​Беренче һәм соңгысы

Г. Исхакыйның шәхси тормышы җентекләп өйрәнүгә лаек. Лаек кына түгел, бу милли һәм тарихи зарурилык. Чөнки аның биографиясе, гыйбрәт чыганагы булу өстенә, иҗатын дөресрәк аңлауга да ачкыч бирә. Бу язмада мин укучыга бөек әдип һәм аңа кагылышлы шәхес тормышыннан бер-ике сәхифә тәкъдим итмәкче булам.



Гаяз Казанская татарская учительская школаны тәмамлап, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә бер ел укытып кайткач, 70 кә җитеп килә торган Гыйлаҗетдин хәзрәт, үз урынына калдыру нияте белән, аны мулла ясарга карар итә.
Бу эшне өнәмичә бүтән юлдан китәргә ниятләсә дә, сукыраеп бара торган әтисенең гозерен кире кага алмыйча һәм ике сеңелен (берсе инде кияүдә), энесен аякка бастырасы булганга, ризалык бирә. Яшь мулланы башлы-күзле итү мәсьәләсе килеп баса. Шул ук Яуширмә авылыннан Фәтхетдин кызы Мәрьямне ярәшәләр. 1904 елда туй була, ә 1905 елның яңача 28 июлендә аларнын кызы, булачак профессор Сәгадәт Чагатай дөньяга килә.

Кайбер чыганаклардан аңлашылганча, Мәрьям гади крестьян гаиләсендә туып-үскән. Анасы һәм агалары белән генә яшәгән. Укый-яза белүе дә такы-токы гына икән. Төрмәдән котылып яисә сөргенгә җибәрелеп, Яуширмәдә торган араларында Гаяз аны үзе укыткан. Мәрьям, күрәсең, чибәрлеге һәм мөлаемлеге белән аның мәхәббәтен яулаган.

Әмма бу яшь гаиләнең гомере озын булмый. Яуширмә авылының 1906 елгы метрика дәфтәреннән без түбәндәге юлларны укыйбыз: «...Мөхәммәдгаяз мулла Гыйлаҗетдин углы тәхте никяхында булган хатыным Мәрьям Фәтхетдин кызыны хәлгы (аерылырга рөхсәт бирү – ред.) кыйлдым». Боларын мулла язган. Имза – Гаязныкы.

Эш болай булган икән. Агалары һәм анасы каты итеп әйткәннәр: төрмәдән башы чыкмый торган ул юлсыз белән бәхетең булмас. Аерыл! Йомшак күңелле яшь хатын, нишләсен, риза була. Әмма күңелендә аерылган иренә карата мәхәббәт яши.
Көндәлек рәвешендә язылган «Зиндан» повестена мөрәҗәгать итик. 1906 елның октябрендә кулга алып, ике атна чамасы яткыргач, Гаязга Казаннан китәргә кушалар, ягъни сөргенгә җибәрәләр. Менә ул туган авылында. Көннәрдән бер көнне төнге сәгать унда, кызы Сәгадәтне күтәреп, Мәрьям килеп керә. «Моңарчы да әллә ничә мәртәбә килмәкче булса да, – диелә әсәрдә, – агасы берлә анасы тыеп калдырганга, бу килүе, әлбәттә, өйләрендә бер зур революциядән соң булган эш иде. Шуның өчен, миңа килер өчен шул кадәр фидакярлык кылган элгәреге хатынымны кабул итмәү минем тарафымнан бик зур оятсызлык булачак иде. Тагы арамыздагы бала һәрвакытта безне бәйләп тота иде. Шуның өчен аның килүе берлә никях укытып, мин тагы үз хатынымны алдым».

Соңгы һәм бөтенләйгә аерылышулары 1908 елда булган. Бу бәйләнештә, Архангел губернасында язылып, Башкорт дәүләт архивында сакланган түбәндәге документ кызыклы.

«1908 иче елда 21 нче июльдә мин Казан губернасы, Чистай өязе, Краснояр волосте Яуширмә авылының крестьяны Мөхәммәдгаяз Гыйлаҗетдин углы Исхаков үземнең никяхымдагы хатыным Мәрьям Фәтхетдин кызыны үзенең мәһәре бәрабәренә, габде нәфкасы бәрабәренә хәлгы кыйлдым. Мөхәммәдгаяз Исхаков». 

1909 елда Мәрьям ханым, Сәгадәтне бабаларында калдырып (Гыйлаҗ мулла Һәм Камәрия остазбикә таләбе белән булыр), Чистайдагы Баһаветдин сәүдәгәр улы мөгаллим Ибраһим Камалетдиновка кияүгә чыккан. 1918 елда Ибраһим партиягә кергән, партия-совет аппаратларында җаваплы постлар биләгән. 1922 елда алар аерылышалар. Иптәшләре Камалетдиновка ныгытып әйткәннәр, имеш: сиңа ак эмигранттан калган хатын белән торырга ярамый.

Күпмедер еллар Чистайда үз кул көче белән гомер кичергәч, Мәрьям апа Казанга олы улы Микаил янына күчеп килә. Микаил туберкулездан үлеп киткәч, кызы Суфия белән кала. Мәрьям ханымның барлыгын, 1970 елга кадәр яшәгәнен, бер шәһәрдә торып, беребез дә белмәгәнбез. Никадәр үкенеч!

Мәрьям ханымны күреп белгән кешеләрнең аңа мөнәсәбәте төрлечә. Мәрхүмә Сәгадәт ханым, мәсәлән, әнисенә карата бик үк жылы мөнәсәбәттә булмаган. Әтисе турында язган озын истәлегендә анасын бөтенләй телгә алмавы да шуны күрсәтсә кирәк. Төркиядәге милләттәшләребездән берсе Сәгадәт ханымның әнисе турындагы кайбер сүзләрен китерде. Мәрьям Сәгадәтне үзе ташлап киткән, имеш. Имезергә дә теләмәгән, шуңа күрә бүтән бер хатынны чакыра торган булганнар. Әмма бу версия Г. Исхакыйның «Зиндан»да язганнарына да, беренче мәртәбә игълан ителә торган фоторәсемгә дә туры килми. Яки мәрхүмә үзе төгәлсезлек җибәргән, я булмаса аның сүзләрен бик үк төгәл хәтерләмиләр.


Мәрьям кызы Сәгадәт белән. Чистай. 1907 ел.


Гаязның үзенә килсәк, араларында күп хәлләр булып узса да, күңеленең бер почмагында хатыны һәм бердәнбер кызының анасы Мәрьямгә урын калган. Төркиядәге замандашларының әйтүләренә караганда, ул хатынын еш кына телгә ала, сагынып искә төшерә торган булган. Мәрьям исемле икенче бер хатынны якын күргәнлеген дә риваять итәләр. Яратуы ханымның исеме өчен генә булмагандыр, әлбәттә. Әмма анысы да тәэсирсез калмагандыр дип уйларга кирәк. Ниһаять, Исхакыйның бүтән бер тапкыр да өйләнмәве шулай ук төрлечә фараз кылырга нигез бирә.

Ни генә булмасын, Мәрьям Фәтхетдин кызы, бөек әдипнең беренче һәм соңгы никахлы хатыны буларак, мәдәният тарихында үзенең урынын алырга тиеш.


Гаяз Исхакый кызы Сәгадәт белән.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7505
    0
    48
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    2086
    2
    27
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3416
    1
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4341
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6177
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2023 - 07:55
    Без имени
    Бухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторга
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 09:09
    Без имени
    Безнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥
    Җиңги
  • 24 сентябрь 2023 - 17:38
    Без имени
    Никах ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугел
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 23 сентябрь 2023 - 08:21
    Без имени
    Үзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 22 сентябрь 2023 - 10:57
    Без имени
    Искиткеч әйбәт,гыйбрәтле әсәр.Рәхмәт.
    Әни онытыламыни?!
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»