Логотип
Рәссам сәхифәсе

​Җәйнең җете төсләре

Рәссам Александр Шадрин ике меңнән артык сәнгать әсәре иҗат иткән оста. Яз – аның иң сөйгән фасылы. Иҗатта гына түгел, гаиләсендә дә бәхет тапкан бу кешенең өч баласы бар. Алар барысы да бик сәләтлеләр. Рәссамның иң яраткан санәме (моделе) исә төпчек кызы – 11 яшьлек Аврелия. «Мин аны шулкадәр күп һәм тиз ясыйм. Бер көн эчендә портрет әзер була!» – ди үзе рәссам Александр Шадрин. 



«Минем әбиемдә башкорт каны да бар иде, ә әтием һәм аның ир туганнары, татар булмасалар да, саф татарча сөйләштеләр», – ди рәссам үз нәселе хакында. Нәсел җәһәтеннән шулай. Иҗат җәһә­теннән сөйләсәк, Алек­сандр яшьлегендә авангардизм белән мавыгып алган.
Бу – ул заман өчен гадәти күренеш. Александр Шадрин иҗатка сәнгать мәктәпләре аша килмәгән. Ижау дәүләт университеты­ның сынлы сәнгать факультеты аның өчен бары тик «А» пунктыннан «Б» пунктына җитү белән бер. Ул иҗади эзләнү­ләрен XIX гасыр классикларының әсәрләреннән күчермәләр язып караудан башлый.

Иҗатының башлангыч чорында графика жанры белән җәмгыятьтә киң танылу ала алган рәссам Александр Шадрин хәзер тулысынча диярлек фәкать майлы буяулар белән генә яза. Үз язу рәвеше өчен үз атамасын да уйлап тапты – перцептуаль (образлы – хиссиятле) юнәлеш. Аның иҗат тематикасы: пейзажлар, фауна дөньясы, портретлар. Соңгысында күбе­сен­чә кырыс һәм горур ирләр, этник киемле Идел буе хатын-кызлары, көләч йөзле балалар. Хәтта карти­налар­ның атамаларында да күпме нур бар: «Эреп югалучы офыклар», «Кояшка гашыйк җаннар», «Хисләрдән каушау», «Иртәнге яңгыр белән юынганнар», «Ай җиле», «Кояшны тоткан ятьмәләр», «Тыйнак гүзәлләр», «Кичке зөбәрҗәтләр», «Гәрәбә сулар», «Кояштан яралганнар»... 

Башкаларга яктылык илтүче рәссам инде 20 дән артык шәхси күргәзмәсен ачып, Казан, Ижау, Мәскәү, Нью-Йорк тамашачыларын шатландырды. Александр үз иҗади дәртенә һәм сәнгатьне үзенчә аңлавына тәңгәл килгән юнәлештә генә калмыйча, 2010 елны «Маша әбисе янында яшәргә кала» халыкара күчмә сәнгать проектын оештырды! Бу проектның максаты: бар кыенлыкларны җиңеп, үз иҗади үзенчәлекләрен сак­лап кала алган яшьтәш рәссамнарны берләштерү. Көнбатыш калыпларына исләре китмәүче, Россия халыкларының күптөрле мәдәниятен, үз тамырларын яратучы, рухи ныклыкка ия, үз мәдәни-милли мирасларының кыйм­мәтен аңлатучы рәссамнарны җыеп, ул инде Пермь, Красноярск, Иркутск, Ростов-на-Дону, Төмән, Түбән Варта, Екатеринбург шәһәр­ләрендә шушы проект­ның күргәзмәләрен зур уңыш белән уздырды.

Рәссам Шадрин 2012 елның Россия сынлы сәнгать ака­демиясенең көмеш медаленә һәм академик сынлы сәнгатьтәге пластика дәрәҗәләре өчен Н. Фешин исемендәге премиясенә лаек булды. Ул халыкара «Арт-салон»нарда, «Мәскәү–Санкт-Петербург», «Россия», «Классика һәм бүген­ге за­ман», «Россия сынлы сәнгать академия­сенә – 250 ел» күргәзмәлә­рендә катнашты, ил күләмен­дәге һәм халыкара сынлы сәнгать конкурсларында җиңеп чыкты.


«Сөембикә» журналы, № 6, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар