Логотип
Тарих

Фуксның татар дөньясы

Казандагы Фукс скверы – шәһәребезнең иң матур бакчаларыннан берседер. Ул Казансуның текә ярында урнашкан, шунда гына Милли Китапханә... Кул сузымында – Солтангалиев мәйданы, Жуковский, Подлужная, Малая Красная урамнары... Халык биредә ял итеп йөрергә ярата. Чуен эскәмияләр, баганалардагы фонарьлар, зәңгәр чыршылар, миләш, сирень, ясмин куаклары, чәчәкләрнең хуш исе үзенә бер рәхәтлек тудыра.

– Без XIX гасырның күренекле галиме Карл Фукс бакчасында. Фуксны тикмәгә генә аяк-лы энциклопедия дип йөртмиләр. Ул табиб, ботаник, метеоролог, фольклорчы, этнограф, тарихчы, археолог, журналист, нумизмат... Һәм, әлбәттә, бар гомерен Казанга багышлаган, Казанны яраткан, аны икенче ватаны дип санаган олы шәхес... Әнә сезне бронзадан коелган һәйкәл каршылый: әйтерсең Карл Фукс үзе сәламли...

Табиб Фукс

Экскурсоводның шәһәр кунакларына, туристларга сөйләгән сүзләре ерак гасырга алып китә...

– Карл Фукс – милләте буенча немец. Ул Германиянең Херборн шәһәрендә профессор гаиләсендә туган. Марбург университетында медицина һәм хирургия буенча докторлык диссертациясе яклаган. Шәрык дөньясы белән кызыксына башлавы исә Гёттинген университеты студенты чагыннан ук килә. 1800 елдан алып гомеренең ахырына кадәр язмышы Казан белән бәйле аның. Казан Император Университеты ректоры, табигать фәннәре тарихы һәм ботаника кафедрасы профессоры биредә рус, татар, гарәп телләрен өйрәнә. Табигатькә чыгу, үсемлек төрләрен барлау, төрле күбәләкләр, бөҗәкләр җыю аның укыту программасына кертелгән. Бу хакта аның укучысы, танылган язучы Сергей Аксаков кызыклы истәлекләр яза. Карл Фуксның фәнни хезмәтләре арасында Казан татарлары тормышына багышланганнары аерым игътибарга лаек...

Экскурсовод сөйләгәннәрдән кызыклы фактлар сөзелеп кенә күңелгә керә бара. Казанда Фуксны үзләренә чакырмаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Идел буе төбәгендә иң танылган табиб булган бит ул! Мохтаҗлыкта яшәгән авыруларны бушка дәвалаган, үз акчасына аптекадан дарулар алып килгән. Ә рецептлар кәгазенә «табиб Фукс» дигән шәхси мөһере сугылган булган. Татар хатын-кызларына табиб ярдәме кирәк булса, мөселман гаиләләре бары аны гына чакырган. Ә бит кияүдәге хатын-кызларга табибка йөзен күрсәтү дә рөхсәт ителмәгән! Ул килеп кергәч, авыруларның бөтен чирләре онытылып, йөзләре яктырып китә иде, дип искә ала замандашлары...

Кылт итеп Карл Фукс язганнар искә төшә. Ул үзе туплаган фактларны, статистиканы, күзәтүләрне шулкадәр кызык итеп тасвирлый – мавыгып укыйсың. «Казан татарлары: статистик һәм этнографик җәһәттән» дигән китабын ул Казан татарларының эчендә кайнап, күңелләренә үтеп кереп, яратып яза, халкыбызның холык-табигатен, шул чордагы яшәү рәвешен, дини йолаларын, бәйрәмнәрен җанлы мисаллар аша тасвирлый.

«...Табиб буларак миңа берничә тапкыр татар хатыннарын дәваларга туры килде. Бер очрак турында сөйләп үтим әле. Йорт хуҗасы мине күпсанлы буш бүлмәләр аша хатыннар бүлмәсе ишегенә кадәр алып килде дә туктап калды һәм бер карчыкны дәшеп чыгарды. Мине авыру хатын янына алып керергә кушты, ә үзе кермәде. Авыру янына йокы бүлмәсенә кергәч, затлы келәмнәр җәелгән, күпсанлы мендәрләр өелгән киң сәкене күрдем. Авыру хатын чаршау артында мамык ястык-түшәктә ята иде. Үзем белгән кадәр татарчалап, кулындагы кан тамырын капшап карарга рөхсәт итүен сорадым. Ул алтын тәңкәләр һәм беләзекләр тагылган кулын чаршау читеннән миңа сузды. Бу әйберләр аның пульсын табарга комачаулый иде, аларны салсын өчен бик озак үгетләргә туры килде...»

Үзе бер энциклопедия!

– Фукс тырышлыгы белән университетта ботаника бакчасы булдырыла, – дип дәвам итә экскурсовод. – Колонналы төп бина ишегалдында, хәзерге обсерватория һәм Николай Лобачевский исемендәге фәнни китапханә урынында була ул. Анда үсемлекләрнең сигез йөздән артык төре туплана... «Казанские известия» газетасының редколлегия әгъзасы да була Карл Фукс. Аның термометр, барометр күрсәткечләрен, җилнең көчен һәм юнәлешен билгеләгән мәгълүматлар, кошларның кайчан китеп, кайчан кайтулары, күбәләкләр турындагы күзәтүләре даими басылып тора... Медицина өчен минерал чыганаклар ача, мәсәлән, Менделеевск районындагы санаторий. Татарның борынгы тәңкәләрен җыюга күп вакытын багышлый. Алтын Урда дәверенә караган тәңкәләр тупланмасы аерым бер әһәмияткә ия. Ул татар җырларын, такмакларын өйрәнә. Оренбург тракты буйлап китеп, Столбище, Нармонка, Лаеш, Биләр торак пунктларында, Казан губернасының Чистай, Спас өязләрендә яшәүче татарларның, мордваларның көнкүреше, йолалары белән таныша. Сәяхәттән кайткач, күзәтүләреннән чыгып, бик кызык зарисовкалар яза. Менә дигән журналист та була ул! Хәер, Карл Фукс үзе бер энциклопедия! Тулы бер Фәннәр академиясе башкарырлык эшләрне берүзе башкара!

Карл Фукс Казанда романтик җанлы шагыйрә, әдәби салонның хуҗабикәсе чибәр Александра Андреевна Апехтинага өйләнә. Шундый кызык бер хәлне дә сөйлиләр. Таркау хәтерле галим, никахлашу көнен онытып, иртүк күбәләкләр тотарга киткән була, имеш. Танышлары аны тиз арада юллап табып, кәләше янына алып килгәннәр... Ә Александра ире Карлны әдәбият дөньясына тарта. Аның әдәби салонында Пушкин, Боратынский, Жуковский кебек шагыйрьләр кунак була... Фуксның Болак артындагы йорты чын мәгънәсендә мәдәният үзәген хәтерләтә. «Безгә Кабан да, чиста сулы Болак та бик якын. Идел дә ерак түгел... Өстәвенә, университетка да ерак барасы юк», – дияргә ярата галим, – дип, экскурсовод аның тыйнаклыгына да ишарә ясап ала. – Карл Фукс – Казан татарларының никах мәҗлесендә катнашкан беренче Европа кешесе. Татар халкы аны шулкадәр ярата! Ул русларны да Сабантуйда катнашырга чакыра. Бүген Татарстанның горурлыгы булган толерантлык Карл Фукстан башланган дип тә әйтә алабыз...

Мин тагын Фуксның Казан татарлары турында язганнарын күңелдән барлыйм.

«Татарлар горур, шөһрәт сөючән, кунакчыл, мал туп-лаучан, бик чиста, үзләренә күрә шактый укымышлы; алар сәүдә өчен туган, мактанырга яраталар, бар нәрсәдә чама беләләр һәм бик хезмәт сөяләр. Мин берничә татар өязендә булдым һәм һәрвакыт аларны әдәп-әхлак, гаилә тормышлары һәм көнкүрешләре ягыннан күзәтергә тырыштым. Татар халкының үз гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм милли горурлыгын шулай саклап калуына исең китәр. Иң күркәм сыйфатлары – кунакчыллык. Әгәр дә берәр таныш татар ире авылга үзенә кунакка чакырса, көт тә тор, син инде икенче көнне сырхауга әйләнәсең... Татарның төп сые – чәй, син аны дүрт чынаяктан да кимрәк эчәргә тиеш түгел. Аннан соң табынга каймак, кура җиләге кагы һәм кызарып пешкән юка чыгаралар. Барысыннан да авыз итәргә кирәк. Әмма эш моның белән генә бетми әле. Ике яки өч татар, алар хәтта танышларың да булмаска мөмкин, сине үзләренә кунакка дәшәргә көтеп тора. Һич кенә дә баш тарта алмыйсың – хәтерләрен калдыруың бар. Кунакка баргач, өч чокыр чәйләрен эчмәсәң, син аларны рәнҗетәсең булып чыга.

Минем берничә тапкыр әнә шулай чәй белән сыйлану газабын кичергәнем булды. 25 чынаяклап чәй эчкәннән соң, өйгә шешенеп кайтып, икенче көнне дару каба идем. Берничә тапкыр гаиләм белән авылдагы татар күршеләребездә кунакта булганым бар. Менә чәй белән сыйлау башланды. Унбишләп йортта кунак буласы. Безне көтеп торган һәр өй юып чыгарылган, киң урындыкларга мамык мендәрләр салынган, төрле төсләрдәге сөлге-тастымаллар эленеп тора, өстәлләргә мул бизәкле ашъяулыклар җәелгән.

Татарлар бик пөхтә яшиләр. Өйләрендә чисталык: елына берничә мәртәбә мич агарталар. Хатын-кызлар хуҗалыкларын гел җыештырып, тәртиптә тоталар. Алар ипи салырга бик оста. Татар хатыын-кызларыныкы кебек тәмле куе сөт өстен беркайда тапмассың. Аларның ничек чиста итеп сыер сауганнарын карап торганым бар: зур алъяпкыч бәйлиләр, сыер җиленен җылы су белән юып сөртәләр һәм сөтне чиста тастымал белән каплыйлар. Авыл татарларының гадәти ризыгы – салма, пилмән, каймак сибелгән борчак...»

Хатын-кызлар дөньясында

Экскурсовод Карл Фуксның юмор белән генә язган кайбер күзәтүләрен дә, халыктагы матур сыйфатларга мөкиббән китүләрен дә телгә ала. Татарларның артык кунакчыллык күрсәтеп чәй эчерүләрен, татар ирләренең тәм-томнар белән сыйланырга бик яратуларын (бер татарның трактир тәрәзәсе аша сатучыны дәшеп алып, бөтен булган туңдырмасын комсызланып ашап бетерүләрен үзе күргән!), ураза тотмаучыларны мулла таяк белән кыйнауларын, мәчетләрдә булганда, татар картларының гүзәл йөзләренә карап соклануын, туй мәҗлес-ләрендә татар бикәләренең шулкадәр күп ашауларын шаккатып күзәтүләрен («кичке намаздан иртәнге намазгача сузылган мәҗлестә алар корсак тутыру белән мәшгуль, ашказаннарының бу кадәр ризыкны кабул итәрлек дәрәҗәдә сузылуы гаҗәпләндерә, өстәлдәге ризыклар һәм затлы кием-салым турында гына сөйләшеп ямь табалар», – дип яза.) Татарларның укымышлы булуларына аерым туктала...

«Бирегә килгән һәркемгә Казан татарларының кайбер халыклардан (хәтта европалылардан) укымышлырак, белемлерәк булуы, һичшиксез, сәер тоелыр. Укый-яза белмәгән татар ир-атларын якташлары санга сукмый һәм хөрмәт итми... Хәтта ярлы татар авылларындагы хатын-кызлар да хәреф таный, рәхәтләнеп Коръән сүрәләрен көйли. Казан татар хатын-кызларына да сабак укытыла, шуңа күрә алар арасында укый-яза белмәүчеләр бик сирәк», – дип нәтиҗә ясый ул...

Уйларым белән кабат Карл Фуксның Казан татарлары турында язган китабын күңелдән үткәрәм. Аның йорт-җир, табын әзерләү, киенү, хисләр, мәхәббәт, туй йолалары турында язганнары, гомумән, хатын-кызлар дөньясы бик мавыктыргыч булып күз алдында җанлана.

«...Ишектән түр якка таба зур мич тора. Мичкә ике җиз комган куела: берсе – ире, икенчесе хатыны өчен, чөнки йолалары буенча ир һәм хатын бер үк комган белән юынырга тиеш түгел. Эчтәрәк чаршау белән бүленгән киң сәке ясап куелган, сәке өстенә каз мамыгы тутырылган калын түшәкләр җәелгән. Ишеккә каршы уңдарак – чуар киҗе-мамык эскәтер җәелгән өстәл, анда кечкенә көзге куелган. Сулдагы өстәл өсте исә фарфор чәй чынаяклары, мискиләр белән тулган. Мич каршында самавыр гөжләп утыра. Өстенә келәмнәр ябылган ике сандык – түр якның бизәге. Идәнгә паласлар җәелгән. Һәр тәрәзә төбендә чүлмәктә кына һәм хуш исле рәйхан гөлләре...»

«...Гадәттә бай Казан татарлары иртән итле пәрәмәчләр кабып чәй эчәләр. Өйлә вакытында: итле һәм эремчекле пилмән яки дөгегә йөзем кушып пешерелгән пылау; ит белән дөгедән пешерелгән түгәрәк бәлеш һәм тозлы кыяр; бәрәңге белән кыздырылган каз яки үрдәк; тозлы кәбестә белән пешкән сыер ите; өрек, бавырсаклар белән чәй. Кичке алтыда пәрәмәчләр капкалап, сөтле чәй эчәләр. Ә кичке ашлары пилмән яки токмачлы шулпадан гыйбарәт була...»

«Яхшы хәлле сәүдәгәрләр йортларындагы хатын-кызлар ука белән чигелгән чачаклы ефәк калфак кияләр. Кияүгә чыккан хатын-кызлар башларына парча яулык бөркәнә. Кашлы, чәлдермәле, алтын йөгертелгән көмеш алкалар, фирүзә ташлардан муенсалар тагалар. Ситсыдан, кытай тукымасы яки ефәктән тегелгән, изүе ука белән чигелгән, өч катлы бала итәк һәм тасма белән каймаланган, аяк табанына кадәр озынлыктагы күлмәк, комачтан, ситсыдан яки ефәк тукымадан тегелгән чуар киң ыштан кияләр. Аякларында – ефәк белән каелган кызыл, сары, яшел сәхтиян читекләр, алтын җепләр белән чигелгән кызыл сәхтиян туфлиләр. Ефәк яки парчадан тегелеп, ука белән чигелгән күкрәкчә, ефәк тукымадан тегелгән, кулъяулык салыр өчен кесәсе булган җиңсез камзул, шактый озын җиңле җилән, калфак өстеннән бөркәнеп, җилкәләрне каплап торган, алтын чәчәкләр чигелгән ефәк зур кушъяулык... Кулларында – сердолик һәм фирүзә белән бизәлгән, кызыл мәрҗән яки энҗе тагылып, алтын йөгертелгән көмеш беләзекләр... Бармакларында – фирүзә, энҗе кашлы йөзекләр... Кичке сәгать бишенче киткәч, кунакка җыенучы татар хатыны иң элек бөтен тәнен юа, аннары чиста эчке күлмәк кия, йөзенә ак һәм алсу төстәге кытай кершәннәре сөртә, күзләре зуррак күренсен өчен кашына, керфекләренә сөрмә тарта, тырнакларына кипкән кына чәчәкләреннән уылган фарсы порошогын сөртә. Бәйрәм күлмәген кигәч, изүенә берничә тамчы роза хушбуен тиереп ала. Әнә шул кыяфәттә ат арбасына утырып, кунакка китә. Барып кергәч, иң элек мулла хатынын сәламли, аннары, югары дәрәҗәле сәүдәгәр хатыннары белән исәнләшә. Бу гамәлләр иелү-бөгелүләр, үбү-кочуларсыз гына, үзе хөрмәт иткән ханымның кулын кушучка алып башкарыла...»

«Казанга килгән мәлләремдә мин анда игътибарны җәлеп итәрдәй күп нәрсәләргә юлыктым һәм булдыра алган кадәр аларны тәфсилләп язарга тырыштым. Татарлар миндә баштан ук кызыксыну уятты. Мин аларны бик тырышып өйрәндем, бәйрәмнәрен, горефгадәтләрен, дини йолаларын тасвирладым. Аларның хискичерешләре дөньясына да үтеп керәсем килде. Ирләргә килгәндә, алар белән авырлык тумады, ә хатын-кызлар? Аларны ничек күрергә? Андый уңайлы очракны бик озак көтәргә туры килде. Ниһаять, олы яшьтәге, әмма бик үткен һәм җитез бер хатын дәваланырга дип килде. Ул мине ике яшь татар кызы белән таныштырды. Кызыксынуымнан аларга үз игътибарымны күрсәтә башладым, һәм тиз арада алар миңа мәхәббәтләрен белдерде. Менә алар юллаган хатларның кайберләре:

«Сине күргәннән бирле төннәрем юк, көннәрем генә бар! Син – кояшым минем, оҗмахым ләззәте! Догалык энҗеләрен, теләгем тәлгәшләрен юллыйм сиңа!..»

«Бәхет китерүче гыйззәтлем, алдыңда баш иям! Синең каршыңда сәҗдәгә китәмен, безне ераклыклар аерып торса да, йөрәкләребез бер тында тибә. Ташлама мине, ягымлы күз карашыңны миңа төбә, йолдызым булып кабын, кояшым булып балкы!..» Һәм шундый дистәләгән хатлар.

«Татарларда туй – иң зур гаилә бәйрәме. Минем дә бу зур бәйрәмне күргәнем һәм анда кадерле кунак буларак катнашканым бар. Мәгълүм ки, шәригать кануннары хатын-кызларны күрүне тыя, хәтта кияү буласы егет тә үз кәләшен күрергә тиеш түгел. Әмма елгыр-җитез егетләр, кызыксынучан кызлар яучы-димче дип аталган өлгер хатыннар аша үзләренә язган парларны яшерен рәвештә генә күрү җаен табалар...»

Һәм китә, китә тасвирлап... Калым, туй сандыклары, бирнәләр, кызны кияү йортына озатулар, һәр кунакның кәләшкә әзерләгән бүләкләре, никах догалары, туй ашлары – һәммәсен бәйнә-бәйнә аңлатып, яратып язган Карл Фукс! Туй табынының унсигез төрле ризыгын да санап чыккан хәтта!

Хәер, ул татарларның дини бәйрәмнәре Рамазан һәм Корбанга да, халык бәйрәмнәре Сабантуй һәм Җыенга да бик җентекләп тукталган. Чит ил кунакларын ничек кабул итүләрен күрсәткән, мәктәп-мәдрәсәләр эшчән-легенә шактый урын биргән. Галимнең татарларга якын буласы килгән. Халыкны белмичә, көн саен күрешеп тормыйча, ничек инде аның көнкүреше, гадәт-йолалары турында хезмәтләр язып булсын ди!

Һәм ул мемуарларында безнеке, үзебезнең Карл Фукс булып ачыла.

К. Ф. Фукс портреты. Л. Д. Крюков эше. 1828. Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар