Балчык сын да елмая...

Казандагы Ленин бакчасы каршындагы матур бинага урнашкан «Сәнгать кибете»н күпләр хәтерли булыр. Картиналар, батиклар, көмеш әйберләр эргәсендә тезелгән керамик вазаларга сокланып торган кешеләр керамика остасы Андрей Махинин исемен дә искәргәннәрдер. Хәзер сәнгати керамика бик дәрәҗәдә түгел кебек, чөнки теге яки бу илнең сәнгате хакында сүз барганда, сәнгать белгечләре күбрәк архитектураны, рәсем сәнгатен анализларга керешә. Югыйсә чүлмәк ватыклары археологларның иң яраткан табылдыгы лабаса. Бу хәл кайвакыт күңелсез бәхәсләр дә китереп чыгара. Әйтик, борынгы Кытай сәнгате хакында сөйләнгән хезмәттә керамика, ефәк турында әйтергә «онытканнар». Ә без менә җирле сәнгатебез белән таныштырганда Андрей Махинин исемен горурланып атый алабыз.
Бу оста Казанда яши, ә һөнәри белемне Ригада алган. Шуңа күрә аның иҗатында латыш сәнгати керамика мәктәбе нык сизелеп тора. Аның керамикадан ясалган әйберләре өчен этник компонентлар муллыгы, ниндидер әдәби җирлек булу хас. Латыш керамикасының йогынтысы техник алымнар сайлауда гына түгел, бәлки, гадәти тормыш кирәк-яракларын файдаланып яшәгән кешеләрнең дөньясын аңларга тырышуда да чагыла. Андрей Махинин образларны ачу өчен вак детальләрне файдалана белә. Әйтик, иске диванда йомарланган песи, урынсыз тагылган бишмәт төймәсе – кешенең холкын ачу өчен кирәкле вак-төякләр рәтеннән.
Казан университетында алынган филолог белгечлеге рәссамга кешеләр тормышын, бигрәк тә «бу бәйрәмдә чит булган» кечкенә кешеләр дөньясын аңларга ярдәм итәдер.
Ләкин Андрей Махининның керамик панноларындагы «кечкенә кеше»не без үзендә гадилек белән наивлыкны бергә кушкан, әмма үз дәрәҗәсен белә торган акыллы кеше итеп күрәбез. Бу эштә, әлеге дә баягы, вак детальләр ярдәм итә.
Андрейның чүлмәктән ясалган персонажларына ниндидер фаҗигалелек хас түгел. Киресенчә, аларда җиңелчә юмор төсмерләнә, аның балчыкны әвәләп ясаган әйберләреннән җылылык бөркелеп тора. Аларда кешене сагайта торган кискен почмаклар юк. Барысы да ашыкмыйча гына, уйлап кына ясалган кебек. Оста кулында гадәти үзле балчык тукыма, күн, металл кебек төрледән-төрле материалларның фактурасын тапшырырга сәләтле.
Андрей Махинин кулы тигән балчык эшләнмәләр лиризм белән аерылып тора. Рәссамның күп мәгънәле булырга тырышмавы, формализм белән мавыкмавы да кешеләр күңеленә хуш килә.
Бәлки, шуңадыр да интернетта Махинин керамикасы белән сокланучылар матур-матур шигырьләр язып калдыра. Димәк, рәссамның керамикасы иң нечкә кылларны тибрәтергә дә сәләтле.
Останың үрнәге, бәлки, яңа осталарны кытай фаянсын кысрыклардай сәнгати әйберләр иҗат итәргә рухландырыр.
«Сөембикә», № 1, 2015.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.