа дәресләр әзерләшергә ярдәм итте. Теманы аңлап җиткермәсәм, һәрвакыт әтидән сорый идем. Ул бик гыйлемле кеше. Математиканы, рус телен бик яхшы белә. Әти белән иншалар яза идек. Унберенче сыйныфны аның белән бергә укып чыктык инде.
Алисә, синең егетләр белән йөри торган чагың хәзер. Ничек уйлыйсың, очрашып йөргән егетне әти-әни белән таныштыру кирәкме?
– Мин әле таныштырмадым. Әмма таныштырырга кирәк дип саныйм. Бу иң элек әти белән әнинең күңелләре тыныч булсын өчен кирәктер. Аннан соң, алар күбрәк яшәгән, күбрәк белә, күбрәк күрә дә бит әле. Әнидән серләрем бөтенләй юк. Әтидән бар әле. Ул кырысрак безнең.
Әти-әниеңне калдырып, читкә укырга китү турында уйлаганың бармы?
– Укырга китү планда бар иде. Әни белән ике арадагы иң авыр проблема булды инде ул. Аның бер дә җибәрәсе килмәде. Аннары инде үземнең дә теләк бетте. Минем өчен Казан уңайлы, рәхәт шәһәр.
Күңелең белән син кайда ял итәсең?
– Өйдән дә рәхәтрәк урын юк. Китаплар укыйм, файдалы видеолар карыйм. Музыка тыңлый-тыңлый рәсем ясарга да, музыканы кычкыртып куеп биергә дә яратам. Мин яратуда үскән бала. Өйдәге рәхәт атмосфера башка беркайда юк.
Гөлүсә, син нинди үсмер идең?
– Мин елак идем. Мактасалар да, ачулансалар да елый идем. «Кызым, синең түбәңдә чишмәң бардыр, бер туктамый гел агып кына тора», – дип әйтә иде әни. «Син бик бәхетле, Гөлүсә. Рәхәтләнеп, күз яшьләреңне агызып елыйсың. Елый алган кеше бик бәхетле ул», – дия иде укытучы апам. Закирга (җырчы Закир Шаһбан – Ч. Г.) кияүгә чыккач кына ныгыдым, тормыш еламаска өйрәтте. Кечкенәдән үк үземә генә хас үҗәтлек бар. Без инде эшләп үскән буын. Бик изге күңелле, «юк» дип әйтә белми торган бер бала идем.
Кызың үзеңә охшаганмы?
– Охшашлык бар. Бик йомшак, мәрхәмәтле бала ул. Минем өчен хәзерге балаларда иң мөһиме – күңелләрендә мәрхәмәтлелек булу. Балалар бик усал бит. Алисә кешене жәлли, борчыла белә. Шул сыйфаты бик ошый. Миңа караганда, эчке рухы көчлерәк. «Юк» дип әйтә белә, үз фикере бар.
Мәрхәмәтлелек, дип әйттең. Җәмгыять бик кырыс бит ул. Көндәшлеккә сәләтле, әрсезләр заманы...
– Кеше башына басып, кемнәрдер бәрабәренә яулап алынган дан нәтиҗәле булмый ул. Мәрхәмәтлелекнең беркайчан да көн кадагыннан, кешене кеше иткән сыйфатлар исемлегеннән төшеп калганы юк әле. Мин ярдәм иткән кеше, бәлки, кирәк чакта ярдәм итмәс, аның ярдәменә ышанып яшәү дә дөрес булмас, әмма Аллаһы Тәгалә бар бит әле. Изгелек җирдә ятмый дип, тикмәгә генә әйтмиләр. Иң кирәк вакытта ул барыбер әйләнеп кайтачак сиңа. Мин балама кечкенәдән шуны сеңдереп үстердем.
Алисә сигезенче сыйныфка кадәр Кыш бабайга ышанып үстем, ди. Бу могҗизаны шулай озакка сузу тормыштагы кечкенә бер самимилекне саклап калырга тырышу идеме?
– Ниндидер максатлар тотып эшләнмәде ул. Мин үзем бала күңелле. Балалар белән бала булып чана шуып йөрүләр, алар белән бергәләп бәйрәм көтү, могҗизага ышанулар үзе бер рәхәтлек бит ул. Икәү утырып Кыш бабайга хатлар яздык. Ул матур бер традиция иде. Безнең балалар да үз балаларына шундый могҗиза тудырыр. Могҗиза көтеп яшәү үзе бәхет бит инде ул. Белгечләр әйтүенчә, балага әйбәт эмоцияләр бирү сәламәтлеге өчен дә файдалы. Андый балаларның иммунитеты нык була.
Хәзер балаларны балалыктан бик тиз алып чыгарга тырышалар. Аларның, дөресен генә әйткәндә, уйнарга да вакытлары юк. Күп вакыт үсмерләр генә түгел, балалар да әти белән әни арасында арадашчы ролен дә үти...
– Әти белән әни арасындагы аңлашылмаучылыкларда баланың бернинди катнашы да булырга тиеш түгел. Бала – бала булып үссен инде ул. Аның тормышы үзе гаилә коргач кына башлана. Алар әле әти-әни мөнәсәбәте арасындагы конфликтларга, тормыш проблемаларына психологик яктан әзер түгел. Нигә психикаларын яраларга?! Һәрнәрсәнең үз вакыты. Балаларны гаилә мөнәсәбәтләрен ачыклауда катнаштыру – аларның балачагын урлау ул.
Күпчелек хатын-кызларның бер хатасы бар. Алар ирләре белән ачуланышалар да, балаларга әтиләрен хурлап сөйли башлыйлар.
– Андый очраклар бар, әйе. Тормыш булгач, төрле вакыт була; никадәр генә мактанып, үзебезне идеаль итеп күрсәтергә тырышсак та, табак-савыт шалтырамыйча гына тормый, хәтта соңгы чиккә җиткән вакытлар була. Һәрвакыт Алисәгә әйтәм: «Мин әтиеңә бер көн ашарга пешермәскә мөмкинмен, ләкин син әтиеңә теләсә кайсы вакытта җавап биреп, ашарына пешереп, ашатырга тиешсең. Әтиең белән мөнәсәбәтләребез нинди генә булса да, ул синең әтиең!» Кайвакыт Алисә әтисе эндәшкәч җавап бирми торса, шундук шелтәләп алам. «Ул синең әтиең. Сине үстергән, синең өчен тырышкан, нишләп әтиең эндәшү белән йөгереп килмисең», – дип әйтәм. Безне әниләр дә шулай дип үстерде. Нинди генә булмасын, әти – әти инде ул! Баланың әтисенә карата хөрмәте бетә икән, әнинең бала каршында абруе югала.
Алисә – синең бердәнбер кызың. Элеккеләр, ике бала – бер бала, бер бала – юк бала, дигәннәр. Бу фикергә мөнәсәбәтең.
– Бер баламы гаиләдә, биш баламы – һич тә мөһим түгел. Бары Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк: тәүфыйклы булып, әти-әнине хөрмәт итеп, яратып яшәсеннәр. Әти-әниләренә бурычлы булуларын тойсыннар. Дөрес, психологлар хәзер, балалар безгә берни тиеш түгел, дигән фикерне алга сөрә. Мин аны ялгыш фикер дип саныйм. Баланың әти-әнисен тәрбияләве, аңа кадәр әби белән бабайның оныкларын карашуы татар гаиләсенең зур бер традициясе, буыннан-буынга шулай килгән инде ул. Юк, ул алыш-биреш мөнәсәбәтендә булырга тиеш түгел, балаларны ике арада җылылык, гармония булсын дип тәрбияләргә тырышырга кирәктер. Безнең халыкның тәрбиясе бик дөрес булган.
Мөстәкыйль тормышка чыгарып җибәрергә әзерме инде син кызыңны?
– Апа кияүгә киткәч, елаганымны хәтерлим. Әйтерсең лә башка аралашмаячакбыз. Ә бит ул тормышның бер этабы гына. Бала үз гаиләсе белән яши башлагач та аралар өзелми инде ул. Үз илебездән читкә генә китмәсеннәр. Чит илләргә бәхет эзләп китүчеләр бар. Бәхет бит ул синең үзең белән. Яшәгән җиреңдә дә бәхетле була аласың. Балалар чит илләргә китеп, тамырлар өзелмәсен иде. Бөтен теләгем шул.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк