«Баланы кулга ияләштермә!» «Баланы гел кулыңда күтәреп йөрмә, үзе генә дә торырга өйрәнсен!», «Елый-елый да туктый ул!»
«Баланы кулга ияләштермә!» «Баланы гел кулыңда күтәреп йөрмә, үзе генә дә торырга өйрәнсен!», «Елый-елый да туктый ул!»
Бала табу йортыннан кайтканнан соң, һәр яшь әни ишетәдер бу сүзләрне. Кулга ияләштермә, аннары үзеңә кыен була, имеш. Дөресен әйтәм, мин үзем бу теориягә башта ук каршы булдым. Менә кечкенә генә төенчек, нәни йөрәк пәрасе мыс-мыс итеп ята. Сизеп торам, калын юрган астында булса да, аңа әни җылысы җитми. Сабыемны алам да, күкрәгемә кысам. Ашаганда, сөтле чәй эчкәндә, әтисен каршы алганда да ул һәрвакыт минем белән. Кочагымда изрәп йоклаулары, иркәләнеп кенә нәни авызын бөреп тартылып куюлары... Шуңа күрә, «кулга ияләштерәсең» диючеләргә җавабым бер була торган иде: «ияләшсен, җан җылысын тоеп үссен».
Олы кызымның төнге елауларын, өчәр сәгать кулда күтәреп йөрүләремне сөйләгәч, бер танышым «беренче көннән үк баланы дөрес режимга ияләштермәгәнсең», – дигән иде. Үрнәк итеп үзенең бер танышлары турында сөйләде. Алар менә туганчы ук балага аерым бүлмә, карават әзерләп куйганнар икән. Баланы ашаталар да шунда куялар һәм калдырып чыгып китәләр, ди. Елаганга да игътибар итмиләр, кереп йөрмәскә тырышалар. Өч көн елаганнан соң, бала ияләшә икән үзе, кулга да сорамый башлый. Аннары инде артыгын еламый да икән. Кулга алмыйсыларын белә... Вакытында ашый, эчә, йоклый. Алар үзләре бу турыда зур ачыш ясагандай сөйләгәннәр, әлбәттә. Мин генә котым очып тыңладым. Нәни килеш елаган чагында да әни куенына сыена алмый инде...
Күп кенә халыкларда шундый гадәт бар икән – әни кешегә кырык көн буена баланы бер генә мизгелгә дә калдырырга ярамый. Ул әниләр балаларын күкрәк турына бәйләп кую җаен тапканнар. Кырык көн буе әле бала «дөньяга килүен дәвам итә» дип кабул ителә икән, шуңа ул әнисенең йөрәк тибешен, җылысын, тавышын ишетеп торырга тиеш. Һәм андый балаларның инде үсә төшкәч, тормышта шактый мөстәкыйль булуларын, психологик яктан да сәламәтрәк булуын исбатлаганнар. «Кулга ияләшмәсен» дип әнисеннән ялгыз йоклаучыларның әнигә бәйлелекләре, зур үскәч тә әнине таптырулары ешрак күзәтелә икән. Чөнки алар күңеленә әни җылысына туенмау, игътибарга мохтаҗлык халәте кереп урнашкан була.
«Баланы кулыңа ияләштермә, үзеңә кыен була!», «Ияләшмәсен!» Ике-өч айдан соң, баланы яслеләргә калдырып, эшкә чыккан совет заманы әниләренең кырыс тәрбиясе бу. Алар өчен шулай җайлы булган. Ә хәзер әниләрнең бала тәрбиясенә карата фикере үзгәрә бара. Психологлар да иң зур дәва – әни кочагы дигән фикерне ешрак кабатлый башлады. Әнә бит, дәү әниебез дә, бала елый башлады исә, тизрәк кулга ал, күкрәгеңә кыс, йөрәк тавышыңны ишетсен, дип киңәш бирә иде. Гаеп итсә ителер, әмма мөмкинлек булганда кызларымны кулдан төшермәдем. Шулай рәхәт иде. Сыенып үстеләр. Ю-у-ук, үкенмим. Куып та тотып булмый хәзер үзләрен, бер кочыйм дисәң дә. Исән генә булсыннар!
...Елыймы, әллә көйсезләнәме? Кулыгызга алыгыз да, рәхәтләнеп тибрәтегез. Иң мөһиме – әни җылысын тойсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик дерес сузлэр. Баланы соеп,яратып устерергэ кирэк дигэн фикер белэн килешэм.
0
0