Логотип
Рәссам сәхифәсе

Шәҗәрә (на правах рекламы)

Төрки халыкларда нәсел-нәсәбеңне барлау – борын-борыннан килә торган гадәт. Юк, гадәт кенә түгел – изге бер йола бу. Кадерләп, берәмтекләп төзелгән нәсел агачын төрки халыклар шәҗәрә, диләр.

Лира Сөләйманның сәнгать дөньясына аяк басуы да нәкъ менә шуңа – шәҗәрәгә бәйле. Аның гади генә тарихы да бар. Тормыш иптәше Ринатның әтисе – Лираның кайнатасы олы юбилеена әзерләнә. Менә шул юбилейга килене белән улы эксклюзив бүләк әзерлиләр – Сөләймановлар ыруының нәсел агачын ясыйлар. Аны эшләү өчен дә гадәти булмаган материал сайлана. Үзләре генә белгән ысул белән агачны һәм пергаментны эшкәртеп, фәкать табигый буяулар гына кулланып ясалган ул шәҗәрә яңа авторлык технологияләренең башлангычы була да инде.

Хәзерге көндә исеме иҗатчылар арасында шактый нык танылып өлгергән Лира ханым «Сөләйман» исемле остаханә ачып җибәргәннән соң, иҗатының алга таба нинди юнәлеш алачагын да аныклап куя. Моңа кадәр үзен Европа косметика чараларын тарату, аннары йорт җиһазларын бизәкләү, ягъни декор юнәлешләрендә сынап караган, декор эшенә зур осталардан өйрәнгән Лира Сөләйман агач материалын чын-чынлап яратып китә.

 Мебель фабрикасы эшләп чыгарган игезәк йорт җиһазларын гына күреп үскән совет балаларына  шкаф-өстәлләрне, диван-сервантларны кабатланмас һәм бердәнбер итеп бизәү сәер дә тоела торгандыр. Ә менә Лира Сөләйман – шул сәерлекне сәнгать итүгә ирешкән сирәк осталарның берсе.

Агачның табигый фактурасын фольклор мотивлары белән бизәп җибәргәч, сак кына итеп буяу төсмерләре өстәгәч, могҗиза туа икәнен белә ул. Шул матурлыкка агачны уеп, чокып төшерелгән бизәкләр дә өстәп җибәрсәң, кешеләрнең өйләренә яңа җиһаз белән бергә бәйрәм керәсен көт тә тор! Кыйммәтле агачларны эшкәртүнең гасырлардан килгән сере бар. Аларны белсә дә, музыка уен коралларын ясаучылар гына нечкәләп белә торгандыр. «Сөләйман» остаханәсендә шул нечкәлекләрне янәдән барлап, инде бүтән юнәлештә – шәҗәрәләр, шәмаилләр ясау, язу юнәлешендә дә файдаланып карыйлар. Чыннан да, моңа кадәр пыялага, кәгазьгә ясалган изге сүзләр хасиятләп эшкәртелгән пергамент һәм агач йөзенә төшкәч, гел бүтәнчә, борынгыдан ук килгән әманәт кебек кабул ителә башлыйлар икән. Әнә шул рәвешле аның остаханәсендә пергамент ясау кебек безнең эрага кадәр үк гамәлдә булган һөнәр тергезелә. Пергамент ул беренче китап сүзе язылган гаҗәеп чыдам һәм озын гомерле материал. Аны кәгазь дип кенә аңлау тамырдан хата. Пергамент вак терлек тиреләрен нечкәләп эшкәртү юлы белән ясала. Лира Сөләйманның пергаментка төшерелгән шәмаилләре, шәҗәрәләре аңа танылу да китерде.  Ул – «Ислам дөньясы сәнгате» фестиваленең икенче дәрәҗә көмеш медале иясе. Уңышлар рухландыра. Хәзер Лира Сөләйман танылган татар шәхесләренең шәҗәрәләре сериясен булдыру хыялы белән дәртләнеп йөри. Бу ниятен тормышка ашыру өчен ул хәзер архивлардан, мәчетләрдән, музейлардан кайтып керми. Шулай итеп, үткәнгә, ягъни тарихка юнәлтелгән хезмәте аның үзен алга, югарыга әйди.


Лира Сулейман белән элемтәгә керә аласыз: 

Lira.sulieman@yandex.ru
8 (962) 530 24 21 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар