Казан татарларының зәркән сәнгате мәдәният тарихында якты эз калдырган, үзенчәлекле вакыйга буларак билгеле. Әкияти феникс кошы сыман көлдән яралып, унсигезенче гасыр ахырыннан егерменче гасыр башларына кадәр татарларның зәркән сәнгате яктырып-балкып ала. Әйтерсең лә, гасырларны тоташтыручы «вакыт чылбыры» хәрәкәткә килә — бай мираслы Идел буе Болгарстанының югары сәнгать һәм рухи куәткә ия милли бизәнү әйберләре янәшә яшәүче халыкларның сәнгате белән үрелә һәм гаҗәеп гүзәл, соклангыч комплекс туа.
Зәвык, нәфислеге белән бар дөньяны гаҗәпкә калдыра. Металл белән эшләүнең гадәти ысулларын саклап, филигрань техникасын — алтын-көмеш чыбыклардан үреп бизәнү әйберләре ясауны — тагын да камилләштереп, шул чор зәркәнчеләренең осталыгын күрсәтә торган үзенчәлекле, чын сәнгать әсәрләре дип бәяләнерлек алка-йөзекләр, беләзек-муенсалар эшләү киң тарала. Тикшеренүчеләр унтугызынчы гасырда эшләнгән югары сыйфатлы, карап торышка бер-берсенә охшаш ул әйберләрнең күпләп — серияләп эшләп чыгарылмавын, ә бәлки аерым авторлар — оста зәркәнче-рәссамнар тарафыннан берәмләп эшләнгән булырга тиешлеген гоманлыйлар. Осталар, ихтимал, читкә чыгып та эшләгәннәрдер. Ә буш вакытларында, заказлар булмаганда, җир эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәрдер. Бизәнү әйберләре, чагыштырмача, аз күләмдә генә ясалса да, озын гомерле булып чыкканнар. Чөнки һәр гаилә аларның кадерен белеп, кыйммәтле байлык итеп сакларга тырышкан. Буыннан-буынга мирас булып күчкәннәре дә байтак булган. Чөнки шәрык хатын-кызларын алкасыз, беләзек-йөзексез итеп күз алдына да китереп булмый. Һәркемдә, хәтта ярлырак гаиләләрдә дә көмеш алка, беләзек-йөзекләр кыз-кыркын, ханым-туташларның күңелен җылыта торган байлыкка әверелгән. Иң зәвыклы, купшы, нәфис бизәнү әйберләрен, билгеле инде, шәһәрдәге хәллерәк кешеләр ясаткан. Һәм ул әйберләр сәнгать әсәрләре буларак мәдәниятне баеткан. Гадәттә, бизәнү әйберләре көмештән коелган. Сирәк кенә алтын алка, балдаклар да ясаганнар. Алтын йөгертелгән көмеш бизәнү әйберләре дә киң таралган. Бакыр, җиз, аккургаш, мельхиор, никель кушылмаларыннан бизәнү әйберләре эшләү ул чакта кулланылмаган. Көмеш алка, йөзек, беләзек, муенсалар милли киемгә ямь, матурлык, миллилек өсти торган өстәмә, аның бер өлеше итеп кабул ителгән. Һәм менә шул хәл аларның язмышына да тәэсир итми калмаган. Кием фасоннары үзгәрү белән бизәнү әйберләре көнкүрештән төшеп калган. Аларга музей җыелмаларында гына саклану язмышы язган. Хәер, әбиләр сандыгын актарып караган яңа буыннар гаилә ядкаре булып иң төптә яткан кадерле, нәфис бизәнү әйберләренең матурлыгына еллар үткәч тә сокланадыр. Шунысын да әйтергә кирәк, аларны төрләргә бүлеп тикшерү эше җайга салынса да, семантикасы — кайсы әйбернең нинди мәгънәгә ия булуы — әле ныклап өйрәнелмәгән.
Бу санда Казан кремленең милли галереясында саклана торган, унтугызынчы гасыр казанышына әверелгән алкалар тәкъдим итәбез. Бу чор сәнгате кызыксындырса яки үзегездә шул заманнан калган әйберләр сакланган булса, безгә язуыгызны үтенәбез. Белгечләр сезгә җавап бирергә тырышачак. Ә мин исә Милли галерея хезмәткәрләренә кызыклы материал өчен зур рәхмәт белдерәм.
Комментарий юк