Күн бизәктән күзләр камаша

Күн эшкәртү – милли һөнәрчелекнең Идел буе Болгарстаны чорыннан ук таралган төре.
Төрле төстәге йомшак күн кисәкләренә каеп бизәк төшерүдән гыйбарәт күн мозаикасы бары тик татар сәнгатенә генә хас. Сәнгать белгече Лилия Саттарованың «Казанская узорная кожа» дигән китабында бизәкле читекләрнең киң таралуы турында төрле мисаллар китерелә. Мәсәлән, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Казанда гына да елына 3 миллион кием читек тегелгән. XIX гасыр ахырында читекләребез Париж күргәзмәләрендә алтын, көмеш һәм бронза медальләргә лаек булган. Аны урыс байлары да бик яратып кигән. Язучы А. Дюма (олысы) үз героена болгар җөе белән чигелгән туфлиләр «кидерткән». Безнең читекләрне актриса Вера Комиссаржевская, Американың атаклы балеринасы, Сергей Есенинның хатыны Айседора Дункан кебек мәшһүр затлар киеп йөргән. Кызганыч, бүгенге көндә күн мозаикасы осталарын бармак белән генә санарлык. Шулай да күн эшенә ихластан бирелгән фидакарьләр бар әле. Әлфия Җәмилева – шуларның берсе. Егерме еллап республикабыз театрларында рәссам булып эшләгәннән соң ул 1990 еллар ахырында күн мозаикасы белән мавыккан. «Гамәли бизәү сәнгате сценографиягә бик якын. Шуңа да Лилия Саттарова җитәкчелегендә эшләп килгән «Болгари» фирмасына эскизлар иҗат итү тәкъдимен бик теләп кабул иттем. Болгар җөен өйрәнеп, күн чигәргә керештем һәм бу мине үзенә тәмам алып кереп китте. Бабам Шакир Субаев күн, мех эшкәртүче эшмәкәр була. Миндә шул геннар уянган, күрәсең», – дип сөйләде Әлфия ханым.
Казан сәнгать училищесында берара күн сәнгате бүлеге дә эшләп килә. Әлфия Җәмилева анда 10 һәм 17 кешелек ике төркем әзерләп чыгара. Хәзер ул бүлек юк инде. Һәвәскәрләр кем ничек булдыра ала шулай эшлиләр. Ә бит бизәү, матурлау белән бәйле һәр эштә сәнгати сиземләү кирәк. Юкса, борынгыдан килә торган болгари читек тегү осталыгы җуелырга мөмкин. Совет чорында план артыннан куабыз дип, ямьсез, зәвыксыз читекләр дә күп тегелде. Гомер-гомергә кулланылган табигый буяулар урынына күнне анилин буяулар белән буяп, зәңгәр, шәмәхә, ал төсле читекләр пәйда булды.
Әлфия Җәмилеваның күн мозаикасына мөрәҗәгать итүенең тагын бер сәбәбе бар. «Күн мозаикасында иң борынгы нәкыш үрнәкләре, зур үзгәреш кичермичә, нигездә, ничек булган шулай сакланган дип исәпләнә, чөнки күн каюның катлаулы ысуллары нәкышны әллә ни үзгәртергә мөмкинлек бирми. Бүтән төр сәнгатьләрдә исә бизәкләр гел үзгәреп торган», – ди ул.
Бүгенге көндә Әлфия Җәмилева Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күн мозаикасы турында кандидатлык диссертациясе әзерли. Уңышлар телик без аңа.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.