Логотип
Гореф-гадәт

Татарның баш киемнәре

Баш киемнәре, костюмның башка элементлары кебек үк, көндәлеккә (эчтән) кия торган һәм рәешкә (тыштан) киеп чыга торганнарга бүленә. Эчке баш киеме Түбәтәй баш түбәсенә киелә торган зур булмаган башлык ул. Аны гадәттә бер төстәге тукымадан теккәннәр. Бәрхеттән тегелгән түбәтәйләр аеруча затлы күренгән.



Беренче төр түбәтәйләрләрне Казан артында такыя дип йөрткәннәр. Күлмәк, ыштан, аякчулар белән беррәттән, такыя да кәләш бирнәсе саналган. Яшьләрне никахлары белән котлаганда: «Такыяң котлы булсын!» – дип әйткәннәр. XVIII йөз – XIX йөз башы такыяларының түбәсе очлаеп торган, ә ХIХ йөз ахыры ХХ йөз башы түбәтәйләре инде ярымтүгәрәкләнеп килгән. Икенче төр түбәтәйләр яссы өслекле, каты кырлы булып, анысын кәләпүш дип йөрткәннәр. Аны башта Казан һәм Казан арты ирләре генә кигән. Соңрак башка төркем татарларында да кулланыш тапкан. Түбәтәйләр әзерләүне һөнәрчеләр шундук үз кулына ала. Төрле тукымалар, төрле бизәкләр кулланып, ирләр түбәтәйләренең әллә нинди төрләрен уйлап табалар. Тышкы кыяфәтләре белән алар иясенең яшен дә белгертеп торалар. Ачык төстәге чигүле түбәтәйләрне – яшьләр, чигүсез, тыйнакларын өлкәнрәк яшьтәгеләр яратып кигән.




XIX йөз ахыры – XX йөз башында  кара бәрхет түбәтәйләр – кәләпүшләр бик популяр була. Аны яшьләр, аеруча интеллигенция бик ярата. 
Идел-Урал татарларының конус формалы татар башлыкларын Казан өязендә яшәүче руслар да рәхәтләнеп кигән. Казан татарларының башкортларның баш киеменә охшаган колакчыннар киеп йөрүе дә мәгълүм. Ләкин соңрак  аларны инде Урал ягының далалы районнарында гына сирәк-мирәк күреп булган.  

Түгәрәк башлыклар Казан губернасы Мамадыш өязендә киң таралган булган.

Камчат бүрек дигән башлыклар турында да еш искә алалар. Анысын нигездә шәһәрдә бай тормышта яшәүче өлкән буын киеп йөргән. Ә Урал буенда яшәүчеләр төлке тиресеннән тегелгән төлке бүректән йөргән. Крәшеннәр андый баш киемен кимәгән. Камчат бүрек диюгә, Ока-Сура елгасы арасындагы территориядә яшәүче олы яшьтәге хатын-кызлар күз алдына килеп баса: аларның баш киеме дә шул булган лабаса!

XIX йөз ахыры – XX йөз башында кара һәм соры каракүлдән тегелгән Мәскәү бүреге шәһәр кешеләрендә киң тарала. Андый каракүл башлыкларны Идел-Урал татарлары бик яратып кигән.



Касыйм татарлары һәм мишәрләр папаха-башлык рәвешле чәрәпинкә бүректән йөргән. Бәрән тиресеннән тегелгән уртача биеклектәге башлык-папахаларны керәшен татарлары да кигән. Керәшеннәр, мөселманнардан аермалы буларак, чүпрәк өсле малахайдан да йөргән.

Җәйләрен кырлы киез эшләпә киң таралган.



Аны ак сарык йоныннан ясаганнар. Керәшеннәр соры эшләпәгә өстенлек биргән. Кырлары бераз өскә кайтарылып торган эшләпәләр аеруча кулланылышта булган. Казан губернасының Мамадыш, Уфа губернасының Минзәлә, Бөре, Бәләбәй өязләрендә аска карап торган киң кырлы эшләпәләргә өстенлек биргәннәр. Ока-Сура татарлары бурлакларныкы сыман туры кырлы эшләпәдән йөргән.

Ак тукымадан тегелгән көләпәрә һәм башлык исә сирәк таралган. Чиләбе һәм Оренбург якларында ат кылыннан үрелгән җәйге эшләпәләр популяр булган дип сөйлиләр. «Ирләр, каядыр барырга җыенганда, башларына алтын йә көмештән чигелгән түбәтәй, аның өстеннән җәйләрен – эшләпә, кышларын башлык (бүрек) киеп куйганнар», – дип язалар истәлекләрдә.        




чыганак: «Тартарика»-Этнографика китабы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар