Логотип
Гаилә

«Иң якын кешем...»

Алтын туй! Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит МӨХӘММӘТШИН һәм аның җәмәгате Луиза Әкрамовна гаиләсендә әнә шундый матур бәйрәм быел!

Алтын туй! Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит МӨХӘММӘТШИН һәм аның җәмәгате Луиза Әкрамовна гаиләсендә әнә шундый матур бәйрәм быел! Инде бергә бик озын юл үтелгән. Шатлыгы да булган, сөенече дә, борчу-мәшәкате дә. Сынаулары да... Гомернең бу чорында бәхет инде башка төшенчәләр белән бәяләнә. Ул инде гап-гади шушы сүзләргә дә сыя: «Иң якын кешем...» 
Алар белән бергәләп тагын бер кат тормыш сәхифәләрен барлыйбыз. 

Танышу 
Фәрит Хәйруллович: 50 ел! Бер уйласаң, бик күп гомер! Әйе, бу вакыт эчендә әллә никадәр вакыйга булган, күбесе хәтердән дә чыккан. Әмма Луизаны беренче күргән мизгел, безнең ничек танышуыбыз онытылмый! 1968 елның ноябре иде ул. Яңа гына армиядән кайтып төштем, һәм дуслар мине «Восток» ресторанына шуны билгеләп үтәргә чакырдылар. Нәкъ шул көнне Әлмәт яшьләре ресторанда шәһәр комсомол оешмасының Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнүен бәйрәм итәләр иде. Безне орден таныштырды дисәк тә була... Күрше өстәлдәге чибәр кызга шунда ук күзем төште. Үз-үзен тотышы җәлеп итте бугай. Әмма бу актив комсомолкага барып сүз дәшәргә, биергә чакырырга нигәдер җөрьәт итмәдем. Үземне кыюсыз дип тә әйтә алмыйм югыйсә... Һәм берничә айдан бер дустымның туенда очраттым мин аны. Кунаклар арасында ул да бар иде! Дус кызы белән иде Луиза. Хәтерлим, алар соңга калып килделәр:  эчтәге буш урыннарга үтәр өчен өстәл астыннан үрмәләп керергә туры килде үзләренә. Мин инде бу юлы мөмкинлекне кулдан ычкындырмадым – без якыннан таныштык. Сөйләшер өчен әллә никадәр уртак тема табылды, тормышка карашлар бер икәне дә ачыкланды... Туй соң тәмамланды, автобуслар, билгеле, йөрми иде инде. Мин Луизаны бөтен Әлмәт буйлап озата кайттым. Алар иске шәһәрдә тора икән – җәяү шактый атладык, әмма  юлның озынлыгын тоймадым...  
Луиза Әкрәмовна: Ул көнне ресторанда Фәриткә мин дә игътибар иттем. Яңа гына хәрби хезмәттән кайтуын да аңладым. Минем якка гел күз төшерүен дә сизеп утырдым. Биергә чакырыр дип тә көттем. Чакырмады... Ә теге туйдан соң инде очраша башладык. Ике ел йөрдек без. Бер-беребезне яхшырак белер өчен аз вакыт түгел бу. Ул арада әллә ничә тапкыр сүзгә килергә, хәтта аерылышып икең ике якка да китәргә мөмкин иде. Әмма боларның берсе дә булмады.  Фәрит хәтта соңрак: «Шул ике ел гомеребезне жәллим – танышуга өйләнешәсе калган», – дип тә әйтте. 
Фәрит Хәйруллович: Луизаны еш кына өйләренә кадәр озата кайтсам да, бусагаларын атлап кергәнем булмады. Ул чакта андый гадәт юк иде бит әле. Әти-әнисе мине бер елдан соң гына күрде. Менә нәрсә ачыкланды: Луизаның әтисе Әкрам Хаҗиевич белән әнисе Оркыя Саримовна минем әти белән бер мәктәптә укыганнар икән! Сугыштан соң партия райкомында да бергә эшләгәннәр – бер-берсен яхшы беләләр. Безнең өйләнешүгә ике яктан да каршы килүче булмады. Әтиләр белән автобуска утырып кыз сорарга киттек. Анда инде безне табын әзерләп көтәләр иде... Туй көнен билгеләдек, туйга нинди бүләкләр салачагыбызны сөйләштек: кемгә – күлмәклек, кемгә – шәльяулык... 1970 елның салкын декабрь аенда язылыштык без. Комсомол-яшьләр туе үткәрдек, әллә ни зурдан купмасак та, кешенекеннән ким дә булмады – ул чактагы гадәт буенча ике көн бәйрәм иттек. 
Луиза Әкрәмовна: Әйе, безнең әтиләр чордашлар булып чыкты! Бергә эшләгәннәр, яшь чакта бер футбол командасында уйнаганнар. Без өйләнешкәч: «Бер-берегезне белгәнгә таныштыргансыздыр инде балаларыгызны», – дип тә әйтүчеләр булды аларга. Мин кечкенә чакта Фәритнең әти-әнисенең безгә килгәннәре дә булды. Кызлары барын да белә идем. Ә Фәритне бер тапкыр да күрмәдем. 
Туй дигәч, искә төште әле. Фата эзлим, тик Әлмәтнең бер кибетендә дә юк.  Ә ансыз кәләш буламени инде?! Шул көннәрдә эштәге бер дус хатыным Мәскәүгә командировкага китте. Бөтен өметем аңарда иде. Алып кайтты бит! Бүгенгеләрнеке кебек егермешәр метрлы түгел, әлбәттә. Әмма аның матурлыгы!  «Миңа иң-иңен бирегез, безнең кәләш актриса Одри Хепбернга охшаган дип сорадым сатучыдан», – дип көлдергән иде... Безнең туйда әни «Киек казлар» җырын җырлады. Бүгенгедәй күз алдымда: өстендә ак күлмәк, үзе ишек яңагына  сөялгән... Күзеннән бер яшь бөртеге таммаса да, аның җаны елый иде бугай.  Кыз баланы оядан очыру бер анага да җиңел түгел...  

Гаилә
Луиза Әкрәмовна: Фәритнең әти-әнисе белән бергә яши башладык. Әмма һәр яшь гаилә кебек башка чыгасыбыз килә иде. Озакламый андый мөмкинлек туды: безгә бер бүлмәле «малосемейка» бирделәр. Бөтен уңайлыклары – бәдрәф тә, салкын су. Кредитка аклы-каралы «Березка» телевизоры алып куйдык. Тагын электр плитәбез бар иде – анысын Фәрит үз куллары белән ясады. Ашарга да шунда пешердек, балалар тугач, аларны коендырыр өчен суны да шунда җылыттык. 
Фәрит Хәйруллович: Беренче балабыз – Дамир туган көннәр дә кичә генә кебек... Яланаякка резин итек киеп, Луизаның апасына сөенеч алырга чапкан идем. Башкача ничек хәбәр итәсең – телефоннар юк... 
Мирзиян бабам килеп, намазлар укып: «Улым, син Дамир булырсың!» – дип балага үзе исем кушты. Вәсилә әби белән котлап, сабыебызга күлмәк бүләк иттеләр. Хәзер дә истә: шакмаклы шотланка күлмәк. «Базарга кереп алдык», – диделәр...
Без өйләнешкәндә Луиза Миңнебай газ эшкәртү заводында, икътисад бүлегендә эшли иде. Җиңел атлетика белән шөгыльләнергә – кыска дистанцияләрдә йөгерергә дә өлгерә. Завод кына түгел, шәһәр, район ярышларында катнаша, алдынгы урыннар яулый. Ә мин армиядән соң ук «Әлмәтнефть» идарәсенә урнаштым, контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли башладым. Кичен газ сәнәгате техникумында укыйм. Иҗтимагый эшләрдә катнашам, комсомол тормышында кайныйм... Улыбыз тугач, безнең алга сорау килеп басты: институтта укуны кайсыбыз дәвам итә – улмы, минме? Читтән торып кына укысак та, ике студентның барысына да өлгерә алмаячагы көн кебек ачык иде: эш тә, сессияләр дә, өй дә, яшь бала да... Техникумны тәмамлаганнан соң югары белем алу турында да хыялланган Луиза шул вакыт: «Син укы, сиңа кирәгрәк», – диде... Миңа үсәргә мөмкинлек биргән өчен аңа бүгенгәчә рәхмәтлемен. Һәм әлегә кадәр үземне аның каршында гаепле саныйм... 
Комсомол эшенә күчкәч һәм Уфа нефть институтына укырга кергәч, гаиләгә вакытым бөтенләй аз калды. Өй, бөтен көнкүреш мәшәкатьләре, балалар тәрбиясе – һәркайсы Луиза өстендә булды.
Луиза Әкрәмовна: Фәрит хөкүмәт эшенә чумды – өйгә йокларга гына кайта. «Балаларга дөрес тәрбия бирәмме икән? Алла сакласын, ул-бу хәл чыгып: «Син карамагансың, син дөрес тәрбия бирә белмәгәнсең», дип әйтер көнгә калмабызмы?» – дигән чакларым булды... 

Балалар
Луиза Әкрәмовна: Әти-әниләр гаиләсендәге иң төп кагыйдәләрне без үзебезгә дә күчердек. Әйтик, балалар кечкенә чакта алар һәр көнне сәгать тугызда йокларга ятарга тиеш иде. Бу тәртипне «тагын бераз уйныйсы килү» дә, өйдә кунаклар булу да беркайчан үзгәртмәде. Тугызда икән – тугызда... Һәр эшне планлаштыру, вакытның кадерен белү – шушыннан башлана. «Кемнеке дигәндә, аныкы диячәкләр, йөзебезгә кызыллык китермәгез!» – дип үстердек. Аллага шөкер, тәүфыйклы, тәртипле булдылар. 
Фәрит Хәйруллович: Дамирның нинди дә булса берәр музыка коралында уйнавын бик теләгән идем. Музыка мәктәбенә укырга бирдек, прокатка баян алдык. Әнисе зур футлярдагы шушы баянны күтәреп, аны музыка мәктәбенә озатты, каршы алды. Мин дә үз өлешемне керттем: эштән кайткач, икәү ноталар кабатларга утыра идек. Музыка мәктәбенең өченче классына җиткәч, ул безнең янга саннар язылган бер кәгазь тотып килде дә: «Әти-әни, карагыз әле, мин музыка белән шөгыльләнмәсәм, безнең менә никадәр акчабыз янга калачак», – диде. Әмма Луиза каты торды: «Башлаганбыз икән, тәмамларга кирәк!» – диде.  Һәм, ниһаять, ул көн килде – Дамир безне Әлмәт музыка мәктәбенең чыгарылыш укучылары куйган концертка чакырды. Барысы да бик әйбәт чыгыш ясады. Дамир да. Өчәүләп өйгә кайтып кердек. «Менә, әни, сиңа музыка мәктәбен тәмамлау турында документ. Булды!» – диде Дамир. Шуннан баянны ялгыш та башка кулына алмады. Тик шунысы кызык: Дамир инде күптән безнең акчаны да, үзенең вакытын да суга салдым дип санамый.  Ул гитарада  бик әйбәт уйный, җырлый – музыкаль белем алуы, әлбәттә, эзсез узмады. Ярый теге  чакта кире чигенмәдек дип уйлыйм.      
Безнең Дамирга  намуслылык кебек сыйфат бик нык салынган. Әнисе белән мин дә тырыштык, бабасының – минем әтинең дә өлеше бар. Бервакыт аның шәһәр комсомол комитетына: «Мине үз теләгем буенча Әфганстанга җибәрегез», – дип гариза язуын белеп әнисе белән шаккаттык. Тугызынчы класста гына укып йөргән чагы әле. Кич белән өйдә бу хакта, әлбәттә, сүз чыкты. Дамир безне «юата»: «Соң мин бит әле иртәгә үк китеп бармыйм. Әмма сугыш бит туктарга күренми, бөтен ил анда катнаша икән, нигә мин читтә калырга тиеш?  Исемлеккә кертә торсыннар», – ди. Бәхеткә, улыбыз армия яшенә җиткәнче, әфган сугышы төгәлләнде. 
Чыгарылыш кичәсендә Дамирга: «Әлмәтнең 2 нче мәктәбенең иң гадел укучысы» дигән исем бирделәр. Хәтта шулай дип язылган майка бүләк иттеләр. Күп вакыт классташларының әниләре хатыныма шалтыратып: «Ә сезнең Дамир өйгә кайттымы әле?» – дип сорыйлар иде. «Юк, әле урамда», – дигән җавапны ишеткәч, тынычланалар. «Алайса ярый, безнеке класс белән паркка барабыз дигән иде,  Дамир анда булгач, тәртиптер», – диләр. 
«Сез мине артык дөрес итеп тәрбияләгәнсез. Бүген болай яшәргә авыр – тирә-юньдә нинди тормыш икәнен беләсез бит», – дип әйткәли ул кайчак.  Әмма... үзгәрергә дә ашыкмый. Минемчә, теләми дә. 
Шундый ук сыйфатларны кызыбызда да күрәм. Гаделсезлек белән килешә алмау, кемдер моңа мохтаҗ икән, аңа шунда ук ярдәм кулы сузарга ашыгу... Бу яктан Лилиягә җиңелрәк: ул – табибә, үзенең бу теләкләрен көн саен, сәгать саен канәгатьләндерә ала. 
Луиза Әкрәмовна: 1989 елны Фәритне Татарстанның сәүдә министры итеп куйдылар. Ул Казанга күченде, үзе белән Дамирны – ул инде студент иде – һәм Лилияне дә алды. Бөтенләй күченергә туры килсә, кызыбызга кат-кат мәктәп алыштырып йөрергә туры килмәсен дип үзебез шулай хәл иттек. Ә мин Әлмәттә калдым.  Әти-әнинең сәламәтлеге инде әллә кем түгел, иске «финский» йорт булса да, аны да ташлап китеп булмый, эшем дә бар. Гаиләбезнең бөтен ир-атларын кайгырту тугызынчы класста укучы кызыбыз өстенә төште. Алар бер ел буе кунакханә номерында яшәделәр. Кухняда – электр плитәсе, Лилия шунда өчесенә ашарга пешерә. Көн саен кул белән әтисенең һәм абыйсының күлмәкләрен юа. Аңа бик авыр булыр дип уйлаган идем, ничектер бик тиз ияләште, зарланмады. Лилиябез кияүгә чыккач, Фәрит аның гел янәшәдә булмавына бик озак күнә алмады. Аннан шунысы да бар – Лилия өйдә нәрсәнең кайда ятканын һәрвакыт хәтерли, белә иде, «Кызым, шул әйбер кайда икән?» – дип сорарга гына кирәк... 
Аерым торган бу еллар гаиләбез өчен зур сынау булды. Әмма ул безне тагын да бер-беребезгә якынайтты. Ә Лилия белән без, гомумән, дусларга әйләндек. Әгәр Әлмәттә генә яшәп калган булсак, кызым белән араларыбыз бу кадәр якын булыр идеме икән дип уйлыйм кайчак. Ярты сүздән аңлашабыз... Мәктәпне ул медаль белән тәмамлады һәм шунда ук Казан дәүләт медицина институтына укырга керде. 
Начальнигым кайвакыт эш белән Казанга бара иде. «Мине дә алып бармассызмы икән?» – дип сорыйм. Аңлый, хәлемә керә, ризалаша иде. Иртәнге дүрттә юлга кузгалабыз  – паром кичүе аша чыгып йөргән чаклар бит әле, төнлә генә кире кайтып керәбез. Үземнекеләр янында аз гына булырга өлгерәм... Йөрәгем өзгәләнә иде инде, «алар анда минсез нишлиләр?» дип уйлый идем... 
Фәрит Хәйруллович: Ике елдан мине Татарстан министрлар Советы рәисенең урынбасары итеп билгеләделәр. Гаиләбезгә Казанда төпләнергә туры киләчәге көн кебек ачык иде – Луиза башкача Әлмәттә кала алмады. Мин аңа шул вакытта: «Әйдә, меңгә бүленмә инде, өйне генә кара», – дип әйттем. Хатын-кыз өчен өй җылысын  саклаудан да зур эш була алмый... 
Луиза Әкрәмовна: Эт елында туганмын, әллә шуңамы икән – мин гел сакта. Менә әтиләре өйдә, балалар белән бар да әйбәт икәнен беләм – бу минем өчен иң рәхәт сәгатьләр. Фәрит газета-журналлар караштырып утыра, әкрен генә телевизор сөйләп тора, өйдә утлар кабынган... Инде китап укысам да була. Бәхет шушы кебек тоела... Балалар үскәндә мине бу яктан борчымаска тырышты: кая киткәннәрен, кайчан кайтачакларын гел язып калдыралар иде. Кесә телефоннары юк иде бит әле. Хәзер, әлбәттә, һәркайсының үз тормышы, әмма ул безнекеннән барыбер аерылмаган. 

Мөнәсәбәтләр
Луиза Әкрәмовна: Фәрит чираттагы комадировкасына җыенган саен: «Менә ул китә дә, аннары бу эшемне эшлим, тегесен», – дип, күңелемнән моңарчы кул җитмәгән эшләрне барлап йөрим. Аның артыннан ишек ябылуга, кинәт күңелгә бушлык тула, ниндидер бер моңсулык биләп ала. Кулдан эш төшә... Сәгатькә карап, минутларны саный башлыйм: менә ул аэропортка барып җиткәндер, менә һавага күтәрелгәндер, менә самолет инде җиргә төшәдер... Һәм, ниһаять, ул шалтырата: «Мин килеп җиттем, барысы да әйбәт...» Менә шул мизгелдә генә икенче сулышым ачылгандай була – инде тынычлап нидер эшләсәм дә ярый... 
Безнең хакта беркайчан онытмый ул. Вакыты бик тыгыз икәнен белеп торам, әмма шалтыратып алырга җай тапмый калмый: «Нәрсә эшлисең? Хәлләрең ничек? Җыен да урамга чык әле – көн шундый матур», – ди... 
Фәрит Хәйруллович: Кайчак миннән журналистлар: «Ә сез хатыныгыз белән киңәшләшәсезме?» – дип сорыйлар.  Ниндидер мөһим карар кабул итәргә туры килгән чакларда ничек инде киңәшләшмим ди? Ул бит минем эшем өчен үземнән дә ныграк борчылып тора! Халыкта «энә белән җеп» дип әйтү бар – бу Луиза белән безгә дә кагыла.  
Минем өчен иң кыен әйбер – Луизаны нәрсәдер өчен борчылган килеш күрү. Ул – гаиләбезнең рухи терәге. Бик авыр көннәр була, эштән арып, кәефсез килеш кайтып керәм – күзгә берни күренми. Һәм шундый вакытта Луиза бер җылы сүз әйтеп куя, һәм барысы да үзгәрә... 
Луиза Әкрәмовна: Күпне кичерергә туры килде, әмма иң авыр чакларда гел бер-беребезгә – гаиләгә таяндык. Әти-әниләрдән үрнәк алдык! Фәритнекеләрне искә төшерәм... Зур, тату гаилә иде алар. Кайнатам белән кайнанам кайчак икәү диванга янәшә утырырлар иде, әти шул вакыт әнигә: «И-и, Маһинурым, күз нурым!» – дияр иде...
Минекеләр үз йортлары белән яшәделәр. Зур хуҗалык: бакча, мунча... Газ, су кермәгән! Әмма без һәр шимбә кичкә таба аларга бара идек. Апа үз гаиләсе белән килә – балаларыбыз бергә гөрләшә. Кибет киштәләре буш чак булса да, әни ничектер җаен таба – мичтә безнең өчен зур бәлеш пешә... Ә әнинең пәрәмәчләре табадан төшәргә дә өлгерми кала...
Безнең оныклар да шундый ук тату гаилә корачагына бик ышанам. Традицияләр юктан бар булмый һәм юкка да чыкмый: без дә менә хәзер шимбә саен балаларны көтәбез. Иртән иртүк пешеренә башлыйсың, тәрәзәдән күзне алмыйсың... Бер-бер артлы килеп тулалар – өй аларның шат тавышларына күмелә. Рәхәт! Фәрит оныклары өчен менә дигән бабай булып чыкты! Ул аларның һәркайсын үзенчә ярата, һәрберсе белән үзенчә аралаша.
Кем өчендер ул Фәрит Хәйруллович, билгеле сәясәтче, җитәкче, фәннәр докторы... Ә минем өчен – гомер иткән ирем, балаларымның атасы, ышанычлы дустым. Бөтен җир йөзендәге иң кадерле кешем! Кайчакларда: мин бит үз тормышым белән түгел, күбрәк аныкы белән яшим дип уйлап куям. Булсын!  Моның өчен беркайчан үкенгәнем юк!
Гөлнур САФИУЛЛИНА 

Лилия АБАШЕВА, 2 нче республика клиник хастаханәсенең физиотерапия бүлеге мөдире:
– Әти белән әни турында бер-берсеннән аерып алып сөйләп булмый. Әти ниндидер биеклеккә күтәрелгән, республика, хәтта халыкара күләмдә хөрмәтле шәхескә әйләнгән икән – бу аларның уртак уңышы. Алар бер-берсенә таяныч кына түгел, берсе икенчесен канатландыручы да. 
Әтинең гел эштә булуына кечкенәдән ияләштек: без торганчы ул китә иде, ул кайтканчы без йокларга ята идек. Әмма әтисез үсәбез дигән хисне тоймадык! Монысы – әнинең тырышлыгы. Нәрсә генә хәл ителсә дә, өйдә иң соңгы сүзне әти әйтәсен белә идек. «Әти әйткәнчә булыр» – бу гаиләбезнең язылмаган кагыйдәсе иде. Әтидән курка идек дия алмыйм, әмма ул әйткәнне берсүзсез үтәдек. 
Абый белән без дә әти белән әнигә охшарга, аларны кабатларга тырышабыз. Икесе дә җай чыккан саен әби белән бабайның хәлен белешә иде. Мин дә һәр иртәне эшкә килүгә иң элек әти белән әнигә шалтыратып алам. Көн дәвамында әни белән тагын берничә тапкыр хәбәрләшәбез. Алар кебек үк, җай булуга гаилә белән табигатькә чыгып китәбез. Атна саен төп йортта очрашуларны да гадәт иттек: мунча керәбез, аралашабыз, сыйланабыз... Кайчак әнигә: «Бик арасың, бу атнада килмик әле, ял ит», –  дим. Үзем алдан ук белеп торам: килмибез икән – алар, һичшиксез, үзләре безгә сугылачак. 

Дамир МӨХӘММӘТШИН,  «Татнефть»нең генераль директоры урынбасары – Казандагы департаменты директоры:
– Берсендә утырдым да, әтинең үзем янында күпме вакыт үткәргәнен санадым. Миңа ул чакта 16 яшьләр тирәседер. Нибары өч ел дип исәпләп чыгардым. Ул гел эштә булды... Аның буш чаклары безнең өчен шуңа да бәйрәмгә әверелә иде. Әти, гомумән, өйдә утыра белми. «Нишләп торабыз соң, әйдәгез, йә табигатькә чыгыйк, йә дусларның берәрсен чакырыйк», – дияргә тотына. Дуслар дигәннән, аларның кайберсе белән әти инде кырык елдан артык дус, инде аларның балалары белән дуслыкны без дәвам итәбез.
Атна ахырында әби-бабайларда очрашу гадәтен әти белән әни Казанга да алып килде. Гаиләнең зурлыгын, бөтенлеген, бер-береңнең кадерен тоярга ярдәм итә бу очрашулар, безне барыбызны берләштерә. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар