Логотип
Рәссам сәхифәсе

Земфираның чәчәкләр багы

Гамәли бизәү сәнгате остасы Земфира Бикташеваның өендә китаплар бик күп. Аларны җыяр өчен бер кеше гомере генә җитмәс иде, мөгаен. Земфира ханым – рәссам, танылган портрет остасы, Казан сәнгать училищесында укытып, берсеннән-берсе оста рәссамнар тәрбияләгән мөгаллим Нәкый Бикташевның кызы.
Нәкый аганың китаплар киштәсендә «Татар милли орнаменты» дип исемләнгән басма да була, һәм андагы матур рәсемнәргә кызның бәләкәйдән үк күзе кызып йөри. 

Аннары Земфирага озак еллар әбисе белән аралашып яшәү бәхете дә елмая. Кечкенәдән үк татар халык әкиятләрен, олуг шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен ишетеп, радиодан татар җырларын тыңлап үсә ул. Өстәвенә, Бикташевларның элек торган өйләре дә Мөштәри урамында, шәһәребезнең имәннәр, өрәңгеләр, юкәләр шаулап үскән, сирин, ясмин куаклары хуш ис бөркегән матур бер җирендә урнашкан була. Табигать белән аралашып үсүе дә Земфира Бикташе­ваның рәссам булып китүенә йогынты ясамый калмагандыр. Әле моңа кызның әби-бабасының туган төбә­гендә – Башкортстан якларында күргән табигый матурлыкны, күлләрнең серлелеген, дала буйлап җилдергән атларның гаярьлеген, кош-корт дөньясының бетмәс ыгы-зыгысын да китереп кушсаң, баладан бер дигән шәп рәссам чыгасын көт тә тор. 

Рәсем сәнгатен өйрәнеп, Казан сәнгать училищесын тәмамласа да, аңа татар халкы тарихын, милли костюмнарыбызның үзенчәлекләрен, зәркән сәнгатен үзлегеннән өйрәнергә туры килә. Нәтиҗәдә, рәссамның аппликация, тамбур чигүе, тукыманы нигезгә бөреп тегү, беркетү, сәйләннәр тезү кебек техникалардан торган үз иҗат өслүбе барлыкка килә. 

Гүзәл май аенда, бакчалар гөл-чәчәккә күмелгәндә тугангадырмы, Земфираның панноларында да гөлләр шау чәчәктә. Рәссам иҗат иткән эшләрнең барысында да диярлек чүлмәкләр күрергә мөмкин. Алар, асылда, борынгы милли формаларны кабатлый һәм, рәссамның әйтүенчә, борынгы тарихны, Болгар чорын чагыл-дыра. Ә инде шаулап яфрак ярган, чәчәк аткан үсемлекләр – республикабызның бүгенгесе. 

Без татарларның бүгенге мәгыйшәте хуш исле матур чәчәк булуын тели рәссам. Аның иҗат тупламасында Казан, Татарстан, Кырлайга багышланган эшләр бар. Аларның кайберләрендә бөек Тукаебыз шигырь-ләреннән юллар, «Хәерле иртә», «Бәхетле булыгыз» кебек матур теләкләр чигелгән. Паннолардагы чәчәкләр кәрнизле тәрәзә төпләрендә үсәдер кебек. Тамашачы да үзен тәрәзә янында басып торган кебек хис итә. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, Земфира ханымның үз өслүбе һәм ул бик матур иҗат нөсхәләре тудыра. Үзем дә бераз чигәм, илһам өстәгәнегез өчен рәхмәт!

    Хәзер укыйлар