Логотип
Йолдызнамә

Кем ничек аерылыша? (Йолдызнамә)

Кайчандыр җаныңны өзеп бирергә әзер булган кеше белән араларны өзү бик авыр. Кемдер сабыр гына эндәшми, кемдер кара тавыш чыгара, кемдер үч итә башлый. Бу кайсы йолдызлыкта туу белән дә бәйле икән. Тикшереп карагыз әле.


Кучкар 
Янәшәдәге кешегә нинди мөнәсәбәттә булуына бәйле. Әгәр дә  ул аны бик хөрмәт итә икән, аерылышу бик озак һәм икесе өчен дә газаплы булачак. Кучкарлар  кешеләрне бәяли белә, шуңа күрә хуш дип әйтергә алар өчен бик авыр. Әгәр дә хөрмәт юк икән, дорфа һәм тиз булачак. Кучкар аралашудан мәгънә күрми башлауга ук, хушлаша.


Үгезбозау
Аерылышуга бик озак баручылар. Алар кешеләргә бик нык ияләшә, бигрәк тә яраткан кешеләренә. Шуңа күрә аерылышуны сузалар. Кайбер чакта  партнер үзе мөнәсәбәтләргә нокта куйганны тыныч кына көтәләр.


Игезәкләр
Игезәкләр хыянәтчеләр белән тәкәллефләнеп тормый. Алдыйсың икән, алар тарафыннан реакция бик тиз булачак. Әгәр дә мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыга башлый икән, Игезәкләр араны өзәргә ашыкмый. Дуслар булып калырга омтылалар.


 Кысла
Кыслалар үзгәрешләр яратмый. Алар бик җитди һәм җаваплы. Бу йолдызлыкта туганнарны чын хисләр генә кызыксындыра. Әгәр дә Кыслалар эндәшми, югала, мөнәсәбәтләр турында сөйләшүдән баш тарта икән, бел: ул аралашуны өзәргә булган. Сүзсез генә, артык эмоцияләрсез һәм гаугаларсыз.


Арыслан
 Нәрсә генә булса да, бу йолдызлыкта туучылар белән утырып сөйләшергә кирәк булачак.  Алар өчен сәбәпне аңлау, сөйгәнен тыңлау, акцентлар кую мөһим.  Бу йолдызлыкта туганнар бервакытта та кисәк кенә югала торган кеше түгел. Арысланнар темпераментлы булсалар да, кискен түгелләр. Бик зур яра салсагыз гына, гомерлеккә хушлачаклар.


Сөмбелә
Ярата беләләр. Аңлашылмаучанлыклар килеп туа икән, сөйгәннәренә  бар борчуларын һәм куркуларын сөйләп бирәчәкләр. Әгәр тыңлыйсыз икән, алар утка  да, суга да керергә әзер, битарафлык күрәләр икән, мәңгегә югалалар.


Үлчәү
Бар яктан да уйлап эш итәләр. Инициатива күрсәтергә яратмыйлар. Чыгу юлы булмаган ситуациядә генә беренче булып араны өзәргә мөмкиннәр. Мәхәббәтегезне саклап калырга телисез икән, алар белән сөйләшергә кирәк. Бу йолдызлыкта туганнар беркайчан да хыянәткә бармаячак. 


 Чаян 
 Бик кискеннәр! Аларның эчке көче нәрсә уйлаганын әйтергә, ничек тели, шулай эшләргә мөмкинлек бирә. Кагыйдә буенча, икенче мөмкинлек биреп тормыйлар, үткәннәрне үткәндә калдырырга яраталар. Барысын да хәтерендә тота.  Аларны котыртырга ярамый, алайса югалтырга мөмкинсез. 


 Укчы
 Гади түгелләр. Бик еш кына кылган гамәлләре үзләренә генә аңлаешлы. Нәрсә дә булса ниятлиләр икән, туктату мөмкин түгел. Мөнәсәбәтләрдә борчуларын да, үз позицияләрен дә күрсәтмәскә мөмкиннәр. Укчылар белән шуңа да авыр. Әмма аерылгач, кире кайтырга мөмкиннәр. 


Кәҗәмөгез
 Кирелек Кәҗәмөгезгә бик еш комачаулый. Үзләрен хаклы дип санаганда, фикереннән кайтару бик авыр. Күңелләрен кайтаручылар белән бик тиз аерылышалар. Кире кайтмыйлар.  Очрашулар өчен дә сәбәп эзләп интекмиләр.


Сукояр
Гаилә өчен ахырга кадәр көрәшәчәкләр.  Кирәк дип күпне түзәргә мөмкиннәр. Сукоярны ярату гына аз, алар өчен мөгамәлә җаваплы булырга тиеш: «Мин – сиңа, син– миңа» принцибы белән яшиләр. Әгәр дә стенага барып төртелсә, Сукояр сүзсез генә китә.


Балыклар
 «Кит! Кит!» – дип әйтәчәк балыклар. Күз яшьләре, истерика – алар хакында түгел. Дөрес, тавышланып китәргә мөмкиннәр, әмма ул да ишек ябып чыгып китүдән генә гыйбарәт булачак. Тик ул ишекне кире ачып керергә дә мөмкиннәр. Хисләре сүнмәгән икән, сөйгән ярларына икенче мөмкинлек бирәчәкләр. Аерылышуларга бик зирәк карыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар