Логотип
Гөлләр

​Гөлләр сере

«Чуар яфраклы кротон гөлемнең аскы яфраклары коелып төште, ә өске яфрак­лар яшелләнепме-яшелләнде. Нишләргә? Диләрә. Әлмәт.»

«Чуар яфраклы кротон гөлемнең аскы яфраклары коелып төште, ә өске яфрак­лар яшелләнепме-яшелләнде. Нишләргә? Диләрә. Әлмәт.»

Кротон гөле яхшы үссен өчен, аны 14-16 градустан түбән булмаган температуралы якты бүлмәдә тотарга кирәк. Температура түбән булган очракта, гөлнең яфраклары коела башлый. Ә яфракларның яшелләнүе — яктылык җитмәүдән.

Кышкы көннәрдә кротонга ешрак су бөркергә, яфракларын юеш чүпрәк белән сөртергә кирәк. Аңа бары тик җылы су гына сибәргә ярый. Җәен туфрагы даими дымлы булырга тиеш. 

Кротонның яфрак очлары көрәнләнә башласа, димәк, бүлмәдә кирәгеннән артык коры һава, яфрак читләренең көрәнләнүе температураның түбәнлеген күрсәтә.
Гөлнең яшь үсентеләрен ел саен март аенда (картрак үсентеләрне 2-3 ел саен) туфракка утыртыгыз.



____________________________________________________________

«Опунция кактусын ничек үрчетергә? Миләүшә. Казан.»

Гөлнең иң нечкә җиреннән бөтен бер буынтык кисеп алыгыз. Киселгән урынга төелгән күмер сибеп, ике көнгә киптерергә куегыз.
Шуннан соң үсентене коры ком тутырылган кечкенә чүлмәккә вертикаль рәвештә утыртыгыз. Аумасын өчен ике яктан агач таякчыклар белән терәтегез. Аннары шул үсентеле чүлмәкне кояш нурлары төшмәгән якты урында бер ай тотыгыз. Шул вакыт эчендә үсенте тамырланырга тиеш һәм аңа җиңелчә су сибәргә кирәк.

_____________________________________________________________

«Пуансеттия икенче тапкыр чәчәк атсын өчен аны ничек тәрбияләргә кирәк? Равилә. Чаллы.»



Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур. 
Беренче кагыйдә: аеруча кышын ачык яктылык кирәк. җәй көне эссе кояштан качырып, күләгәле урынга куегыз.
Икенче кагыйдә: пуансеттия беренче тапкыр чәчәк атып бетергәч, аның яфраклары коела. Шул чакта берничә көчле ботак кына калдырып, гөлне сирәкләгез. 
Өченче кагыйдә һәм иң мөһиме: Пуансеттия кыска көн гөле. Сентябрь ахырында гөлле чүлмәкне иң караңгы суыграк урынга куегыз яисә көн кичкә авышуга, караңгы кәгазь яисә катыргы белән каплагыз, ә иртән ачыгыз. Пуансеттия караңгыда көн дә иң кимендә ундүрт сәгать утырырга тиеш. Сигез ай дәвамында шул кагыйдәне үтәгәндә, пуансеттия декабрь аенда икенче тапкыр чәчәк атачак.
Дүртенче кагыйдә: яшь ботаклар үсеп чыккач, пуансеттияне иң якты урынга куегыз. Көчсез ботакларын шунда ук сындырып ташлагыз. Чәчәк ату чорында пуансеттияне минераль ашламалар белән ун көн саен туендырып, яфракларына ешрак су сиптереп торыгыз.

Теги: Өй гөл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар