Логотип
Гореф-гадәт

Бергә – гомергә

Соңгы вакытта студентлар никахы киң таралды. 

Көз – туйлар чоры. Бәхеттән күкнең җиденче катында йөзгән кияү белән кәләшкә карап, күңелдән гел бер теләкне телисең: «Никахлары гомерле булсын!» «Без бер-беребез өчен яратылганбыз» дигән кешеңне табасы бик авыр, әмма тапкач, югалтмыйча саклыйсы тагын да авыррак. Рамил хәзрәт Юныс белән Гөлнур Сафиуллина никахка кагылышлы сорауларга җавап эзли.


Алдыгызда утырган парларга карап, аларга никахның күкләрдә инде укылганмы-юкмы икәнен тоясызмы, Рамил хәзрәт?
– Каршымдагы яшь, чибәр, бер-берсен яраткан парларның һәрберсенең алдында тормыш сынаулары бар икәнен күрәм. Ә бу сынауларны җиңеп чыгу бик күп факторларга бәйле. Беренчедән, яшьләрнең нинди гаиләдә тәрбияләнеп, әти-әниләреннән нинди үрнәк алып үсүләренә. Икенчедән, аларның холыкларының ниндилегенә (кемдер тиз кызучан яки үпкәләүчән, икенче берәү сүз күтәрми). Мөселман парларга килгәндә, кешенең иман дәрәҗәсенә, Аллаһы Тәгаләгә булган ышанычның ныклыгына, иманын намаз укыганда гына түгел, гаиләдә дә куллана белүенә. Шуңа күрә, бөтен сәбәпләрне үтәп, Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылсалар, гаиләләр, әлбәттә, дәвамлы була ала. Никахны гомерле итү бу икәүнең үз кулында.

Иң элек никахның шартларын атап китмәссезме?
– Никах укыганда ике шаһитның булуы, егет белән кызның бер-берсенә ризалык бирү сүзләрен әйтүләре шарт. Әбү Хәнифә мәзһәбендә кызның әтисе катнашмаса да, никах дөрес, дип әйтелә. Тик мин безнең заманда бу мәсьәләне, ягъни никахта кызның әтисе дә булуын бер шарт итеп куяр идем. Чөнки соңгы вакытта – мин аны үзем шулай дип атыйм – студентлар никахы киң таралды. Күңелләрендә Аллаһы Тәгаләдән курку булган студент яшьләр, бер-берсе белән аралашу, ягъни, алар әйткәнчә, «яшәп карау өчен» никах укытырга киләләр. әти-әни берни белми, боларны һаман ашата, киендерә, укуларына түли. ә алар монда күптән ир белән хатын, әмма үзләрен алай тоймыйлар, икесе дә ирекле, ике якта йөриләр, өсләрендә җаваплылык та сизмиләр. 

Бер яктан караганда, гөнаһтан ерагаябыз диюләре әйбәт тә кебек. Тик икенче яктан, никах бит ул гөнаһтан ерагаю нияте белән генә корылмый. Күз алдына гына китерегез: кыз бала бер тапкыр яшәп карый, ике тапкыр... Бу дин белән уйнау, аны дөрес кулланмау, үзеңнең җитешсезлегеңне дин белән каплау була бит инде. Мәсьәләнең икенче ягы да бар – боларның гаилә сыман нәрсә корып яшәүләре өченче кеше аша өйдәгеләренә барып ирешсә?! Тормышлары дәвамлы булса да, кияүгә кызның әти-әнисе ничек карар? ә кызга каенана йортында моннан соң мөнәсәбәт ничек булыр?
Никахның максаты киң аның. һәм шул максатларның бер ягын гына түгел, һәммәсен аңларга тырышырга кирәк. Моны аңламаганга гаиләләр таркала, ир кеше хатын-кызга балаларының булачак әниләре итеп карамый, үзен гаиләнең туендыручысы, ризык­ландыручысы, табучысы итеп танымый. 

«Яшәп карарга телибез» дигән бик күпләрне кире борам. Дөрес, яшертен генә никах укытырга теләгән яшьләр арасында тагын бер сәбәп очрый: егет белән кыз бер-берсен яраталар, әмма егетне кызның әниләре ошатмый. Яки әти-әни кызга: «Кияүгә укып бетергәч кенә чыгасың», – дигән шарт куйган була. ә аның алда әле тагын дүрт курсы бар. «Ничек инде шул гомер кулга-кул да тотынмыйча, кочаклашмыйча да йөрик? Без бит инде олы кешеләр!» – диләр яшьләр.
 
Никахның яшьләргә йөкләгән бурычларын да искә төшерик инде.
– Өйләнгәнгә кадәр яшьләр күбрәк хыялый дөньяда яши: бертуктамый бер-берсенә шылтыратышалар, sms язышалар. ә никахтан соң, бер түбә астына кергәч, хыялый дөнья күпкә кими – ул реаль тормышка әйләнә. Яшьләрнең моңа күчәселәре килми, чөнки анда ай саен фатир өчен түләргә кирәк, көзгә хатынның аяк киеме дә юк икән... Алда шушындый күчеш көткәнен яшьләр белмәсә, алар моңа әзер булмаса, бу хакта аларга әти-әниләр әйтергә тиеш. 

 
Никахның максаты киң аның һәм шул максатларның бер ягын гына түгел, һәммәсен аңларга тырышырга кирәк. 

Яратышып йөргәндә яшьләрнең күзләрендә пәрдә булыр, ди. Психологлар аны «эйфория» диләр. Мондый чакта алар бер-берсенең кимчелеген күрә алмый. әйтсәң дә, төртеп күрсәтсәң дә күрми, күрмәгәч, аңламый. әмма никах укыла, тормыш башлана һәм... кимчелекләр ачыла башлый. Чөнки һәр кешенең зәгыйфь ягы бар, хатасыз бәндә юк. Инде нишләргә? Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Ир белән хатын бер-берсенә күлмәк булсыннар». Күлмәк беренче тапкыр атабыз Адәм белән анабыз Хавага гаурәт, ягъни кешегә күрсәтергә ярамый торган оят урыннарны каплау өчен бирелгән. Шуңа күрә, иреңдә (хатыныңда) җитешсез як таптың икән – капла! Кешегә сөйләмә, белгертмә! Икенчедән, күлмәк кешене бизи дә, син дә үзеңнең иреңне (хатыныңны) бизәргә тиеш. өченчедән, Пәйгамбәребез: «Хатыныгызның берәр яман ягын күрсәгез, бик күп хәерле якларын искә төшереп, шуңа түзем булыгыз», – ди.

Бурычларга килсәк, хатын-кызның ике бурычы бар. Беренчедән, ул үзенең гаиләдә җитәкченең акыллы киңәшчесе икәнен белергә тиеш. өйдә җитәкче – ир кеше бар һәм соңгы сүз, ул аны әйтә аламы, юкмы, барыбер аныкы. Хатын-кыз моны аңласа, әйтә алмый торган йомшак ир кешедән дә нык фикерле җитәкче ясый ала. әгәр теләге булса, ул моңа ирешә, юк икән, «үзем эшлим», дип, таптап чыгып китә. «үзем эшлим»не әйтә икән, димәк, бу инде – «начало конца». Ир үзен таптамаган җирне эзли башлый, ә күңел эзләсә – күз таба... Кечкенә генә бу сәясәтне һәр хатын-кыз аңлый белергә тиеш. 

Хатын-кызның икенче бурычы – балаларына хәерле ана булу. Ул боларны үти алдымы, аңарга башка зур таләпләр куярга кирәкми. Кайчак ашы тозсыз булса да, вак-төяк эшләргә җитешмәсә дә, аңа инде хөрмәт булырга тиеш. Ә ир кешенең бурычлары, әлбәттә, күбрәк. Әйткәнемчә, ул гаиләдә – җитәкче, ә һәр җитәкченең төп вазифасы үзенең хуҗалыгын саклау һәм үстерү. Ир дә гаиләне саклау һәм үстерү турында уйларга тиеш – хатын кухняда гына калмасын, укысын, өйрәнсен, эшләсен, балалар әйбәт белем алсыннар, секция-түгәрәкләргә йөрсеннәр, дини яктан иманлы булсыннар, яшәү урыннары киңәйсен...

Сәфәр аенда никах укытырга ярамый дип әйтәләр, бу дөресме? Гомумән, никах укытудан сабыр итеп торырга тиешле вакытлар бармы? Булса, кайчан?
– Бу – хорафат кына. Никахны сәфәр аенда да, рәҗәп аенда да, ике гает арасында да укытырга ярый. Фәкать, ихрамлы булып, хаҗ кылучы кешегә генә никах укырга ярамый.

Хәзер катнаш гаиләләр бик күп. Аларга, ә бит бу парның берсе мөселман түгел, никах уку дөресме? Яшерен-батырын түгел, мулла артыннан «Лә иләһә иллалаһ»ны күбесе күңеленә ошаган матур кызны яки чибәр егетне үзенеке итү өчен генә кабатлый. Соңыннан чын мөселман булып киткәннәре меңнән бердер.
– Мөселман динендә булган кыз христиан динендәге егеткә кияүгә чыга алмый. Хәтта ул егет никахта «Лә иләһә иллалаһ»ны әйтсә дә, без үзебезне Аллаһы Тәгалә каршында алдаламыйк. Чөнки бу егеткә әлеге сүзнең тәфсирен озаклап, ике-өч сәгать буе аңлатып утырсаң, ул аны кабатларга ризалашырмы икән?! Аңлатмаганга күрә генә ризалаша. Монда гаеп никах укучыда. Беләсезме, бу судта җинаятьне күрмәгән кешедән «мин шаһит» дип әйттерүгә тиң. Мөселман динендәге егет христиан динендәге кызга исә өйләнә ала. Моңа Коръән рөхсәт бирә. Бу мәсьәләдә дин әһелләре миңа төрле фикерләр әйтәләр, тик мин укымаска сәбәп күрмим. Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән икән, монда без төшенмәгән берәр хикмәт бардыр. әлбәттә, яшьләр икесе бер диндә булсалар, хәерлерәк. Катнаш гаиләдә балага исем кушканда да, аны сөннәткә утыртканда да, бала кайсы динне тотасын хәл иткәндә дә каршылыклар тумый калмый. 

Никах мәҗлесе, ураза вакытында авыз ачтыру мәҗлесе кебек үк саваплы, анда бирелгән садаканың әҗере кайгылы вакытта бирелгән садака әҗереннән йөз мәртәбә саваплырак, диләр.
– Ифтардан да саваплырак, зуррак мәҗлес юк!
 
Никах табыныннан соң эчкән аракы, шул көнне укылган бу никахны юкка чыгара, диләр. Әллә хәзер аерылышулар күп булуы шушыннанмы икән?
– Чыннан да, яшьләр бездә никах укытып кайтып китәләр дә, өйдә аларны әрҗә-әрҗә аракы каршы ала. Рус туеннан нәрсәсе белән аерыла соң инде бу туй? Бернәрсәсе белән дә! Хәмер эчү берәүне дә җүнлегә алып бармый. Аракы эчкән кешенең кырык көн буена иманы чыгар, ди. Хәмернең кеше организмыннан әлеге вакыт эчендә генә чыгып бетүен табиблар да күптән раслады инде. Хатын-кыз шушы кырык көн эчендә балага узса, ул баланың зәгыйфь акыллы булып тууы яки билгеле бер яшьтә хәмергә тартылуы мөмкин. Никах ничек юкка чыга дигәндә, аны фәкать «талак» сүзе генә юкка чыгара ала.

Гаилә башлыгы, балалар атасы буларак, никахларын саклау, ныгыту буенча яшьләргә ниндирәк киңәшләр бирә аласыз? Хәзрәт гаиләсендә дә тормыш гел бертөсле генә бармыйдыр. 
– Аллаһы Тәгалә һәр гаиләгә сынаулар бирә, аларсыз гаилә үсми, ныгымый. Шуңа да, сынауларны кабул итәргә, тиешле рәвештә үткәрә белергә кирәк. Иң мөһиме, кеше ачуын гаиләсендә чыгармасын, үзен кулда тотарга өйрәнсен. Ир кеше гаиләдә бераз гына мәзәкчән дә, бераз гына артист та, бераз гына кырыс та, бераз гына йомшак та булсын. Аңа үзгәрә белергә дә кирәк, чөнки нинди генә әйбәт булса да, кеше гел-гел бертөрле торса, аннан туялар. 

Бергәләп ял, сәяхәт итүләр гаиләне якынайта. Без үзебез бергә ял итәргә бик яратабыз: чаңгыда, тимер­аякта шуарга, бассейнда йөзәргә гел бергә йөрергә тырышабыз. Мин өйдә булганда, иртәнге намазларны бергә укыйбыз, бу да якынайта. Бергәләп табында ашау да. әнә шундый кечкенә генә әйберләрдән җыела ул никахның ныклыгы. Сәхабәләребезнең берсе: «Без үзебезгә ислемай алганда да, аны хәләл җефетләребез белән ала идек», – дигән. Сезнең ислемайның исе хатыныгызга да ошарга тиеш, аңа ошамаса, шул ис тә тискәре тойгылар уятырга мөмкин. һәм, гомумән, хәләлеңнең нәрсә яратканын, нәрсәне яратмаганын яхшы бел. Яратмаганын эшләмә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар