Логотип
Йолдызнамә

 Укчы күңел ача, Чаян рәхимсез план әзерли, Сөмбелә анализлый

 Аерылышуны без, хатын-кызлар, төрлечә кабул итәбез. Кемдер фатирдагы бөтен савыт-сабаны кырып бетерергә мөмкин, ә кемдер тормышындагы бу үзгәрешкә бөтенләй игътибар бирми.  Яраткан кешеләре ташлаган вакытта хатын-кызларның  үзен ничек тотуы кайсы йолдызлык астында тууы белән бәйле, ди астрологлар. Тикшереп карыйбызмы? 

 

 Аерылышуны без, хатын-кызлар, төрлечә кабул итәбез. Кемдер фатирдагы бөтен савыт-сабаны кырып бетерергә мөмкин, ә кемдер тормышындагы бу үзгәрешкә бөтенләй игътибар бирми.  Яраткан кешеләре ташлаган вакытта хатын-кызларның  үзен ничек тотуы кайсы йолдызлык астында тууы белән бәйле, ди астрологлар. Тикшереп карыйбызмы? 

Кәҗәмөгез 

 Кәҗәмөгез хатын-кызны ташлау бик авыр. Юк, соңгы  чиккә кадәр  иллюзия тулы мөнәсәбәтләргә тотынмаячак. Эш шунда:  аерылышу сәбәпләрен җентекләп анализлаячак. «Син аңлат», –  дип аптыратып бетерәчәк. 

 Сукояр  

Дөнья икегә ярылды һәм аны төзәтеп булмаячак.  Аерылышкан вакытта  Сукояр хатын-кыз  менә шулай дип уйлый. Шуңа күрә ул тыныч кына өйгә кайта да,  диванына бөгәрләнеп ята. «Үләргә!» – дип уйлый ул. Мәхәббәт бетте, нигә хәзер яшәргә? Дөрес, берничә атнадан: «Нишлим соң әле мин?» – дип уйлый башлый һәм кабат  горур атлап яңадан гашыйк булырга объект эзли башлый. Монысы гомерлек ярату булачак! 

Балык 

Балыкны бәхетле итәсегез килә икән – ташлагыз. Чынлап! Аның яраткан ир-аты мөнәсәбәтләр хакында уйлый башлаганда, Балык хатын-кыз ул мөнәсәбәтләрдән туйдым дип уйлый. Дөрес, ташлап киткәч, бик борчылачак ул. Кинодагы кебек  газапланачак.   Үзенең хәле  хакында бөтен кешегә сөйлиячәк.  Аны жәлләп, якыннары  бөтен капризларын үтәячәк. 

 Кучкар 

Кучкар хатын-кыз: «Гафу ит, кадерлем, безнең арада барысы да бетте», – дип әйтүгә,  табигать бәла-казасына әйләнә. Фатирдагы бар нәрсә асты-өскә килә!  Ватылмаган әйбер калмас та, мөгаен.  Һәм шуның белән тынычлана, чөнки  кисәк кенә аңлый: ул адәм актыгы аңа лаеклы түгел бит.  

Үгезбозау 

Үгезбозау хатын-кыз белән араларны өзәргә телисез икән, аннан ерактарак булыгыз.  Ул вакытка башка материкка китсәгез, тагын да яхшырак. Әлеге йолдызлык астында туган хатын-кызлар сөйләшеп тормый,  тиз арада җүнсез ирнең башын өзеп алырга телиячәк. Исән калсагыз, ун еллар үткәч, ул әле гафу да итәр. Шул вакытта очраклы рәвештә генә очрашасыз икән, бер чынаяк каһвә эчәргә тәкъдим итәчәк.  

Игезәкләр 

Алар аерылышуны бик сәер кабул итә.  Бу йолдызлыкта туган туташларны ташларга теләгәннәр әнә шулай уйлый.  Чөнки алар җитди сөйләшүгә әзерләнә, намусы борчый,  бөтен кыюлыкларын җыеп,  ничек тә җайлап кына аңлата гына башлыйлар, Игезәкләр аларны туктата да: «Сез мине ташлыйсыз? Ә сез кем соң әле?» – дип, горур басып китеп бара.  

Кысла 

Кысла хатын-кызлар аерылышуны бик авыр кичерә, тик моны  беркемгә дә күрсәтми. Пычрак куллары белән җаныма кагылмасыннар әле дип уйлый. Шуңа күрә ул   страус кебек башын комга тыгып куярга тырыша: эшкә чума. Ләкин кеше күрмәгәндә рәхәтләнеп елый.  

 Арыслан  

Арысланнарда мәче сизгерлеге бар. Алар  аерылышуны ир-ат бу хакта уйлый башлаганчы ук сизенә.  Шуңа күрә мондый хәлне булдырмый да. Арысланнарны ташламыйлар! Ул аны үзе ташлый. Вакытыннан алда! 

Сөмбелә 

Сөмбеләнең төп девизы: «Анализла!»  Ул бар нәрсәне анализлый, шул исәптән йөрәк эшләрен дә. Бу йолдызлыкта туган хатын-кызлар мендәргә капланып елап ятмый, ә нәтиҗәләр ясый да, аны киләчәк өчен язып куя.  

Үлчәү 

Үлчәүләр аерылуны  җиңел кичерә.  Хәтта рәхмәтле булалар. Дөрес, җитди сөйләшүләрдән соң борчуга төшәләр, чөнки аның аерылышуын көтеп кенә торган башка ир-атлар  «аулый» башлый. Бу бит инде кабат сайларга кирәк дигән сүз! 

Чаян 

Чаян хатын-кызларны ир-атларның нигә ташлавы әлегә кадәр аңлашылмый.  Чөнки үз-үзеңне бетерүнең башка җиңелрәк юллары бар. «Гафу ит, безгә аерылышырга кирәк», дигән сүзләрне ишетүгә үк, ул  үч алу планын төзи башлый. Ә ул рәхимсез. Аяусыз. Хурлыклы. Һәм, әлбәттә, котылгысыз. 

Укчы 

Укчы хатын-кыз аерылышуны горур торып кабул итә.  Сәбәпләре хакында да сорашып тормый, яңадан башлап карыйк, дип тә әйтми. Гомумән, бер сүз дә эндәшми.  Өенә кайта да тәүлек буе мендәренә капланып ята. Һәм берни булмагандай тора да, күңел ачарга чыгып китә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар