Логотип
Тарих

Ханбикә — халык бәгырендә

Сөембикә хәлләре
(Автор Г. Рәшиди үзе әсәргә менә мондый кереш сүз язган)

Әниемнең догалыкларын актарганда, 1915 ел­да кулдан басылган кечкенә китапчык килеп чыкты. Авторы — Г. Г. Рәшиди, исеме — «Сөембикә». Икенче мәртәбә басылды (беренче басмасы 1912 елда чыккан) дип тә куелган. Күп укылган булырга тиеш, китапның бит кырыйлары чәрдәкләнеп беткән, төпләмәсе сүтелгән. Аның аерым битләрен берләштереп тегеп, өстән кәгазь белән төпләп куйганнар. Китап тышлыгының эчке ягында Сөембикә улы Үтәмешгәрәй һәм хезмәтчеләре белән төшкән рәсем бирелгән.

Сөембикә язмышы изге бер истәлек булып кү­ңелләрдә һаман саклана бит инде. Укыйм. Әсәр бәет рәвешендә язылган, гүя Сөембикә үз язмышы турында үзе сөйли. Һәр дүртьюллык строфаның баштагы ике юлында Сөембикә тормышындагы вакыйгалар тасвирлана, строфаның өченче юлының яртысы — «Сөембикә атым, нугай затым» өлеше гел кабатлана, өченче юлның икенче яртысы һәм дүртенче юлда ханбикәнең хисләре, кичерешләре, рухи халәте аңлатыла.

Әсәр тулаем алганда, Гомәр ага Бәширов әзерләп биргән «Сөембикә-ханбикә» китабына кергән бәетне хәтерләтә. Текстларны чагыштырам. Бик күп урыннары сүзгә-сүз туры килә. Әмма ул әсәрнең телдән сөйләнеп йөргән варианты булырга тиеш. Строфаларның урыннары алышынган яки кабатланалар, сүзләре, аерым юллары тәңгәл килми.

Г. Бәширов күчергән бәетнең «уртадагы бер-ике бите юкка чыккан» дип яза. Ә бу китапта алар бар. Сөембикәнең әсирлеккә китәр алдыннан Сафагәрәй хан каберенә барып бәхилләшүен, хушлашуын тасвирлаган юллар булырга тиеш. Алар аеруча тирән хис белән, моң белән сугарылган иң уңышлы юллар дияр идем. Бәеттә булмаганнардан тагын Сөембикәнең Мәскәү белән нинди сәясәт тотарга теләгәнен аңлаткан юллар әһәмиятле. Бәеттә кайбер сүзләр ялгыш язылганга, мәгънә үзгәргән урыннар да бар.

Китапның авторы Габделгалләм Габделбадыйг улы Рәшидигә (1848—1923) «Татар энциклопедия сүзлеге»ндә «татар фольклоры традицияләрендә язган  шагыйрь» дип аңлатма бирелгән.

Сөембикә тарихына бәйле һәрнәрсә безнең өчен кадерле булганга, укучыларны Г. Рәшиди әсәре белән таныштыру кирәк дип санадык. Әсәр тулысы белән диярлек тәкъдим ителә, бары тик строфаларның соңгы ике юлларында Сөембикәнең эчке халәте бер үк төсле тасвирланганда, аларны төшереп калдырып, кичерешләр үзгәрешен белдергәннәре генә тулысы белән бирелде.
Розалина Нуруллина.

Казанга өч мәртәбә хан булган Сафагәрәй үлгән вакытында ханлыкны, углы Үтәмешгәрәйнең яшьлеге сәбәпле, дүртенче хатыны Сөембикәгә тапшырганлыктан, көндәше Хөршид-ана көнләшеп, Казанга Әстерхандан Ядгәр ханны китереп, үзе хан хатыны булу нияте белән Казан түрәләре белән Мәскәү ханы белән булган солыхларын ничә мәртәбә боздырып, Мәскәүгә булган хыянәтләрне һәммәсен көндәше Сөембикә, вә нугайлар һәм кырымлылардан диеп Мәскәүгә хат язуы сәбәпле, Мәскәү ханы бер солыхта Казанда аллы-артлы ике ханга хатын булып торган вә тол калган нугай Йосыф морза кызы Сөембикәне дүрт яшьлек углы Үтәмешгәрәй белән икесен Казандан Мәскәүгә әсир итеп озатуны шарт кылгач, Казан түрәләре һәнүз (гәрчә) Мәскәүгә дуслыклары булмаса да, үзләрен гаепсез күрсәтер өчен, Сөембикәне тәхет вә бәхетеннән аерып, җылатып Мәскәүгә озаткан көнне крепостьтан чыгарып Казанка суына җиткәнче Казан музыкантлары уйнап барган Моң маршы көенә язылган бу шигырьләр гүя Сөембикә үз авызыннан сөйләгән кебек тәрҗемәи хәледер.


 

Сөембикә бәете
(Казанны алган көйгә)

Тәкъдирдән бәндә узмый, бер Ходай түзгәнгә —
Әҗерен Хода биргүче казага түзгәнгә.
Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем,
Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым?
Мең биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен,
Ата-ана дәүләтен, китмәс дип белгәнмен.
Ата-ана кулында бер кайгы да күрмәдем,
Кайгылар күрермен дип исәпләп тә йөрмәдем.
Унсигез яшьләрем булган чакларымда
Хан хатыны булдым мин ата-ана  хакларында.
Кырымнан Казанга китерде тәкъдирем,
Казанның яшь ханы, җангали булды ирем.
Җангали ханым макътул, бер залим кулындан,
Бәндәгә казалар очрыйдыр юлындан.
Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем,
Сабый чагым, нурлы йөзем, хан бикәсе булган вакытым?
Ханбикә булгачдин, ике ел торгачдин
Тол калдым кайгулы, хан дөнья куйгачдин.
Кырымлык Сафагәрәй Казанга хан булды,
Өч хатыны булса да, дүртенчегә мине алды.
Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем.
Сылу чагым, нурлы йөзем, бер кайгысыз торган вакытым?
Дөньялар хафалы, замана буталды,
Казанга күрше падишаһ күз салды.
Казан эче тынычсыз, дошман бары беленә,
Дәүләте бар кешеләр керә кеше теленә.
Сафагәрәй вакытында бик күп булды сугышлар,
Һәркайдан яу килгәчдин авыр булды сулышлар.
Гомерем үтте ундүрт ел Сафагәрәй хан белән,
Казан шәһәре күңелсез юлда түккән кан белән.
Шәһәр тышында сугыш, эчендә тулган афәт,
Шул тынычсыз чакта Сафагәрәем вафат.
Ике яшьлек угълым, күзем нуры, колыным,
Үтәмешгәрәем калды ятим, былбылым.
Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем,
Үзем дә тол, угълым ятим, кайда минем тыныч вакытым?
Мәскәү ханы Казанны алмак була үзенә,
Казанлылар фетнә ача, карамыйлар сүзенә.
Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем,
Дәртле күңелем, сары йөзем, яшьле күзем, хәйран вакытым?
Мәскәү ханы үгетли картны, яшьне, егетне,
Бирелегез миңа, ди, тотармын җәбер итми.
Морзалар сүз аңламый, көчләре аз сугышка,
Ничә кабат сүз бозып, барды алар солыхка.
Солых шартын тагын да бу морзалар боздылар,
Нугай, Кырым, казанлылар төрле җиргә туздылар.
Хан урынына хан булып, торалмадым пан булып,
Гаҗизләндем морзаларга, йөрәгем, бәгърем кан булып.
Башкара алмыймын эшемне, тыңлата алмыймын кешене,
Һәркайсы белгән булып йөреттеләр эшене.
Хан кабере өстенә койдырдым таш манара,
Дидем, үзем үлсәм дә, исемем күп елга бара.
Манараны коргачдин көнләштеләр хәлемдин,
Мәскәүгә хат яздылар шул көндәшем залимдар.
Сугыш өчен Сөембикә манараны салды, дип,
Тагы язган Кырымдан яңа гаскәр алды, дип.
Миндә ул ният булмады, мин сугышны белмәдем,
Морзаларның юк фикерен күземә дә элмәдем.
Морзаларга мин дидем: Мәскәү белән белешик,
Һичбер җәбер итмәсә, буйсыныйк та килешик.
Инде алай булмаса, көчле белән көрәшмик,
Солых бозмыйк, мал бирик, сугыш диеп сөйләшмик.
Тыныч торсак күп елга канларыбыз түгелмәс,
Мәскәү белән сәүдә кылсак, дәүләтебез кимемәс.
Бу сүзләрне морзалар һич тә кабул күрмәде,
Никадәрле әйтсәм дә, бер сүзем дә кермәде.
Мәскәү әйтә сугышмагыз, мин Казанны алырмын,
Рәнҗемәгез соңыннан, яхшы ук җәфа салырмын.
Шуны ишеткәч Кырымга китәргә дә теләдем,
Күрәчәкләр булганга кабул булмый теләгем.
Карыштылар морзалар, Мәскәү сүзен алмыйлар,
Каршылыкны Мәскәүләр миннән диеп аңлыйлар.
Казан-Мәскәү арасында тагын бер сугыш булды,
Җиңелгәч казанлылар солыхка киңәш кыйлды.
Мәскәү соңгы солыхны башкаларга ят кыйлган,
Мине Мәскәүгә озатуны солыхка бер шарт куйган.
Казандагы түрәләр солыхка кул куйганнар,
Мине Мәскәүгә озатып тыныч тормак булганнар.
Солыхтан соң илче килде мине Мәскәүгә алырга,
Дәүләтемнән аерып горәбәтлеккә салырга. 
Нидер чара тәкъдиргә, юктыр яклар кешем,
Алындым мин хәбескә, мөшкел булды һәр эшем.
Бардым хан каберенә, түктем күздән яшемне,
Дидем, күргел хәлемне, саттылар шул башымны.
Беләлмисең хәлемне, эшем хәзер бик гасир,
Дүрт яшендә газиз балаң минем беләндер әсир.
Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,
Моңлы күңелем, сары йөзем, яшьле күзем, әсир вакытым.
Син үлгәндүк Алланың әмере икән фракка,
әсир булып угълың белән китәбез шул еракка.
Без китсәк тә еракка кызганучы кешем юк,
Анам да, атам һәм син дә юк, ишем дә, хушым да юк.
Син үлгәчтин ике ел җылап рәхәт күрмәдем,
Насыйп түгел, булмый икән, яныңа гүргә кермәдем.
Синең исән чагыңда мотыйг идек әмереңә,
Бу көн булдык җанлы үлек, алса җаным кабереңә,
Җеназаңны озаттым, җылап, күзем талдырып,
Бу көн китәм Мәскәүгә, сине җирдә калдырып.
Дип сөйләдем кабергә мин хәлләрем киткәнче,
Җыладым мин моң булып күземнән яшь кипкәнче.
Тәкъдирдә шулай язгачтын, һич бәндәнең эше юк,
Яшь урынына кан акса да, һич жәлләүче кеше юк.
Дәүләтемнән чыгуга өч көнгәчә җыладым,
Һич тә шәфкать булмагач, бер Ходайдан сорадым.
Дидем язып башыма төшкәндер бу авырлык.
Тәкъдиргә буйсыну бын, биргел күркәм сабырлык.
Күзем салдым дәрьяга, килгән көймә алырга,
Үлмәгән җанлы үлекне ләхетләргә салырга.
Хан сараеннан дәүләтне, мал-зиннәтне алдылар,
Өч көнгәчә малны ташып, көймәләргә салдылар.
Әмер булды китәргә, көймәләргә җитәргә,
Күзләремнән нур бетте, белмим нихәл итәргә?
Мине тотып ике адәм утырттылар арбага,
Тәхет, бәхет калдырып көймә янына бармага.
Күзем салдым халыкка, күбе җылап озата,
Кайсылары Мәскәү ханы рәхимле, дип юата.
Шәһәр тәмам гүлидер, җылау-сыктау тавышы,
Миңа төшкән кайгылар морзаларның табышы.
Казандагы кенәзләр үзе тыныч булырга,
Һәркайсы кул куйганнар мине әсир кыйлырга.
Җылау көйләрен уйнап уенчылар озата,
Моңлы көйле уеннар хәсрәтләрне кузгата.
Уйлап алдым кыямәт купкан мәллә бу көндә,
Тагы уйладым җылаучылар минем кебек түгел дип.
Кайсы әйтәдер «әлвидаг», кайсы әйтәдер «әлфирак»,
Мин әйтәмен, бәхил булың, китәм инде бик ерак.
Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан-дәүләтем,
Моңлы күңелем, яшьле күзем, үзем әсир, угълым ятим.
Барып җиткәчтен дәрьяга, керттеләр көймәгә,
Газиз телләр бәйләнде, белмим ни сүз димәгә.
Көймә китте кузгалып, карчыгадай кошны алып,
Мин гариб бичарадан, гакылны, хушны алып.
Халык калды җыгылып, хушсыз булып биректә,
Көчле адәмнәр нишләми, булганнары иректә.
Волгига чыкканда карадым мин калага,
Калды җылап Казаным, охшап үксез балага.
Дидем, мескен Казаным, төште таҗың башыңнан,
Калдың бүген дәүләтсез, чишмә агар яшеңнән.
Кайда калды шатлыгың, кайда синең байлыгың?
Күрер күзгә билгеле хәзер кол, гидайлыгың.
Бушап калды сараең, нурың китте үзеңнән,
Дип җылап Казанымны җугалттым мин күземнән.
Манарам күренде күп җиргә киткәнче, 
Тагын да бер җыладым хәлләрем беткәнче.
Дидем, Ярабби манарам, белмисең кайда барам,
Калдырдым инде сине, тәкъдиргә юктыр чарам.
Хан өстенә корылдың, таштандыр синең җисемең,
Җимерелгәнче йөрербез исемем белән һәм исемең.
Шулай сөйләп барганда, манарам да югалды,
Югалуга сәбәп шул — көймә бик күп юл алды.
Бара торгач, без җиттек Зөя дигән калага,
Килде андагы бояр, морза безне күреп калырга.
Барып җиткәчтән Зөягә анда да өч көн тордык,
Чыкмадык без биреккә, көймә эчендә утырдык.
Аннан киттек Мәскәүгә, күреп сәфәр михнәтен,
Әсир булып барабыз, күрми дөнья зиннәтен.
Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,
Хансарайда торган идек, бу көн булдык әсир, ятим.
Күп заманнар баргачтын, Мәскәүгә барып җиттек. 
Без бәхетсез башларга ни була диеп без көттек.
«Кызлар мәйданы» дигән бер урынга илттеләр.
Бераз карап торгачтын, безне йортка керттеләр.
Кергән йортка караул куйдылар бер ун кеше,
Чыгармыйлар, йөртмиләр һәм кертмиләр бер кеше.
Көн дә уза, төн дә уза, хәсрәттән тәнем сыза.
Ике бояр килгән беркөн, берсе «әйдә» дип, кул суза.
Әсир булгач ни чара, кузгалдым мин бичара,
Балам белән икебезне кайда алар алып бара.
Барып кердек зур йортка, эчендә аның Хансарай,
Күп кешеләр җыелган барысы да безне карый.
Патша да шунда үзе, миңа әйтә бер сүзен:
«Балаң монда асыралыр, иргә бирәм мин сезне».
Диеп, шунда баламны кулымдан да алдылар,
Электән янган идем, тагын утка салдылар.
Ишеттем мин баламны поплар алганнар диеп,
Дүрт яше юк сабыйны диннән чыгарганнар диеп.
Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,
Моңлы күңелем, яшьле күзем, кодрәтем юк, әсир, ятим.
Киткәчендин көндәшем: «Китте инде, дип, Сөембикә»,
Үзенә ир кайгыртып, булмак булган ханбикә,
Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,
Моңлы күңелем, яшьле күзем, гаҗиз калдым, әсир, ятим.
Халык белән киңәшеп, әстерханнан хан алган,
Яшь кенә кенәз икән, исеме Ядкәр хан булган.
Көндәшем ханга барган, Казанны һәм тотам дип,
Дөнья әйткән: «Ашыкма әле, сәни дә утка атам», — дип.
Шул елны ук мине дә патша бирде бер ханга,
Касыймдагы Шаһгали, Казанга дошман җанга.
Сөембикә атым, нугай затым, кайтсам да ханга,
Казаным юк, моңлы күңелем, онытылмый һич хәсрәтем.
Мине алгач, сугышка әмер булды барырга,
Мәскәүләр белән бергә Казанны һәм алырга.
Шаһгалиләр барганнар, Казанны һәм алганнар,
Мине саткан морзаларның башын җиргә салганнар.
Ядкәр белән көндәшем тагы да кулга төшкән,
Мине яндырган утка үзе дә яхшы пешкән.
Гариб балам үтәмеш тә алты яшенә җитте,
Фани дөньядан үтте, андан бер кайгым бетте.
Сөембикә атым, нугай затым, кайтсам да ханга
Казаным юк, моңлы күңелем, онытылмый һич хәсрәтем.
Дөньяга килгән адәм, кайгу күрмичә тормый,
Дөньяда шат йөргәннең дә тупрактыр ахыр урыны.
Сөембикә атым, нугай затым, яшьле күзем, юк рәхәтем,
Күрдем михнәт, чиктем хәсрәт, онытылмый һич хәсрәтем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узебезнен тарих ,мин татар дип горурлану,кунелгэ унай хис бирде!

    Хәзер укыйлар