Яка чылбыры

Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган.
Халкыбыз арасында гаять киң таралган хәситә, изү, алка-йөзекләр белән беррәттән, яка чылбыры да XVIII—XIX йөз зәркән сәнгатенең визит карточкасы булып саналырга лаек. Башкару осталыгының камиллеге, төсләр байлыгы — ачыклыгы, төрләренең күплеге белән әле хәзер дә сәнгать белгечләрен хәйран калдыра ул.
Бу бизәнү әйберенең исеме җисеменә туры килеп торган, баштарак ул чылбыр рәвешендә генә эшләнгән. Яка чылбырының ике төрлесе — каптырмадан гына торганы һәм каптырмага чылбыр тоташканы киң таралган. Ә мондыйларының әле тагын берничә төре билгеле. Яшь кыз-кыркын тага торганы бердән өчкә, ә олырак хатын-кызлар өчен тәгаенләнгәне биштән тугызга кадәр чылбыр берәмлеген берләштергән.
Яка чылбыры үзе өч кисәктән тора: якага беркетелгән каптырма һәм күкрәкнең яртысына кадәр төшеп тора торган чылбыр, ә чылбыр очына зур гына җиз тәңкә тагылган була. Хатын-кызлар кия торган утыртма якалар каты, киң, укалы тасма белән каелган. Сирәк кенә төсле тасмалардан күп катлы бөрмәләр ясап, аны нечкәрәк укалы тасма белән тегеп куя торган булганнар. Гадәти, йомшак якалы күлмәк өстеннән менә шундый киң, каты яка киеп, каптырмалы яка чылбырын эчтәгесенә беркетеп-каптырып кую гадәте булган. Каптырма үзе ике яктан да беркетелә торган кечкенә ыргак-каптыргычтан һәм элмәктән торган. Аларның төрләре гаҗәеп күп: турыпочмаклылары, озынча түгәрәкләре, ян-якларына өчьяфрак, йөрәк һәм яфракларга охшатып өстәмә мотивлар өстәлгәннәре очрый.

Яка чылбырының бөтеркәләп, төрле ташлар белән бизәлгәннәрен сәнгать әсәре дип шикләнмичә атап була. Түгәрәк, озынча түгәрәк, дүртпочмаклы (почмаклары киселгән һәм игәлгән булыр) зур гына асылташ каптырма капкачының уртасына беркетелеп куела. Ә эре таш тирәли ваграк топаз, зурысын кечерәкләре ураткан була: фирүзә, гранат, якут һәм төсле пыяла кисәкләре аны тагын да ачыграк, матур, затлырак итеп күрсәтә. Асылташ бөртекләре еш кына каптырма капкачы тирәли билгеле бер тәртиптә, җөй тирәли тезелеп нинди дә булса сурәт хасил итә. Бүртмәчле сурәткә тәңгәл килерлек җиз тәңкәләр еш кына яфракка охшатып ясалган, чылбырга боҗралар белән беркетелгән. Тәңкәләрнең тигез итеп эшләнгәннәре дә, бүртмәчлеләре дә кайчакта вак асылташлар белән бизәлгән, тоташ тәңкәле чылбыр очына, гадәттә, бакыр акча, ә фигуралап эшләнгәннәренекенә каптырма капкачын бизәгән кыйммәтле ташка охшатып асылташ асканнар. Бизәкләрнең милли киемнәргә ятышлылыгы, нәфислеге һәм зәвык белән, камил итеп эшләнеше, матурлыгы белән күп кенә үрнәкләр соклану һәм гаҗәпләнү хисе уята.

Яка чылбырының кайсы чорда барлыкка килеп, киң таралуын төгәл ачыклау мөмкин түгел. XVIII гасыр тикшеренүчеләре И. Лепихин,И. Георги, М. Невзоров Казан татарларында яка чылбыры булу-булмау хакында бер төрле дә мәгълүмат калдырмаганнар. әгәр дә ул көнкүрешкә кергән булса, мөгаен, мондый бизәнү әйберен алар күрми калмас иде. XIX гасырда яка чылбыры хакында К. Фукс яза. Соңрак, җитмешенче елларда, Н. Н. Вячеслав та моны искәртеп үтә. Димәк, купшылык үрнәге саналган бу әйбер XIX йөз башында модада булган, аннан әкренләп көндәлек кулланылыштан төшеп калган дип уйларга нигез бар. Әмма ләкин Фоат Вәлиев яка чылбырының әүвәлге үрнәкләре XVIII йөзнең беренче яртысында ук кулланылышта булган, дип исәпли.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.