Логотип
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»

“Ел хатын-кызы" бәйгесендә кем җиңде?

Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” Республика конкурсына йомгак ясалды. Төрле номинацияләрдә иң-иңнәре дип табылган күркәм ханымнарны тәбрикләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Билгеле булганча, 18 ел рәттән үткәрелә тоган бәйге өч этапта уздырыла: муниципаль берәмлекләр һәм зоналар буенча сайлап алу турлары һәм Казандагы финал. 2016 нчы елда конкурска катнашуга 700 дән артык гариза тапшырылган. Зона этапларының 118 номинанты сайлап алынган, аларның 30ы конкурста җиңгән.

Иң элек Татарстан Президенты барлык хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, 8 Март бәйрәме белән котлады һәм исәнлек-саулык теләде. "Без, мөгаен, хатын-кызның дәүләт, республика, һәр гаилә өчен әһәмиятен кайчак бәяләп тә бетермибездер. Хатын-кыз ул – гаилә нигезе, ә гаилә – дәүләт нигезе. Сез - аналар да, бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә. Сезнең алда баш иябез”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов һәм рәхмәтен җиткерде. Чыгышыннан соң, республика башлыгы “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңүчеләрне һәм 200 меңенче кеше булып ана капиталына сертификат алган Оксана Пронягинаны бүләкләде. Әлеге номинациядә Азнакай муниципаль районыннан 12 бала анасы Фирдания Мөҗипова хөрмәтләнде. Аның 3 баласы үзенеке, 5се үги һәм тагын 4 бала тәрбиягә алынган. Бөгелмә муниципаль районыннан Софья Краснова (13 бала: 2се – үзенеке, 11е – асрамага алынган), Биектау муниципаль районыннан башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Ионова (5 бала: 2се – үзенеке, 3се – тәрбиягә алынган), шулай ук, “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңүгә лаек булды.

“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – галимә” номинацияләрендә җиңүчеләрне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәбрикләде. “Бер гасыр элек дөньяның хатын-кызлары үз хокуклары турында белдереп, ир-атлар белән тигезләште. Хокукларга ия булганнан алып, әле беркайчан да 8 Март хөрмәтенә 4 көн рәттән бәйрәм иткән юк иде. Алда нәрсә буласын фаразларга кыймыйм, - дип шаяртты ул. – Сезнең йөрәкләрнең җылысы белән, сезнең тәэсирегез белән Россия шартларында кыш та йомшарды. Әле бүген бирегә килгәч тә хатын-кызлар, кичә “Ак Барс”ның 8:0 исәбе белән җиңүе әллә ир-атлар казанышымы, ул хатын-кыз тырышлыгы бит, диләр. Ничек кенә булмасын, бу – сезнең җиңү”.

Минтимер Шәймиев чыгышын тәмамлап: “Бәхет, шатлык, татулык, күңел тынычлыгы сезгә!” – дип җылы теләкләрен әйтте.

“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә Актаныш муниципаль районыннан “Камские зори” ансамбле җитәкчесе Лилия Фәтхуллина, Татарстанның халык артисткасы, опера җырчысы Альбина Шаһиморатова, Азнакай муниципаль районы “Маяк” газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова, Баулы районы “Балалар сәнгать мәктәбе” директоры Зөлфия Таһирова, Әлмәт районы “Нефтьче” мәдәният сарае хормейстеры Галина Бибанина җиңүгә лаек булды.

“Хатын-кыз – галимә” номинациясендә “ТатНИПИнефть” институты лабораториясе мөдире Гүзәл Петрова, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы мөдире Гүзәл Ситдыйкова җиңүче дип табылды.

“Өченче буын героинясы” номинациясендә җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул залдагы барлык хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп, аларны үзе, Дәүләт Советы исеменнән Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрикләде. “Кызганычка каршы, мондый бәйрәм елга бер генә үткәрелә. Без, ир-егетләр, сезгә көн саен бәйрәм ясыйбыз дибез, әмма, эш, көндәлек мәшәкатьләр белән килеп чыкмый, моның өчен гафу итегез”, - диде.

Парламент башлыгы ярымшаяру белән билгеләп узганча, депутат хатын-кызлар хакимиятне көннән-көн үз кулына алырга омтыла. “Бездә хатын-кызлардан торган “Мәрхәмәт” депутатлар төркеме бар. Миңа алар белән эшләве шактый җиңел: алар сабыр, төпле фикерле булып, депутатлык эшчәнлегенә тотрыклылык китерә”, - дип белдерде Ф. Мөхәммәтшин. Ул үзе бүләкли торган номинациядәге хатын-кызларның үз җилкәләрендә күп кенә авырлыкларны күтәргән булуларын горурлык белән билгеләп узды һәм моның өчен рәхмәтен белдерде. Ф. Мөхәммәтшин номинация кысаларында бүләкләнгән Мәмдүдә ханым Бикбулатованың бүген республика прокуроры булып эшләүче улы Илдус Нәфыйковны бик акыллы, дөрес итеп тәрбияләвен билгеләп узды. Мәмдүдә Бикбулатова 1929 нчы елда туган, хезмәт ветераны, “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән, Татарстанның Мактау китабына кертелгән. Әлеге номинациядә шулай ук ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “РИТЭК” ҖЧҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчесе Мария Есипова (Чистай), ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республика конкурсында катнашкан пенсионер Рая Фәтхуллина (Арча районы), “Радиоприбор” ААҖ генераль директорының социаль мәсьәләләр һәм элемтәләр буенча ярдәмчесе Мәүсилә Яруллина бүләкләнде.

“Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинацияләрендә җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. Ул 18 ел элек шушы залда хатын-кызлар арасында тәүге конкурс уздырылганын билгеләп үтте. “18 ел эчендә күпме гаҗәеп матур, сокландыргыч, катлаулы, уңышлы язмышлар күз алдыннан узды. Татарстаныбызда күпме көчле ихтыярлы, алтын йөрәкле, алтын куллы, булдыклы, акыллы хатын-кызларыбыз бар!” – дип билгеләп үтте Р. Ратникова. “Хатын-кыз – лидер” номинациясендә “Генерирующая компания» ААҖ эшләре белән идарә башлыгы Гүзәлия Әхмәдиева, Казан хореография училищесы директоры Татьяна Шахнина, “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Элеонора Серебрякова, авыр менталь хилафлыклары булган балалар өчен Дәвалау педагогикасы үзәге башкарма директоры Ася Кислова, җәмәгать эшлееклесе, ТР Язучылар һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы Альбина Әпсәләмова бүләкләнде.

“Язмышым – һөнәрем” “Хатын-кыз – бизнес-леди” номинацияләрендә җиңүчеләрне ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова бүләкләде.

“Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә җиңүгә ТРның “Отечество” берләшмәсе иҗтимагый оешмасы советы рәисе Александр Коноплев иреште. “Ир-ат – лидер” номинациясендә җиңүгә Саба районы “Әхмәтов” КФХ башлыгы Райнур Әхмәтов, Яңа Чишмә районы “Скоков” КФХ башлыгы Николай Скоков лаек булды.

сылтама: http://tatar-inform.ru
фото: http://president.tatarstan.ru/
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар