Логотип
Гореф-гадәт

​Сөбханалла, күз тимәсен!

Кара күзләрдән, соры күзләрдән, яшел күзләрдән, зәңгәр күзләрдән, коңгырт күзләрдән баланы үзең сакла, Ходаем!

Сабый алганны-куйганны белми елаганда, «күз тию» дигәнгә ышанмаган яшь әниләр дә кадерле төенчекләрен, «өшкереп карамассыңмы икән?» дип, дәү әниләренә суза... 

Күз тию күренешен берәү дә инкарь итми. Күз карашының никадәр көчле булуы турында әйткәндә «әдәм күзе агач корытыр», «яман күздән таш чатный», ди халкыбыз. Шуңа күрә ул «күзе усалдан кырга кач!» дип тә өсти. Көнләшү, кызыгу, хөсетлек белән генә түгел, хәтта артык сокланып та карамаска кушалар бездә. Тулган айга күзең төшкәндә дә «сөбханалла машалла», дип кабатларга һәркайсыбызны кечкенәдән үк юкка гына өйрәтмиләр.

Күз бигрәк тә яңа туган балаларга тиз тиючән була. Шуңа күрә кырык көн булмыйча, күкрәк баласын чит-ят кешеләргә бик күрсәтмәскә тырышалар. Әмма кайвакыт, «күрсәтергә ярамый, күз тия», дип дәү әти белән дәү әниләрдән дә оныкларын яшерү – артыграктыр. Яшьләр белән өлкәннәр арасында туган бу аңлашылмаучанлык ике арадагы низакка сәбәпче булырга да мөмкин.    



Яшь баланы яман күзләрдән саклау өчен элек-электән миләш агачы кулланганнар – бу йоланы бүгенгеләр дә онытып бетерми. Моның өчен миләшнең юл читлә­реннән эчтәрәк, чистарак, кеше аягы төшмәгәнрәк җирдә үскәнен сайлыйлар. Бишеккә сиртмәне миләш агачыннан кисәләр. Баланың баш киеменә миләштән кечкенә төймә ясап тагып куялар. Дөрес, хәзер әниләр базарларыбызга Төркия кебек илләрдән кайтарып тутырылган зәңгәр «күз»ләрне күбрәк үз итә. Элеккегеләр, күз тимәсен дип, баланың маңгаена корым сөртсә, бүген иннек тидерәләр.




«Балама күзләр генә тиде бугай», дип үрсәләнгән  чакларда, «Минем кулым түгел, Әйшә-Фатыйма кулы», дип имләүче әбиләрдән килгән йолаларны үтәүчеләр бүген дә, һичшиксез, бардыр ул. Кемдер өч ишек, өч тәрәзә тоткасын юган суны баланың битенә бөркүдән шифа күрәдер, кемдер артыш белән имли (элек артыштан ясалган агач иләкне кайнатып, күз тигән балага шуның суын биргәннәр – хәзер андый иләкне кайдан табасың?).




Хәстәрле кешеләр баланың кендеген кискәч, аны җыеп куялар һәм күз тигәндә шуны чайкап эчерәләр яки шул су белән коендыралар...  Догалар язылган бөтине дә күз тиюдән саклау өчен кечкенә баланың муенына элгәннәр.


Күз тимәсен өчен, имәндә үскән гөмбәне төсләү – бала яткан бүлмәдә яндыру дигән әйбер дә булган. Бала өстенә ябу өчен корама юрган ясау да шушы максаттан чыгып эшләнгән. 




Күз тигәндә, борынгылар таң суы белән юынырга кушканнар. Мондый суны алуның үз тәртибе булган. Берәр әби намазын укып, тәһарәтле килеш кояш чыкканчы, караңгылы-яктылы вакытта чишмәгә төшкән. Су алганда дога укыган. Күз тигән кешене өч чәршәмбе рәттән таң суы белән коендырганнар. Коенган суны кем юлга сипкән, кем мал чалган җиргә түккән, кемдер өч юл чатына илткән.

Яки менә тагын шундый бер ысул булган. Җилпүчкә җиде төрле әйбер салганнар – артыш агачы, корыч игәү, көзге, тарак, мүк, күмер. Шул җилпүчне тотып, күз тигән кешенең алдына, артына чыкканнар, аннан өч тапкыр аның тирәсендә әйләнгәннәр, иң соңыннан җилпүчкә салган артыш агачын яндырганнар. 




Әйткәнебезчә, күз тию дигән нәрсә бар, һәм ул кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яшәп килә. Шуңа күрә, кемдер берәү кинәт кенә төшенкелеккә бирелсә, күзгә күренеп «кибә» башласа, хәлсезләнсә, табиблар аның чирен тапмаса, «күз тимәдеме икән?» дигән шик туа. Күз тию кешене сырхауга саптыра, ир белән хатын, гомер буе дус булып яшәгән ахирәтләр арасын боза. Эшнең, тормышның җае, яме китә, яшәү тәме югала. «Күз тиюне Аллаһы Тәгалә адәм балаларын сынар өчен бар иткән», ди динебез. Әмма күз тиюне булдырмау өчен төрле әйберләр тагып йөрү – хата,  диелә диндә. Киемнең кайсы да булса бер җиренә ялтыравыклы яки күзгә бәрелеп торган башка шундый бер әйбер тагу «кешенең игътибары шунда тартылып, күзе тимәс» дигән ышануга нигезләнгән. Бу ысул белән без балаларны яман күзләрдән сакламакчы булабыз. Күз тиюгә каршы иң әйбәт чара һәм дәва исә – Коръән-Кәримнән сүрәләр уку. Пәйгамбәребез (с. г. в.)  һәм аның сәхабәләре заманында ук бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы «Фатиха», «Ихлас», «Фәлакъ», «Нәс» сүрәләре, «Аятел Көрси» һәм «Каләм» сүрәсенең 51 нче аяте укыла.  Күз бик каты тигән кешегә кырык бер «Йасин» чыгу да бар. Пәйгамбәребезнең  хәдисләрендә: «Саклану – дәвалауга караганда хәерлерәк», диелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар