Логотип
Матурлык

Тирене матур һәм яшь саклау өчен иртәнге 7 кагыйдә

Әлбәттә, теләсә нинди крем сөртүгә караганда катлаулырак булыр. Әмма аларны үтәсәгез, гел яшь һәм матур күренерсез. Япониядә, мәсәлән, кыз балаларны кечкенәдән үк тирене карап, тәрбияләп йөрергә өйрәтәләр.Һәр иртә саен кабатлана торган нинди гадәтләр икән ул?

 

Әлбәттә, теләсә нинди крем сөртүгә караганда катлаулырак булыр. Әмма аларны үтәсәгез, гел яшь һәм матур күренерсез. Япониядә, мәсәлән, кыз балаларны кечкенәдән үк тирене карап, тәрбияләп йөрергә өйрәтәләр. Һәр иртә саен кабатлана торган нинди гадәтләр икән ул?


1. Ач карынга бер стакан җылы су эчегез. Шушы гади генә әйбер су балансын тулыландыра, ашказанын эшләтеп җибәрә, организмны токсиннардан чистарта. Иртәнге бер стакан су – тирене яшәртү чыганагы. Ә инде иртән контраст душ астында коену бит өчен генә түгел, бөтен тәнгә файдалы.
2. Иртәнге контраст душ иммунитетны күтәрә, нерв системасын ныгыта, мускуллар тонусын күтәрә, метаболизмны тизләтә, ди матурлык буенча экспертлар.
3. Иртән көзгедәге кыяфәтегез ошамый икән, банан маскасы булышачак. Ул барлык типтагы битләргә дә ярый. В1, В2, В6, В12 витаминнары исә яшьлекне, матурлыкны саклый, тиренең коруын, купшаклавын бетерә. Ингредиентлар һәм әзерләү ысулы: ярты банан, 1 чәй калагы зәйтүн мае. Бананны ваклап изәргә һәм зәйтүн маенда болгатырга кирәк булачак. Шушы катнашманы чистартылган бит тиресенә сылап, 15–20 минут тотабыз.
4. Үләнле боз кубиклары белән битне ышку шулай ук яхшы чара. Косметик бозны даими куллану кыйммәтле процедураларны алыштыра ала. Боз күзәнәкләр яңаруын тәэмин итә, картаюны акрынайта, тирене сыгылмалы итә, кәефне дә күтәрә.
5. Ашыгып, иртән ашап та тормыйбыз яисә тиребезне бер дә сөендерми торган ризыклар кулланабыз. Иртәнге аш файдалы матдәләргә бай булырга тиеш. Иң файдалысы – төсле иртәнге аш: яшелчәләр, җиләк-җимеш, солы боткасы һәм чикләвек.
6. Вакыт-вакыт аякларны баштан югары тотыгыз. Телефоннан сөйләшкәндә йә битегезгә маска сөрткәч, аякларны стенага куеп ята аласыз. Бу гап-гади гадәт варикоздан саклый. Сез шулай веналарыгызны ял иттерәсез. Бу кәефегездә дә чагыла.
7. Иртәләрен, шулай ук ашаганнан соң җептән һәм авыз чәйнәгечтән файдаланыгыз. Балачакта безне тешләрне көнгә ике тапкыр чистартырга өйрәттеләр. Ләкин аларны сәламәт саклау һәм ап-ак тешләр белән балкып елмаю өчен бу гына җитми. Ашаганнан соң теш чистарту җебен һәм авыз чайкаучы сыекчаны кулланыгыз. Ул чәй, кофе куныклары утырудан саклар, теш табибына йөрүләрне дә киметер.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар