Логотип
Гаилә

Ир-атның күзе иң элек кая төшә: күзгә, билгә, әллә аякларгамы?

Яныннан чибәр хатын-кыз узып киткәндә аңа борылып карамаган ир-ат юк инде ул. Эчендә җаны булганы барыбер борылып карый. Гаиләле булса да, буйдак булса да... Бай булса да, бигүк бай булмаса да...

Яныннан чибәр хатын-кыз узып киткәндә аңа борылып карамаган ир-ат юк инде ул. Эчендә җаны булганы барыбер борылып карый. Гаиләле булса да, буйдак булса да... Бай булса да, бигүк бай булмаса да... 
Ир-ат үзенә ошаган хатын-кызның беренче чиратта нәрсәсен хәтерләп кала, иң элек гәүдәсенең кайсы урынына күз төшерә – төрле илләрнең галимнәре шушыны ачыкларга тырышып караган. 

Нечкә бил
Буй-сыны матур, чибәр хатын-кыз теләсә кайсы ир-атны үзенә тартып тора инде.  Йөзе матур, чәч-башы ясалган, кул-аяк тырнаклары каралган булса – бигрәк тә. Ир-атлар үзләре шулай диләр. Чынлап та шулаймы икән соң бу: ир-ат хатын-кызның иң элек чәченә, күкрәгенә, тырнакларына гына күз төшерәме?  Американың берничә тикшеренү үзәге шушы темага сораштыру үткәреп караган. «Хатын-кыз үзегезгә ошаган очракта, сез иң элек аның нәрсәсен хәтерләп каласыз?» – дигән сорауга аларның җавап бирүләрен үтенгән. Нәтиҗә алу өчен фотосурәтләр файдаланылган, бу сораштыруда катнашырга – ир-атлар алдына чыгып үзләрен күрсәтергә ризалашкан хатын-кызлар чакырылган. Барлык күрсәткечләр теркәлеп барган. 
Берүк елда берничә университет галимнәре үткәргән тикшерүләр берүк нәтиҗәне күрсәткән. Америкада яшәүче, 16 яшьтән алып 60 яшькәчә булган барлык ир-атлар беренче чиратта хатын-кызның биле нечкәме-түгелме икәнгә игътибар итәләр икән. Хатын-кызның йөзе дә, муены да, күкрәкләре дә – берсе дә аларны моның кадәр кызыксындырмаган. Бил нечкә, ә күкрәкләр, ботлар зуррак, киңрәк булсын. Элеккеге заманнарда аларда шундый хатын-кызлар бала табу – нәсел калдыру өчен әйбәтрәк саналган. Бүгенге ир-атлар моны исә үзләре дә белмичә – аңасты белән сайлый, күрәсең. 

Ботлар һәм эч
Бөекбританиядә, Манчестер университетында да шундый ук тикшеренүләр уздырганнар. Европа ир-атлары исә хатын-кыз матурлыгын бөтенләй башкада күрә булып чыккан. Алар бер күз төшерүгә хатын-кызның бот башларын хәтерләп кала икән: зурмы-кечкенәме, тыгызмы, түгелме... Аннан эчләрен: май җыелмаганмы, асылынып тормыймы... Иң соңыннан гына күзләре билгә төшә.   
Нәтиҗәләр ни дәрәҗәдә дөрестер, анысын әйтү авыррак. Барысы да бу тикшеренүдә катнашырга теләк белдергән ир-атларның үзләре әйткәннәр  буенча гына ясалган. Аларның җавабы уйлары, кабул итүләре белән ни дәрәҗәдә тәңгәл килгәне бер прибор белән дә тикшерелмәгән, расланмаган. 

Йөзләр һәм күзләр
Кызык, ә безнең ир-атлар безгә карап иң элек гәүдәбезнең кайсы төшен хәтерләп кала икән дип уйлыйсызмы? Россиядә мондый тикшеренү-сораштыруны ир-атлар өчен чыга торган интернет-журналларның берсе үткәргән. Язылучылар үз күзәтүләре белән уртаклашканнар. Безнең илдә ир-атлар иң беренче чиратта хатын-кызның йөзенә игътибар итәләр, шуны хәтерләп калалар икән. Аннан – күзләренә. Ни өчен күзләргә икәнен аңлатып та биргәннәр: «Күзләр – кеше күңеленең көзгесе», – дигәннәр.  
Бу нәтиҗә ни дәрәҗәдә хактыр – әйтүе авыр. 

«Сөембикә»не даими укып баручыларга һәр саныбызда диярлек чыгып килүче «Без һәм алар» дигән рубрика таныш инде. Безнең дә әңгәмәдәшләребезгә биргән иң беренче соравыбыз – шушы хакта. «Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...» – дип сорыйбыз.
Кайбер җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Вахит ИМАМОВ, язучы, Г. Тукай премиясе лауреаты:
– Ир-ат, гадәттә, боларның бөтенесен дә күрә... Кадыйр Сибгатуллин бер шигырендә «тормышта ике мәхәббәтем бар: берсе – чыны, икенчесе – идеалы» дигән иде. Идеал бөтен кешедә дә бардыр анысы. Әмма тормыш хыялдан күпкә аерыла... Башта, яшьрәк чакта, безгә хатын-кызның йөз матурлыгы күбрәк кирәк. Чибәрлеккә алданасың... Аннары үзгәрәсең, юк, хатын-кызның акылы да кирәк икән дисең. Ходай Тәгалә аңлата бугай монысын.

Инсаф АБДУЛЛА, Татарстанның атказанган артисты, диктор, Казан театр училищесы укытучысы: 
– Ир-атны башта аның тулаем тышкы кыяфәте җәлеп итәдер дип уйлыйм. Башын-чәчен җыя алмаган хатын-кыз – хатын-кызмыни ул дигән сүз бар: мин үзем чәчләргә бик игътибарлы. Без әби белән үстек, бу аңардан сеңгәндер. Чәчен җыя белмәгән хатын-кыз үзен дә, гаиләсен дә карый белми кебек тоела. Бүгенге яшьләр арасында озын чәч үстерүчеләр байтак, әмма нигәдер аны гел туздырып йөриләр.

Салават МИҢНЕХАНОВ, җырчы:
– Кеше 95 процент мәгълүматны күзе белән кабул итә. Аннары колак белән, борын белән... Әлбәттә, башта тышкы кыяфәткә игътибар итәсең. Нәрсә генә дисәк тә, башта киемгә карап каршы алалар.

Равил ШӘРӘФИЕВ, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты:
– Иң беренче – күзләренә. Хатын-кызның, гомумән, кыяфәтенә карыйсың әле. Ә күзләр – бөтенесен сөйли... Тышкы кыяфәте белән чибәр генә ханымнар... Күзләренә карасаң, кем икәнен шундук аңлыйсың инде: чөнки эчке дөньялары чагыла анда. Шулай ук сәхнәдә уйнаганда да артистларның кем икәнен күреп торам... Тормышта да беренче карашка әллә ни тоелмаган хатын-кызлар, синең белән сөйләшә-сөйләшә, башкача ачыла: күңеле чиста, уйлары матурларның бай эчке дөньясы күзләрендә чагыла.

Зөлфәт ЗИННУРОВ, шоумен:
– Нигәдер күзләренә. Һәм нигәдер күбрәк яшел күзлеләргә. Алар серлерәк кебек тоела иде миңа. Шуларга гашыйк чаклар да булды. Ә үзем зәңгәр күзлегә өйләндем. Аның каравы, кызымның күзләре яшькелт. «Мин элек куркып йөргән күзләр синдә хәзер», – дим аңа... Күзләрдән соң иренгә игътибар итәм. Ирене нәзек икән, ул миңа усал кебек тоела. Нигә шулай уйлыйм, анысын белмим. 

Айдар ГАЛИМОВ, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:
– Боларның барысына да һәм тагын әле тавышына да игътибар итәмдер. Анысы да минем өчен мөһим. Тик шунысы кызганыч, соңгы вакытта хатын-кызлар барысы да бер-берсенә охшый башлады. Бигрәк тә – яшьләр. Аларның һәммәсендә дә эшләнгән керфекләр, кашлар, тырнакны әйтмим дә инде... Хәтта эшләнгән иреннәр! Кайда табигый чын матурлык, кайда ясалма – аеру да авыр хәзер. Дөресен әйткәндә, бу күренеш куркыта.

Илдус ГАБДРАХМАНОВ, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты; Татарстанның халык артисты:
– Миңа калса, барлык ир-атлар да иң элек хатын-кызга: «О-о, моның фигурасы шәп!» – дип карый. Үзем дә башта күбрәк буй-сынына игътибар итәм. Аннан соң гына күзләрен, чәчләрен күрәм.Ир-атның күзе иң элек кая төшә: күзгә, билгә, әллә аякларгамы? 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар