Кырым әрнүе

Берничә ел элек «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Кырым татарлары сәнгате» дип исемләнгән күргәзмә узды.

Ул Мәдәният министрлыгы, Сынлы сәнгать музее тарафыннан һәм Мәскәүдәге Ш. Мәрҗани исемендәге мәдәнияткә, фәнгә ярдәм фонды, химаяче, коллекционер Низами Ибраимов ярдәме белән әзерләнде. Күргәзмәнең беренче өлешендә борынгы гамәли бизәү әйберләре һәм XIX гасыр фотосурәтләре урын алган. Тагын бер залда рәссамнар И. Шишкин, К. Богаевский һәм башкаларның Кырым табигатен сурәтләгән гравюраларын күрергә булды. Өченче зал кырым татарларының хәзерге заман сәнгатенә багышланган.1996 елда БМО миссиясе заказы буенча Кырымга барып, татарларның көнкүрешен фотога төшергән Риф Якуповның фоторәсемнәре күргәзмәне тагын да тулыландыра. 

Экспозициянең хәзерге заман Кырым татарлары сәнгатенә багышланган өлешендә Сабрие Әюпованың келәмнәре, Рөстәм Скибинның керәч сәнгате әйберләре, Кырым татарлары хатын-кызларыннан Ульвие Аблаева беренчеләрдән булып яңарткан XIX гасырга караган костюмнары, зәркән остасы Айдер Асановның чулпы, беләзек, алкалары, график Рәмис Нетовкинның Кырымның аклы-каралы күренешләре сокландыра. 

Рәссам Рамазан Үсәенов Сәмәркандта туган, Ташкентта белем алган. Балачактан күңеленә шәрык рухын сеңдергән. Майлы буяу белән иҗат ителгән картиналары да шәрык рухы белән сугарылган.
Рәссам Мамут Чурлу үзенең картиналарында 1944 елның 18 май төнендә Кырым татарлары башыннан кичкән фаҗигане һәм аның ачы нәтиҗәләрен символлар ярдәмендә чагылдыра. Аның «Депортация» дип исемләнгән картинасында Кырым башы көньякка каратылган таш плитә рәвешендә тасвирланган. Ә татарлар төялгән вагоннар шуның буйлап упкынга шуып төшеп бара. Караңгы төсле, саран чаралар белән сурәтләнгән бу картина күңелне шомландыра. 

Аның өчен рәссам Мамут Чурлуга «Украинаның халык рәссамы» исемен биргәннәр. 

Рәссам Мамут Чурлу 1990 елларда Кырым татарлары сәнгатен тергезү максатында гамәли бизәү осталарын, сурәтчеләрне берләштергән кеше дә әле ул. 

 Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Ш. Мәрҗани исемендәге фондның җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов, Татарстан Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, Россия Фәннәр Академиясе академигы Наил Вәлиев, Республикабызның Халык­лар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләй­манова, коллекционер Низами Ибраимов, рәссам Мамут Чурлу катнашты.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»