Логотип
Гореф-гадәт

Сумаляк

Тиздән Нәүрүз, минем балачагым бәйрәме. Җылы март кояшы иркәли, абрикослар инде чәчәк аткан, чия, айва, алмагачлар шау чәчәктә – яз килде! Сирень куаклары хуш исле чәчәкләре белән сокландыра. Кошлар чыркылдаша, ләкләкләр оя корган. Язның нәфис яшел төсләре күзне иркәли, язгы җылы яңгыр шәһәрне сафландыра. Урамда – Нәүрүз! Бу көн тамырлары белән мәҗүсилек чорына барып тоташа. Бәйрәм бүген дә нәкъ элекке заманнардагыча кешеләрне бер зур гаилә һәм дуслык  мәйданына җыя. Үзәк Азиядә бу көнгә  шактый алдан әзерләнә башлыйлар. Язгы һавада ниндидер күңелгә якын әкияти бер серлелек, балалар бәйрәмчә киемнәрдән, җиткән кызлар хыялларын тормышка ашыру өмете белән Нәүрүз ашы – Сумалякны әзерләүдә катнаша. 

21 март – Нәүрүз бәйрәме – көн белән төн тигезләшкән изге көн. Нәүрүз – фарсычадан тәрҗемә иткәндә яңа көн дигәнне аңлата. Ул төрки телле халыкларның яраткан бәйрәме. Аның килеп чыгышын Кояшка табыну һәм борынгы фарсы пәйгамбәре Заратуштра исеме белән бәйләп аңлаталар.  Нәүрүзне бәйрәм итү борынгы чыганак – «Авеста» изге китабында язылган. Авеста тәгълиматы буенча, кешеләр һәр яз саен җирдә «алты төрдәге» (һава, су, җир, үсемлекләр, хайваннар һәм кеше) тормыш барлыкка килүне билгеләп үтәргә тиеш. Бу көндә бик күп легендар вакыйгалар булган, шул исәптән, кешеләргә бәхет китерү өчен Заратуштра алла тарафыннан сайланган, ә мифлар патшасы Тахмурас явыз көчләрне һәм кансыз кешеләрне караңгыга япкан. 



Сумаляк исә иң серле һәм иң тылсымлы ризык исәпләнгән. Балачагымнан хәтерлим: аны бөтен мәхәллә белән пешерәләр иде. Өй борынча йөреп, сумаляк пешерер өчен азык-төлек җыялар. Аксакаллар сумаляк пешерер өчен нәрсәләр алырга кирәген әйтә. Ул бөтен кешегә җитәрлек итеп пешерелә. Топчанга уңайлы урыннар корыла. Учак ягып, 200–300 литрлы зур казаннар асыла. Мөхтәрәм апалар, абыстай, әбекәйләр гыйбадәт кылырга җыела. Сумаляк – көрән төстәге баллы, туклыклы, каймак сыман масса, аны бала-чага аеруча ярата. Сәламәтлек өчен файдалы, чөнки витаминнарга һәм аминокислоталарга бай. Язын организмга туклыклы матдәләр аеруча кирәк чакта әзерлиләр аны. Сумаляк әзерләү – хатын-кызлар эше, ә учак тергезеп җибәрү һәм казан астын карап тору ирләр вазыйфасына керә. Борынгы заманнарда сумалякны язгы чәчү алдыннан пешергәннәр. Бодай бөртекләрен тарттырып, он кушып, аны мамык маенда казанда тәүлек дәвамында пешерәләр. Кечерәк кенә ташлар һәм  бохар чикләвекләре дә кушалар. Ашар өчен түгел, әлбәттә, казан төбе янмасынга. Ашаганда шундый таш эләксә, теләк теләргә кирәк, һичшиксез тормышка аша дигән ырым бар. Студентлар сумаляк ташларын махсус үзләре белән йөртә икән – уңыш китерә ди. Яшь кызлар, билгеле инде, тылсымлы ташларны учларында тотып, үзләренә әйбәт кияү юрыйлар. Пешкән ризыкны болгатып та теләк телиләр. Ишегалдында балалар һәм яшьләр казан болгатырга чиратка тезелә. Үзбәкләр, татарлар, руслар, әрмәннәр, казакълар, таҗиклар, кыргызлар, уйгырлар, кореялеләр, грузиннар, пуштуннар, украиннар, белоруслар, кыскасы, күпмилләтле ишегалдыбызда яшәүчеләр бар да катнаша иде бу йолада. Музыка уйнатып, җырлап-биеп, шаян сүз белән пешерәләр сумалякны. Хәтерлисезме, «Ялла» төркеменең «Сумаляк» дигән җыры да бар бит? Күңелемдә әле дә шул җыр яңгырый... 



 Иртән, учак янып бетүгә, казанны капкач белән каплап, акрын гына суынырлык итеп өстен томалап куялар. Суынгач, сумаляк табынга күчә. Казанны ачканда, бала-чага чиратка тезелеп, сумалякны фатирлар буенча таратып йөри, беркем дә өлешсез калмый. Бу ризык кешеләргә физик һәм рухи яктан көчле булырга булыша. 



Үзбәкстан традицияләре белән көчле. Хәзер Нәүрүз бәйрәме дәүләткүләм бәйрәм исәпләнә. Кем белә, киләчәктә, бәлки, безнең Сабантуй да дәүләт күләмендә уздырыла торган бәйрәмгә әйләнер? 


фото
                                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар