Мондый уңган, сизгер кулларга эләккән сыерларга дөнья рәхәтедер ул. Маллары арасында чиксез бәхетле булып йөргән, йөзеннән елмаю китмәгән бу ханымнан: «Эшеңне яратасыңмы?» дип сорау урынсыз булыр иде.
– Анысы дөрес, – дип җөпли сүзебезне әңгәмәдәш. – Тугызынчы сыйныфтан бирле йөри торган егетем бар иде. Ул миннән бераз олырак. Мәктәпне тәмамлап, армиягә киткәндә мин аңа: «Көтәрмен, исән-сау кайт кына», – дидем. Сүземдә тордым: көттем, бер генә минутка да исемнән чыгармадым. Ләкин, беләсез инде, ул дөнья гизеп, Владивосток якларыннан туган иленә, ягъни авылыбызга кайтып төшкәндә, мин пыр тузып Яшел Үзәндә эшләп ята идем. Ял вакытында авылга кайттым да клубка чыктым. Ул мине күрү белән үк күтәреп алды да, өенә кайтып җиткәнче кулыннан ычкындырмады.
Ә яшәгән өе клубтан ерак. «Төшер, – дим, – жәллим үзен. – Мин беркая китмим. Әни белән апаны гына чакыр». «Юк, – ди бу, – төшерсәм, качасың». Әнә шулай кара төндә килен булып төштем.
– Ничек карадыгыз инде бу хәлләргә? – дибез, сүзгә кушылырга җай гына эзләп торган Елизавета түтигә.
– Ничек карыйсың? Әйбәт, – ди карчык. – Алар минем дүрт малай. Алдылар да керделәр, алдылар да керделәр, кем әйтмешли. Менә шул, – ди ул кеткелдәп. – Киленем шәп, үземә охшаган, – дип мактап та куя.
– Туйлар узды, авылга кайттым, – дип дәвам итә Мария. – Хәзер бит инде миңа эш кирәк. Колхоз рәисе шул чагында мине эшкә чакырды. «Син – малларны, маллар сине ярата», – диде. Дөрес әйтте. Тәкъдименә бик рәхәтләнеп риза булдым. Беренче көнне ферма ишеген ачып кергәч тә, өнемме-төшемме дип тордым. Шулкадәр сагынылган, шулкадәр тансык. Нинди төр-кемне бирсәләр, шуның белән эшләргә әзер идем.
Әнигә рәхмәт, җиңемнән эләктереп алды да: «Минем сыерларны ал, син аларны яхшы беләсең», – дип, күктән җиргә төшерде. 25 сыер белән эшләп киткән кеше мин.
Мәктәптән кайтып кына кергән кызлары – Альбина белән Варвара – безне күрүгә әниләре сыман балкып китә. Шулкадәр дә охшарлар икән әниләренә. Йөзләренә кунган нур-яктылык азга гына да сүрелеп тормый. «Мин үскәч табиб булам», – ди икенче сыйныфта укучы төпчекләре Варвара. «Ә мин – җырчы», – ди Альбина. Ул гел «5»легә генә укый. Канашка музыка мәктәбенә йөри. «Әтисе машина белән йөртә», – ди әниләре горурланып. «Альбина, уйнап күрсәт әле». Кыз ялындырып тормый. Синтезаторын күтәреп чыга да, бүлмә уртасына куеп, уйнап җибәрә. Стенага эленгән дистәләгән медальләренә караганда, кыз да әнисеннән калышмый. Волейбол, теннис буенча ярышларда катнаша, йөгерешче дә икән әле үзе. Олы уллары Николайга – тиздән армиягә. Ул инде техникум тәмамларга, машинист һөнәрен үзләштерергә өлгергән. Җыеп әйткәндә, бу гаиләдә барысы да балалар өчен, аларның мәнфәгатен кайгыртып, алар турында уйлап эшләнә.
– Шат күңелле балалар, әйеме?!
Светлана Петровна әйткәнебезне шундук эләктереп ала: «Бәхетле гаиләдә үскән бала гына шулай елмая».
Әйе, һәр почмагына сөю-ярату, наз-мәхәббәт кунган бу йорттан чыгып китәсе килми. Мария хәзер: «Ярый әле киреләнеп тормаганмын, кулыннан ычкынып чапмаганмын», – дия торгандыр. Ире Владимир әйбәт кеше булып чыкты. Ул аңа булыша. Таңнан торып сыер саву, терлек асларын чистарту – аның эше. Фермага эшкә бергә йөриләр. Елизавета түти әйткәнчә, бергә чыгып китәләр, җитәкләшеп бергә кайталар. «Ирең шундый булмаса, дүртәр көн ярышларда йөрү тәтемәс иде».
Бу сүзләрне гомер юлдашына мең рәхмәтле Мария әйтә.
– Эшкә чыккачмы? – ди ул соравыбызга сорау белән җаваплап. – Сыерларны беләм, алар да мине таный. Эшләп китү читен булмады. Әйтерсең, мин азга гына каядыр китеп югалып торганмын да, хәзер менә кайтып, үз дөньямда йөрим. Баштан ук үземне шулай хис иттем. Бүген генә ул аппаратлар белән сауган сөт үзеннән-үзе торбалар аша китеп, суыткычларга барып урнаша. Сөтне сауганнан соң бидон белән ташыган чаклар да бар иде бит. Ул чагында менә авыр иде. Хәзер нәрсә ул?!
Аппаратны биш секундта җыйдың, сыерның җилененә көйләдең дә йөрисең араларында «Җимешем», «Матурым» дип. Һәр сыерымның исеме бар. Исемнәре белән дәшсәм, шундук җавап бирәләр. Һәркайсы...
– Ничә сыер инде ул хәзер?
– Илле...
– Барысының да исеме бармы? Ничек исеңдә калдырасың? – дибез, ышанмыйчарак торып.
– Менә инде, – ди Мария, әйткәнебезгә гаҗәпләнеп. – Гомер буе шулар янында бул да, исемнәрен исеңдә калдырма... Алай булмый ул. Алар бит миңа балаларым кебек. Декрет ялыннан да балаларның яше тулыр-тулмас фермага йөгердем. Ә кечкенәсе белән – ике айдан. Варвараны гел кайнанам карады. Ул – аның кызы.
Чит кулларга бирергә жәлләдем малларымны. Үземә үзем урын тапмадым. Чистартмыйлардыр, карамыйлардыр, дим, ашарларына вакытында салмыйлардыр, авырып киткән сыерлар нишли икән? Башымда гел шундый сорау булды. Җаныма урын таба алмадым.
Мария Таймасова карамагында илле сыер, дидек.
Иң алдынгы сыер савучыларга иң яхшы сыерларны сайлап биргәннәр. Моның хикмәте бар, әлбәттә.
Башка сыерларны көненә ике мәртәбә саусалар, боларны көненә өчәр мәртәбә савалар. Сыерларны да, гадәттәгечә, иртән түгел, ә стресс алмасыннар дип, кичен юалар. «Болай иткәндә, сөт арта», – ди алдынгы сыер савучы. Февраль аенда гына да ул 24570 центнер сөт савып алган. Аның нинди һөнәр иясе булуын шушы күрсәткечләргә карап кына да чамалап була.
Хәзер ул, чыннан да, иң алдынгы сыер савучылар рәтендә. Районда, республикада гына түгел, ил күлә-мендә! Иң беренче зур җиңүе былтыр сентябрь аенда Татарстан буенча сыер савучылар арасындагы ярышта булды – «Абсолют батыр» булып калды. Хәзер аны Россия күләмендә үткәреләчәк ярышларга чакыралар.
– Каушап калмадыңмы соң?
– Юк, – ди ул, – ышандым үземә.
Түбән Новгородта узган бу ярышка илнең 56 регионыннан осталарның осталары җыела.
– Сөт аппаратын җыеп, эшләтеп җибәрергә кирәк иде. Кемдер 12 минутта, кемдер 15 минутта җыйды.
Ә мин 4 минут та 20 секундта җыйдым. Аппарат эшләп киткәч, куануларым... Икенче урынга да куандым, иремә шалтыраттым. Ул да: «Молодец, булдыргансың!» – диде.
Мария күптән түгел генә булып узган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең «Язмышым – һөнәрем» номинациясендә янә җиңү яулады.
– Бу бәйгедә җиңгәч, ирең, балаларың ни дип әйтте?
– «Молодец! Булдыргансың, диделәр», – дип елмая Мария.
Без дә бу сүзләргә бик теләп кушылабыз: «Булдырасың, Мария!»
«Сөембикә», 2016, № 4.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк