Логотип
Тарих

Олы юлның сикәлтәләре

Миңа Галимҗан Ибраһимовның сөекле хатыны Өммегөлсем (Гөлсем) апа Мөхәммәдова белән утыз ел чамасы аралашкалап яшәргә туры килде...

Лирон ХӘМИДУЛЛИН

Миңа әдипнең сөекле хатыны Өммегөлсем (Гөлсем) апа Мөхәммәдова белән утыз ел чамасы аралашкалап яшәргә туры килде. Ул Сәмәркандтан Казанга күчеп килгән чорда мин Татарстан Язучылар оешмасында эшли идем. Соңрак аның Галимҗан Ибраһимовның иҗади эшчәнлеген һәм гаилә тормышын чагылдырган өч документаль повестен китап рәвешенә китереп нәшер итүче мөхәррир дә мин булдым. («Эзләнүләр», ике повесть, 1987 ел; «Олы юл», 1994 ел.) 

* * *
Галимҗан Ибраһимов 1887 елның мартында хәзерге Башкортстанның Солтанморат авылында туган. 11 яшендә аны әтисе Оренбургтагы «Вәлия» мәдрәсәсенә укырга алып килә – заманча белемле мулла итмәкче була. Нәкъ шул елда чит илдә укып кайткан Мөхәммәдвәли Хөсәенов «Вәлия»нең башлыгы итеп билгеләнә. Казан артындагы «Кышкар» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, ул берничә ел Гарәбстанда укыган. Атасы Гани бай – Оренбургның атаклы сәүдәгәре – шул төбәктә үз исәбенә яңача (җәдидчә) укытуга йөз тоткан берничә дистә мәктәп һәм мәдрәсә ачкан, җәй айларында укытучылар белемен күтәрү курсларын оештырган. Яшүсмер Галимҗан бу калага килеп укыган елларны татар әдәбиятының гөрләп үсеш алган чоры дияргә була. Шул елларда монда күренекле шагыйрьләр Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев актив иҗат итә. Мәдрәсә башлыгы Вәли Хөсәенов та шәһәргә кайтып төпләнү белән үк үз типографиясен булдыруга керешә, дини һәм гаилә тәрбиясенә йөз тоткан «Дин вә мәгыйшәт» журналын чыгарырга рөхсәт ала. Совет хакимияте чорында Вәли мулланың бу эшләре, фәкать дини юнәлештә дип, еш тәнкыйтьләнде. Галим Әбрар Кәримуллин хәбәр итүенчә, «Дин вә мәгыйшәт» басмаханәсендә 1918 елгача 104 китап нәшер ителә, шулардан кырыгы гына дини эчтәлекле була. Ул типографиядә күләмле әдәби һәм иҗтимагый эчтәлекле әсәрләр дә, татар, казакъ шагыйрьләренең аерым җыентыклары да басылган.
Галимҗан килеп укый башлаган елларда Оренбург, Казаннан кала, икенче бер әдәби үзәккә әверелә. Әдәбият сөючеләр арасында танылып өлгергән язучы Гаяз Исхакый да 1902 елда «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытырга килә. Шакирҗан агасы укыган ул мәдрәсәдә Галимҗан еш була. Ул Г. Исхакый белән дә аралаша. (Кайбер истәлекләрдә аларның аерылмас дуслар булуы турында әйтелә. Әмма совет хакимияте чорында «ак эмигрант» Гаяз белән Галимҗанны якынайтмаска тырышалар.) Г. Исхакый «Хөсәения»дә укыткан елларында «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902–1904) әсәрен иҗат итәчәк. Шул ук мәдрәсәдә укыткан Сәгыйть Рәмиев белән дә дуслашып китәчәк.
Атаклы мәдрәсәдә укып, ата-бабалары кебек абруйлы мулла буласы Галимҗанның олуг әдип булып китүе менә шушы вакыйгаларга бәйле. Ә «Вәлия»нең элек бик абруйлы уку йорты булуы тарихи документларда теркәлгән. Анда казакъ иле хан-солтан балалары да белем алган.
1907 елда беренче әсәрен Казан матбугатында бастырып чыгару бәхетен татыган 20 яшьлек егет, ун ел үтмәстән, классик әдип дәрәҗәсенә ирешәчәк. Шул дәвернең иң яратып укылган әсәрләреннән саналган «Яшь йөрәк-ләр» романын бастырганда (1912 ел) аңа әле 25 яшь кенә була. Тагын ике елдан соң ул «Безнең көннәр» романын язып төгәлләячәк. Ләкин ул әсәрнең беренче бүлекләре матбугатта басыла башлауга, патша цензурасы аны тыя. Шул ук 1910 еллар башында Галимҗанның берничә хикәя-се һәм тел, милләт мәсьәләсенә кагылышлы мәкаләләре бертуган Рәмиевләр нәшер иткән «Шура» журналы укучыларына да тәкъдим ителә. Аннары алар Рәмиевләрнең «Вакыт» нәшриятында аерым китаплар булып басылып чыгачак. «Казакъ кызы» романының беренче варианты да Рәмиевләр басмаханәсенә җибәрелә. Әмма кулъязма 1911 елда Бубый мәдрәсәсе вакыйгасыннан соң тентүләр оештырылганда юк ителә. Әсәр 1924 елда дөнья күрәчәк.
Әдип шул елның көзендә Касыйм төбәге сәүдәгәрләре Максудовларның Киевта яшәүче бер гаиләсенең балаларын укытырга чакырыла. Аны анда барырга Каюм Мостакаев димли. Татарстан Милли архивының Фатих Кәримигә багышланган фондында сакланучы бер хатта әдипнең Киевтан Дәрдмәндкә тагын бер күләмле кулъязма җибәрүе турында хәбәр бар. 
1913 елның апрелендә бер революцион шаулы җыенда катнашкан студентлар белән бергә Галимҗан да кулга алына. Шунда әдипнең яңабаштан яза башлаган «Казакъ кызы» әсәренең бер өлеше дә юкка чыга. 
1917 елгы революция вакыйгаларын Галимҗан Уфада каршы ала. «Галия» мәдрәсәсендә укыту белән бер үк вакытта, ул язучы Фатих Сәйфи-Казанлы белән бергә сул эсерлар рухындагы «Ирек» газетасын нәшер итә. Казанда һәм Мәскәүдә уздырылган татар милли җыеннарында актив катнаша. Ә бераздан Мулланур Вахитов белән бергә Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариатын җитәкли. Бердәм башкорт-татар милли автономиясен булдыруга кагылышлы җыелышларны төрле төбәкләрдә оештырып йөри. 
Казанга кайткач, Галимҗан Ибраһимов ижатта кайный. Элек язган «Безнең көннәр» романын тиз арада нәшер итә. Шул ук вакытта татар милли матбугатын торгызу эшенә дә җиң сызганып керешә: «Эшче» газетасын нәшер итүдә, «Мәгариф», «Безнең юл» журналларына нигез салуда актив катнаша. 1922 елда «Татарстан» газетасына эшкә билгеләнә. «Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте»н оештыручыларның берсе була. Әмма аның татар иҗтимагый фикерен үстерүгә керткән иң нәтиҗәле эшчәнлеге «Гыйльми үзәк»не җитәкләгән 1924–1927 елларга туры киләдер. 

* * *
Менә шушындый киеренке иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә аның шәхси тормышы беркадәр «аксый төшә» шикелле. 1915–1917 елларда Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укытканда һәм аннан элгәрерәк аның гаилә корырга нияте булгандырмы, истәлекләрдә бу хакта мәгълүмат бик аз. Шул елларда «Галия»дә мөгәллимәләр курсында укучы Кызылъяр сәүдәгәре кызы Хәдичә Фәтхуллина белән аралашканлыгы турында гына хәбәрләр бар. Ләкин ул кыз ил күләмендәге түнтәрешләр башланганчы ук укуын тәмамлап, туган ягына кайтып китә, кияүгә чыга. Г. Ибраһимов иҗатын һәм биографиясен барлаган Афзал Шамов: «Аны бер муллага кияүгә биргәннәр», – дип искә ала иде. 1935 елда әдип шул Хәдичәне Ялтага чакырып алачак. Ул кулга алынгач, Хәдичә янә Казакъстанга кайтып китәчәк. Ә соңгы өч-дүрт елын ул Казанда яшәде, 1967 елда вафат булды...
Себер якларында йөреп кайтканнан соң, әдип берара бер мөгаллимә белән яшәп ала. Ләкин ул ханым үзен бик ирекле тотарга яраткан. «Галимҗан аганың кырыс холкын, таләпчәнлеген кабул итә алмыйча, Уфага китеп барган», – дип әйтә иде Афзал ага.
1923 елда әдип Әстерханнан килгән Өммегөлсем Мөхәммәдованы очрата. Аңа гашыйк була. Шул танышудан соң озакламыйча алар рәсми рәвештә кавышачаклар. Әдип сөеп, яратып «Гөлсем балакай» дип эндәшә торган җәмәгате 1903 елның 19 сентябрендә туган. Аның атасы Давыт Мөхәммәдов Идел белән Каспий суларында балык аулау белән шөгыльләнүчеләрнең көймә-корабларын төзүче һәм төзекләндерүче эшмәкәр була. Әстерхан татарлары арасында ул хәйрия җәмгыятен ачуда, төрле-төрле әдәби-музыкаль кичәләр оештыруда танылган шәхес санала. Балаларын да шул әдәби-музыкаль кичәләргә алып баргалаган. Татар хатын-кызларыннан беренчеләр-дән булып Петербургта рәсми музыкаль белем алуга омтылган Мәрьям Искәндәрованы Гөлсем апа еш искә ала иде. 1911 елда шәһәр күләмендә оештырылган концерттан соң ул җырчы Давытлар өендәге мәҗлестә дә катнаша. Шәһәргә килгән башка дәрәҗәле кунаклар да алар йортын читләтеп үтми. Сәгыйть Рәмиев тә шул шәһәрдә газета мөхәррире булганда алар өенең мансарда өлешендә яши. Габдулла Тукай да шәһәргә килгән беренче көннәрен Сәгыйть бүлмәсендә уздыра.
Башлангыч белемне татарча үзләштергәннән соң, Өммегөлсем шәһәр гимназиясендә русча укый. Укуын Казанда дәвам итәргә бик теләсә дә, илдә гражданнар сугышы барганга, башта ул хыялына ирешә алмый. Ике кыш татар мәктәбендә укыта. 1922 елда Казан университетының медицина факультетына укырга керә. «Казанга баручы пароходка утырганда бер кулымда – чемодан, икенчесендә камыштан үрелгән зур сумка иде», – дип искә ала ул. Шул сумкада ризыклары, яңарак укый башлаган «Безнең көннәр» романы һәм Галимҗан Ибраһимовка тапшырырга дип бирелгән хат була. Ул татар әдәбиятын, шул исәптән, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен дә даими рәвештә укыган. Университетта укый башлагач та әдипкә тапшырырга тиешле хат барлыгын онытмый. Ләкин фатирдан-фатирга күчү вакытында ул хат югала. Галимҗанның университет студентлары белән очрашуыннан соң, аңа әлеге хатны югалтуы турында сөйләргә мәҗбүр була. Беренче танышу менә шул үкенү вакыйгасыннан башлана. Ә язга табарак әлеге хат иясе Казанга килә. Гөлсемнең укуы белән кызыксына. Кыз аңа унбиш кеше бер салкын бүлмәдә яшәгәнлекләрен сөйли. Язгы имтиханнарны уңышлы тапшыра алырмынмы икән, дигән шөбһәсен белдерә. Танышы аңа Галимҗан белән киңәшергә кирәклеген әйтә. Әдипнең фатирына – Икенче Совет йортына алар икәү баралар. Шул рәвешле икенче танышу, өчәүләп чәй эчү вакыйгасы була.
Җәйге каникул башланыр алдыннан Өммегөлсем белән иптәш кызы, тулай торактан китеп, эшкә урнашырга ниятлиләр. Гимназияне уңышлы тәмамлаганлыгын истә тотып, хезмәт биржасында аңа бик җаваплы эш тәкъдим итәләр. «Халык Комиссариаты Советына төрле рәсми документларны русчадан татарчага тәрҗемә итүче кирәк икән. Сынау шарты белән эшкә алырга булдылар. Юридик бүлек мөдире Ротенберг эш бирде. Күрше бүлмәдә утыручы тәрҗемәче белән таныштырды. Кирәккәндә ярдәм итәрсең, диде аңа. Беренче тәҗрибәләремне рецензент Мөхетдин Корбангалиев тә хуплады», – дип искә ала Гөлсем апа «Олы юл» китабында.
Бу чорда алар Галимҗан абыйсы белән еш очрашкалыйлар. Җәйнең көзгә таба авышкан бер көнендә Галимҗан алар яшәгән бүлмәгә килә. Бераз сөйләшеп утыргач та кәгазь алып: «Син минем хатыным булырга ризамы?» – дип яза һәм шуны Гөлсемгә тоттыра. Гөлсем аптырап кала. Бераз тып-тын гына утыргач, әдип: «Җавапны өч көн көтәм», – ди дә чыгып ук китә. Өммегөлсем әдипнең бу тәкъдиме турында ике якын дустына хәбәр итмичә булдыра алмый, билгеле. Иң якын ахирәте: «Ике арада мәхәббәт булмагач, мин бармас идем», – дип җавап бирә. Икенчесе – инде кияүдә булган Хәдичә исә: «Аңладым, мәхәббәт юк, фәкать үзара хөрмәт итешү генә бар, димәкче буласың... Ә Галимҗан агаң, Гөлсем, синнән олы булгач, үзеңне кадерләп, уч төбендә генә тотар. Син аны хөрмәт итәрсең, ә ул сине сөяр, иркәләр... Аның тәкъдимен кире какма!» – дип киңәш бирә. Өч көн үтеп китә. Ә Гөлсем ни дип җавап бирәсен дә белмичә аптырап йөргәндә, төштән соң Галимҗан пәйда була. «Әйдә, киттекме?» – ди. Урамда, кеше арасында аңлашу җиңелрәк булыр, дип, Гөлсем аңа иярә. Ә анда аларны шәп ат җигелгән затлы фаэтон көтә икән. Галимҗан агасы шәһәр урамнарын күрсәтергә тели, ахрысы, дип, кыз аның янәшәсенә менеп утыра. Атның елга порты тарафына атлыгып чабуын чамалагач, ул: «Без кая барабыз соң?» – дип сорый. Галимҗан исә, елмаеп: «Елга портына», – ди.
Шул китүдән алар Иделнең аргы ягына – Югары Ослан тарафына барып чыгачаклар. Якын араларга йөрүче кечкенә пароходка утыргач кына Галимҗан агасы аңа кая барасыларын әйтәчәк. «Җитәкчеләрең белән сөйләшеп, сиңа ике атналык ял алдым. Ул көннәрне без шушындагы ял йортында уздырачакбыз. Шул арада син минем үтенечкә җавап бирергә тиешсең», – ди. Башта ун көнләп алар монда абыйлы-сеңелле кебек йөриячәкләр. Кошлар сайрашкан мондый урманнар, киң, иркен болын-басулар Өммегелсемгә бик тә ошый. Идел буенда су чәчрәтеп коенулар да үзгә кебегрәк тоела аңа. Шулай аралаша-аралаша, Өммегөлсем күңелендә дә ияләшү, якынлык хисләре туачак. Үзеннән күпкә өлкән кеше белән яшәргә ул ризалык бирү фикеренә киләчәк. Һәм ике атна ял иткәннән соң, алар Казанга инде яңа кавышкан пар булып кайтачак. Шул көннәрдән башлап Галимҗан аңа һәрчак диярлек, яратып, «Гөлсем балакай», дип кенә дәшәчәк. Хәзерге Кремль урамындагы 21 нче йортның икенче катындагы 33 нче озынча тар бүлмәдә бергә яши башлаячаклар.
Иң элек аларның ничек яшәвен, тормыш-көнкүрешен күреп китәргә килүче – Гөлсемнең апасы Гайшә була. Гөлсем аны Әстерханнан үзе чакырып китерә. Элек ялгызак ир яшәгән шыксызрак бүлмәне икәүләп тәртипкә китерәләр. Төрле урында, шул исәптән, тәрәзә төбендә дә өелеп торган китапларны ике шкафка тутыралар. Апасы киткәч кенә әдип аңа: «Ул китапларның һәр төркеме аерым темага багышланган иде. Киләчәктә алай эшләмә», – диячәк.
Гайшә китүгә, Казанга әдипнең абыйсы Шакирҗан килеп төшә. Бертуганнарның урындыкка кара-каршы утырып, тезгә-тез куешып сәгатьләр дәвамында сөйләшүләре Гөлсем өчен бик кызык тоела... Шакирҗан ерак бер авылда укыта икән. Киемнәренең шактый таушалган икәнлеген күргәч тә, Гөлсем: «Аңа яңа костюм, аяк киеме алып бирәседер, бәлки», – дип сүз башлый, Галимҗан аңа каршы килми, якын арада басылып чыгасы «Казакъ кызы» романы өчен керәсе керемне дә истә тотып, «балакае»ның тәкъдимен хуплый. «Алай ук кирәкмәс иде», дигәләсә дә, Шакирҗан сөенеп кайтып китә. Ул китеп бераз торгач та, тагын бер кунакны – Галимҗанның энесе Габделхәкимне кабул итә яшь гаилә. Әдипнең Хәким энесе аларның төп йортында – Солтанморат авылында яши икән. Бу юлы да ике бертуган, тезгә-тез куешып, авылның барлык кешеләрен искә төшереп кич утырачаклар. Кунакларның Казанга килеп китүе яшьләрне тагын да якынайта.
Галимҗан шул көздә үк бик зур эшкә тотына. 1905 елгы революция вакыйгаларында татарларның ни дәрәҗәдә катнашуын чагылдырган китап язарга алынган була. Ул китап 1925 елда ике телдә басылачак икән. Аны басмага әзерләшүдә Гөлсем дә актив катнаша. Башта ул рус телендә чыккан китап, брошюраларны туплаша, әдип билгеләгән кайбер битләрне тәрҗемә дә итешә. Беркөн эшнең барышы белән танышырга килгән обком кешесе С. Гафуров: «Бу хезмәтнең русчага тәрҗемәсен кемгә бирик икән?» – дип сорый әдиптән. «Миңа бирегез», – ди Гөлсем, тыйнак кына. Галимҗан җәмәгатен хуплый. «Ул Халык Комиссариаты идарәсендә дә тәрҗемәче иде бит, эшне белә, – ди. – Гөлсем башлам өлешен эшләсен. Ул текстны рецензентларга бирербез. Алар хупласа – эшен дәвам итәр», – дип куя әдип. Татар һәм рус телендәге бу китаплар 1925 елда Мәскәүдә нәшер ителәчәк. 
1924 елның көзендә аларга хәзерге Мөштәри урамындагы 33 нче йортның беренче катында берничә бүлмәдән торган фатир бирергә булалар. Өстәге катта да Мәгариф комиссариатында эшләүче бер татар гаиләсе урнашкан була. Ибраһимовлар гаиләсе монда ике ел ярым чамасы гомер итәчәк. Гөлсем апа анда узган чорны иң бәхетле айларыбыз булды, дип искә ала. Ул укудан кайтып ашап-эчкәч тә, алар парлап әдипнең чираттагы эшенә тотына торган булалар. «Тирән тамырлар» романының кулъязмасын, башка шул чор хезмәтләрен бергә төгәлләп чыгачаклар. «Ул язган каралама вариантны укып чыгып, акка күчерә идем», – дип искә ала иде Гөлсем апа. Шунда яшәгәндә, 1926 елның 5 ноябрендә аларның көтеп алган уллары Рөстәм туа. Дөрес, ул туганда әтисе өйдә булмый. Яңа күчкән фатирларының бер бүлмәсендә яшәгән, өй эшләрен башкарырга ялланган Феня исемле хатын белән алар икәү генә калган булалар.
– Улыбыз туганда Галимҗан өйдә юк иде. Шул елда Бакуда узган, гарәп әлифбасын алыштыруга багышланган җыенда ул андый үзгәрешне кабул итмәүчеләрнең берсе була бит. Шуннан соң кайбер җитәкче оешмаларда аңа карата мөнәсәбәт кискен үзгәрә. Моны Галимҗан бик авыр кичерде. Бала туар алдыннан гына дәваланырга китәсе булды. Бу хәлеңдә сине дә алып бара алмыйм, дип гафу үтенде, – дип искә алган иде Гөлсем апа.
Улы тууны әдипкә дуслары хәбәр итә. Ул тиз арада юлга чыга. Кайткач та көненә берничә мәртәбә бала бишеге янында сокланып карап торучан була. «Башының формасы минеке, борыны да минекенә охшый бугай. Ә күзләре синеке – зурлар, күк төсендәләр...» – дип кабатларга яраткан ул. Ләкин мондый бәхетле көннәр озакка бармый шул. Тиздән аның үпкәсендә кан какрулы яман чир булганлыгы ачыклана. Яңа елның бер аен әдип университет клиникасында дәваланып үткәрә. Аннан чыккач та ятагыннан тора алмыйча атналар буе дәвалана.
1927 елның башыннан өстәге фатирдагы күршеләрендә яшәгән булачак галимә Җамал апа Вәҗиева истәлекләренә дә тукталыйк. Ул фатир хуҗабикәсенең әнисе әдип өйдә юк чакта күршесе Гөлсем белән бик аралашкан була. Галимҗан авырганда да аларга еш кереп йөри, Гөлсемгә булыша. Җамал апа яза: «Галимҗан мин пешергән кесәлне ярата, дип, кайбер көнне ул миннән кесәл төшертә иде. Галимҗан абый үз бүлмәсендә урыныннан тормыйча ята. Икенче бүлмәдәге бала бишеге аңа күренеп тора иде. Гөлсем апаның 8–9 яшьлек сеңлесе дә шул бишек тирәсендә чуала. Вакыт-вакыт ул кызчык баланы күтәрергә үрелсә, Галимҗан абый шундук: «Күтәрмә, балакай, егылырсың», – дип кисәтер иде».
Шул чорның танылган докторы Әбүбәкер Терегуловның авыру әдип янына көн саен диярлек килүен Җамал апа да, башкалар да искә ала.

1929 ел, Ялта. Әдипнең аяк очында – уллары Рөстәм, хатыны Өммегөлсем; уңда – Өммегөлсемнең сеңлесе Сөмбел. Сулда – әдипнең туганнан туганы Рәйхана белән ире Батыр Гозәеров һәм аларның баласы.


Табиблар никадәр көч куйсалар да, әдипнең хәле яхшырмый. Татарстан хөкүмәте аны Кырымга – Ялтага дәваланырга җибәрергә карар кыла. «Бер кулга – баланы, икенчесенә көн дә кирәкле кием-салымны алып, фатирны бикләдек тә ерак юлга кузгалдык. Хәл белергә дип Казаннан, Уфадан язучылар еш килә иде. Ләкин дүрт яшь ярым тулмастан, 1931 елның 21 мартында Рөстәмебезнең кинәт вафат булуы барысына да чик куйды. Ул кинәт авырый башлагач, Ялта врачлары: «Салкын тигән, аякларын җылы суда тотыгыз, ике-өч көннән терелер», – дип юандырдылар. Бу фаҗиганең килеп чыгуына бүген дә үземне гаепле саныйм. Поликлиника врачларының сүзенә ышанып, Рөстәмнең дифтерия авыруыннан интеккәнен чамаламаганмын», – дигән иде Гөлсем апа. Шушы фаҗигале вакыйга берничә айдан соң Галимҗан белән Өммегөлсемнең аерылышуына китерәчәк. Өммегөлсем апа Ялтадан Симферопольгә күчеп китәргә мәҗбүр булачак. Элек Галимҗан янына килгәләп йөргән Кырым язучылары аны озакламыйча үз журналларына эшкә урнаштырачак. Үз әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүне үтенүчеләр дә шактый була.«Тормышым җитү генә иде. Әмма җан тынычлыгы булмады. Ә Галимҗанны кулга алу хәбәрен ишеткәч, бөтенләй авыруга сабыштым. Янында булсам, бәлки, андагы танышлар ярдәмендә аны коткарган булыр идем, дип, үз-үземне күпме битәрләдем. Аңа чаклы әле күңелдә: «Бәлки, кабат кушылу турында барып үтенәседер», дигән хыялый уйлар да тугалый иде. Әйе, бик-бик үтенсәм, бәлки, ул мине гафу итәр, дигән уйлар еш бимазалады. Ул хыялый өмет тә юкка чыккач, үзенә димләп йөргән берәүгә кияүгә чыктым», – дигән иде Гөлсем апа Әмирхан Еники дә катнашкан бер әңгәмә вакытында.
Әмирхан ага – хаксызга гаепләнеп төрмәгә ябылган, шунда вафат булган олуг әдип Галимҗан Ибраһимовны Сталин вафатыннан соң аклауда актив катнашкан шәхес. Шул чордагы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гомәр ага Бәширов: «Иҗатын бик зурлаган Галимҗан агаңның эшен яңадан карауны үтенеп, Үзәк Комитет исеменә хат язуга алынмассыңмы?» – ди аңа. Әмирхан ага ул тәкъдимне кабул итә, берничә айдан соң уңай җавап килә. 1955 елның 24 сентябрь карары белән Г. Ибраһимовның аклануы турында була ул.
Фото: автор архивыннан

Беренче фотода – Өммегөлсем улы Рөстәм белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар