Калатея, монстера, бугенвиллея гөлләре
Калатея
Кичке якта яфракларын өскә таба күтәреп, иртән төшергәнлектән, халык калатеяны «гыйбадәт гөле» дип атый. Чуар матур яфраклы бу гөлнең төрләре күп. Ул чәчәк тә ата, ләкин аларны купшы дип әйтеп булмый. Тропик үсемлек буларак, җылыга һәм яктылыкка мохтаҗ. Тик җәй көне туры караган кояш нурларыннан аны сакларга кирәк. Иң яхшысы – җиңелчә күләгәле якты урын сайлау. Температураның кисәк уйнавын һәм үтәли җилләрне авыр кичерә. Аның өчен җылылык ким дигәндә 16 градус булырга тиеш, түбәнрәк температурада ул чирли, корый. Суның сыйфатына да сизгер. Йомшак суны тондырып һәм җылытып кына сипкәнне ярата. Язын һәм җәен суны мул итеп, гөлнең туфрагы дымлы булып торырлык итеп сибәләр, ләкин тәлинкәгә җыелган суны түгәргә кирәк, югыйсә тамырлары чери башлый. Һаваның дымлылыгы 90 процент булганда гына калатея үзенең бар матурлыгын күрсәтә ала. Ләкин бүлмәдә мондый дымлылыкны тотып булмый, шунлыктан гөлне еш коендырырга яки яфракларына су бөркергә туры килә. Бу ысул шома һәм каты яфраклы калатеялар өчен генә ярашлы, бәрхет яфраклы төрләре өчен түгел. Яздан башлап калатеяны декоратив яфраклы гөлләр өчен дигән ашламалар белән тукландырырга кирәк. Ашлауны ике атнага бер башкаралар. Яшь гөлне – ел саен, картракларын ике-өч елга бер күчереп утырталар. Калатея өчен артык зур булмаган киң һәм сай чүлмәкләр яхшы. Туфракның исә рододендроннар өчен булганы отышлы. Үрчетергә теләсәгез, күчереп утыртканда зур гөлнең тамырларын бүлгәләргә мөмкин. Яшь тармакларны да тамырландырырга була.
Монстера
Монстераның атамасы – монстр сүзеннән. Җилпәзә сыман зур яфракларыннан куркыныч күләгәләр төшкәнгә шулай атаганнардыр, мөгаен. Мәңге яшел әлеге лиана бүлмәдәге һаваны ионлаштыра. Ул бик шәп синоптик та – яңгыр алдыннан яфракларында тамчылар пәйда була. Ләкин бу тамчылар, гомумән гөл үзе дә агулы. Монстера кояш нурлары туры карамаган якты урында яхшы үсә. Яктылык җитәрлек булмаса, яфраклары вагая, бөтәрләнә, төсе тоныклана. Температурага артык таләпчән түгел, шулай да җылыда тизрәк үсә. Оптималь температура – 20–25 градус. Кышын җылылык 10 градустан да түбән булмаска тиеш. Үтәли җил йөргән урынны да яратмый. Җылы вакытта суны даими сибеп торуны сорый. Яфракларына су бөркегәнне ярата. Яхшы туфракка утырткан яшь гөл тукландыруга мохтаҗ түгел. Зур гөлне исә яздан җәй ахырына кадәр ике атнага бер тукландырып торырга кирәк. Монстераның зур-зур яфракларына терәү дә кирәк булачак. Үсеше акрынайганнан соң, гөлнең өске очын кыскартып, ян тармакларның үсешен активлаштыралар. Һәрбер яфракның үз һава бүлбесе үсеп чыга. Аларны өзәргә кирәкми, гөл төбенә генә салырга кирәк. Тәрбия җитсә, монстера чәчәк тә атарга мөмкин. Беренче ике елны гөлне ел да күчереп утырталар. Аннары моны ике елга бер генә башкаралар. Ә менә биш еллык гөл дүрт елга бер генә күчерелә. Шулай да туфракның өске ягын ел да алыштырсаң яхшы. Монстераны ян тармакларны тамырландырып үрчетәләр. Тизрәк тамырландыру өчен, һава бүлбеләре булган тармакларны алырга кирәк.
Бугенвиллея – иркен һәм якты урынны ярата. Кояш кимендә биш сәгать туры караган көньяк тәрәзә төбендә яхшы үсә. Аны көндезге кояштан да капларга кирәкми, бары шул чагында гына чәчәк ата ул. Яктылык җитмәсә, сабаклары озыная, яфракларының төсе тоныклана. Үтәли җилләрне өнәмәсә дә, бүлмәдә һава тонып торганны яратмый. Кышын җылылык 10 градустан түбән төшми торган якты лоджиядә үстерергә була. Урын алыштырганны авыр кичерә. Җәй көне температурының 22–25 градус булуы кулай. Көзен һәм кышын, тынлык чорында температура 12–16 градус та җитә. Бу вакытта аның яңа чәчәк бөреләре формалаша. Салкынча урын таба алмасагыз, кышын да гөлне 12 сәгать буена ясалма яктыртырга туры киләчәк. Бу очракта аның тынлык чоры булмый кала, шунлыктан чәчәкне дә азрак атачак. Бугенвиллея һаваның дымлылыгына сизгер. Җәй көне гөл тирәли су бөркеп, дымлылыкны арттырырга була, ләкин чәчәкләргә су тидерергә ярамый. Гөлнең туфрагы гел дымлы, ләкин артык юеш булмаска тиеш. Тондырылган йомшак һәм җылымса суны туфракның өсте кипшергәч кенә сибәләр. Суны тәлинкәгә агып чыгарлык итеп сибәргә кирәк, ләкин тәлинкәдә су калдырмагыз. Кышын су сибүне сирәгәйтәләр. Яфракларын койса, су сибүне бөтенләй туктатып торырга кирәк. Язгы-җәйге чорда ике атнага бер фосфор, калий, тимергә бай ашламалар белән тукландыру отышлы, шул чагында гына мул итеп чәчәк атачак. Яшь гөлне ел саен яз көне күчереп утырталар. Аңа савытның тарын һәм биеген сайлагыз. Картрак гөлләрне өч-дүрт елга бер, туфрагы белән бергә бушатып кына күчерергә кирәк. Бер савытка төрле төстәге ике сорт утыртсагыз, аеруча матур күренәчәк. Язын гөлне корыган, авыру ботаклардан арындыралар, ә көзен сабакларын кыскартып кисеп, гөлне формалаштыралар. Бугенвиллеяне яшь тармакларны тамырландырып үрчетүе отышлырак ысул санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк